Сез Йәһвәнең гаделлегенә таянасызмы?
«Мин Йәһвәнең исемен игълан итәрмен... Ул — тугрылык Аллаһысы, һич тә гаделсезлек кылмый» (КАН. 32:3, 4).
ҖЫРЛАР: 5, 46
1, 2. а) Набутәй һәм аның уллары нинди гаделсезлеккә дучар булган? ә) Бу мәкаләдә без нинди ике сыйфатка игътибар итәрбез?
МОНДЫЙ хәлне күз алдына китерегез: бер намуслы кеше үлем җәзасы каралган җинаять кылуда нахакка гаепләнә. Туганнары белән дуслары моны белгәч, нишләргә дә белми, алар үз колакларына ышанмый. Аны юньсез шаһитләрнең ялган күрсәтмәләре нигезендә хөкем итәләр. Шушы һич гаепсез кешенең һәм улларының үлем җәзасына дучар булуын күрүдән гаделлек сөючеләрнең йөрәге әрнеп өзгәләнә. Бу уйлап чыгарылган хәл түгел. Бу Исраил патшасы Ахаб көннәрендә яшәгән Йәһвәнең Набутәй исемле тугры хезмәтчесе белән чынбарлыкта булган хәл (1 Пат. 21:11—13; 2 Пат. 9:26).
2 Бу мәкаләдә без Набутәй очрагын карап чыгарбыз. Шулай ук беренче гасырдагы мәсихче җыелышта хезмәт иткән бер тугры өлкән белән булган бер хәлгә дә тукталып үтәрбез. Изге Язмалардагы шушы мисаллар турында уйланып, без Йәһвәнең гаделлегенә таяныр өчен басынкылык сыйфаты никадәр мөһим икәнен күрербез. Шулай ук җыелышта гаделсезлекне күргән чакта кичерергә әзер булу Йәһвәнең гаделлеге буенча эш итәргә теләгәнебезне ничек күрсәтә икәнен белербез.
КОТОЧКЫЧ ГАДЕЛСЕЗЛЕК
3, 4. Набутәй нинди кеше булган һәм ни өчен ул үзенең йөзем бакчасын Ахабка сатмаган?
3 Исраиллеләрнең күбесе Ахаб патша һәм аның хатыны явыз Изәбел патшабикәнең начар үрнәгенә ияргән арада Набутәй Йәһвәгә тугрылык саклап яшәгән. Багалга табынган шул кешеләр Йәһвәне дә, аның кануннарын да санга сукмаган. Набутәй исә үзенең Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен үз гомереннән дә кадерлерәк күргән.
4 1 Патшалар 21:1—3 укы. Ахаб патша Набутәйнең йөзем бакчасына ия булырга теләп, аңа аны сатарга я аның өчен яхшырак йөзем бакчасы бирергә тәкъдим иткән, әмма Набутәй ризалашмаган. Ни өчен? Ул хөрмәт белән патшага болай дигән: «Минем өчен ата-бабаларымның мирасын сиңа бирү акылга сыймаслык нәрсә, чөнки Йәһвә моны тыя». Набутәй патшаның тәкъдименнән баш тарткан, чөнки, Йәһвәнең Исраил халкына биргән кануны буенча, мирас итеп тапшырылган биләмәләрне бөтенләйгә сату тыелган (Лев. 25:23; Сан. 36:7). Әйе, Набутәй Йәһвәгә тыңлаучан булган.
5. Набутәйнең үтерелүендә Изәбелнең нинди катышы булган?
5 Набутәй үзенең йөзем бакчасын сатудан баш тарткач, Ахаб патша һәм аның хатыны үз максатларына ирешер өчен кабахәт эшләр кылып ташлаган. Изәбел Набутәйгә каршы ялган гаепләр тапкан. Нәтиҗәдә, Набутәй дә, уллары да үтерелгән булган. Йәһвә бу коточкыч гаделсезлеккә ничек караган?
АЛЛАҺЫНЫҢ ГАДЕЛ ХӨКЕМЕ
6, 7. Йәһвә гаделлекне яратканын ничек күрсәткән һәм ни өчен бу Набутәйнең туганнарын һәм дусларын юаткан?
6 Йәһвә Ахабка каршы хөкемен җиткерер өчен шунда ук аның янына Ильясны җибәргән. Ул Ахабны кеше үтергәне һәм кеше милкенә кул салганы өчен гадел рәвештә хөкем иткән. Йәһвәнең хөкем карары нинди булган? Набутәй һәм аның уллары очрагындагы кебек, Ахаб үзе дә, хатыны белән уллары да шундый ук язмыш кичерәсе булган (1 Пат. 21:17—25).
