Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Чиксез Кодрәтле Аллаһы хисләребезгә игътибарлы

Чиксез Кодрәтле Аллаһы хисләребезгә игътибарлы

«[Йәһвә] безнең ничек яратылганыбызны яхшы белә, безнең туфрак икәнебезне онытмый» (ЗӘБ. 103:14).

ҖЫРЛАР: 30, 10

1, 2. а) Хакимлеккә ия булган кешеләрдән аермалы буларак, Йәһвә кешеләр белән ничек мөгамәлә итә? ә) Без бу мәкаләдә нәрсәгә игътибар итәрбез?

ХАКИМЛЕККӘ ия булган кешеләр еш кына башкаларны «кул астында тота» һәм аларны җәберли (Мат. 20:25; Вәг. 8:9). Йәһвә исә гел башкача эш итә! Ул, Чиксез Кодрәт Иясе була торып та, камилсез кешеләрнең хисләренә сизгер. Ул игелекле һәм игътибарлы Аллаһы. Йәһвә кешеләрнең хисләрен һәм ихтыяҗларын бик яхшы аңлый. Ул «безнең туфрак икәнебезне онытмый», шуңа күрә бездән беркайчан да үзебез булдыра алмаганны таләп итми (Зәб. 103:13, 14).

2 Йәһвә үз хезмәтчеләренең хисләренә һәрвакыт сизгер булган. Изге Язмаларда моны дәлилли торган күп очраклар китерелә. Әйдәгез, аларның өчесенә игътибар итик. Беренчедән, без Йәһвәнең яшь Ишмуилга баш рухани Илийгә хөкем карарын җиткерергә ничек итеп ярдәм иткәнен карап чыгарбыз. Икенчедән, Муса үз йөкләмәсеннән баш тартканда, Йәһвәнең аңа ничек түземлек күрсәткәненә игътибар итәрбез. Һәм өченчедән, Аллаһы, үз халкын Мисырдан азат иткәндә, аларга ничек игътибар күрсәткәнен күрербез. Бу очракларны карап чыкканда, Йәһвәнең сыйфатларына һәм аңардан нәрсәгә өйрәнеп булганына игътибар итәргә тырышыгыз.

ЙӘҺВӘ ИШМУИЛНЫ АТАЛАРЧА КАЙГЫРТА

3. Ишмуил белән нинди хәл килеп чыккан һәм моның белән бәйле нинди сорау туа? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

3 Ишмуил изге чатырда бик яшь чактан хезмәт итә башлаган (1 Иш. 3:1). Бер мәлне төнлә, Ишмуил инде йокларга яткач, бер гаҗәеп вакыйга булган *. (1 Ишмуил 3:2—10 укы.) Ул үзенә кемдер исеме буенча дәшкәнен ишеткән һәм, бу баш рухани Илий дип уйлап, аның янына йөгереп килгән дә болай дип сораган: «Хуҗам, син мине чакырдыңмы?» — «Юк, чакырмадым»,— дип җавап кайтарган тегесе. Бу хәл тагын ике тапкыр кабатлангач, Илий яшь Ишмуилны Йәһвә чакыра икәнен аңлаган. Илий Ишмуилга Йәһвәгә ничек итеп җавап бирергә кирәклеген аңлаткан, һәм Ишмуил шулай эшләгән дә. Ни өчен Йәһвә Ишмуилга аның белән сөйләшкәнен үзе әйтмәгән, мәсәлән фәрештә аша? Изге Язмаларда моның турында берни дә әйтелми. Әмма күрәсең, Йәһвә Ишмуилның хисләрен исәпкә алган.

4, 5. а) Ишмуил, Аллаһыдан йөкләмә алгач, нинди хисләр кичергән һәм киләсе көнне нәрсә булган? ә) Бу очрак безгә Йәһвә турында нәрсә ачыклый?

4 1 Ишмуил 3:11—18 укы. Йәһвә Кануны буенча, балалар олы яшьтәгеләрне, аеруча хакимлеккә ия булган кешеләрне, хөрмәт итәргә тиеш (Чыг. 22:28; Лев. 19:32). Моны исәпкә алып, ничек уйлыйсыз, Ишмуилга, иртән иртүк олы яшьтәге Илий янына килеп, аңа Аллаһының хөкем хәбәрен кыюлык белән сөйләргә җиңел булганмы? Әлбәттә, юк! Изге Язмаларда Ишмуил «Илийгә үзенең күргән күренешен сөйләргә курыккан» дип әйтелә. Әмма Аллаһы Илийгә Ишмуил белән сөйләшкәнен аңларга булышканга, Илий Ишмуилга үзе мөрәҗәгать иткән һәм болай дигән: «Ул сиңа нәрсә әйтте? Зинһар, яшермә миннән». Һәм Ишмуил «аңа барысын да сөйләп биргән».

