Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Олы яшьтәге абый-кардәшләр, Йәһвә тугрылыгыгызны кадерли

Олы яшьтәге абый-кардәшләр, Йәһвә тугрылыгыгызны кадерли

БӨТЕН дөнья буйлап Аллаһы халкында күп өлкәннәр хезмәт итә. Үз хезмәтләрен кадерләгән бу кардәшләр безнең өчен чын фатиха! Соңгы арада оешмабызда бер үзгәреш булды: олы яшьтәге өлкәннәрне кайбер вазифаларын яшьрәк өлкәннәргә тапшырырга сорадылар.

Хәзер 70 яшькә җиткән район күзәтчеләре һәм теократик мәктәпләрдә укыткан абый-кардәшләр бу вазифаларны яшьрәк кардәшләргә тапшыра. Ә 80 гә җиткән өлкәннәр филиал комитетының координаторы я өлкәннәр советының координаторы булып бүтән хезмәт итми. Бу өлкәннәр шушы үзгәрешкә ничек карый? Алар боекмый һәм Йәһвә белән аның оешмасына тугрылык саклый!

Якынча 49 ел филиал комитетының координаторы булып хезмәт иткән Кен исемле абый-кардәш болай дип сөйли: «Мин бу җитәкчелек белән тулысынча риза идем. Бу хәл турында белгән көнне мин иртән дога кылган идем һәм Йәһвәдән яшьрәк берәр кардәшне координатор итеп билгеләвен сорадым». Күп кенә өлкәннәр Кен кардәшнең хисләрен уртаклаша. Әмма шуны да танырга кирәк: бу кардәшләр арасында, үз вазифаларын бик яратканга, башта күңелсезләнгәннәре дә булган.

Өлкәннәр советының координаторы булып хезмәт иткән Эсперандио исемле абый-кардәш болай ди: «Башта мин азрак күңелсезләнеп киттем». Ул болай дип дәвам итә: «Әмма шуны танырга кирәк: сәламәтлегем турында кайгыртыр өчен күп вакыт китә иде». Әлбәттә, Эсперандио үз хисләренә бирелмәгән һәм тугрылык белән хезмәт итүен дәвам иткән. Ул әле дә җыелышы өчен фатиха булып тора.

Ә күп вакыт район күзәтчеләре булып хезмәт иткән абый-кардәшләр турында нәрсә әйтеп була? Алар, бу хезмәтне калдырырга туры килгәнгә, нинди хисләр кичергән? Аллан 38 ел буе күчеп йөрүче хезмәтче булып хезмәт иткән. Аллан үзе әйткәнчә, бу үзгәреш турында белгәч, бу аның өчен аяз көнне яшен суккандай булган. Әмма ул яшь кардәшләрне өйрәтү күп файда китергәнен таный һәм тугрылыгын саклап хезмәт итә.

Расселл, гомумән алганда, 40 ел буе күчеп йөрүче хезмәтче һәм теократик мәктәпләрдә укытучы булып хезмәт иткән. Хезмәтләренең тиздән тәмамланачагы турында белгәч, башта ул хатыны белән хафага төшкән. Ул болай дип сөйли: «Без бу хезмәтне бик кадерләдек, һәм аны дәвам итәр өчен безнең сәламәтлегебез дә бар иде кебек». Әмма алар бу үзгәрешкә ияләшә алган. Хәзер Расселл һәм аның хатыны тәҗрибәләре белән җыелыштагы кардәшләр белән бүлешә. Бу барысына да зур шатлык китерә.

Бәлки, шәхсән сезгә бу үзгәрешне кичерергә туры килмәгәндер. Шулай да 2 Ишмуил китабында китерелгән бер очракны карап чыгу файдалы булыр. Бу барыбызга да андый кардәшләрне яхшырак аңларга булышыр.

ТЫЙНАК ҺӘМ АКЫЛЛЫ КЕШЕ

Әбессәлам Давыт патшага каршы фетнә күтәргән вакытны исебезгә төшерик. Давыт Иерусалимнан Үрдүн елгасының көнчыгышына — Маханаимга качкан. Анда Давыт үз кешеләре белән мохтаҗлыкка төшкән.

Ярдәмгә шул җирләрдә яшәгән өч кеше килгән. Аларның берсе Барзилай булган. Алар, юмартлык күрсәтеп, ризык, ятаклар һәм кирәк-яраклар китергән (2 Иш. 17:27—29). Әбессәламнең фетнәсе басылганга күрә, Давыт Иерусалимга кайтырга булган. Барзилай аны Үрдүн елгасына кадәр озаткан. Рәхмәт йөзеннән Давыт аны үзе белән Иерусалимга чакырган. Барзилай «бик бай» кеше булса да, патша аңа үз табыныннан ашарга тәкъдим иткән (2 Иш. 19:31—33). Давыт Барзилайның сыйфатларын, һичшиксез, бик кадерләгән. Мөгаен, Давыт зур тормыш тәҗрибәсе җыйган Барзилай аңа кирәк чакта киңәшләр биреп торыр дип өметләнгән. Патша сараенда яшәү һәм патшага хезмәт итү, һичшиксез, зур хөрмәт булган.

