Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен тыйнаклык әле дә әһәмиятле?

Ни өчен тыйнаклык әле дә әһәмиятле?

«Тыйнакларга зирәклек хас» (ГЫЙБ. СҮЗ. 11:2).

ҖЫРЛАР: 38, 11

1, 2. Ни өчен кайчандыр тыйнак булган кеше Аллаһы хуплавын югалткан? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

БОРЫНГЫ Исраилнең патшасы Шаул үз идарәсенең башында тыйнак һәм хөрмәт ителгән кеше булган (1 Иш. 9:1, 2, 21; 10:20—24). Әмма күп тә үтмәгән, ул үзбелдеклеләнеп эш итә башлаган. Ишмуил пәйгамбәр Гилгәлгә билгеләнгән вакытта килмәгәч, Шаул сабырсызлык күрсәткән. Филистилеләр яу белән килгән, ә исраиллеләр Шаулны калдырып, тарала башлаган. Ул, мөгаен, болай дип уйлагандыр: «Һич тоткарланмыйча нәрсәдер эшләргә кирәк». Һәм ул, моңа хокукы булмый торып, Аллаһыга яндыру корбаны китергән. Әмма Йәһвәгә бу бер дә ошамаган (1 Иш. 13:5—9).

2 Гилгәлгә килгәч, Ишмуил Шаулны шелтәләгән. Төзәтүне кабул итәр урынына, Шаул акланырга тотынган, гаепне башкалар өстенә өяргә һәм кылган эшенең җитдилеген киметергә тырышкан (1 Иш. 13:10—14). Шул вакыттан алып бер-бер артлы булган коточкыч вакыйгалар нәтиҗәсендә Шаул үзенең патша хакимлеген һәм тагы да аянычрагы — Йәһвә хуплавын югалткан (1 Иш. 15:22, 23). Яхшы гына башланган Шаулның тормышы зур бәхетсезлек белән тәмамланган (1 Иш. 31:1—6).

3. а) Күпләр тыйнаклык турында ни уйлый? ә) Нинди сорауларны карап чыгу мөһим?

3 Ярыш рухы хөкем сөргән бүгенге дөньяда күпләр уңышка ирешү өчен җәмгыятьтә башкалардан аерылып торырга кирәк дип уйлый. Моның өчен алар тыйнаклыктан баш тартырга да әзер. Мәсәлән, сәясәтче булып киткән бер күренекле киноактер болай дип әйткән булган: «Тыйнаклык төшенчәсе миңа карата кулланылмый, һәм мин беркайчан да тыйнак булмам дип өметләнәм». Әмма ни өчен безгә тыйнак булырга кирәк? Тыйнаклык нәрсәне үз эченә ала, һәм ул нәрсәне аңлатмый? Авыр хәл-шартларда я башкаларның басымына дучар булганда ничек тыйнак булып калырга? Шушы мәкаләдә без беренче ике сорауга җавап алырбыз. Өченче сорау исә киләсе мәкаләдә каралачак.

НИ ӨЧЕН ТЫЙНАКЛЫК МӨҺИМ СЫЙФАТ?

4. Үзбелдекле кеше үзен ничек тота?

4 Изге Язмаларда тыйнаклык үзбелдеклелеккә капма-каршы куела. (Гыйбрәтле сүзләр 11:2 укы.) Давыт Йәһвәдән: «Үз хезмәтчеңне дуамал адымнардан тотып кал»,— дип үтенгән (Зәб. 19:13). Изге Язмалардан күренгәнчә, дуамал адымнарга, ягъни үзбелдеклелеккә кешенең берәр нәрсә эшләргә хокукы булмый торып, тиешенчә уйламавы, ашыгып һәм тупас эш итүе китерә. Гөнаһ мирас итеп алганга, без барыбыз да кайчак дуамал адымнар кылабыз. Әмма Шаул патшаның мисалыннан күренгәнчә, әгәр дә үзбелдегебез белән эш итү гадәтебезгә кереп китсә, бу иртәме-соңмы Аллаһы белән мөнәсәбәтләребезгә зыян китерәчәк. Зәбур 119:21 дә Йәһвә турында болай дип әйтелә: «Үзбелдекле... кешеләрне син шелтәлисең». Әмма ни өчен ул шулай эшли?

