Аллаһы Патшалыгы килгәч, нәрсәләр юк булачак?
«Дөнья да, аның нәфесләре дә үтеп китә, ә Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яшәячәк» (1 ЯХЪЯ 2:17).
ҖЫРЛАР: 139, 144
1, 2. а) Бу дөнья төзелеше үлемгә хөкем ителгән җинаятьчегә кайсы яктан охшаш? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) ә) Бу явыз дөньяга чыгарылган хөкем карары үтәлгәч, акылга ия барлык затлар нинди хисләр кичерәчәк?
«МӘЕТ КИЛӘ!» Бу сүзләр төрмә сакчылары куркыныч җинаятьчене камерасыннан чыгарып, артыннан тимер ишекләр шыңгырдап ябылгач, яңгырый башлый. Әмма ни өчен төрмә сакчылары алай дип кычкыра? Ул кешенең хәле начар булып, гомеренә куркыныч яныймы әллә? Юк. Сакчылар аны үлем җәзасы башкарылачак урынга алып бара. Шуңа күрә хөкем ителгән шушы җинаятьче, әйтерсең лә, инде мәет *.
2 Ниндидер мәгънәдә бүгенге бу дөнья төзелешен үлемгә хөкем ителгән теге кеше белән чагыштырып була. Бу явыз дөньяга күптән инде хөкем чыгарылган, һәм аның юк ителүе якынлашып килә. Изге Язмаларда: «Дөнья... үтеп китә»,— дип әйтелә (1 Яхъя 2:17). Бу дөнья төзелеше, һичшиксез, үз ахырына киләчәк. Шулай да бу дөньяның ахыры һәм теге җинаятьче гомеренең ахыры арасында зур гына бер аерма бар. Үлем карары чыгарылган җинаятьче очрагында кемдер җәзаның гадел булуында шикләнеп я, бәлки, аның үтәлеше иң соңгы минутта туктатылачак дип өметләнеп, протест белдерә ала. Әмма бу дөньяга хөкемне Галәмдәге иң гадел Хаким — Йәһвә Аллаһы чыгарган (Кан. 32:4). Хөкем карарының үтәлешен беркем дә туктата алмаячак, һәм аның гадел булуында һичкем шикләнмәячәк. Бу хөкем карары гамәлгә ашырылгач, Галәмдәге акылга ия барлык затлар чын гаделлекнең урнашуына сөенәчәк. Чыннан да, бу гаҗәеп вакыт булачак!
3. Аллаһы Патшалыгы килгәч, нәрсәләр үтеп китәчәк?
3 Әмма үтеп китәчәк бу дөнья үз эченә нәрсәне ала? Бүгенге дөнья тормышының аерылгысыз өлеше итеп саналган күп кенә нәрсәләрне. Моның барысы да юк ителәчәк. Бу начар хәбәрме? Һич тә юк! Чынбарлыкта бу Патшалык хакындагы яхшы хәбәрнең мөһим өлеше булып тора (Мат. 24:14). Аллаһы Патшалыгы килгәч, нәрсәләр үтеп китәчәк? Әйдәгез, моңа игътибар итик. Без бу дөньяга хас булган дүрт үзенчәлекне карап чыгарбыз: явыз кешеләр, бозык оешмалар, явыз эшләр һәм газаплы тормыш шартлары. Һәр үзенчәлекне карап чыкканда, без мондый өч сорауга җавап алырбыз: 1) алар безнең тормышыбызга ничек тәэсир итә? 2) Йәһвә алар белән нәрсә эшләячәк? 3) Аларга алмашка нәрсә киләчәк?
ЯВЫЗ КЕШЕЛӘР
4. Явыз кешеләр тормышыбызга ничек тәэсир итә?
