Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Бәхетле Аллаһыга» хезмәт итүчеләр бәхетле

«Бәхетле Аллаһыга» хезмәт итүчеләр бәхетле

«Аллаһысы Йәһвә булган халык бәхетле!» (Зәб. 144:15)

ҖЫРЛАР: 44, 125

1. Ни өчен Йәһвә хезмәтчеләре бәхетле? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕ — бәхетле халык. Аларның очрашуларында, конгрессларында һәм дуслык очрашуларында гел шатлыклы авазлар ишетелә. Ни өчен алар бәхетле? Төп сәбәп биредә: алар «бәхетле Аллаһы» Йәһвәне белә, аңа хезмәт итә һәм аңардан үрнәк алырга тырыша (1 Тим. 1:11; Зәб. 16:11). Бәхет чыганагы буларак, Аллаһы безгә дә бәхет тели. Аңа хезмәт иткәнгә, безнең шатланыр өчен күп сәбәпләребез бар (Кан. 12:7; Вәг. 3:12, 13).

2, 3. а) Бәхет нәрсә ул? ә) Ни өчен бәхетле булып калу авыр?

2 Ә шәхсән сезнең турында нәрсә әйтеп була? Сез бәхетлеме? Тагы да бәхетлерәк булырга телисезме? Сүзлекләр буенча, бәхет ул — «иң көчле һәм тулы канәгатьлек хисе»; моңа сөенү һәм куану да керә. Кеше бу хисне сакларга омтыла. Изге Язмалар буенча, кеше Аллаһы аны фатихаласа гына чын мәгънәдә бәхетле була ала. Әмма бу дөньяда бәхетле булып калу авыр. Ни өчен?

3 Төрле бәла-казалар, мәсәлән кадерле кешенең үлүе я җыелыштан чыгарылуы, аерылышу я эш югалту, хезмәттәшләрнең я сыйныфташларның мыскыллап көлүләре, эзәрлекләүләр я карашларыбыз өчен төрмәдә утыру, хроник чирләр я депрессия, безне хәсрәткә төшерә ала. Гаиләдәге авырлыклар да, мәсәлән көч куллану я ачык аралашуның җитмәве, шатлыгыбызны урларга мөмкин. Гайсә Мәсих, «бәхетле һәм бердәнбер Хаким», кешеләрнең җаннарын яңарткан, аларны юаткан һәм аларга шатлык китергән (1 Тим. 6:15; Мат. 11:28—30). Таудагы вәгазендә ул, бәхетле булыр өчен, нинди сыйфатлар күрсәтергә кирәклеге турында сөйләгән. Бу сыйфатларны үстерсәк, хәтта Шайтан дөньясында яшәп тә, бәхетле булып кала алырбыз.

ЙӘҺВӘ БЕЛӘН ДУСЛЫК — БӘХЕТНЕҢ НИГЕЗЕ

4, 5. Бәхеткә ничек ирешеп була һәм аны ничек югалтмаска?

4 Гайсә Таудагы вәгазендә игътибар иткән беренче як аеруча мөһим. Ул болай дигән: «Рухи нәрсәләргә сусаучылар бәхетле, чөнки күкләр Патшалыгы аларныкы» (Мат. 5:3). Рухи нәрсәләргә сусаган кеше Аллаһыга һәм аның җитәкчелегенә мохтаҗ булуын таный. Изге Язмаларны өйрәнеп, Аллаһының әмерләрен үтәп һәм изге хезмәтне иң беренче урынга куеп, без рухи нәрсәләргә сусавыбызны күрсәтәбез. Бу безгә бәхет китерә һәм Аллаһының вәгъдәләренә иманыбызны ныгыта. Өстәвенә, без Изге Язмаларга нигезләнгән «куанычлы өметкә» ия, һәм ул безгә сынауларда чыдам булып калырга булыша (Тит. 2:13).

5 Йәһвә белән нык мөнәсәбәтләр — мәңге бәхеткә алып баручы юл. Рәсүл Паул болай дип язган: «Раббы белән бердәм булуыгызга һәрвакыт куаныгыз. Кабатлап әйтәм: куаныгыз!» (Флп. 4:4) Йәһвә белән дуслыгыбызны саклар өчен, без Аллаһы зирәклегенә омтылырга тиеш. Аллаһы Сүзендә болай диелә: «Зирәклек тапкан кеше һәм үткен акыл казанган адәм бәхетле. Зирәклеккә тотынганнар өчен ул тормыш агачы, аңа нык тотынганнар бәхетле дип аталыр» (Гыйб. сүз. 3:13, 18).

6. Бәхетебез нәрсәгә бәйле?

