Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кардәшләрне ярату күрсәтеп ныгытыгыз

Кардәшләрне ярату күрсәтеп ныгытыгыз

«Мәхәббәт ныгыта» (1 КӨР. 8:1).

ҖЫРЛАР: 109, 121

1. Тормышының соңгы кичендә Гайсә нинди мөһим темага кагылган?

ТОРМЫШЫНЫҢ соңгы кичендә Гайсә, үз шәкертләре белән аралашканда, якынча 30 тапкыр мәхәббәт сыйфатын телгә алган, аның шәкертләре бер-берсен яратырга тиеш дигән (Яхъя 15:12, 17). Мәхәббәт Мәсих шәкертләрен аера торган билге булырга тиеш булган (Яхъя 13:34, 35). Бу мәхәббәт гади хис кенә түгел. Ул фидакарь һәм риясыз. Гайсә аның турында болай дигән: «Дуслары өчен җанын биргән кешенең яратуыннан бөегрәк ярату юк. Әмерләремне үтәсәгез, сез — минем дусларым» (Яхъя 15:13, 14).

2. а) Аллаһы халкында нинди рух хөкем сөрә? ә) Без бу мәкаләдә нинди сорауларга җавап табарбыз?

2 Йәһвә Шаһитләренең эчкерсез, фидакарь яратулары һәм гаҗәеп бердәмлекләре аларның Аллаһы халкы булуларын дәлилли (1 Яхъя 3:10, 11). Йәһвәнең хезмәтчеләре, бер-берсенең милләтләренә, расаларына һәм чыгышларына игътибар итмичә, чын мәхәббәт күрсәтә! Шулай да мондый сорауларны карап чыгу файдалы булыр: «Ни өчен бүген мәхәббәт күрсәтү аеруча мөһим? Йәһвә белән Гайсә безгә үз мәхәббәтләрен ничек күрсәтә һәм безне ничек ныгыта? Безгә кардәшләрне ярату белән юатырга нәрсә булышыр?» (1 Көр. 8:1)

НИ ӨЧЕН МӘХӘББӘТ БҮГЕН АЕРУЧА МӨҺИМ

3. «Соңгы көннәр» кешеләргә ничек тәэсир итә?

3 Тормыш «бәла һәм газап белән тулы», шуңа күрә бу дөньяда күпләр зур стресс кичерә; «соңгы көннәрдә» хәл аеруча начарланды (Зәб. 90:10; 2 Тим. 3:1—5). Күп кенә кешеләр үзләрен йончыган итеп хис итә. Кайбер исәпләүләр буенча, һәр ел 800 000 нән артык кеше үз-үзенә кул сала. Димәк, 40 секунд саен моның аркасында бер кеше үлә. Кызганычка каршы, хәтта кайбер мәсихчеләр дә, тормыш авырлыкларына түзә алмыйча, үзләренә кул салган.

4. Борынгы хезмәтчеләрнең кайсылары үләргә теләгән?

4 Борынгы вакытларда да Аллаһының кайбер тугры хезмәтчеләре, тормыш авырлыклары аркасында, үләргә теләгән. Мәсәлән, газап чиккән Әюп болай дигән: «Тормышымны нәфрәт итәм, бүтән яшисем килми» (Әюп 7:16; 14:13). Юныс та бер очракта шулкадәр боеккан ки, хәтта Йәһвәгә: «Хәзер, Йәһвә, җанымны алчы, чөнки минем өчен үлү яшәүдән яхшырак»,— дигән (Юныс 4:3). Ильяс пәйгамбәр дә охшаш хисләр кичергән. Ул Аллаһыга болай дигән: «Булды, туйдым! И Йәһвә, җанымны алчы» (1 Пат. 19:4). Йәһвә бу хезмәтчеләрне бик кадерләгән һәм аларның үлүләрен теләмәгән. Шуңа күрә, аларны хөкем итәр урынына, Йәһвә аларны юаткан һәм, ярату күрсәтеп, аларны ныгыткан. Нәтиҗәдә, бу хезмәтчеләр алга таба да Йәһвәгә хезмәт итә алган.

5. Ни өчен бүген кардәшләр яратуыбызга аеруча мохтаҗ?