Ләкин Барзилай бар нәрсәгә аек караш белән караган. Аңа инде 80 яшь булган, һәм ул моның турында патшага әйткән. Ул болай дигән: «Мин инде яхшыны начардан аерырга да сәләтле түгел». Аның нәрсә әйтәсе килгән? Озын тормыш яшәп, Барзилай зирәклеккә ия булган. Ул әле дә яхшы киңәшләр бирергә сәләтле булган һәм, һичшиксез, яхшыны начардан аера белгән. Соңрак аның кебек «аксакаллар» Рихәбәм патшага акыллы киңәш биргән (1 Пат. 12:6, 7; Зәб. 92:12—14; Гыйб. сүз. 16:31). Шуңа күрә, мин «яхшыны начардан аерырга да сәләтле түгел» дигәндә, карт Барзилай, күрәсең, үзенең физик яктан чикләнгән булуын күздә тоткан. Олы яшьтә булганга, ул ризык тәмен дә сизмәгән, колаклары да яхшы ишетмәгән (Вәг. 12:4, 5). Әмма Барзилай Давытка Кимгам исемле яшь кешене үзе белән алырга тәкъдим иткән. Күрәсең, Кимгам Барзилайның улы булган (2 Иш. 19:35—40).

КИЛӘЧӘК ТУРЫНДА УЙЛАУ

Ризалашырсыздыр, Барзилай очрагы һәм мәкалә башында искә алынган үзгәреш арасында охшаш яклар бар. Әлбәттә, андый үзгәреш ясалганда, бер кешенең генә хәле түгел, ә бөтен җирдә хезмәт иткән өлкәннәрнең хәле исәпкә алынды.

Үз вазифаларын яшьләргә тапшырган олы яшьтәге өлкәннәр тыйнаклык күрсәтә. Алар андый үзгәреш нәтиҗәсендә Йәһвә оешмасы киләчәктәге үсешкә яхшырак әзер булачагын таный. Барзилай, мөгаен,— үз улын, ә Паул Тимутине өйрәткән. Нәкъ шулай ук бүген күпчелек очракларда олы яшьтәге өлкәннәр алмашка килгән яшь кардәшләрне үзләре өйрәтә дә (1 Көр. 4:17; Флп. 2:20—22). Нәтиҗәдә, «бүләк итеп бирелгән» бу яшь кардәшләр «Мәсих тәнен ныгытырга» сәләтле. (Эфес. 4:8—12; Саннар 11:16, 17, 29 белән чагыштыр.)

АКТИВ БУЛЫП КАЛЫР ӨЧЕН МӨМКИНЛЕКЛӘР

Үз вазифаларын яшьләргә тапшырган өлкәннәр изге хезмәтнең яңа төрләрендә катнаша я моны күбрәк дәрәҗәдә эшли башлый.

«Хәзер минем апа-кардәшләрнең Йәһвә Шаһите булмаган ирләренә булышырга күбрәк мөмкинлегем бар»,— дип әйтә 19 ел күчеп йөрүче күзәтче булып хезмәт иткән Марко кардәш.

Ә бу хезмәттә 28 ел катнашкан Жеральду болай ди: «Без актив булмаганнарга булышуны һәм күбрәк өйрәнүләр үткәрүне максат итеп куйдык». Хәзер Жеральду үз хатыны белән 15 өйрәнү үткәрә һәм аларның ярдәме белән күп актив булмаган кардәшләр яңадан җыелышка йөри башлады.

Бу мәкаләдә инде искә алынган Аллан болай ди: «Хәзер без хезмәтнең күбрәк төрләрендә катнашабыз. Мәсәлән, без җәмәгать урыннарында һәм кешеләрнең эш урыннарында вәгазьлибез. Моннан тыш, без күршеләребез белән яхшы хәбәрне уртаклашабыз. Аларның икесе хәзер Патшалык Залына килә».

Әгәр дә сезгә махсус вазифаларыгызны башкаларга тапшырырга туры килгән икән, боекмагыз. Сез әле дә ярдәм итә аласыз. Яшьләр белән үз тәҗрибәгезне уртаклашыгыз. Өстәрәк искә алынган Расселл исемле кардәш болай ди: «Йәһвә яшь, талантлы, сәләтле яшьләрне өйрәтә һәм куллана. Аларның илһамланып өйрәтүләре һәм көтүчеләр буларак килеп китүләре оешмабызга күп файда китерә!» ( «Яшьрәк кардәшләргә үз потенциалларын кулланырга булышыгыз» дигән рамканы кара.)

ЙӘҺВӘ ТУГРЫЛЫГЫГЫЗНЫ КАДЕРЛИ

Яшьләргә юл биргәнсез икән, уңай караш саклагыз. Сез бит инде болай да күп кешеләргә ярдәм иттегез һәм әле дә ярдәм итеп торасыз. Бар кардәшләр дә сезне бик ярата — моңа беркайчан да шикләнмәгез!

Иң мөһиме, тугры хезмәтегез белән сез Йәһвәнең йөрәген сөендерәсез. Ул «сезнең башкарган эшегезне дә, изгеләргә хезмәт итеп һәм шул хезмәтегезне дәвам итеп, аның исеменә күрсәткән мәхәббәтегезне дә онытмаячак» (Евр. 6:10). Бу шигырь буенча, Йәһвә элеккеге эшегезне дә, бүгенге хезмәтегезне дә бик кадерли. Сез аның өчен һәрвакыт кадерле, шуңа күрә хезмәтегезне дәвам итегез!

Әгәр дә сезгә үз хезмәтегезне калдырырга туры килмәгән икән, бу мәкаләдәге фикерләр сезнең өчен барыбер файдалы була ала. Ни өчен?

Сезнең җыелышыгызда үз вазифаларын яшьләргә тапшырган олы яшьтәге кардәшләр булса, бу тәҗрибәле һәм җитлеккән кардәшләр белән аралашыгыз, алардан өйрәнегез, киңәшләрен сорагыз, аларның яхшы тәртипләрен күзәтегез.

Сез олы яшьтәге кардәш булсагыз я сезнең җыелышыгызда андый кардәш хезмәт итсә, шуны истә тотыгыз: Йәһвә тугрылык саклап хезмәт иткән һәм үз хезмәтләрен дәвам иткән кардәшләрне югары бәяли.