Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Йәһвәгә таян һәм яхшылык кыл»

«Йәһвәгә таян һәм яхшылык кыл»

«Йәһвәгә таян һәм яхшылык кыл... һәм тугрылык белән эш ит» (ЗӘБ. 37:3).

ҖЫРЛАР: 49, 18

1. Йәһвә кешеләрне нинди гаҗәеп сәләтләр белән яраткан?

ЙӘҺВӘ кешеләрне гаҗәеп сәләтләр белән барлыкка китергән. Ул безгә проблемаларны хәл итәр өчен һәм киләчәккә ниятләр корыр өчен фикерләү сәләте биргән (Гыйб. сүз. 2:11). Шулай ук максатларга омтылып, планнарыбызны тормышка ашырыр өчен көч биргән (Флп. 2:13). Ул безне вөҗдан — яхшылыкны яманлыктан аера белү сәләте белән барлыкка китергән. Вөҗдан безгә ярамаган эштән сакланырга һәм кылган хаталарыбызны төзәтергә ярдәм итә (Рим. 2:15).

2. Йәһвә сәләтләребезне ничек кулланырбыз дип көтә?

2 Йәһвә сәләтләребезне дөрес кулланырбыз дип көтә. Ни өчен? Чөнки ул безне ярата һәм шул бүләкләрне куллану безгә чын канәгатьлек китергәнен белә. Үзенең Сүзе аша Йәһвә безне кат-кат үз сәләтләребезне дөрес кулланырга өнди. Мәсәлән, Еврей Язмаларында: «Тырыш кешенең ниятләре уңышка илтә»; «кулыңнан килгәннең барысын да тырышып эшлә»,— дип язылган (Гыйб. сүз. 21:5; Вәг. 9:10). Ә Мәсихче Грек Язмаларында мондый сүзләр бар: «Әле мөмкинлек булганда, бар кешегә... игелек эшлик»; «Аллаһыдан нинди бүләк алган булсагыз, һәрберегез шул бүләкне... бер-берегезгә хезмәт итәр өчен кулланыгыз» (Гәл. 6:10; 1 Пет. 4:10). Әйе, Йәһвә безнең үзебезгә һәм башкаларга файда китергән эшләр кылуыбызны тели.

3. Безнең мөмкинлекләребез никадәр чикле?

3 Шул ук вакытта Йәһвә кешеләрнең мөмкинлекләре чикле икәнен белә. Үз көчебез белән без камилсезлектән, гөнаһтан һәм үлемнән беркайчан да арына алмыйбыз. Шулай ук башкаларны ничек яшәргә кирәклегенә дә өйрәтә алмыйбыз, чөнки һәр кешенең ихтыяр иреге бар (1 Пат. 8:46). Белемебез һәм тәҗрибәбез күпме генә булса да, без Йәһвә белән чагыштырганда һәрвакыт кечкенә баладай булып калачакбыз (Ишаг. 55:9).

Авырлыкларга очраганда «Йәһвәгә таян һәм яхшылык кыл»

4. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

4 Хәл-шартларыбыз нинди генә булмасын, безгә Йәһвәгә таянырга, аның безгә ярдәм итәчәгенә һәм үзебез башкара алмаганны башкарачагына ышанырга кирәк. Шул ук вакытта без проблемаларны хәл итәр өчен һәм башкаларга ярдәм итәр өчен хәлебездән килгәннең барысын да эшләргә тиеш. (Зәбур 37:3 укы.) Кыскача әйткәндә, безгә Йәһвәгә дә таянырга, яхшылык та кылырга кирәк. Безгә тугрылык белән эш итәргә кирәк. Әйдәгез, Йәһвәгә таянып, тиешенчә эш иткән Нух, Давыт һәм Аллаһының башка тугры хезмәтчеләреннән нәрсәгә өйрәнеп булганын карап чыгыйк. Алар үз тормышларында нәрсәнедер эшли алмаган, ә нәрсәнедер эшли алган. Шушы тугры хезмәтчеләр кулларыннан килгән нәрсәләргә игътибарларын туплаган.

БӨТЕН ҖИРДӘ ЯВЫЗЛЫК БУЛГАНДА

5. Нух яшәгән шартларны сурәтләп бирегез.

5 Нух җәбер-золым һәм бозыклык белән тулы дөньяда яшәгән (Ярат. 6:4, 9—13). Ул Йәһвәнең шул явыз дөньяны юк итәчәген белгән. Шулай да бозык кешеләр арасында яшәү Нухны хафага төшергәндер. Әмма шундый шартларда Нух кайбер нәрсәләрне эшли алмаганына, ә башкаларын эшли алганына төшенгән.