7 Набутәйнең туганнары һәм дуслары Ахабның кылган кабахәтлеге аркасында кайгыга баткан булса да, Йәһвәнең гаделсезлекне күреп торганын һәм шунда ук чара күргәнен белү аларны, һичшиксез, юатмый калмагандыр. Әмма вакыйгалар кискен үзгәргәч, аларның басынкылыгы һәм Йәһвәгә карата ышанычы, мөгаен, сыналгандыр.
8. Йәһвәнең хөкем хәбәрен ишеткәч, Ахаб нәрсә эшләгән һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?
8 Үзенә чыгарылган хөкем карары турында белгәч, Ахаб «үз киемнәрен ертып җибәрде һәм өстенә матәм киеме киде. Ул ураза тотты, ятканда да матәм киемен салмады һәм боегып йөрде». Ахаб үз-үзен басынкыландырган! Нәтиҗәдә нәрсә булган? Йәһвә Ильяска болай дигән: «Ул үзен минем алдымда басынкыландырганга күрә, мин бәлане аның йортына аның көннәрендә түгел, ә улының көннәрендә җибәрермен» (1 Пат. 21:27—29; 2 Пат. 10:10, 11, 17). Йөрәкләрне тикшерүче Йәһвә Ахабка билгеле бер чамада мәрхәмәтен күрсәткән (Гыйб. сүз. 17:3).
БАСЫНКЫЛЫК — ЯКЛАУ УЛ
9. Ни өчен басынкылык Набутәйнең туганнарын һәм дусларын яклаган дип әйтеп була?
9 Ахабның коточкыч җинаяте турында белгән кешеләргә бу карар ничек тәэсир иткән? Хәлләрнең кискен үзгәрүе, мөгаен, Набутәйнең туганнары һәм дуслары өчен чын иман сынавы булгандыр. Бу чыннан да шулай булган булса, басынкылык аларның иманнарын саклап калып, аларга Аллаһының һәрвакыт гадел эш иткәненә ышанырга һәм аңа алга таба да тугрылык белән гыйбадәт кылуларын дәвам итәргә ярдәм итә алган. (Канун 32:3, 4 укы.) Киләчәктә Йәһвә тәкъва кешеләрне терелткәндә, Набутәй, аның уллары һәм аларның гаиләләре Аның гаделлеге никадәр камил икәнен күрәчәк (Әюп 14:14, 15; Яхъя 5:28, 29). Өстәвенә, басынкы кеше шуны яхшы хәтерли: «Аллаһы һәр эшне, шул исәптән һәр яшерен нәрсәне хөкем итәр, яхшымы, яманмы икәнен тикшерер» (Вәг. 12:14). Әйе, хөкем чыгарганда Йәһвә без белмәгән фактларны исәпкә ала. Шулай итеп, басынкылык гаепсез кешеләрне Йәһвәгә карата иманнарын югалтудан яклый.
10, 11. а) Нинди хәл-очраклар безнең иманыбызны сынарга мөмкин? ә) Басынкылык безнең өчен ничек яклау була ала?
10 Өлкәннәр сезгә сәер булып күренгән я, бәлки, сез риза булмаган карар кабул итсә, моңа ничек карарсыз? Мәсәлән, сезне я сезнең өчен якын булган кешене җыелыштагы хөрмәтле вазифаларыннан мәхрүм итсәләр, нәрсә эшләрсез? Я, әйтик, сезнең тормыш иптәшегез, улыгыз я кызыгыз яки якын дустыгыз җыелыштан чыгарылса һәм сез моның белән риза булмасагыз, бу хәлгә ничек карарсыз? Яки гөнаһ кылучыга карата мәрхәмәтнең күрсәтелүе хата дип санасагыз, нәрсә эшләрсез? Мондый хәл-очракларда безнең Йәһвәгә карата иманыбыз һәм җыелышта урнаштырылган тәртипкә ышанычыбыз сыналырга мөмкин. Шундый иман сынауларына очраганда, басынкылык безнең өчен яклау булачак. Ничек итеп?