4 Явыз кешеләр безнең тормышыбызга ничек тәэсир итә? Рәсүл Паул соңгы көннәрдә «аеруча авыр вакытлар киләчәк» дигән. Аллаһы тарафыннан рухландырылып, ул: «Явызлар һәм алдакчылар... начарланганнан начарлана барачаклар»,— дип язган (2 Тим. 3:1—5, 13). Сез шушы пәйгамбәрлек сүзләренең үтәлешен күрәсезме? Күбебез явыз кешеләрдән, мәсәлән, бандитлардан, ярсулы фанатиклардан һәм явыз җинаятьчеләрдән зыян күргәндер. Аларның кайберәүләре ачыктан-ачык явызлык кыла, башкалары исә гадел кеше булып күренеп, мәкер белән эш итә. Хәтта безнең үзебезнең алардан зыян күргәнебез булмаса да, андый явыз бәндәләр безнең тормышыбызга барыбер тәэсир итә. Аларның коточкыч эш-гамәлләре турында белгәч, йөрәгебез жу итеп китә. Явызларның балалар, олы яшьтәгеләр һәм ярдәмсез булган башка кешеләр белән рәхимсез рәвештә мөгамәлә иткәннәре турында ишетү күңелләребезне тетрәтә. Алар үзләрен кешеләрчә түгел, ә хайваннарча тота, хәтта җеннәргә хас булган рух чагылдыра (Ягък. 3:15). Йәһвәнең Сүзе безгә якты өмет биргәненә без шундый шат!
5. а) Явыз кешеләрнең әлегә нинди мөмкинлеге бар? ә) Үзгәрергә теләмәгән явызларның ахыры нинди булачак?
5 Йәһвә алар белән нәрсә эшләячәк? Бүгенге көндә Йәһвә явыз кешеләргә үзгәрергә мөмкинлек бирә (Ишаг. 55:7). Аерым итеп алганда, аларга соңгы хөкем карары әлегә чыгарылмаган. Ә менә бу дөнья төзелешенә инде хөкем чыгарылган. Әмма үзгәрергә теләмәгән һәм бөек афәтнең башлануына кадәр бу дөнья яклы булып калган кешеләр белән нәрсә булачак? Йәһвә аларны җир йөзеннән юк итәргә вәгъдә итә. (Зәбур 37:10 укы.) Явызлар җәзадан котыла алырбыз дип уйларга мөмкин. Күпләр үзләренең яман гамәлләрен яшерергә өйрәнгән, һәм еш кына алар җәзасыз кала кебек тоела (Әюп 21:7, 9). Әмма Изге Язмаларда: «Ходайның күзләре кеше юлларын күрә... Ул аның һәр адымын күзәтеп тора. Явызлык кылучылар яшеренә алырлык караңгылык та, дөм караңгылык та юк»,— дип әйтелә (Әюп 34:21, 22). Әйе, Йәһвә Аллаһыдан качып булмый. Һичбер алдакчы да аны алдый алмый. Дөм караңгылык та Йәһвәнең үткен күзләре өчен киртә була алмый. Ул барысын күреп тора. Армагеддоннан соң без явыз кешеләрне бүтән беркайчан да күрмәячәкбез. Алар мәңгегә юк булачак! (Зәб. 37:12—15)
6. Явыз кешеләр юк ителгәч, җирдә кемнәр калачак?
6 Явыз кешеләр юк ителгәч, җирдә кемнәр калачак? Йәһвәнең җаныбызга рәхәтлек биргән мондый вәгъдәсе бар: «Юашлар җирне мирас итеп алачак һәм чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак». Шул ук мәдхиядә: «Тәкъвалар җирне мирас итеп алачак һәм анда мәңге яшәячәк»,— дип тә язылган (Зәб. 37:11, 29). «Юашлар» һәм «тәкъвалар» кемнәрне аңлата? Юашлар — басынкылык белән Йәһвәнең өйрәтүен һәм җитәкчелеген кабул иткән кешеләр. Тәкъвалар — Йәһвә Аллаһы күзендә дөрес булганны кылырга яраткан кешеләр. Бүгенге дөньяда тәкъва кешеләргә караганда явыз кешеләр күпкә күбрәк. Әмма яңа дөнья килгәч, юашлар һәм тәкъвалар азрак та, күбрәк тә булмаячак; җир йөзендә фәкать алар гына яшәячәк. Алар бөтен җирне оҗмахка әйләндерәчәк.