6, 7. а) Нух нәрсә эшли алмаган? ә) Безнең шартларыбыз Нухныкына нәрсәсе белән охшаш?

6 Нух нәрсә эшли алмаган. Йәһвәнең кисәтү хәбәрен тугрылык белән вәгазьләгән булса да, Нух явыз кешеләрне сөйләгән хәбәрен кабул итәргә дә мәҗбүр итә алмаган, Туфанның килүен дә тизләтә алмаган. Нух Йәһвәнең үз сүзенә тугры булып, нәкъ билгеләнгән вакытта явызлыкны юк итәчәгенә ышанырга тиеш булган (Ярат. 6:17).

Вәгазьдә очраган каршылык (6—9 нчы абзацларны кара.)

7 Без дә бозыклык белән тулы дөньяда яшибез һәм Йәһвәнең тиздән аны юк итәчәген беләбез (1 Яхъя 2:17). Шул ук вакыт без кешеләрне Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне кабул итәргә мәҗбүр итә алмыйбыз. Шулай ук «бөек афәтнең» башлануын да тизләтә алмыйбыз (Мат. 24:14, 21). Нух кебек, безгә дә, Аллаһының тиздән эш итә башлаячагына ныклап ышанырга кирәк (Зәб. 37:10, 11). Без Йәһвәнең бу явыз дөньяга үзе ниятләгән вакыттан бер көнгә дә озаграк яшәргә юл куймаячагына тамчы да шикләнмибез (Хаб. 2:3).

8. Нух үз игътибарын нәрсәгә туплаган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

8 Нух нәрсә эшли алган. Көченнән килмәгән нәрсәләр аркасында бирешер урынына, Нух үз игътибарын эшли алган нәрсәләргә туплаган. «Тәкъвалыкны вәгазьләүче» буларак, Нух үзенә тапшырылган кисәтү хәбәрен тугрылык белән игълан иткән (2 Пет. 2:5). Һичшиксез, бу аңа үз иманын нык килеш сакларга ярдәм иткән. Вәгазьләүдән тыш, Нух, үзенең көчен һәм акыл сәләтләрен кулланып, Аллаһыдан бирелгән йөкләмәне — көймә төзү эшен башкарган. (Еврейләргә 11:7 укы.)

9. Нухтан нинди үрнәк алып була?

9 Нухка охшап, без Раббыга хезмәт итүдә күп эшләр башкарырга тырышабыз (1 Көр. 15:58). Андый эшләргә, мәсәлән, гыйбадәт кылу урыннарын төзү һәм аларны тиешле хәлдә саклау, конгрессларда ирекле хезмәтчеләр булып ярдәм итү, филиалда я берәр тәрҗемә офисында хезмәт итү керә. Әмма иң мөһиме, без киләчәккә өметебезне ныгыткан вәгазь эше белән мәшгуль. Аллаһыга тугрылык белән хезмәт иткән бер апа-кардәшебез болай дигән: «Башкаларга Аллаһы Патшалыгы китерәчәк фатихалар турында сөйләгәндә, кешеләрнең һичнинди өмете булмаганын һәм үз проблемаларының иген-чиген күрмәгәнен аңлыйсың». Әйе, вәгазь эше белән мәшгуль булу безгә киләчәккә уңай караш сакларга һәм тормыш өчен йөгерештә бирешмәскә ярдәм итә (1 Көр. 9:24).

АБЫНГАНДА

10. Давытның нинди хәлгә эләккәнен тасвирлап бирегез.

10 Йәһвә Давыт патша турында «күңелемә хуш килгән кеше» дигән (Рәс. 13:22). Гомумән алганда, Давыт Аллаһыга тугры тормыш алып барган. Шулай да ул җитди гөнаһлар кылган. Ул Битсәбия белән зина кылган. Әмма тагы да начаррагы, үз гөнаһын яшерергә тырышып, ул аның ире Уриның сугышта үтерүен оештырган. Давыт хәтта Урины үтерү турындагы хатны Уриның үзенә биреп җибәргән! (2 Иш. 11:1—21) Ахыр чиктә Давытның гөнаһы фаш ителгән (Марк 4:22). Барысы да ачыклангач, Давыт үзен ничек тоткан?

Үткәндә кылган гөнаһлар (11—14 нче абзацларны кара.)

11, 12. а) Гөнаһ кылганнан соң Давыт нәрсәне үзгәртә алмаган? ә) Җитди гөнаһ кылганнан соң тәүбә итсәк, нәрсәдә шикләнмәскә була?