1 Иш. 16:7). Бу төп хакыйкатьне истә тотсак, без басынкы булырбыз, бар нечкәлекләрне дә белмәгәнебезне танырбыз һәм, кирәк булса, карашыбызны үзгәртергә әзер булырбыз. Икенчедән, Йәһвәнең һәртөрле гаделсезлекне төзәтү вакытын көткәндә, басынкылык безгә күндәм һәм сабыр булырга ярдәм итәчәк. Бер зирәк кеше болай дип язган: «Аллаһыны тирән хөрмәт иткән кешеләр игелек күрәчәк... Ә явыз кеше игелек күрмәс... гомерен дә озайта алмас» (Вәг. 8:12, 13). Һичшиксез, басынкы булсак, бу безнең үзебезгә дә, туган хәлгә катышы булган башкаларга да файда китерәчәк. (1 Петер 5:5 укы.)
11 Беренчедән, басынкылык безгә без бар фактларны да белмәскә мөмкин икәнен танырга ярдәм итәчәк. Булган хәл турында никадәр яхшы белсәк тә, Йәһвә генә кеше йөрәген күрә (ҖЫЕЛЫШТА ИКЕЙӨЗЛЕЛЕК ЧАГЫЛГАНДА
12. Без хәзер нәрсә карап чыгарбыз һәм ни өчен?
12 Беренче гасырда Суриядәге Антиох шәһәрендә яшәгән мәсихчеләр бер хәлгә очраган. Бу хәл аларның басынкылыгын гына түгел, ә шулай ук кичерә белү сәләтен дә сынаган. Әйдәгез, бу очракны карап чыгыйк. Ул безгә кичерүгә карата карашыбызны тикшерергә һәм кичерә белү сәләте Йәһвәнең гаделлеккә карашы белән ничек бәйле икәнен тирәнрәк аңларга ярдәм итәчәк.
13, 14. Петергә нинди вазифалар ышанып тапшырылган булган һәм ул кыюлыгын ничек күрсәткән?
13 Рәсүл Петер мәсихчеләр җыелышында күренекле өлкән булган. Ул Гайсә белән якыннан аралашкан, һәм аңа мөһим вазифалар ышанып тапшырылган булган (Мат. 16:19). Мәсәлән, б. э. 36 елында Петергә Көрнили белән аның өйдәгеләренә яхшы хәбәрне уртаклашу мөмкинлеге бирелгән. Бу игътибарга лаеклы очрак булган, чөнки Көрнили сөннәтләнмәгән мәҗүси булган. Көрнилигә һәм аның өйдәгеләренә изге рух бирелгәч, Петер: «Бу кешеләр, без дә алган кебек, изге рух алдылар, шуңа күрә алар суга чумдырыла алмый дип кем әйтә алыр?» — дигән (Рәс. 10:47).
14 Б. э. 49 елында Иерусалимдагы рәсүлләр һәм өлкәннәр мәсихчеләр динен кабул иткән башка халык кешеләренә сөннәтләнергә кирәкме, юкмы икәнен хәл итәр өчен җыелган. Шул очрашуда Петер кыюлык белән сөйләп, кардәшләрнең берничә ел элек сөннәтләнмәгән башка халык кешеләренә изге рух бүләге бирелгәнен исләренә төшергән. Петернең үз күзләре белән күргән бу хәлне җентекләп сөйләп бирүе беренче гасырдагы җитәкче советка дөрес карар кабул итәргә ярдәм иткән (Рәс. 15:6—11, 13, 14, 28, 29). Яһүди һәм яһүди булмаган мәсихчеләр Петернең кыюлык белән барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп биргәне өчен, мөгаен, бик рәхмәтле булган. Рухи яктан җитлеккән бу ир-атка ышану никадәр җиңел булгандыр! (Евр. 13:7)
15. Суриядәге Антиох шәһәрендә булганда Петер нинди хата кылган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)
15 Б. э. 49 елында үткән очрашудан соң күп тә үтмәстән, Петер Суриядәге Антиох шәһәренә барган. Анда булганда ул яһүди булмаган кардәшләре белән иркенләп аралашып йөргән. Һичшиксез, Петернең белем-тәҗрибәсе алар өчен бик кыйммәтле булган. Әмма Петер бер мәл алар белән бергә ашаудан туктап, алардан читләшеп аралашмый башлагач, аларның моңа ничек гаҗәпләнгәнен һәм рәнҗегәнен күз алдына гына китерегез! Җыелыштагы башка яһүди мәсихчеләр, хәтта Барнаб та Петернең начар үрнәгенә ияргән. Ни өчен рухи яктан җитлеккән өлкән җыелышта бүленеш китереп чыгара алган шундый җитди
хата кылган? Ә иң мөһиме, шушы очрактан нәрсәләргә өйрәнеп була һәм бу безгә, берәр өлкән үзенең сүзе я эш-гамәле белән күңелебезне рәнҗетсә, ничек ярдәм итәчәк?16. Петер ничек төзәтелгән булган һәм нинди сораулар туа?
