ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ЧЫННАН ДА АЛЛАҺЫ СҮЗЕМЕ?
Изге Язмалар бар яктан төгәл
Фән белән килешә
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР фәнни хезмәт булмаса да, анда тирә-як дөнья турында әйтелгән фактлар фән белән тулысынча килешә. Ике мисалга игътибар итик.
МЕТЕОРОЛОГИЯ. ЯҢГЫРНЫҢ «ТУУЫ»
Изге Язмаларда: «[Аллаһы] су тамчыларын күтәрә, алар томаннан оеша да яңгыр булып болытлардан ява»,— диелә (Әюп 36:27, 28).
Монда Изге Язмалар өч өлештән торган табигатьтәге су әйләнешен сурәтли: 1) Су тамчылары «күтәрелә», ягъни кояш энергиясе ярдәмендә парга әйләнә. 2) «Күтәрелгәч», пар конденсацияләнә һәм болытка әйләнә. 3) Су кар, боз я «яңгыр булып болытлардан ява». Метеорологлар әле дә яңгырның барлыкка килүенең бар нечкәлекләрен аңлата алмый. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки Изге Язмаларда: «Болыт катламнарын кем аңлый алсын?» — дип әйтелә (Әюп 36:29). Ләкин Барлыкка Китерүче яңгырның ничек «тууын» бик яхшы белә. Ул үзе Изге Язмаларны язучыга су әйләнешенең төп өлешләрен төгәл язып куярга кушкан. Бу сүзләр галимнәр су әйләнешен аңлатканчыга кадәр күпкә алдарак язылган булган.
ГЕНЕТИКА. КЕШЕ ЯРАЛГЫСЫНЫҢ ҮСҮЕ
Изге Язмаларны язуда катнашкан Давыт пәйгамбәр Аллаһыга дога кылганда болай дигән: «Күзләрең хәтта яралгы булган чагымны күргән... үсеше турында инде барысы да китабыңда язылган булган» (Зәбур 139:16). Монда Давыт, шигъри тел кулланып, яралгы ниндидер «китапта» язылган күрсәтмәләр буенча үсә дип язган. Шаккатырлык, ләкин бу сүзләр якынча 3 000 ел элек язылган булган!
XIX гасыр уртасында гына Австрия биологы Грегор Мендель нәселдәнлекнең законнарын ачкан булган. Ә кеше геномын — кеше организмының үсеше турында мәгълүматны саклаган геннар җыентыгын галимнәр 2003 елның апрелендә генә тулысынча тикшереп чыккан. Генетик кодны галимнәр сүзлек белән чагыштыра. Шул сүзлектә сүзләр химик «алфавитның» хәрефләреннән төзелгән. Бу сүзләр генетик инструкцияләрне тәшкил итә. Шул инструкцияләр буенча, яралгы өлешләре, мәсәлән, ми, йөрәк, үпкәләр, кул һәм аяклар үз тәртибе белән, һәм нәкъ кирәкле вакытта төзелә дә. Шуңа күрә галимнәр геномны «тормыш китабы» дип атый! Изге Язмаларны язуда катнашкан Давыт яралгының үсешен шулкадәр төгәл ничек язып бирә алган соң? Давыт тыйнак кына болай дигән: «Йәһвә * рухы минем аша сөйләде, аның сүзе минем телемдә иде» (2 Ишмуил 23:2).
Киләчәкне төгәл әйтә
ТАРИХТА ничек һәм кайчан яңа держава яки шәһәр барлыкка киләчәк, аны нәрсә көтә икәнен алдан әйтү бик кыен, хәтта мөмкин түгел диярлек. Изге Язмалар исә, зур хакимлеккә ия булган дәүләт һәм шәһәрләрнең җимереләчәген искитәрлек төгәллек белән әйтеп бирә. Ике мисалга игътибар итик.
БАБЫЛНЫҢ ҖИМЕРЕЛҮЕ
Борынгы Бабыл кайчандыр куәтле империянең үзәге булып торган һәм Көнбатыш Азиядә берничә йөз еллар дәвамында хакимлек иткән. Ул бервакыт хәтта дөньяның иң зур шәһәре булып торган. Ләкин 200 ел алдан Аллаһы Ишагыя пәйгамбәрне Бабылны Кир исемле кеше яулап алачак һәм шәһәрдә беркайчан да беркем яшәмәячәк дип язарга дәртләндергән (Ишагыя 13:17—20; 44:27, 28; 45:1, 2). Бу пәйгамбәрлекләр үтәлгәнме?