БОЗЫК ОЕШМАЛАР
7. Бозык оешмалар безнең тормышыбызга ничек тәэсир итә?
7 Бозык оешмалар безнең тормышыбызга ничек тәэсир итә? Бу дөньядагы явыз эшләрнең күбесе аерым кешеләрдән түгел, ә оешмалардан килә. Мисал өчен дини оешмаларны алыйк. Алар, мәсәлән, Аллаһы турында, Изге Язмаларның ышанычлы булуы, җирнең һәм кешелекнең киләчәге турында ялганны сөйләп, миллионлаган кешеләрне алдый. Ә сугышлар, этник бәрелешләр китереп чыгарган, ярлыларны һәм ярдәмсезләрне кысрыклаган, ришвәт алып һәм кода-кодагыйлыктан файдаланып чәчәк аткан хөкүмәтләр турында нәрсә әйтеп була? Яки миллионлаган кешеләр фәкыйрьлектән интегеп яшәгән арада әйләнә-тирә мохитне пычратып, табигый байлыкларны бетереп һәм сатып алучыларның ышанычыннан файдаланып азларның кесәләрен калынайткан комсыз корпорацияләр турында нәрсә әйтеп була? Шик тә юк, дөньядагы күп кенә газапларда бозык оешмалар гаепле.
8. Изге Язмалар буенча, җимерелмәс булып күренгән оешмалар белән нәрсә булачак?
8 Йәһвә алар белән нәрсә эшләячәк? Сәяси көчләр Бөек Бабылга, ягъни фахишә итеп сурәтләнгән барлык ялган диннәргә каршы чыккач, бөек афәт башланачак (Ачыл. 17:1, 2, 16; 18:1—4). Бу дини оешмалар тулысынча юк ителәчәк. Ә башка бозык оешмалар турында нәрсә әйтеп була? Бүгенге кешелек өчен җимерелмәс булып күренгән күп кенә оешмалар һәм идарәләр Изге Язмаларда таулар һәм утраулар белән чагыштырыла. (Ачылыш 6:14 укы.) Аллаһы Сүзендә алдан әйтелгәнчә, хөкүмәтләр һәм аларга бәйле барлык оешмалар нигезенә кадәр җимереләчәк. Бөек афәт, бу иске дөнья төзелешенең барлык хөкүмәтләре һәм Аллаһы Патшалыгына каршы булганнарның барысы да юк ителгәч, үз кульминациясенә җитәчәк (Ирм. 25:31—33). Шул вакыттан алып, җир йөзендә һичнинди бозык оешма булмаячак!
9. Ни өчен «яңа җирнең» бик яхшы оешкан булачагына һич шикләнмәскә була?
9 Бозык оешмалар нәрсә белән алмаштырылачак? Армагеддоннан соң җир йөзендә нинди дә булса оешма калырмы? Изге Язмаларда: «Без, Аллаһы вәгъдәсе буенча, гаделлек хакимлек итә торган яңа күкләрне һәм яңа җирне көтеп яшибез»,— дип әйтелә (2 Пет. 3:13). Иске күкләр һәм иске җир, башкача әйткәндә, бозык хөкүмәтләр һәм шул хөкүмәтләр җитәкчелегендәге кешелек җәмгыяте юкка чыгачак. Алар урынына нәрсә булачак? «Яңа күкләр», ягъни яңа хөкүмәт һәм «яңа җир», ягъни бу хөкүмәтнең хакимлеге астындагы яңа кешелек җәмгыяте. Гайсә Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык бар яктан камил рәвештә «тынычлык Аллаһысы» булган Йәһвәнең үрнәге буенча эш итәчәк (1 Көр. 14:33). Шулай итеп, «яңа җир» барлыкка китереләчәк. Барысы турында тәкъва «мирзалар» кайгыртачак (Зәб. 45:16). Аларны Мәсих һәм аның 144 000 хакимдәше җитәкләячәк. Барлык бозык оешмалар урынына бердәм һәм беркайчан да бозык булып китмәячәк бердәнбер оешма булачак вакытны күз алдына гына китерегез!