6 Бәхетле булып калыр өчен, безгә, Изге Язмаларны укудан тыш, аны кулланырга да кирәк. Куллануның мөһимлегенә басым ясап, Гайсә болай дип әйткән: «Сез боларны беләсез, аларны үтисез икән, сез — бәхетле». (Яхъя 13:17; Ягъкуб 1:25 укы.) Әйе, рухи ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерергә һәм бәхетле булып калырга теләсәк, белгәннәребезне куллану үтә мөһим. Әмма, без инде әйткәнчә, бу дөньяда бәхетебезне күп нәрсә урлый. Әйдәгез, Гайсәнең Таудагы вәгазеннән нинди сыйфатлар безгә бәхетле булып калырга ярдәм иткәнен белик.

БӘХЕТКӘ ИЛТҮЧЕ СЫЙФАТЛАР

7. Ни өчен кайгы-хәсрәт кичерүчеләрне бәхетле дип атап була?

7 «Кайгы-хәсрәт кичерүчеләр бәхетле, чөнки аларны юатачаклар» (Мат. 5:4). Кемдер болай дип сорар: «Ничек инде кайгы-хәсрәт кичерүчеләр бәхетле була алсын?» Шушы сүзләрне әйткәндә, Гайсә дөньяда булган бар газапланган кешеләрне күздә тотмаган — бу «аеруча авыр вакытларда» хәтта явыз кешеләр дә кайгы-хәсрәт кичерә бит (2 Тим. 3:1). Кайгы-хәсрәтләр кичергәндә, алар үзләре турында гына уйлый, һәм бу аларны Йәһвәгә якынлаштырмый да, бәхетле дә итми. Гайсә, күрәсең, үз рухи ихтыяҗларын аңлаган кешеләрне күздә тоткан. Алар гөнаһлы булуларын аңлый һәм дөньяның коточкыч хәлен күрә, шуңа күрә көрсенә. Йәһвә андый кешеләргә игътибар итә: аларны юата, бәхетле итә һәм мәңгелек тормышка өмет бирә. (Йәзәкил 5:11; 9:4 укы.)

8. Юашлык бәхет белән ничек бәйле?

8 «Юашлар бәхетле, чөнки алар җирне мирас итеп алачак» (Мат. 5:5). Юашлык бәхет белән ничек бәйле? Хакыйкать кеше тормышын үзгәртә. Элек тупас, тиргәшүчән һәм агрессив булган кешеләр «яңа шәхес булып киенә» һәм «назлы хисләр белән кызгануны, игелек, басынкылык, юашлык һәм сабырлык» сыйфатларын чагылдыра (Көл. 3:9—12). Нәтиҗәдә, инде бүген алар җан тынычлыгына ия, башкалар белән яхшы мөнәсәбәтләренә сөенә һәм бәхетле тормыш алып бара. Өстәвенә, юашлар «җирне мирас итеп алачак» (Зәб. 37:8—10, 29).

9. а) Нинди мәгънәдә юашлар «җирне мирас итеп алачак»? ә) Ни өчен «тәкъвалыкка ачыкканнар һәм сусаганнар» бәхетле?

9 Нинди мәгънәдә юашлар «җирне мирас итеп алачак»? Гайсәнең майланган шәкертләре җир өстеннән патшалар һәм руханилар булып идарә итәчәк (Ачыл. 20:6). Ә күктәге чакыруны алмаган мәсихчеләр җирдә тынычлыкта, камиллектә һәм бәхеттә мәңге яшәячәк. Бу мәгънәдә бу ике төркем җирне мирас итеп алачак. Бу юашлар һәм «тәкъвалыкка ачыкканнар һәм сусаганнар» — бер үк төркем (Мат. 5:6). Йәһвә бөтен явызлыкны юк иткәч, җирдә тәкъвалык урнашачак. Шунда тәкъвалыкка ачыкканнарның «бу теләкләре канәгатьләндереләчәк» (2 Пет. 3:13). Алар явызларның эшләре аркасында инде көрсенмәс (Зәб. 37:17).

10. Шәфкатьле булу үз эченә нәрсәне ала?

10 «Шәфкатьлеләр бәхетле, чөнки аларга шәфкать күрсәтеләчәк» (Мат. 5:7). Шәфкатьле кеше, җылылык, наз һәм ярату күрсәтеп, башкаларны жәлли, аларның хисләрен аңлый, хәлләренә керергә тырыша. Әмма шәфкатьлелек хис кенә түгел. Шәфкатьле кеше башкаларга булышыр өчен эш итә, кирәкле адымнар ясый.

11. Игелекле самарияле турындагы мисал безне нәрсәгә өйрәтә?

