Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кереш сүз

Кереш сүз

Гаилә бәхетенең 12 сере

Безгә еш кына бәхетсез гаиләләрнең авырлыклары турында ишетергә туры килә. Әмма бәхетле гаиләләр турында нәрсә әйтеп була?

  • Кушма Штатларда 1990 елдан 2015 елга кадәр 50 яшьтән узган парларның аерылышу очраклары — икеләтә, ә 65 яшьтән узганнарның өчләтә арткан

  • Ата-аналар аптырашта тора: кайбер белгечләр баланы гел мактарга, башкалар исә балага карата кырыс булырга киңәш итә

  • Яшьләрнең тормыш өчен кирәкле осталыклары һәм белемнәре юк

Шулай да...

  • ...никах даими һәм бәхетле союз була ала

  • ...ата-аналар үз балаларын мәхәббәт күрсәтеп тәрбияли ала

  • ...яшьләр тормыш өчен кирәкле осталыкларга һәм белемнәргә ия була ала

Ничек итеп? Бу брошюрада гаилә бәхетенең 12 сере каралачак.