Б. э. к. 539 елның октябрь аенда Бөек Кир бер төн эчендә Бабылны яулап алган. Вакыт үтү белән шәһәрнең уңдырышлы җирләрен сугарып торган каналлар, аларны беркем дә карап тормаганга, саекканнар. Инде б. э III гасырына Бабылны ташландык шәһәр дип атап телгә алганнар. Бүгенге көнгә кадәр ул хәрабәләр булып ята. Изге Язмалардагы сүзләр төгәл үтәлгән булган: Бабыл «буш калган» (Ирмия 50:13).
Изге Язмаларны язучы киләчәктә булачак вакыйгаларны шундый төгәллек белән ничек яза алган? Изге Язмаларда Бабылга каршы хәбәрне «Амузның улы Ишагыя күренештә» күргән дип әйтелә (Ишагыя 13:1).
НИНӘВӘ — «ЧҮЛДӘЙ КОРЫ УРЫН»
Кайчандыр, Ассирия империясенең башкаласы Нинәвә, архитектура могҗизасы дип саналган. Шәһәр киң урамнары, җәмәгать бакчалары, гыйбадәтханәләре һәм монументаль сарайлары белән дан тоткан. Шулай да, Сафуния пәйгамбәр, үз-үзен югары чөюче бу шәһәр «чүлдәй коры урын» булып калачак дип алдан әйткән булган (Сафуния 2:13—15).
Б. э. к. VII гасырында, Нинәвәне Бабыл белән Мидия гаскәрләре берләшеп тулысынча җимерә. Аннары, бер хезмәттә әйтелгәнчә, Нинәвә «2 500 елга бөтенләйгә хәтердән югалып торган». Күпмедер вакыт дәвамында галимнәр андый шәһәрнең булуына хәтта шикләнгәннәр дә! XIX гасыр урталарында гына археологлар борынгы Нинәвәнең хәрабәләрен казып чыгарганнар. Вандализм нәтиҗәсендә һәм үзеннән-үзе җимерелгәнгә, бүген бу архитектура һәйкәле коточкыч хәлдә. Бөтендөнья мирас фонды чаң суга: «Борынгы Нинәвә кабат күмелеп калырга мөмкин, бу юлы мәңгегә».
Сафуния киләчәк турында шул хәбәрләрне ничек әйтә алган? «Йәһвәнең [үзенә]... җиткергән сүзе» ярдәмендә дип әйткән ул (Сафуния 1:1).
Изге Язмалар тормыштагы төп сорауларга җавап бирә
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА тормыштагы төп сорауларга ачык җавап табып була. Кайбер мисалларны карап китик.
НИ ӨЧЕН ДӨНЬЯДА ЯВЫЗЛЫК ҺӘМ ГАЗАПЛАР ШУЛКАДӘР КҮП?
Изге Язмалар бу сорауга ачыклык кертә. Түбәндәге Изге Язмалар шигырьләренә игътибар итегез:
-
«Кешенең башка кеше өстеннән хакимлек итүе зыян гына китерә» (Вәгазьче 8:9).
Кешеләр үз вазифаларын үти алмаган комсыз һәм мәкерле хакимнәр аркасында газап чигә.
-
«Һәммәсе дә көтелмәгән вакытта очраклы хәлгә эләгә» (Вәгазьче 9:11).
Һәркем белән теләсә кайда һәм теләсә кайсы вакытта уйламаган хәл килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән, кешенең авырып китүе, бәхетсезлеккә очравы яки табигать афәтеннән зыян күрүе бар.
-
«Дөньяга бер кеше аркылы гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән» (Римлыларга 5:12).
Беренче ир белән хатын камил булган: аларда гөнаһ булмаган һәм аларга үлем янамаган. Алар Барлыкка Китерүчегә каршы күтәрелгәч, «дөньяга гөнаһ үтеп кергән».