ЯВЫЗ ЭШЛӘР
10. Сез яшәгән җирдә нинди явыз эшләр киң таралган һәм бу сезгә дә, гаиләгезгә дә ничек тәэсир итә?
10 Явыз эшләр тормышыбызга ничек тәэсир итә? Без яшәгән дөнья яманлык белән тулы. Бу дөньяда әхлаксызлык, намуссызлык һәм рәхимсезлек гадәти хәл. Аеруча ата-аналарга үз балаларын начар тәэсирдән яклар өчен күп көч куярга туры килә. Күңел ачу индустриясе көннән-көн явыз эшләрне таратуда остара бара һәм шул ук вакытта Йәһвәнең яхшылык һәм яманлык нормаларыннан мыскыллап көлә (Ишаг. 5:20). Чын мәсихчеләр андый тәэсиргә каршы тора. Йәһвәнең нормаларына хөрмәтсезлек рухы чагылган дөньяда яшәүләренә карамастан, алар тугры булып калырга тырыша.
11. Йәһвәнең Сәдүм белән Гамура шәһәрләренә чыгарган хөкеменнән без нәрсә белә алабыз?
11 Йәһвә нәрсә эшләячәк? Сәдүм белән Гамура шәһәрләре явызлык белән тулгач, Йәһвәнең нәрсә эшләгәненә игътибар итик. (2 Петер 2:6—8 укы.) Тәкъва кеше Лут та, гаиләсе дә яшәгән җирләрендә хөкем сөргән явызлык аркасында азапланган. Йәһвә ул шәһәрләрне, бөтен шул җирне юк итеп, андагы явызлыкны бетергән генә түгел, Ул «бозык кешеләргә үзләре белән киләчәктә нәрсә буласын күрсәткән». Йәһвә ул вакытта бар бозыклыкны юк иткән кебек, безнең көннәрдә хөкем сөргән явызлыкны да юк итәчәк. Ул моны бу дөнья төзелешенә чыгарган хөкемен гамәлгә ашыра башлагач, эшләячәк.
12. Бу иске дөнья төзелеше юк ителгәч, сез нәрсә эшләячәгегезне зур түземсезлек белән көтәсез?
12 Явыз эшләр нәрсә белән алмаштырылачак? Җирдәге оҗмахта төрле-төрле кызыклы, шатлык китергән эш булачак. Мәсәлән, без анда җир йөзен оҗмахка әйләндерү, үзебезгә һәм якыннарыбызга йортлар салу эше белән мәшгуль булачакбыз. Шулай ук миллионлаган терелтелгән кешеләрне каршы алып, аларны Йәһвә юлларына өйрәтәчәкбез һәм аның кешелек өчен башкарган бар эшләре турында сөйләячәкбез (Ишаг. 65:21, 22; Рәс. 24:15). Ул вакытта тормышыбыз безгә шатлык, ә Йәһвәгә мактау китергән эш белән тулы булачак!
ГАЗАПЛЫ ТОРМЫШ ШАРТЛАРЫ
13. Аллаһыга каршы баш күтәрү нинди нәтиҗәләргә китергән?
13 Газаплы тормыш шартлары безгә ничек тәэсир итә? Явыз кешеләр, бозык оешмалар һәм явыз эшләр — бөтенесе бергә җир йөзендә газаплы тормыш шартлары тудыра. Сугыштан, ярлылыктан я расизмнан зыян күрми калган берәр кем бармы? Ә авыртулар һәм үлем турында нәрсә әйтеп була? Моңа барыбыз да дучар була. Бу газаплы тормыш шартлары — Шайтан һәм Адәм белән Хауваның Йәһвәгә каршы баш күтәргәненең нәтиҗәсе. Хәзерге вакытта беребез дә аларның фетнәсе китереп чыгарган газап-михнәттән котыла алмый.