5. Ни өчен үзбелдегенчә эш итү куркыныч?

5 Үзбелдегенчә эш итү башка хаталарга караганда күпкә җитдирәк. Беренчедән, тыйнаксыз эш иткәндә, без үзебезнең законлы Хакимебез Йәһвәгә хөрмәтсезлек күрсәтәбез. Икенчедән, әгәр дә без вәкаләтебез чигеннән чыгып эш итсәк, безнең, мөгаен, башкалар белән каршылыклар туачак (Гыйб. сүз. 13:10). Һәм, өченчедән, үзбелдегенчә эш итүебез ап-ачык булып китсә, без оятка я хәтта хурлыкка калырга мөмкин (Лүк 14:8, 9). Үзбелдеклелек беркайчан да яхшыга алып бармый. Тыйнаклык исә, Изге Язмалардан күренгәнчә, һәрвакыт туры юлдан барырга булыша.

ТЫЙНАКЛЫК НӘРСӘНЕ ҮЗ ЭЧЕНӘ АЛА?

6, 7. Басынкылык нәрсә ул һәм тыйнаклык аның белән ничек бәйле?

6 Тыйнаклык һәм басынкылык бер-берсе белән тыгыз бәйле. Изге Язмалар буенча, басынкылык горурлыкның я тәкәбберлекнең булмавы (Флп. 2:3). Басынкы кеше, гадәттә, тыйнак була; ул үз сәләтләрен һәм уңышларын дөрес бәяли, үз хаталарын таный, шулай ук тәкъдимнәрне һәм яңа идеяләрне кабул итә. Басынкылык Йәһвәнең күңеленә бик тә хуш килгән сыйфат.

7 Изге Язмаларда тасвирланганча, тыйнаклык шулай ук үз-үзебезне дөрес бәяләү һәм мөмкинлекләребезнең чикле булуын аңлау дигәнне аңлата. Моны аңлау безнең башкалар белән тотышыбызга тәэсир итәргә тиеш.

8. Тыйнаксызлык күрсәтеп уйлый я эш итә башлауның кайбер кисәткеч билгеләре нинди?

8 Әмма нинди очракларда без тыйнаксызлык күрсәтеп уйлый я эш итә башларга мөмкин? Әйдәгез, берничә кисәткеч билгегә игътибар итик. Үзебез я үз вазифаларыбыз турында артык күп уйлый башлау (Рим. 12:16). Үзебезгә карата урынсыз игътибар җәлеп итү (1 Тим. 2:9, 10). Яки үз дәрәҗәбезне, танышлыгыбызны кулланып я уй-фикерләребезгә генә таянып эш итеп, үз карашларыбызны яклау (1 Көр. 4:6). Шул рәвешчә эш иткәндә, без еш кына тыйнаклык белән үзбелдеклелек арасындагы чикне «атлап чыкканыбызны» абайламый да калырга мөмкин.

9. Нәрсә аркасында кайберәүләр үзбелдекле булып киткән? Изге Язмалардан мисаллар китер.

9 Берәрсе вакыт-вакыт гөнаһлы тән теләкләренә бирелсә, бу да тыйнаксызлык күрсәтеп эш итүнең билгесе була. Эгоистик омтылышлар, көнчелек һәм тыелгысыз ачу күпләрне үзбелдегенчә эш итүгә китергән. Мәсәлән, Изге Язмаларда искә алынган Әбессәлам, Узия һәм Нәбукаднизар гөнаһлы тәннең шундый эшләренә бирелгәнгә, Йәһвә аларны үзбелдекле булганнары өчен басынкыландырган (2 Иш. 15:1—6; 18:9—17; 2 Елъ. 26:16—21; Дан. 5:18—21).

10. Ни өчен без башкаларның мотивларын шик астына алудан качарга тиеш? Изге Язмалардан мисаллар китер.