5 Илий өчен бу хәбәр яңа булмаган, чөнки элегрәк «Аллаһыдан бер кеше» аңа охшаш хәбәрне инде җиткергән булган (1 Иш. 2:27—36). Нинди зирәклек чагыла Йәһвәнең бу эшендә! Чыннан да, Йәһвә хисләребезне бик яхшы аңлый.

6. Аллаһының Ишмуилга ничек итеп ярдәм иткәненнән без нәрсәгә өйрәнәбез?

6 Яшьләр, яшь Ишмуил турындагы хәбәр күрсәткәнчә, Йәһвә сезнең авырлыкларыгызны аңлый һәм хәлегезгә керә ала. Бәлки, сез оялчан һәм олырак яшьтәге кешеләргә вәгазьләргә кыенсынасыздыр я яшьтәшләрегездән аерылып торырга куркасыздыр. Бер дә шикләнмәгез: Йәһвә сезгә ярдәм итәргә тели. Шуңа күрә күңелегезне аңа бушатыгыз (Зәб. 62:8). Ишмуил һәм Изге Язмаларда китерелгән башка яшь хезмәтчеләрнең мисаллары турында уйланыгыз. Шулай ук яшь һәм олы яшьтәге мәсихчеләр белән дә аралашыгыз. Бәлки, аларның да охшаш авырлыклары булгандыр һәм Йәһвә аларга алар уйламаган юл белән булышкандыр. Бу кардәшләр сезгә Йәһвәнең ничек итеп ярдәм иткәнен сөйләргә шат булыр.

ЙӘҺВӘ МУСАНЫҢ ХИСЛӘРЕН ИСӘПКӘ АЛА

7, 8. Йәһвә Мусаның хисләрен ничек исәпкә алган?

7 Мусага 80 яшь булганда, Йәһвә аңа бер катлаулы йөкләмә биргән: Исраил халкын Мисыр коллыгыннан азат итәргә кушкан (Чыг. 3:10). Мидьян җирендә 40 ел буе көтү көткән Муса өчен андый йөкләмә алу һич көтелмәгән булган. Муса Аллаһыга болай дип әйткән: «Фиргавен янына барырга һәм исраиллеләрне Мисырдан алып чыгарга кем соң мин?» Аллаһы аны болай дип ышандырган: «Мин синең белән булырмын» (Чыг. 3:11, 12). Йәһвә шулай ук Мусага Исраил өлкәннәре турында: «Алар синең сүзләреңне тыңлаячак»,— дип әйткән. Муса исә болай дигән: «Ә алар... мине тыңламаса, нәрсә эшләргә?» (Чыг. 3:18; 4:1) Асылда, Муса Аллаһы белән бәхәсләшкән! Әмма Йәһвә түземле булган. Йәһвә аңа хәтта могҗизалар кылырга куәт биргән. Изге Язмаларда язылган кешеләр арасында Муса андый кодрәткә ия булган кешеләрнең беренчесе булган (Чыг. 4:2—9, 21).

8 Әмма Муса, үз-үзен акларга теләп, мин «телгә оста түгел», дип әйткән. Аллаһы исә аңа болай дигән: «Мин синең белән булырмын һәм нәрсә әйтергә тиешлегеңне өйрәтеп торырмын». Хәзер Муса Аллаһының йөкләмәсен кабул иткәнме? Юк, ул Аллаһыны башка берәр кешене җибәрергә сораган һәм шулай итеп Йәһвәнең ачуын чыгарган. Шулай да Йәһвә кырыс булмаган. Киресенчә, Мусаның хисләренә игътибарлы булып, Йәһвә аңа ярдәмче итеп Һарунны биргән (Чыг. 4:10—16).

9. Йәһвәнең сабырлыгы һәм игелеге Мусага ничек булышкан?

