Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән

Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән

ПАТШАЛЫК вәгазьчеләре җитмәгән җирләрдә хезмәт иткән ашкынучан Йәһвә Шаһитләре арасында кияүдә булмаган күп кенә апа-кардәшләр бар. Аларның кайберләре чит илләрдә инде дистәләгән еллар хезмәт итә. Аларга башка илгә күченергә нәрсә ярдәм иткән? Чит илдә хезмәт итеп, алар нәрсәгә өйрәнгән? Аларның тормышлары ничек үзгәргән? Без шундый апа-кардәшләрнең кайберләреннән интервью алдык. Әгәр дә сез чын канәгатьлек китергән хезмәттә ихлас күңелдән катнашырга теләгән кияүдә булмаган апа-кардәш булсагыз, аларның сөйләгәннәре сезнең өчен, һичшиксез, файдалы булыр. Асылда исә, аларның мисаллары Аллаһының һәр хезмәтчесенә файда китерә ала.

ШИКЛӘРДӘН АРЫНУ

Анита

Сезнең: «Мин башка илдә пионер булып хезмәт итә алырмынмы?» — дип уйланганыгыз булдымы? Хәзер 75 яшендә булган Анита кайчандыр үз көчендә бик нык шикләнгән. Ул Англиядә туып үскән һәм 18 яшендә пионер хезмәтен башлаган. Анита болай ди: «Кешеләргә Йәһвә турында сөйләү миңа бик тә ошый иде, әмма чит илдә хезмәт итә алырмын дип, мин күз алдыма да китермәгән идем. Минем моңарчы беркайчан да чит телләрне өйрәнгәнем булмады, һәм мин үз сәләтләремдә шикләнә идем. Шуңа күрә Гилад мәктәбенә чакыру алгач, шаккатым. Миңа — гади генә кешегә бу чакыруны алу ышанмаслык хәл иде. Әмма мин: „Әгәр дә Йәһвә мин булдыра алам дип саный икән, димәк, миңа тырышып карарга кирәк“,— дип уйлап куйдым. Менә инде 50 елдан артык вакыт мин Япониядә миссионер булып хезмәт итәм». Анита болай дип өсти: «Кайчак мин яшь апа-кардәшләргә елмаеп болай дип әйтәм: „Рюкзагыгызны аркагызга асасыз да, минем арттан барасыз. Һәм сезне беркайчан да онытылмаслык маҗаралар көтә!“ Күпчелеге батырчылык иткәнгә, мин бик шат!»

КЫЮЛЫКНЫ КАЙДАН ТАБАРГА?

Чит илдә хезмәт иткән апа-кардәшләрнең күпчелеге күченергә башта батырчылык итмәгән. Алар кирәкле кыюлыкны кайдан тапкан?

Морин

Морин исемле 64 яшьлек апа-кардәш болай дип сөйли: «Кечкенә чактан ук мин башкаларга ярдәм итү мөмкинлеге биргән кызыклы, мәгънәле тормыш турында хыялландым». 20 яшь тулгач, ул пионерларга ихтыяҗ булган җиргә — Канаданың Квебек провинциясенә күченгән. Ул болай дип дәвам итә: «Күпмедер вакыттан соң мин Гилад мәктәбенә чакыру алдым, әмма дуслар булмаган билгесез җиргә бару мине куркыта иде. Өстәвенә, авыру әтиемне караган әниемне ничек калдырыйм дип борчыла идем. Мин төннәр буе, күз яшьләре түгеп, Йәһвәгә кайнар догалар кылдым. Әти-әнием белән үз борчылуларымны уртаклашкач, алар мине чакыруны кабул итәргә өндәде. Җирле җыелыш әти-әнием турында ярату белән кайгыртты. Йәһвәнең никадәр кайгыртучан булганын күрү мине Аның миңа да ярдәм итәчәгенә ышандырды. Һәм мин юлга чыгарга әзер идем!» 1979 елда Морин Көнбатыш Африкага күченгән һәм анда 30 елдан артык вакыт миссионер булып хезмәт иткән. Хәзер ул Канадада әнисе турында кайгыртып, махсус пионер булып хезмәт итә. Чит илдә хезмәт иткән елларын исенә төшереп, ул болай ди: «Йәһвә һәрвакыт мин мохтаҗ булган нәрсәне кирәкле вакытта биреп торды».

Уэнди

65 яшендә булган Уэнди пионер хезмәтен Австралиядә яшүсмер чагында башлаган. Ул болай дип исенә төшерә: «Бик оялчан булганым аркасында миңа таныш булмаган кешеләр белән сөйләшү авыр иде. Әмма пионер хезмәте ярдәмендә мин төрле кешеләр белән сөйләшергә өйрәндем, һәм нәтиҗәдә минем үз-үземә ышанычым арта барды. Вакыт узу белән мин кыюсызлыгымны тулысынча җиңдем. Пионер булып хезмәт итеп, мин Йәһвәгә таянырга өйрәндем, һәм чит илдә хезмәт итү турындагы уй мине инде куркытмый иде. Япониядә 30 елдан артык вакыт миссионер булып хезмәт иткән кияүдә булмаган бер апа-кардәш мине өч айга үзе янына чакырды. Аның белән хезмәттәшлек итү чит илгә күченү теләгемне тагын да көчәйтте». 1986 елны Уэнди Австралиянең көнчыгыш ягыннан 1 770 километр ераклыкта урнашкан Вануату дигән утрау-дәүләткә күченгән.