16 Гәләтиялеләргә 2:11—14 укы. Петер кешеләрдән курку тозагына эләккән (Гыйб. сүз. 29:25). Йәһвәнең башка халык кешеләренә ничек караганын яхшы белсә дә, Петер Иерусалим җыелышыннан булган сөннәтләнгән яһүд мәсихчеләре үзе турында нәрсә уйларлар дип курыккан. Б. э. 49 елында Иерусалимда үткән тарихи очрашуда Петер белән бергә булган рәсүл Паул Антиохта Петер белән йөзгә-йөз очрашып, аның икейөзлелеген фаш иткән (Рәс. 15:12; Гәл. 2:13). Яһүди булмаган мәсихчеләр Петернең үзләренә карата күрсәткән гаделсез мөгамәләсенә ничек караган? Бу алар өчен абыну ташы булганмы? Җитди хатасы аркасында Петер үзенең хөрмәтле вазифаларын югалтканмы?
БАШКАЛАРНЫ КИЧЕРЕРГӘ ӘЗЕР БУЛ
17. Йәһвәнең кичерүе Петергә нинди файда китергән?
17 Күрәсең, Петер рәсүл Паулның төзәтүен басынкылык белән кабул иткән. Изге Язмаларда ул үзенең хөрмәтле вазифаларыннан мәхрүм булган дип берни дә әйтелми. Соңрак ул, Аллаһы тарафыннан рухландырылып, Изге Язмаларның өлеше булып киткән ике хат язган. Шунысына игътибар итәргә кирәк: үзенең икенче хатында Петер Паулны «кадерле кардәшебез» дип атаган (2 Пет. 3:15). Петернең икейөзлелеге, күрәсең, яһүд булмаган мәсихчеләрнең күңелен рәнҗеткән булса да, җыелыш башы Гайсә аны алга таба да кулланган (Эфес. 1:22). Шулай итеп җыелыштагыларның Гайсәнең һәм аның Атасы үрнәгенә ияреп, Петерне кичерергә әзер булуларын күрсәтергә мөмкинлекләре булган. Камил булмаган кешенең хатасы аларның берсе өчен дә абыну ташы булмаган дип өметләнәсе килә.
18. Нинди хәл-шартларда безгә Йәһвәнең гаделлеген чагылдырырга кирәк?
18 Беренче гасырда кебек, бүгенге мәсихче җыелышларда хезмәт иткән өлкәннәр камил түгел, чөнки, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «барыбыз да еш кына хаталар кыла» (Ягък. 3:2, иск.). Без моны яхшы аңлыйбыздыр да, әмма кардәшнең берәр сүзе я эш-гамәле күңелебезне рәнҗетсә, нәрсә эшләрбез? Без бу хәлгә Йәһвә карашыннан карарбызмы? Әйтик, өлкәннең сезгә әйткән сүзләрендә тискәре мөнәсәбәт сизелсә, сез нәрсә эшләрсез? Әгәр дә өлкән уйламыйча хисләрегезне рәнҗетерлек берәр нәрсә әйтсә, бу сезнең өчен абыну ташы булырмы? Ул бүтән өлкән булып хезмәт итә алмый дигән нәтиҗә ясар урынына сез җыелыш башы Гайсәне сабырлык белән көтәрсезме? Аның күп еллар буе тугры хезмәт иткәне турында уйланып, бу хәлгә киңрәк карарга тырышырсызмы? Сезгә каршы гөнаһ кылган абый-кардәш өлкән булып хезмәт итүен дәвам итсә һәм аңа хәтта ниндидер өстәмә вазифалар бирелсә, сез аның өчен шатланырсызмы? Кичерергә әзер булуыгыз сезнең Йәһвәнең гаделлегенә таянганыгызны күрсәтер. (Маттай 6:14, 15 укы.)
19. Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?
19 Гаделлекне сөючеләр буларак, без Йәһвәнең Шайтан һәм аның явыз дөньясы китереп чыгарган һәртөрле гаделсезлекне тулысынча бетерәчәк вакытны зур түземсезлек белән көтәбез (Ишаг. 65:17). Ә шул вакыт килгәнче, әйдәгез, безгә бар фактлар да билгеле булмаска мөмкин икәнен басынкылык белән танып һәм безгә каршы гөнаһ кылганнарны ихлас күңелдән кичереп, Йәһвәнең гаделлегенә таянырга тәвәккәл булыйк.