11 Давыт нәрсә эшли алмаган. Давыт кылган эшләрен кире кайтара алмаган. Һәм кылган хаталарының нәтиҗәләреннән дә кача алмаган. Гөнаһларының кайбер нәтиҗәләрен ул гомере буе татыган (2 Иш. 12:10—12, 14). Шуңа күрә аңа иман кирәк булган. Ихлас күңелдән тәүбә иткәнгә, Давыт Йәһвәнең үзен кичерәчәгенә һәм кылган эшләренең нәтиҗәләрен кичереп чыгарга ярдәм итәчәгенә тулысынча ышанырга тиеш булган.

12 Камилсез булганга, без барыбыз да гөнаһлар кылабыз. Кайбер хаталарыбыз башкалары белән чагыштырганда җитдирәк була. Кайчак хаталарыбызны төзәтеп булмый. Һәм безгә аларның нәтиҗәләре белән яшисе генә кала (Гәл. 6:7). Әмма без Аллаһының вәгъдәсенә инанабыз һәм, чын күңелдән тәүбә итсәк, Йәһвәнең авыр вакытларыбызда, хәтта үз проблемаларыбызда үзебез гаепле булсак та, безне ярдәмсез калдырмаячагына ышанабыз. (Ишагыя 1:18, 19; Рәсүлләр 3:19 укы.)

13. Давыт ничек яңадан рухи яктан аякка баскан?

13 Давыт нәрсә эшли алган. Давыт Йәһвәнең үзенә яңадан рухи яктан аякка басар өчен биргән ярдәмен кабул иткән. Мәсәлән, ул Йәһвәнең вәкиле Натан пәйгамбәр аша бирелгән төзәтүен кабул кылган (2 Иш. 12:13). Давыт шулай ук Йәһвәгә дога кылып, кылган гөнаһларына үкенгән һәм аның илтифатын кайтарырга ихлас күңелдән теләгәнен белдергән (Зәб. 51:1—17). Давыт гаеп хисенә үзен чолгап алырга юл куймаган, ул үз хаталарыннан сабак алган. Һәм, чыннан да, Давыт андый җитди гөнаһларны бүтән беркайчан да кылмаган. Давыт гомеренең ахырына кадәр Аллаһыга тугры булган. Ул Йәһвәнең хәтерендә саф кеше буларак сакланып калган (Евр. 11:32—34).

14. Давыт мисалыннан нинди сабак алып була?

14 Давыт мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Җитди гөнаһ кылсак, тәүбә итәргә һәм Йәһвәнең кичерүен эзләргә кирәк. Без кылган гөнаһыбызны танырга тиеш (1 Яхъя 1:9). Шулай ук өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар безгә рухи яктан ярдәм итә алыр. (Ягъкуб 5:14—16 укы.) Йәһвәнең шундый юллар белән күрсәткән ярдәмен кабул итсәк, аның безне рухи яктан савыктырырга һәм кичерергә вәгъдәсенә ышанганыбызны күрсәтәбез. Моннан тыш, безгә үз хаталарыбыздан сабак алырга, Йәһвәгә хезмәт итүебезне дәвам итәргә һәм киләчәккә ышаныч белән карарга кирәк (Евр. 12:12, 13).

БАШКА ХӘЛ-ШАРТЛАРДА

Начар сәламәтлек (15 нче абзацны кара.)

15. Һанна мисалыннан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

15 Бәлки, сез Йәһвәгә таянган һәм көчләреннән килгәнне эшләгән башка тугры хезмәтчеләрне дә исегезгә төшерерсез. Мәсәлән, Һаннаны алыйк. Ул балага уза алмыйча интеккән һәм бу хәлне берничек тә үзгәртә алмаган. Әмма Һанна Йәһвәнең үзен юатачагына ышанган. Шуңа күрә ул Аллаһыга гыйбадәт кылырга дип изге чатырга йөрүен дәвам иткән һәм догада аңа үз күңелен бушаткан (1 Иш. 1:9—11). Әллә бу безнең өчен дә яхшы үрнәк түгелме?! Сәламәтлек белән бәйле я үзебез хәл итә алмаган башка проблемалар туганда, безгә дә Йәһвәнең безнең хакта кайгыртачагына ышанып, үз мәшәкатьләребезне аңа йөкләргә кирәк (1 Пет. 5:6, 7). Шулай ук без җыелыш очрашуларыннан һәм башка рухи чаралардан файда алу өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз (Евр. 10:24, 25).

Йәһвәгә хезмәт итүне калдырган балалар (16 нчы абзацны кара.)