11 Лүк 10:30—37 укы. Гайсәнең игелекле самарияле турындагы мисалыннан шәфкатьле булу нәрсә аңлата икәнлеге ачык күренә. Җинаятьчеләр кулыннан зыян күргән яһүдне жәлләп, игелекле самарияле аңа булышыр өчен чаралар күргән. Бу мисалны сөйләгәннән соң, Гайсә үзен тыңлаган кешегә болай дигән: «Бар, үзең дә шулай эшлә». Үз-үзебезгә мондый сораулар бирү урынлы булыр иде: «Ә мин шәфкатьлеме һәм, самарияле кебек, башкаларның хисләрен аңларга тырышаммы? Мин шәфкатьлелекне күбрәк дәрәҗәдә күрсәтә аламмы һәм күбрәк игелекле эшләр кыла аламмы? Олы яшьтәгеләргә, тол хатыннарга һәм рухи яктан „ятимнәргә“ гамәли яктан булышыр өчен, нәрсә эшли алам? Мин „боеккан җаннарны юатырга“ тырышаммы?» (1 Тис. 5:14; Ягък. 1:27)

Шәфкать күрсәтегез һәм бәхет татыгыз (12 нче абзацны кара.)

12. Шәфкатьле булу безне ничек бәхетле итә?

12 Шәфкатьле булу безне ничек бәхетле итә? Шәфкатьлелек күрсәтеп, без башкаларга риясыз бирәбез, ә бирүдә бәхет. Моннан тыш, шәфкатьлелек күрсәтеп, без Йәһвәне сөендерәбез. Моны аңлау безне бәхетле итә. (Рәс. 20:35; Еврейләргә 13:16 укы.) Шәфкатьле кеше турында Давыт патша болай дигән: «Йәһвә аны саклар һәм исән калдырыр. Ул җир йөзендә бәхетле дип аталыр» (Зәб. 41:1, 2). Башкаларга шәфкатьле булганда, без Йәһвәнең шәфкатьлелегенә өметләнә алабыз. Ә Йәһвәнең шәфкатьлелеге мәңге бәхеткә китерәчәк (Ягък. 2:13).

НИ ӨЧЕН «САФ КҮҢЕЛЛЕЛӘР» БӘХЕТЛЕ

13, 14. Саф күңелле булу һәм бәхет арасында нинди бәйләнеш бар?

13 «Саф күңеллеләр бәхетле, чөнки алар Аллаһыны күрәчәк» (Мат. 5:8). Мотивларыбыз, теләкләребез һәм уйларыбыз чиста булса гына, безне саф күңелле дип атап була. Йәһвәнең гыйбадәт кылуыбызны хуплавын теләсәк, саф күңелле булып калу бик мөһим. (2 Көринтлеләргә 4:2 укы; 1 Тим. 1:5.)

14 Саф күңеллеләр Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия була ала. Йәһвә алар турында болай дигән: «Үзләренең озын киемнәрен юып куйганнар бәхетле» (Ачыл. 22:14). Нинди мәгънәдә майланган мәсихчеләр «озын киемнәрен» «юып куя»? Алар Йәһвә күзендә тапсыз булып кала һәм киләчәктә күктә үлемсезлек алачак һәм мәңге бәхетле булачак. Ә җирдә мәңге яшәргә өметләнгән бихисап күп кеше турында нәрсә әйтеп була? Йәһвә аларны үз дуслары дип саный һәм аларны тәкъва дип күрә. Изге Язмалар буенча, алар «озын киемнәрен Бәрәннең каны белән юып агартканнар» (Ачыл. 7:9, 13, 14).

15, 16. «Саф күңеллеләр» ничек Аллаһыны күрә ала?

15 «Берәү дә... [Аллаһыны] күреп, исән кала алмый» (Чыг. 33:20). Алайса, саф күңеллеләр ничек Аллаһыны күрә ала? «Күрергә» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле «аңларга, белергә, күз алдына китерергә» дигәнне дә аңлатырга мөмкин. Аллаһыны яхшы белгән һәм аның сыйфатларын кадерләгән кешеләр аны «күңел күзләре» белән күрә (Эфес. 1:18). Моннан тыш, Гайсә камил рәвештә Аллаһының сыйфатларын чагылдырган, шуңа күрә ул болай дип әйтә алган: «Мине күргән кеше Атаны да күргән була» (Яхъя 14:7—9).

16 Аллаһының кулын үз тормышларында сизгәндә дә, саф күңелле кешеләр Аллаһыны «күрә» (Әюп 42:5). Алар игътибарларын Йәһвәнең вәгъдәләренә туплый һәм киләчәктәге әҗерләре турында уйлана. Ә майланганнар, күктә үз әҗерләрен алгач, Йәһвәне букваль мәгънәдә күрәчәк (1 Яхъя 3:2).