Уэнди хәзер дә Вануатуда яши һәм тәрҗемә офисында хезмәт итә. Ул болай ди: «Ерак районнарда яңа төркемнәрнең һәм җыелышларның барлыкка килүен күрү миңа чиксез шатлык китерә. Шушы утрауларда хезмәт итеп, Йәһвәнең эшенә аз булса да өлеш кертү сүз белән дә әйтеп биреп булмаган хөрмәт».

Кумико (уртада)

65 яшьлек Кумико Япониядә пионер булып хезмәт иткән. Бервакыт аның хезмәттәш кызы Непалга күченергә тәкъдим иткән. «Ул кат-кат мине моңа өндәде, әмма мин „юк“ дип үз дигәнемдә тордым,— дип сөйли Кумико.— Мин яңа телне өйрәнә алырмынмы, яңа шартларга ияләшә алырмынмы дип борчылдым. Моннан тыш, чит илгә күченү өчен акча да табарга кирәк иде. Шундый уй-шикләр белән көрәшеп йөргән мәлдә мин мотоциклда юл һәлакәтенә очрап, хастаханәгә эләктем. Анда ятканда, мин: „Минем белән иртәгә нәрсә буласын кем белә? — дип уйландым.— Мин каты авырып китеп, чит илдә пионер булып хезмәт итү мөмкинлеген ычкындырырга мөмкин. Анда бер генә ел булса да хезмәт итә алмаммыни?“ Мин Йәһвәгә ярдәм сорап кайнар догалар кылдым». Хастаханәдән чыккач, Кумико Непалга барып кайткан, ә соңрак хезмәттәш кызы белән бергә шунда күченгән.

Непалдагы якынча 10 еллык хезмәтен исенә төшереп, Кумико болай ди: «Борчуларым минем алдымда Кызыл диңгездәй икегә аерылды. Вәгазьчеләр күбрәк кирәк булган җирдә хезмәт итә башлавыма мин шундый шат! Бу якларда Изге Язмалардагы хәбәрне уртаклашырга дип берәр гаиләнең йортына килсәң, еш кына безгә тагын аларның биш-алты күршесе дә кушыла. Хәтта кечкенә балалар Изге Язмалар турындагы буклет бирүен хөрмәт белән сорый. Монда хезмәт итү шундый рәхәт!»

АВЫРЛЫКЛАР БЕЛӘН КӨРӘШҮ

Әлбәттә, интервью алган кияүдә булмаган кыю апа-кардәшләребезне авырлыклар читләтеп үтмәгән. Алар авырлыкларны ничек җиңеп чыккан?

Дайэн

Канададан булган 62 яшьлек Дайан болай ди: «Башта миңа гаиләмнән еракта яшәү бик авыр булды». Ул 20 ел дәвамында Фил Сөяге Яры Республикасында (хәзерге Кот-д’Ивуарда) миссионер булып хезмәт иткән. Ул дәвам итә: «Мин Йәһвәдән үзем билгеләнгән территориядәге кешеләрне яратырга ярдәм итүен сорадым. Гилад мәктәбендәге укытучыларның берсе Джек Редфорд кардәш билгеләнгән территориябездәге начар яшәү шартларын, аеруча каты фәкыйрьлекне күргәч, без башта күңелсезләнергә һәм хәтта шаккатырга мөмкин дип искәрткән иде. Әмма ул болай дип тә әйткән иде: „Фәкыйрьлекне түгел, ә кешеләрне, аларның йөзләрен һәм күзләрен күрергә тырышыгыз. Алар Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне ишеткәндә үзләрен ничек тота, шуны күзәтегез“. Мин шулай эшләдем дә. Һәм бу яхшы уңышларга китерде. Патшалык хакындагы хәбәрне башкалар белән уртаклашканда, мин кешеләрнең күзләрендә өмет чаткысы кабынганын күрә идем!» Дайанга чит илдәге хезмәтенә ияләшергә тагын нәрсә ярдәм иткән? Ул болай ди: «Мин Изге Язмаларны өйрәнүчеләрем белән дуслашырга тырыштым һәм аларның Йәһвәгә хезмәт итә башлауларын күрү мине бик шатландыра иде. Хезмәт иткән җир минем өемә әйләнде. Гайсә вәгъдә иткәнчә, мин рухи әти-әниләргә, абый-энеләргә һәм апа-сеңелләргә ия булдым» (Марк 10:29, 30).

