ИНТЕРВЬЮ | ЯНЬ ДЭ СЮЙ
Эмбриолог үз иманы турында сөйли
ПРОФЕССОР Янь Дэ Сюй Тайваньның фән һәм технология буенча милли университетында эмбриональ үсешне өйрәнү эшләрен җитәкли. Кайчандыр ул эволюциягә ышанган, әмма тикшеренүче-галим булып киткәч, ул үз карашын үзгәрткән. Корреспондентыбызга ул моның сәбәбен аңлатты.
Безгә үзегез турында бераз сөйләгезче.
Мин 1966 елда Тайваньда туып үстем. Әти-әниемнең дини карашлары даосизм белән буддизмга нигезләнгән иде. Ата-бабаларыбызга табынсак та һәм сыннар алдында догалар кылсак та, без бар нәрсәне Аллаһы барлыкка китергән дип беркайчан да ышанмый идек.
Ни өчен сез биологияне өйрәнергә булдыгыз?
Бала чагымда мин йорт хайваннарын ярата идем. Хайваннарга һәм кешеләргә булышыр өчен, мин табиб булырга тели идем. Күпмедер вакыт мин ветеринарияне өйрәндем, ә соңрак эмбриологияне өйрәнә башладым. Бу фән үземә тормышның ничек барлыкка килгәнен аңларга булышыр дип уйлаган идем.
Ул вакытта сез эволюциягә ышана идегез. Ни өчен әйтә аласызмы?
Университеттагы профессорлар эволюциягә өйрәтеп, моңа дәлилләр бар дип әйтә иде. Мин аларга ышана идем.
Ни өчен сез Изге Язмаларны укый башладыгыз?
Моңа ике сәбәп булды. Беренчедән, мин кешеләр табынган күп илаһлар арасында берсе бөегрәк булырга тиеш дип уйлый идем. Әмма кем? Икенчедән, мин Изге Язмаларның иң хөрмәтле китап икәнлеген белә идем. Шуңа күрә Изге Язмалар турында күбрәк беләсем килде.
1992 елда мин Лёвендәге (Бельгия) католик университетына укырга кердем. Шунда мин католик чиркәвенә барып, бер руханидан миңа Изге Язмаларны аңларга булышсын дип сорадым. Әмма ул ризалашмады.
Сез үз сорауларыгызга җавапны ничек таптыгыз?
Ике ел узгач, Бельгиядә фәнни тикшеренү эшен башкарганда, мин Йәһвә Шаһите булган Руфь исемле бер поляк хатынны очраттым. Ул университеттагы студентларга Аллаһы турында күбрәк белергә булышыр өчен кытай телен өйрәнгән. Мин андый ярдәм турында дога кыла идем, шуңа күрә аны очратуыма бик шатландым.
Руфь миңа Изге Язмаларның, ул фәнни китап булмаса да, фәнгә каршы килмәгәнен күрсәтте. Мәсәлән, Изге Язмаларны язучыларның берсе — Давыт Аллаһыга болай дип дога кылган: «Күзләрең хәтта яралгы булган чагымны күргән; әле бер өлешем дә булмаганда, аларның үсеше турында инде барысы да китабыңда язылган булган» (Зәбур 139:16). Давыт шигъри тел кулланса да, хакны язган! Тән өлешләре әле формалашканчы, алар турында барлык инструкцияләр инде язылган! Изге Язмаларның төгәллеге мине бу китапның Аллаһы Сүзе икәнлегенә инандырды. Мин шулай ук бер генә хак Аллаһының барлыгын аңладым. Ул — Йәһвә 1.
Сезне тормышны Аллаһы барлыкка китергәненә нәрсә ышандырды?
Фәнни тикшеренүнең максаты — киң таралган карашларга нигез
табу түгел, ә хакыйкатьне эзләп табу. Эмбриональ үсешне өйрәнеп, мин карашымны үзгәрттем һәм тормыш барлыкка китерелгәненә инандым. Мәсәлән, инженерлар җыю конвейер линиясен проектлаштырганда, механизмнарның өлешләре бер-берсе белән тиешле рәвештә һәм тиешле тәртиптә тоташтырылуын күздә тота. Эмбриональ үсеш процессы моңа охшаш, әмма ул күпкә катлаулырак.Эмбриональ үсеш процессы аталанган бер күкәй күзәнәктән башлана, шулаймы?
Әйе. Бу микроскопик күзәнәк бүленгәч, күзәнәкләрнең бүленү процессы башлана. Күпмедер вакыт күзәнәкләрнең саны һәр 12—24 сәгать икеләтә арта бара. Процесс башында кәүсә күзәнәкләре барлыкка килә. 2 Бала тулысынча формалашсын өчен, кәүсә күзәнәкләреннән якынча 200 кирәкле тип күзәнәкләрнең барысы диярлек (мәсәлән, кан, сөяк һәм нерв күзәнәкләре) барлыкка килә.
Эмбриональ үсешне өйрәнеп, мин тормыш барлыкка китерелгәненә инандым
Тиешле күзәнәкләр тиешле тәртиптә һәм тиешле урыннарда җитештерелергә тиеш. Башта алар бергә тупланып тукымалар барлыкка китерәләр, ә тукымалардан органнар һәм очлыклар формалаша. Инженерлар андый процесслар өчен инструкцияләр язу турында хәтта хыялланмый да! Әмма эмбриональ үсеш өчен инструкцияләр ДНКда искиткеч итеп язылган. Моның барысының матурлыгы турында уйланганда, мин тормышның Аллаһы тарафыннан барлыкка китерелгәненә инанам.
Ни өчен сез Йәһвә Шаһите булып киттегез?
Гади генә әйткәндә, моңа мине ярату дәртләндерде. Гайсә Мәсих болай дигән: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:35). Андый мәхәббәткә кешеләргә бертигез карау хас. Аңа кешенең милләте, культурасы һәм тән төсе тәэсир итми. Йәһвә Шаһитләре белән аралаша башлагач, мин аларның андый мәхәббәтне башкаларга һәм үземә карата күрсәткәннәрен күрдем.
^ 2. Үз ышануларыннан чыгып профессор Янь Дэ Сюй кешенең эмбриональ кәүсә күзәнәкләре белән эшләми.