9 Бу очрак безне Йәһвә турында нәрсәгә өйрәтә? Чиксез Кодрәт Иясе буларак, Аллаһы Мусаны куркытып буйсындыра алган. Әмма Йәһвә түземлек һәм игелек белән эш иткән һәм үзенең басынкы, тыйнак хезмәтчесен ярдәм итәчәгендә ышандырган. Һәм бу искиткеч җимеш китергән! Муса күп еллар буе Аллаһы халкының җитәкчесе булып хезмәт иткән һәм бөек эшләр башкарган. Йәһвә Мусага карата игелекле булган кебек, Муса үзе дә халыкның хисләренә игътибарлы булырга һәм юаш булырга тырышкан (Сан. 12:3).

Сез, Йәһвәдән үрнәк алып, башкаларга игелек күрсәтәсезме? (10 нчы абзацны кара.)

10. Йәһвә кебек, башкаларның хисләренә игътибарлы булсак, бу нинди файда китерер?

10 Ирләр, ата-аналар, өлкәннәр, сез Йәһвәдән ничек үрнәк ала аласыз? Сезнең билгеле бер дәрәҗәдә хакимлегегез бар, шуңа күрә гаиләдәгеләрегезнең я җыелыштагыларның хисләренә игътибарлы, аларга карата игелекле һәм сабыр булырга тырышыгыз! (Көл. 3:19—21; 1 Пет. 5:1—3) Йәһвәдән һәм Бөек Мусадан — Гайсә Мәсихтән — үрнәк алырга тырышсагыз, башкаларга сезгә мөрәҗәгать итү җиңел булыр һәм сез аларның җаннарын яңарта алырсыз (Мат. 11:28, 29). Моннан тыш, сез башкалар өчен яхшы үрнәк булып торырсыз (Евр. 13:7).

КУРКУ-ХӨРМӘТ УЯТУЧЫ, ӘММА КАЙГЫРТУЧЫ АЛЛАҺЫ

11, 12. Исраиллеләрне Мисырдан чыгарганда, Йәһвә аларга үзләрен тыныч-имин хис итәргә ничек булышкан?

11 Б. э. к. 1513 елда исраиллеләр Мисырдан чыкканда, аларның саны, мөгаен, өч миллионнан артык булган. Өч я дүрт буыннан торган бу кешеләр арасында, һичшиксез, балалар, олы яшьтәгеләр һәм хәлсез-чирле кешеләр булган. Шулкадәр зур халыкны Мисырдан алып чыгар өчен, зирәк, назлы һәм игътибарлы Җитәкче кирәк булган. Йәһвә Муса аша үзенең андый Җитәкче булуын дәлилләгән. Нәтиҗәдә, исраиллеләр, йортлары булып киткән җирне калдырса да, үзләрен тыныч-имин хис иткән (Зәб. 78:52, 53).

12 Йәһвә Исраил халкын «хәрби тәртиптә» чыгарган (Чыг. 13:18). Андый гаҗәеп тәртипне күреп, исраиллеләрнең Аллаһы барысын да контрольдә тотканына шикләнмәс өчен нигезе булган. Моннан тыш, Аллаһы исраиллеләрне «көндезен — болыт, төнен ут яктылыгы ярдәмендә алып барган» (Зәб. 78:14). Бу да аларга үзләрен якланган итеп хис итәргә булышкан. Асылда, Йәһвә аларга болай дип әйткән: «Курыкмагыз. Мин сезнең белән. Мин сезне алып барам һәм яклыйм». Моның барысы исраиллеләрне киләчәктәге вакыйгаларга әзерләгән.

Исраиллеләрне Кызыл диңгез аша үткәргәндә, Йәһвә аларны ничек кайгырткан? (13 нче абзацны кара.)

13, 14. а) Йәһвә исраиллеләр өчен нинди гаҗәеп могҗиза кылган? ә) Йәһвә мисырлылардан көчлерәк булганын ничек күрсәткән?

13 Чыгыш 14:19—22 укы. Күз алдына китереп карагыз: сез фиргавен гаскәре һәм Кызыл диңгез арасында торасыз. Бу хәл тозак кебек булып күренергә мөмкин. Әмма Аллаһы эш итә башлый: болыт баганасы исраиллеләр һәм мисырлылар арасына күчә. Шулай итеп фиргавен гаскәре — караңгылыкта, ә сез могҗизалы рәвештә яктылыкта каласыз! Аннан соң Муса диңгез өстеннән кулын суза да, Йәһвә, төне буе көчле көнчыгыш җиле истереп, диңгез суларын икегә аера. Бар кешеләр, шул исәптән сез дә үз гаиләгез һәм малларыгыз белән бергә, диңгезне кичәсез. Аяк астыгыздагы җир сазлы түгел — ул коры, һәм аның буенча хәтта олы яшьтәгеләр һәм авырган кешеләр дә җиңел генә диңгезнең аръягына чыга.