10 Әмма башка сәбәпләр аркасында да кеше тыйнаксызлык күрсәтеп эш итәргә мөмкин. Мисал өчен Әбумәлик белән Петерне алыйк. Алар турында Яратылыш 20:2—7 дә һәм Маттай 26:31—35 тә язылган. Беренче карашка, Әбумәлик белән Петер, гөнаһлы тән теләкләренә бирелеп, үзбелдегенчә эш иткәннәр кебек. Әмма бу чыннан да шулай булганмы? Я шулай эш итүләренең сәбәбе кайбер фактларны белмәү һәм аңсыздан эш итү булганмы? Кеше йөрәген күрмәгәнгә, без башкаларның мотивлары турында ашыгыч нәтиҗә ясаудан качарга тиеш. (Ягъкуб 4:12 укы.)

АЛЛАҺЫ ОЕШМАСЫНДАГЫ РОЛЕГЕЗНЕ ТАНЫГЫЗ

11. Тыйнаклык Аллаһы оешмасындагы ролебезне тану белән ничек бәйле?

11 Тыйнаклык Аллаһы оешмасындагы ролебезне танудан башлана. Тәртип Аллаһысы буларак, Йәһвә үзенең бердәм гаиләсендә безнең һәрберебезгә билгеле бер роль биргән. Җыелышта һәркемнең үз роле бар, һәм без барыбыз да кирәкле. Юмарт игелегеннән чыгып, Йәһвә һәрберебезгә төрле бүләкләр, сыйфатлар, сәләтләр һәм талантлар биргән. Без аларны Аңа дан һәм башкаларга файда китерер өчен куллана алабыз (Рим. 12:4—8). Өстәвенә, Йәһвә безгә идарәчеләр булу җаваплылыгын ышанып тапшырып, безгә зур хөрмәт күрсәткән. (1 Петер 4:10 укы.)

Вазифаларыбыз үзгәргәндә Гайсәнең мисалы безгә ничек ярдәм итә ала? (12—14 нче абзацларны кара.)

12, 13. Ни өчен Аллаһы оешмасындагы ролебезнең үзгәрүенә гаҗәпләнәсе юк?

12 Әмма безнең Аллаһы оешмасындагы ролебез вакыт узу белән үзгәрергә мөмкин. Гайсә мисалын карап чыгыйк. Башта ул гына Йәһвә янында булган (Гыйб. сүз. 8:22). Аннары ул Йәһвәгә башка рухи затларны, Галәмне һәм ахырда кешеләрне барлыкка китерүдә ярдәм иткән (Көл. 1:16). Ә тагы да соңрак Гайсә җиргә җибәрелгән: ул ярдәмсез сабый бала булып туган һәм үсеп буйга җиткән (Флп. 2:7). Корбан үлеме белән үлгәннән соң, Гайсә, 1914 елда Аллаһы Патшалыгында Патша булып идарә итә башлар өчен, рухи зат булып кире күккә кайткан (Евр. 2:9). Һәм бу аның тормышындагы соңгы үзгәреш булмаган. Меңьеллык идарә итүеннән соң Гайсә Патшалыкны Йәһвә кулына тапшырачак, шулай итеп «Аллаһы барысы өчен бар нәрсә булачак» (1 Көр. 15:28).

13 Безнең тормышыбызда да үзгәрешләр булгалый. Еш кына үзгәрешләр кабул иткән карарларыбызның нәтиҗәсе. Мәсәлән, сез, бәлки, башта ялгыз идегез, ә аннары никахка керергә булдыгыз. Яки сезнең балагыз тугандыр. Я вакыт узу белән сез, бәлки, тулы вакытлы хезмәтне башлар өчен тормышыгызны гадиләштерергә карар иткәнсездер. Һәр шундый карар фатихалар китерә һәм җаваплылык өсти. Шартларыбызның үзгәрүе хезмәтебезне я киңәйтә, я чикли ала. Әмма без яшьме я олымы, сәламәтлегебез яхшымы я начармы, Йәһвә безне хезмәттә иң яхшы итеп ничек кулланырга икәнен бик яхшы белә. Ул бездән хәлебездән килмәгәнне көтми һәм куйган тырышлыкларыбызны югары бәяли (Евр. 6:10).