14. Йәһвә газаплы тормыш шартлары белән нәрсә эшләячәк? Мисал китер.
14 Йәһвә нәрсә эшләячәк? Мәсәлән, Аллаһы Зәбур 46:8, 9 укы.) Ул чир-авыруларны җир йөзеннән юкка чыгарачак (Ишаг. 33:24). Үлемне мәңгегә юк итәчәк! (Ишаг. 25:8) Ярлылыкны бетерәчәк (Зәб. 72:12—16). Йәһвә бүгенге көндә безне газапка дучар иткән башка нәрсәләрне дә юк итәчәк. Өстәвенә, бу дөнья төзелешендә өстенлек иткән бозык рухтан берни дә калмаячак, чөнки Йәһвә Шайтанны җеннәре белән бергә юкка чыгарачак (Эфес. 2:2).
сугышларны бетерергә вәгъдә итә. (15. Армагеддоннан соң нәрсәләр мәңгегә юк ителәчәк?
15 Сугыш, чир-авыру, үлем булмаган дөньяны сез күз алдына китерә аласызмы? Уйлап кына карагыз: кораллы көчләр, хәрби флотлар һәм хәрби һава көчләре булмаячак! Сугыш кораллары һәм сугыш корбаннарына куелган һәйкәлләр юк. Хастаханәләр, табиблар, шәфкать туташлары, медицина страхованиясе юк! Морглар, күмү бюролары белән зиратлар да юк! Җинаятьчелек булмаганга, иминлек саклау оешмалары, сигнализация системалары, полиция һәм, бәлки, йозаклар белән ачкычлар да инде кирәк булмаячак! Бүтән бернәрсә дә безнең күңелебезне борчымаячак!
16, 17. а) Армагеддонны кичереп чыккан кешеләр нинди хисләр кичерәчәк? Мисал китер. ә) Бу дөнья юк ителгәндә исән калыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?
16 Газаплы тормыш шартлары бетерелгәч, тормыш нинди булачак? Газапсыз тормышны күз алдына китерү җиңел түгел. Ни өчен? Мәсәлән, тимер юл станциясе янында яшәгән кешеләр вакыт узу белән поездның гөрелдәп үткәненә игътибар итми башларга я чүплек янында яшәгән кешеләр сасы исне тоймый башларга мөмкин. Шул рәвешчә бу иске дөньяда күптәннән бирле яшәп килгәнлектән, без дөньядагы газаплы тормыш шартлары безгә никадәр нык тәэсир иткәнен сизми башларга мөмкин. Әмма тормышыбызның ямен бозган бар нәрсәләр юк ителгәч, без искиткеч җиңеллек сизәчәкбез!
17 Без хәзер кичергән газапларга алмашка нәрсә киләчәк? Зәбур 37:11 дә әйтелгәнчә, «юашлар... чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак». Йәһвәнең безгә нәрсә бирергә теләгәнен белү күңелләребезне әллә җылытмыймы? Шуңа күрә шушы авыр соңгы көннәрдә Йәһвә Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләрне саклар өчен һәм алга таба да аның оешмасы белән хезмәттәшлек итәр өчен көчебездән килгәннең барысын да эшлик! Өметебезне кадерләп яшик, аны күз алдыбызда тотып, күңелләребездә тере килеш саклыйк! Шулай ук өметебезне башкалар белән дә юмарт итеп уртаклашыйк (1 Тим. 4:15, 16; 1 Пет. 3:15). Шулай эш итсәк, без хөкем ителгән бу иске дөнья белән бергә юк ителмәячәкбез. Киресенчә, исән калып, мәңге шатланып яшәячәкбез!
^ 1 абз. Бу абзацта Кушма Штатларның кайбер төрмәләрендә күп еллар элек киң таралган тәртип тасвирланган.