БЕРНИГӘ ДӘ КАРАМАСТАН БӘХЕТЛЕ

17. Тынычлык бәхетебез белән ничек бәйле?

17 Гайсә болай дип дәвам иткән: «Тынычлык урнаштыручылар бәхетле» (Мат. 5:9). Башкалар белән тыныч мөнәсәбәтләр саклар өчен, беренче булып адым ясарга әзер булсак, бу безне бәхетле итәр. Тынычлык урнаштыручы булу бик мөһим, чөнки шәкерт Ягъкуб болай дип язган: «Тәкъвалык җимеше тыныч-тату шартларда тынычлык булдыручылар өчен чәчелә» (Ягък. 3:18). Җыелышта я гаиләдә берәрсе белән начар мөнәсәбәтләр булса, Аллаһыдан ярдәм сорыйк. Ул безгә тынычлык урнаштыручылар булырга булышыр. Йәһвә безгә изге рухын бирер, һәм, нәтиҗәдә, без мәсихче сыйфатлар күрсәтә алырбыз һәм бәхетле булырбыз. Әйе, башкалар белән тыныч мөнәсәбәтләр саклау үтә зарур. Гайсә моны болай дип ассызыклаган: «Корбан китерү урынына бүләк китергәндә, кардәшеңнең сиңа каршы берәр нәрсәсе булуы исеңә төшсә, бүләгеңне корбан китерү урыны алдында калдырып тор. Башта барып, кардәшең белән татулаш һәм аннан соң кире кайтып, бүләгеңне китер» (Мат. 5:23, 24).

18, 19. Ни өчен мәсихчеләр хәтта эзәрлекләүләр вакытында да шатлыкларын югалтмый?

18 «Кешеләр сезне минем аркада мәсхәрәләгәндә, эзәрлекләгәндә һәм сезнең турында ялганлап төрле явыз сүзләр сөйләгәндә, сез бәхетле». Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? Ул болай дип дәвам иткән: «Шатланыгыз һәм куаныгыз, чөнки күкләрдәге әҗерегез зур. Сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләгәннәр» (Мат. 5:11, 12). Бер очракта Югары киңәшмәдә рәсүлләрне камчылаганнар һәм аларга бүтән вәгазьләмәскә кушканнар. Рәсүлләр, «шатланып, Югары киңәшмәдән чыгып киткән». Әлбәттә, физик авырту шәкертләргә шатлык китермәгән, алар «Гайсә исеме өчен кимсетелүгә лаек булганнарына шатланган» (Рәс. 5:41).

19 Безнең көннәрдә дә Йәһвә хезмәтчеләре Гайсә исеме өчен газап чигә, әмма шатлыкларын югалтмый. (Ягъкуб 1:2—4 укы.) Әлбәттә, рәсүлләр очрагында кебек, физик авырту безгә шатлык китерми, әмма без сынауларда Йәһвәгә тугрылык сакларга тырышабыз, һәм ул безгә көч бирә. Мәсәлән, 1944 елның августында тоталитар режим булган бер илнең хөкүмәте Хенрик Дорник исемле кардәшне һәм аның абыйсын концлагерьга җибәргән. Әмма хәтта хөкүмәт кешеләре шуны таныган: «Аларны үзгәртеп булмый. Иман өчен газап чигү аларга шатлык китерә». Дорник кардәш болай дип исенә төшергән: «Газап чигәргә теләмәсәм дә, кыю һәм Йәһвәгә тугры калып, газаплар кичерү миңа шатлык китерә иде. [...] Кайнар догалар мине Йәһвәгә тагы да якынлаштырды. Ул минем ышанычлы Ярдәмчем булды».

20. Ни өчен без «бәхетле Аллаһыга» хезмәт итәргә шат?

20 «Бәхетле Аллаһының» хуплавына ия булганга, хәтта эзәрлекләүләр, туганнарның каршы килүләре, чирләр һәм картлык безне шатлыгыбыздан мәхрүм итми (1 Тим. 1:11). «Ялганлый алмый торган» Аллаһы безгә гаҗәеп вәгъдәләр биргән, һәм бу бәхетебезне арттыра (Тит. 1:2). Йәһвәнең вәгъдәләре чынга ашкач, элеккеге проблемаларыбызны хәтта искә дә алмабыз. Безне гаҗәеп вакыт көтә, без никадәр бәхетле булачагыбызны хәтта күз алдына да китерә алмыйбыз. Һәрберебез «чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак» (Зәб. 37:11).