46 яшьлек Энн эшчәнлегебез тыелган Азиядәге илләрнең берсендә хезмәт итә. Ул болай дип сөйли: «Чит илләрдә хезмәт иткән еллар дәверендә мин үземнән бик нык аерылып торган төрле-төрле апа-кардәшләр белән яшәдем. Аларның һәрберсенең үз холкы, үз үзенчәлеге бар иде. Кайчак бу аңлашылмаучанлыкка һәм үпкәләүгә китерә иде. Шундый хәлләр килеп чыкканда, мин бергә яшәгән кызларны якыннан белергә, культуралары белән яхшырак танышырга, аларга карата яратуымны үстерергә һәм артык таләпчән булмаска тырыштым. Мин куйган тырышлыкларым заяга булмаганыма һәм хезмәтемне дәвам итәргә ярдәм иткән ышанычлы, тугры дусларга ия булганыма бик шат».

Уте

Германиядән булган 53 яшьлек Уте 1993 елда Мадагаскарга миссионер итеп билгеләнгән булган. Ул болай дип исенә төшерә: «Җирле телне өйрәнү һәм дымлы климатка ияләшү миңа бер дә җиңел булмады. Моннан тыш, мин малярия, амебиаз һәм шистосомоз белән авырдым. Әмма мин ярдәмсез калмадым. Җирле апа-кардәшләр, аларның балалары һәм Изге Язмаларны өйрәнүчеләрем миңа телне өйрәнергә булышты. Хезмәттәшем, авырган чагымда, минем турында ярату белән кайгыртты. Әмма барыннан да күбрәк миңа Йәһвә булышты. Мин һәрвакыт бар борчуларымны аңа сөйләп тордым. Аннары сабырлык белән үз догаларыма җавапны — кайчак көннәр, ә кайчак айлар буе көттем. Йәһвә бар авырлыкларымны хәл итте». Уте Мадагаскарда инде 23 ел хезмәт итә.

ФАТИХАЛАРГА БАЙ ТОРМЫШ

Чит илләргә ихтыяҗ буенча күченгән башка вәгазьчеләр кебек, кияүдә булмаган апа-кардәшләр дә чит илдәге хезмәт аларның тормышларын никадәр баетканын әйтә ала. Йәһвә аларны ничек фатихалаган?

Хайди

Германия иленнән булган 73 яшьлек Хайди 1968 елда Фил Сөяге Яры Республикасына (хәзерге Кот-д’Ивуарга) миссионер булып хезмәт итәргә килгән. Ул болай ди: «Рухи балаларымның „хакыйкатьтә йөрүләрен“ күрүдән дә зуррак бәхет юк. Аларның кайберләре хәзер пионерлар һәм өлкәннәр булып хезмәт итә. Күпләре миңа әни һәм дәү әни дип дәшә. Ә бер өлкән, хатыны һәм балалары мине үз гаиләләренең әгъзасы итеп саный. Шуңа күрә Йәһвә миңа угыл, килен һәм өч онык бүләк итте дип әйтеп була» (3 Яхъя 4).

Карен (уртада)

Канададан булган 72 яшьлек Карен 20 елдан күбрәк Көнбатыш Африкада хезмәт иткән. Ул болай дип сөйли: «Миссионер хезмәте мине тагы да фидакарьрәк, назлырак һәм сабыррак булырга өйрәтте. Хезмәттәшләремнең төрле милләттән булулары миңа күп нәрсәләргә киңрәк карарга ярдәм итте. Мин бер үк төрле эшне төрлечә башкарып булганын аңладым. Ә бөтен дөнья буенча якын дусларның булуы — гаҗәеп фатиха! Тормышыбыз һәм вазифаларыбыз үзгәрсә дә, дуслыгыбыз үзгәрешсез кала».

Англиядән булган 79 яшьлек Маргарет Лаоста миссионер булып хезмәт иткән. Ул болай дип сөйли: «Чит илдә хезмәт итеп, мин үз күзләрем белән Йәһвәнең үз оешмасына төрле расадан булган һәм чыгышлары буенча төрле булган кешеләрне җәлеп иткәнен күрдем. Бу минем иманымны бик ныгытты. Йәһвәнең үз оешмасы белән җитәкчелек иткәненә һәм аның ниятенең тормышка ашачагына мин һич тә шикләнмим».

Әйе, башка илләргә вәгазьләр өчен күченгән кияүдә булмаган апа-кардәшләр мәсихче хезмәттә искиткеч үрнәк булып тора. Алар ихлас мактауга лаек (Хак. 11:40). Моннан тыш, андый апа-кардәшләрнең саны артканнан-арта бара (Зәб. 68:11). Сез үз тормышыгызда үзгәрешләр ясап, бу мәкаләдә танышып киткән ашкынучан апа-кардәшләрнең үрнәгенә иярә аласызмы? Әйе икән, сез, һичшиксез: «Йәһвәнең игелеген татыгыз һәм күрегез»,— дигән сүзләрне үзегез дә татырсыз (Зәб. 34:8).