16. Ата-аналар олы яшьтәге Ишмуил пәйгамбәрдән нәрсәгә өйрәнә ала?

16 Ә балалары Йәһвәгә хезмәт итүдән туктаган ата-аналар турында нәрсә әйтеп була? Олы яшьтәге Ишмуил пәйгамбәр инде үсеп җиткән улларын үзе өйрәткән тәкъва нормалар буенча яшәргә мәҗбүр итә алмаган (1 Иш. 8:1—3). Аңа барысын да Йәһвә кулына тапшырырга кирәк булган. Шулай да Ишмуил үзенең күктәге Атасы Йәһвәгә тугрылыгын саклап, аның йөрәген сөендереп яши алган (Гыйб. сүз. 27:11). Бүген дә кайбер мәсихче ата-аналар охшаш хәлдә. Алар Йәһвәнең, читкә киткән угыл турындагы мисалдагы әти кебек, тәүбә иткән гөнаһ кылучыларны кочак җәеп каршы алырга әзер булганына ышана (Лүк 15:20). Шул ук вакыт андый ата-аналар Йәһвәгә тугрылык сакларга тырышып, үзләренең үрнәге балаларына җыелышка кире кайтырга дәртләндерәчәгенә өметләнә.

Матди авырлыклар (17 нче абзацны кара.)

17. Ни өчен ярлы тол хатынның мисалы безне дәртләндерә?

17 Гайсә көннәрендә яшәгән ярлы тол хатынның мисалына да игътибар итик. (Лүк 21:1—4 укы.) Ул шул вакытларда гыйбадәтханәдә кылынган яман эшләр белән бернәрсә дә эшли алмаган (Мат. 21:12, 13). Һәм үз материаль хәлен да яхшырту аның хәленнән килмәгән. Шулай да ул иганә савытына теләп «ике вак акча», «тормышы өчен бар булганын салган». Бу тугры хатын Йәһвәгә тулысынча таянганын күрсәткән. Ул үз тормышында рухи нәрсәләрне беренче урынга куйса, Йәһвә аның ихтыяҗларын кайгыртачак икәнен белгән. Бер нәрсәгә дә карамастан, бу тол хатынның иманы аны хак гыйбадәт кылуга булышлык итәргә дәртләндергән. Әгәр без дә Патшалыкны беренче урынга куеп яшәсәк, Йәһвә безне бар кирәклесе белән тәэмин итәчәк (Мат. 6:33).

18. Тормышка уңай караш белән караган бер абый-кардәшнең мисалын сөйләп бирегез.

18 Бүген дә күп кенә кардәшләребез Йәһвәгә таянганнарын күрсәтә һәм кулларыннан килгәнне эшли. Мәсәлән, Йәһвәгә тугры калып 2015 елда үлгән Малком исемле абый-кардәшнең мисалын карап чыгыйк. Хатыны белән бергә Йәһвәгә дистәләгән еллар хезмәт итеп, алар тормышның ачысын да, төчесен дә татыган. Малком кардәш болай дигән: «Тормышыбыз кинәт кенә үзгәреп китәргә мөмкин, һәм кайчак туган авырлыкларны ничек хәл итәргә дә белмисең. Ләкин Йәһвә үзләренә түгел, ә аңа таянган кешеләрне фатихалый». Малком кардәш нинди киңәш биргән? «Йәһвәгә хезмәт итүдә мөмкин кадәр уңышлырак һәм ашкынучан булыр өчен дога кыл. Игътибарыңны эшли алмаганыңа түгел, ә эшли алганыңа тупла» *.

19. a) Ни өчен 2017 ел өчен сайланган еллык шигыре урынлы дип әйтеп була? ә) Сез 2017 елның еллык шигырен үз тормышыгызда ничек кулланырга телисез?

19 Дөньядагы хәлләр «начарланганнан начарлана барган» арада без тагы да зуррак авырлыкларга очрарбыз дип көтәргә була (2 Тим. 3:1, 13). Шуңа күрә без авырлыкларга үзебезне чолгап алырга юл куярга тиеш түгел. Безгә тулысынча Йәһвәгә таянырга өйрәнергә һәм кулыбыздан килгәнне эшләргә кирәк. Шул сәбәптән 2017 елның еллык шигыре итеп сайланган: «Йәһвәгә таян һәм яхшылык кыл!» — дигән сүзләр бик тә урынлы! (Зәб. 37:3)

2017 елның еллык шигыре: «Йәһвәгә таян һәм яхшылык кыл» (Зәбур 37:3).

^ 18 абз. 2013 елгы «Аллаһының иҗади эшләре аны данлый» дигән брошюраның 17—20 битләрен кара.