5 Бәлки, кардәшләребез безгә «бүтән яшисем килми» дип әйтмидер дә, шулай да алар барыбер яратуга һәм ныгытуга мохтаҗ. Кайбер кардәшләрне эзәрлеклиләр я алардан мыскыллап көләләр. Кайберләренә хезмәттәшләре басым ясый я аларны күз артында хурлый. Ә кайбер кардәшләр күп эшләргә мәҗбүр һәм, тыгыз график аркасында, зур стресс кичерә. Башкаларның гаиләләрендә җитди авырлыклары бар. Бәлки, андый кардәшләрнең тормыш иптәшләре Йәһвә Шаһитләре түгелдер һәм аларны гел тәнкыйтьләп торадыр. Бар бу авырлыклар аркасында, кардәшләребез физик һәм эмоциональ яктан хәлдән таярга һәм аларны беркем дә кадерләми дип уйларга мөмкин. Андый имандашларыбыз кемнән ярдәм таба ала?

ЙӘҺВӘНЕҢ МӘХӘББӘТЕ НЫГЫТА

6. Йәһвәнең яратуы аның хезмәтчеләрен ничек ныгыта?

6 Йәһвә үз хезмәтчеләрен бетмәс яратуында ышандыра. Әлбәттә, бу аларны ныгыта. Мәсәлән, тугры Исраил халкына Йәһвә болай дигән: «Син минем өчен кыйммәтле булып киттең, мин сине хөрмәткә лаек дип санадым һәм яраттым. [...] Курыкма, чөнки мин синең белән» (Ишаг. 43:4, 5). Исраиллеләрне бу сүзләр, һичшиксез, рухландырган! Йәһвә сезне дә бик нык ярата *. Изге Язмаларда мондый пәйгамбәрлек язылган: «Ул куәтле, ул коткарыр. Ул сиңа карап зур шатлык белән сөенер» (Саф. 3:16, 17).

7. Нинди мәгънәдә Йәһвәнең яратуы ана яратуына охшаш? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

7 Аллаһының хезмәтчеләренә нинди генә сынаулар кичерергә туры килмәсен, Йәһвә аларга ярдәм итәргә һәм аларны юатырга вәгъдә итә. «Сез имчәк сөтен имәрсез, сезне кулларда йөртерләр һәм тезләрдә сикертерләр. Ана үз улын юаткан кебек, мин дә сезне юатып торырмын»,— дип әйткән Йәһвә үз халкына (Ишаг. 66:12, 13). Нинди яхшы чагыштыру — сабыен назлап иркәләгән ана! Бу чагыштыру белән Йәһвә назлы яратуының никадәр көчле булуын күрсәтә. Шәхсән сез дә Йәһвә өчен бик кадерле (Ирм. 31:3).

8, 9. Мәсихнең мәхәббәте безне ничек ныгыта?

8 Аллаһының яратуын күрсәтүче башка бер дәлил дә бар: «Аллаһы бит дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16). Гайсә дә, үз тормышын бирергә ризалашып, безне никадәр нык яратканын күрсәткән! Аның яратуы безне ныгыта. Хәтта газап-михнәтләр безне «Хуҗабыз Мәсих Гайсә аша күрсәткән мәхәббәтеннән аера алмаячак» (Рим. 8:35, 38, 39).

9 Авырлыклар безне физик һәм эмоциональ яктан алҗытканда һәм шатлыгыбызны урлаганда, Мәсихнең яратуын истә тоту безгә чыдам булып калырга булышыр. (2 Көринтлеләргә 5:14, 15 укы.) Бу ярату безгә алга таба да яшәргә һәм Йәһвәгә хезмәт итәргә көч бирә. Хәтта табигать афәтләреннән зыян күрсәк тә, эзәрлекләүләргә дучар булсак, өметебез өзелсә я борчылулар безне биләп алса да, Мәсихнең мәхәббәте безгә бирешмәскә ярдәм итәр.

КАРДӘШЛӘРЕБЕЗ МӘХӘББӘТЕБЕЗГӘ МОХТАҖ

Гайсәнең мисалын тикшерү безне ярату күрсәтергә дәртләндерә (10, 11 нче абзацларны кара.)

10, 11. Кем боеккан кардәшләрне юатырга тиеш? Аңлатыгыз.

10 Йәһвә безне җыелыш аша да ныгыта. Кардәшләребезне рухи яктан гына түгел, ә эмоциональ яктан да ныгытып, аларны рухландырып һәм яратып, без Йәһвәгә яратуы өчен рәхмәтебезне белдерә алабыз (1 Яхъя 4:19—21). Рәсүл Паул мәсихчеләрне болай дип өндәгән: «Бер-берегезне дәртләндереп һәм ныгытып торыгыз; сез шулай эшлисез дә» (1 Тис. 5:11). Өлкәннәрдән тыш, бар җыелыштагылар да, Йәһвә белән Гайсәдән үрнәк алып, башкаларны юатырга тиеш. (Римлыларга 15:1, 2 укы.)