14 Чыгыш 14:23, 26—30 укы. Тәкәббер, дуамал фиргавен сезнең артыгыздан диңгезгә ташлана. Муса кулын кабат суза да, диңгез сулары үз урынына кайта. Бу сулар зур цунами сыман ике яктан да ургыла. Диңгез төбе фиргавен һәм аның гаскәриләре өчен кабергә әйләнә! (Чыг. 15:8—10)

15. Бу очрактан без Йәһвә турында нәрсә белдек?

15 Бу очрактан күренгәнчә, Йәһвә — тәртип Аллаһысы һәм аның бу сыйфаты безгә үзебезне тыныч-имин хис итәргә булыша (1 Көр. 14:33). Яратучы Көтүче буларак, Йәһвә үз халкы турында гамәли яктан кайгырта һәм аны бар дошманнардан яклый. Бу дөньяның ахыры якынлашкан арада Йәһвәнең кайгыртуы турында уйлану безне бик ныгыта һәм юата! (Гыйб. сүз. 1:33)

16. Ни өчен Йәһвәнең исраиллеләрне коткарганын карап чыгу файдалы?

16 Бүген дә Йәһвә үз халкы турында рухи һәм физик яктан кайгыртып тора. Якынлашып килүче бөек афәт вакытында да ул шулай эшләвен дәвам итәчәк (Ачыл. 7:9, 10). Шуңа күрә барыбыз да: яшьләр дә, олы яшьтәгеләр дә, сәламәт һәм авыру кешеләр дә — бөек афәт * вакытында паникага бирелмәячәк. Киресенчә, без Гайсәнең мондый сүзләре буенча эш итәрбез: «Тураеп басыгыз, башыгызны күтәрегез, чөнки котылуыгыз якынлашып килә» (Лүк 21:28). Борынгы фиргавеннән күпкә көчлерәк булган Гог, ягъни халыклар коалициясе, һөҗүм иткәндә, без куркуга бирелмәбез (Йәз. 38:2, 14—16). Ни өчен Аллаһы халкы кыю булачак? Чөнки алар Йәһвәнең үзгәрмәгәнен белә. Ул көнне Йәһвә үз халкы өчен кайгыртучан, игътибарлы Коткаручы булуын тагын бер кат раслаячак (Ишаг. 26:3, 20).

17. а) Йәһвәнең үз халкын ничек кайгыртканы турында уку безгә нинди файда китерә? ә) Без киләсе мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

17 Йәһвә үз халкын кайгырта, җитәкли, яклый һәм моны үз хезмәтчеләренең хисләрен исәпкә алып эшли. Бу мәкаләдә без моны раслаучы берничә мисал гына карап чыктык. Бу һәм моңа охшаш очраклар турында укыганда, Йәһвәнең беренче карашка күренмәгән сыйфатларын күрергә тырышыгыз. Бу сезгә Аллаһының күркәм сыйфатларын яхшырак чагылдырырга булышыр, сезне күктәге Атагызга якынлаштырыр һәм аңа иманыгызны ныгытыр. Без, Йәһвә кебек, гаиләдә, җыелышта һәм хезмәттә башкаларга карата ничек игътибарлы һәм игелекле була алабыз? Моның турында сүз киләсе мәкаләдә барачак.

^ 3 абз. Яһүд тарихчысы Иосиф Флавий сүзләре буенча, Ишмуилга ул чакта 12 яшь булган.

^ 16 абз. Мөгаен, Армагеддон аша үтәчәк кешеләр арасында чирле кешеләр дә булачак. Җирдә яшәгәндә, Гайсә һәртөрле чирдән интеккән кешеләрне савыктырган (Мат. 9:35). Шулай итеп ул киләчәктә нәрсә башкарачагын күрсәткән — әмма терелгән кешеләр өчен түгел, ә Армагеддон аша үткән кешеләр өчен, чөнки терелтелгән кешеләрнең тәннәре инде сау-сәламәт булачак.