Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Вакыт. Кешеләр аны ничек исәпләгән?

Вакыт. Кешеләр аны ничек исәпләгән?

СӘГАТЬ ничә икәнен белергә теләсәгез, сез нәрсә эшләрсез? Мөгаен, сез сәгатькә карарсыз. Ә берәрсе сездән «Сәгать ничә?» дип сораса, сез аңа ничек җавап бирерсез? Борынгы вакытта кебек, бу сорауга төрлечә җавап биреп була.

Әйтик, төштән соң бер сәгать утыз минут үткән, ди. Ул чакта сез кешегә «икенче ярты» я «утыз минуттан ике тула» дип әйтерсез. Я бәлки, тәүлектә 24 сәгать булганга, сез «унөч сәгать утыз минут» яисә «бер сәгать утыз минут» дип әйтерсез.

Изге Язмаларны тикшерүче буларак, сезне, мөгаен, мондый сорау кызыксындырадыр: «Борынгы вакытларда кешеләр вакытны ничек исәпләгән?» Еврей Язмаларыннан күренгәнчә, еш кына кешеләр «иртән иртүк», «иртә», «төш», «көн уртасы» һәм «кич» кебек төшенчәләрне кулланган (Ярат. 8:11; 19:27; Кан. 28:29; 1 Пат. 18:26). Кайвакыт төгәлрәк төшенчәләр дә кулланылган.

Изге Язмалар язылган чорда шәһәрләрдә сакта торучы кешеләр куелган. Алар төн дәвамында өч тапкыр алмашынган. Шуңа күрә исраиллеләр төнне өч өлешкә бүлгән һәм бу өлешләр «төнге саклар» дип аталган (Зәб. 63:6, иск.). Мәсәлән, Хакимнәр 7:19 да, искәрмәдә, «урта төнге сак» искә алына. Ә инде Гайсә көннәренә яһүдләр грекларның һәм римлыларның вакыт бүлү системасына күчкән.

Инҗилдә дә саклар искә алына. Мәсәлән, Гайсә су өстеннән шәкертләренә таба барганда, «дүртенче сак» булган (Мат. 14:25; иск.). Ә бер мисалында Гайсә, сакларны телгә алып, болай дигән: «[Хуҗа] икенче сакта я хәтта өченче сакта кайтып, хезмәтчеләренең уяу торуын күрсә, алар бәхетле!» (Лүк 12:38; иск.)

Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Йорт Хуҗасының кайчан кайтачагын белмисез, шуңа күрә уяу торыгыз. Ул кич белән дә, төн уртасында да, таң атар алдыннан да, иртән иртүк тә кайтырга мөмкин» (Марк 13:35; иск.). Шулай итеп, Гайсә дүрт сакны да телгә алган. Беренче сак, яки «кич»,— кояш баеганнан алып кичке тугызларга кадәр; икенче сак, яки «төн уртасы»,— кичке тугызлардан алып уникеләргә кадәр; өченче сак, яки «таң атар алдыннан» дип аталган сак, төн уртасыннан алып иртәнге сәгать өчкә кадәр дәвам ителгән. Аны шулай ук «әтәч кычкырган» сак дип тә атаганнар. Күрәсең, нәкъ бу вакытта Гайсә кулга алынган булган һәм Петер, Гайсәдән ваз кичеп, әтәч кычкыруын ишеткән (Марк 14:72). Дүртенче сак, яки «иртән иртүк», иртәнге өчтән алып кояш чыгуына кадәр дәвам ителгән.

Күргәнебезчә, борынгы кешеләр, бүгенге вакыт берәмлекләрен кулланмаса да, вакыт ничә икәнен әйтә алган.