11 Эмоциональ авырулар кичергән кешеләргә профессиональ медик ярдәм кирәк булырга мөмкин (Лүк 5:31). Өлкәннәр һәм башка кардәшләр, тыйнаклык күрсәтеп, үзләренең табиб булмаганнарын таный. Шулай да алар мондый киңәш буенча эш итәргә тырыша: «Боеккан җаннарны юатыгыз, хәлсезләргә ярдәм кулы сузыгыз һәм бар кешеләргә карата түземле булыгыз» (1 Тис. 5:14). Әйе, имандашларыбызны юатканда, без аларның хисләрен аңларга тырышырга һәм сабыр булырга тиеш. Сез кардәшләр өчен юаныч чыганагы булырга омтыласызмы? Башкаларны күбрәк дәрәҗәдә рухландыра һәм ныгыта аласызмы?

12. Җыелыштан эмоциональ яктан ярдәм алган кардәшләрнең мисалларын китерегез.

12 Европадан булган бер апа-кардәш болай дип сөйли: «Кайвакыт үз-үземә кул салу турында уйлар туа иде. Әмма минем җыелышта яхшы дусларым бар, һәм алар мине шул вакытларда ныгытып торды. Җыелышым тормышымны коткарды дип әйтер идем. Кардәшләр бик ярдәмчел һәм назлы иде. Берничәсе генә депрессиядән интеккәнем турында белә, шулай да бар кардәшләр миңа ярдәм итәргә әзер. Бер гаилә минем өчен әти-әнием кебек булды. Алар минем турында кайгырта — кайвакыт хәтта тәүлеккә 24 сәгать буе». Әлбәттә, һәрберебез шундый зур дәрәҗәдә булыша алмастыр да. Әмма кулыбыздан килгәнчә булышырга әзер торыйк *.

БАШКАЛАРНЫ НИЧЕК ЮАТЫП БУЛА

13. Кардәшне юатканда, нәрсә мөһим?

13 Игътибар белән тыңлагыз (Ягък. 1:19). Кардәшебезне тыңлаганда, без чын ярату күрсәтәбез. Аның авыртуын һәм хисләрен яхшырак аңлар өчен, аңа ипләп кенә, әдәпле итеп сораулар биреп була. Моның барысы сезгә кардәшегезне ныгытырга булышыр. Эчкерсез булуыгыз йөзегезгә чыксын. Эмоциональ ярдәмгә мохтаҗ кардәш үз хисләрен бар нечкәлекләрдә сөйләп бирергә теләсә, сүзен бүлдермәгез. Сабырлык белән тыңласагыз, сез, мөгаен, шул кешенең йөрәк түрендәге борчылуларына төшенә алырсыз, ул сезнең ышанычлы дус икәнегезне күрер һәм ныгытучы сүзләрегезне игътибар белән тыңлар. Шуңа шикләнмәскә була: мәхәббәтегез интеккән кардәшне юатачак.

14. Ни өчен боеккан кардәшне тәнкыйтьләү дөрес булмас иде?

14 Тәнкыйтьчел булмагыз. Боеккан кешене тәнкыйтьләсәгез, аны ярату күрсәтеп ныгытыр урынына, аңа авырту гына китерерсез. «Уйламыйча әйтелгән сүз кылычтай телгәли, ә зирәкнең теле дәвалый» (Гыйб. сүз. 12:18). Билгеле, без беркемне дә телебез белән телгәләргә теләмибез. Әмма боеккан кеше белән сөйләшкәндә, безгә аеруча сак булырга кирәк, чөнки уйламыйча әйтелгән сүзләр аңа зур җан әрнүе китерә ала. Имандашыбызны ярату белән ныгытыр өчен, без үзебезне аның урынына куярга — хәлен һәм хисләрен аңларга тиеш (Мат. 7:12).

15. Башкаларны юатыр өчен, без нинди кораллар куллана алабыз?