Изге Язмалар кеше газапларының сәбәпләрен аңлатып кына калмый. Анда язылганча, Аллаһы тиздән явызлыкны бетерәчәк һәм «аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» (Ачылыш 21:3, 4).
ҮЛГӘННӘН СОҢ НӘРСӘ БУЛА?
Изге Язмаларда, үлем — эш-хәрәкәт булмаган, аңсыз халәт, дип әйтелә. «Тереләр үләчәкләрен беләләр,— дип әйтелә Вәгазьче 9:5,— ә үлеләр бернәрсә дә белми». Кеше үлгәннән соң, аның белән бергә «аның уй-фикерләре юкка чыга» (Зәбур 146:4). Үлгәч баш миенең һәртөрле эшчәнлеге, шулай ук тою-сизү органнары да эштән туктый. Шуңа күрә кеше үлгәннән соң бернәрсә дә эшли дә, тоя һәм уйлый да алмый.
Ләкин Изге Язмалар кеше үлгәч, аның белән нәрсә булганын аңлатып кына калмый. Анда әйтелгәнчә, Аллаһы тирән үлем йокысы белән йоклаганнарны терелтеп уятачак (Һошия 13:14; Яхъя 11:11—14).
ТОРМЫШНЫҢ МӘГЪНӘСЕ НӘРСӘДӘ?
Изге Язмаларда Йәһвә Аллаһы ир белән хатынны барлыкка китергән дип әйтелә (Яратылыш 1:27). Беренче кеше Адәм «Аллаһының улы» дип аталган (Лүк 3:38). Кеше югары максат өчен, үзенең күктәге Әтисе белән җылы дуслык мөнәсәбәтләре үстерергә һәм беркайчан да бетмәячәк, тулы мәгънәле бәхетле тормышта яшәргә дип барлыкка китерелгән булган. Моның өчен Аллаһы кешеләрне рухи ихтыяҗлар белән, ягъни үзе турында белергә табигый теләк белән булдырган. Шуңа күрә Изге Язмаларда әйтелә: «Рухи нәрсәләргә сусаучылар бәхетле» (Маттай 5:3).
Изге Язмаларда шулай ук: «Аллаһы сүзен тыңлап, аны үтәүчеләр бәхетле!» — дип әйтелә (Лүк 11:28). Изге Язмалар Аллаһы турында белем алырга булыша, шулай ук бәхетлерәк тормыш алып барырга өйрәтә һәм киләчәккә өмет бирә.
Изге Язмаларның авторы һәм сез
БӨТЕН дөнья буенча миллионлаган кеше бар дәлилләрне карап чыгып, Изге Язмалар — гади әдәби әсәр генә түгел дигән нәтиҗәгә килгән. Алар, бу китапның Аллаһы иңдергән Сүзе икәненә, аның кешелеккә, шул исәптән безгә дә, җибәрелгән хәбәре икәненә инанганнар! Изге Язмалар битләреннән без, Аллаһы безгә үзе белән танышырга һәм үз дусты булырга чакыра икәнен белә алабыз. «Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр»,— дип әйтелә анда (Ягъкуб 4:8).
Изге Язмалар белән танышу искиткеч мөмкинлекләр ача. Нинди? Берәр китапны уку авторның фикер йөрешен аңларга ярдәм иткән кебек, Изге Язмаларны уку да Аллаһының фикер йөртүен аңларга булыша. Уйлап кына карагыз: сез Барлыкка Китерүчебезнең уйларын һәм хисләрен аңлый аласыз! Моннан тыш, Изге Язмалардан тагын шуны белеп була:
-
Аллаһының исемен, кем ул һәм аның сыйфатларын;
-
Аллаһыга якынлашыр өчен нинди адымнар ясарга кирәк.
Сезнең күбрәк беләсегез киләме? Йәһвә Шаһитләре барлык теләүчеләр белән бушлай Изге Язмалар өйрәнүләре үткәрәләр. Алар сезгә дә ярдәм итәргә шат булырлар. Сез бу китап белән танышып аның Авторы Йәһвә Аллаһыга якын булып китәчәксез.
^ 10 абз. Изге Язмалар буенча, Йәһвә — Аллаһы исеме (Зәбур 83:18).