15 Башкаларны Аллаһы Сүзе ярдәмендә юатыгыз. (Римлыларга 15:4, 5 укы.) Аллаһы Сүзе — чын хәзинә. Аны безгә «юаныч бирүче Аллаһы» бүләк иткән. Шуңа күрә анда юатучы күп кенә фикерләр табып була. Изге Язмалардан тыш, безнең шактый күп басмаларыбыз да бар. Мәсәлән, без «Күзәтү манарасы басмалары индексы» (рус) һәм «Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче» дигән коралларны куллана алабыз. Алар безгә Изге Язмалардан юатучы шигырьләр һәм фикерләр табарга ярдәм итәр. Моның барысы да безгә әзерләнергә һәм кардәшебезне юатырга булышыр.

16. Нинди сыйфатлар безгә боеккан мәсихчеләрне юатырга ярдәм итәр?

16 Наз һәм җылылык чагылдырыгыз. Башкаларны ныгытканда һәм юатканда, безгә фидакарь яратуга хас бу сыйфатларны күрсәтергә кирәк. «Рәхимлелек Атасы һәм һәртөрле юаныч Аллаһысы», Йәһвә, үзенең бар хезмәтчеләренә карата назлы бит. (2 Көринтлеләргә 1:3—6 укы; Лүк 1:78; Рим. 15:13.) Рәсүл Паул бу өлкәдә яхшы үрнәк калдырган. Ул кардәшләренә болай дип язган: «Сезнең турында бала имезүче ана сыман наз белән кайгырттык. Сезне назлы сөйгәнгә, без сезгә Аллаһының яхшы хәбәрен җиткерергә дә, хәтта үз җаннарыбызны тапшырырга да тәвәккәл идек. Без сезне яратабыз бит» (1 Тис. 2:7, 8). Аллаһы кебек, юатуга мохтаҗ кардәшләргә назлы булсак, аларны яратсак, бәлки, Аллаһы бу кардәшләрнең догаларына җавапны безнең аша бирер.

17. Без кардәшләргә нинди караш сакларга тиеш?

17 Кардәшләрдән камиллекне көтмәгез. Кардәшләргә карата акыллы караш саклагыз, алар беркайчан да хаталар кылмас дип уйлау дөрес булмас иде. Андый фикер йөртү күңелсезләнүгә генә китерә (Вәг. 7:21, 22). Йәһвә үз хезмәтчеләреннән камиллекне көтми. Аңардан үрнәк алсак, кардәшләргә сабыр булу җиңелрәк булыр (Эфес. 4:2, 32). Кардәшләрдән күбрәк хезмәт итүләрен таләп итәр я башкалар белән чагыштырыр урынына, аларны мактарга тырышыгыз. Бу аларны рухландырачак, һәм алар изге хезмәттә башкарган «эшләренә шатланачак» (Гәл. 6:4).

18. Ни өчен без кардәшләрне ярату белән ныгытырга тәвәккәл?

18 Йәһвәнең һәрбер сарыгы аның өчен һәм үз тормышын йолым итеп биргән Гайсә Мәсих өчен бик кадерле (Гәл. 2:20). Без дә бер-беребезне назлы яратабыз, бер-беребез турында ярату белән кайгыртырга телибез. Башкаларны юатып торыр өчен, «әйдәгез, тынычлыкка һәм бер-беребезне ныгытуга өлеш кертүче нәрсәләргә омтылыйк» (Рим. 14:19). Яңа дөньяда боегыр өчен бер сәбәп тә булмаячак. Анда чирләр, сугышлар, Адәмнән күчкән үлем, эзәрлекләүләр, гаиләдә көч куллану я өмет өзелүләр булмас. Гайсәнең Меңъеллык идарәсе тәмамлангач, кешеләр камил булып китәчәк. Соңгы сынау аша үткән кешеләр «Аллаһы балаларының шөһрәтле азатлыгын алачак», ягъни тулы мәгънәдә Аллаһының балалары булачак (Рим. 8:21). Нинди гаҗәеп булыр бу вакыт! Әйдәгез, яңа дөньяны көтеп, алга таба да бер-беребезгә ярату күрсәтик һәм бер-беребезне ныгытып торыйк.

^ 6 абз. «Аллаһы шәфкатьсезме?» дигән брошюрада «Йәһвә чыннан да сезне яратамы?» дигән мәкаләне карагыз.

^ 12 абз. «Уяныгыз!» журналында үз-үзенә кул салу турындагы фикерләрне җиңәргә булышучы кайбер мәкаләләрне карагыз: «Почему жить стоит. Три причины не сдаваться» (2014 елның апрель ае), «Если не хочется жить...» (2012 елның гыйнвар ае) һәм «Жить стоит!» (2001 елның 22 октябрь ае).