14. Тыйнаклык төрле очракларда канәгать һәм шат булып калырга ничек ярдәм итә ала?

14 Гайсә үзенә тапшырылган һәр йөкләмәсеннән шатлык тапкан (Гыйб. сүз. 8:30, 31). Без дә үз йөкләмәләребездән шатлык таба алабыз. Тыйнак кеше җыелыштагы үз йөкләмәләренә я вазифаларына канәгать. Ул киләчәктә җаваплы вазифалар алырмы, юкмы дип борчылып йөрми я аларны башкалар алса, көнләшми. Киресенчә, ул үзенең көчен җыелышта хәзерге вакытта үтәгән роленә туплый һәм аны үтәүдән шатлык таба. Ул үз вазифаларының Йәһвәдән икәнен аңлый. Шул ук вакытта тыйнак кеше башкаларның Йәһвәдән бирелгән ролен яки урынын чын күңелдән таный. Тыйнаклык безне башкаларга ярдәм һәм тиешле ихтирам күрсәтергә дәртләндерә (Рим. 12:10).

ТЫЙНАКЛЫК НӘРСӘНЕ АҢЛАТМЫЙ?

15. Гидеонның тыйнак булуыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

15 Тыйнаклык күрсәтеп эш итүдә Гидеон искиткеч үрнәк булып тора. Йәһвәнең фәрештәсе аның алдында беренче тапкыр пәйда булгач, Гидеон: «Менә минем гаиләм Манашшеда иң кечкенәсе, ә мин үзем атам йортында иң әһәмиятсезе»,— дигән (Хак. 6:15). Йәһвәнең йөкләмәсен кабул иткәч, Гидеон үзеннән нәрсә таләп ителгәнен яхшы аңлаганына инанырга тырышкан һәм Йәһвәдән җитәкчелек сораган (Хак. 6:36—40). Гидеон кыю, батыр кеше булган. Шулай да ул саклык һәм акыллылык белән эш иткән (Хак. 6:11, 27). Ул үз йөкләмәсен күренекле дәрәҗәгә ирешү өчен файдаланмаган. Киресенчә, Йәһвә тапшырган эшне үтәп бетерү белән ул өенә кайткан (Хак. 8:22, 23, 29).

16, 17. Рухи яктан үсү турында уйлаганда, тыйнак кеше нәрсәне исәпкә ала?

16 Тыйнак булу хезмәттә беркайчан да өстәмә вазифаларга омтылмауны я аларны кабул итмәүне аңлатмый. Изге Язмалар барыбызны да рухи уңышларга ирешергә дәртләндерә (1 Тим. 4:13—15). Әмма рухи уңыш яңа вазифага ия булуны аңлатамы? Юк, һәрвакытта да түгел. Хәзерге хезмәтебез нинди генә булмасын, Йәһвә фатихасы белән без рухи яктан үсә алабыз. Без алга таба да Аллаһыдан бирелгән сәләтләребезне үстереп, яхшы эшләр белән байый бара алабыз.

17 Яңа йөкләмәне кабул итәр алдыннан, тыйнак кеше башта үзеннән нәрсә таләп ителгәнен аныкларга тырышыр. Аннары ул намуслы итеп үзенең хәл-шартларын бәяләр. Мәсәлән, күбрәк эш я вазифалар үз өстенә алу аңа башка мөһим эшләрен башкарырга комачауламасмы? Яңа җаваплылыкны үз өстенә алыр өчен, ул хәзерге вакытта башкарган эшләрнең кайберләрен башкаларга тапшыра аламы? Әгәр дә ул бу сорауларның берсенә я икесенә дә «юк» дип җавап бирсә, мөгаен, бу йөкләмәне башка берәүгә тапшыру яхшырак булыр. Дога кылып уйлану һәм хәл-шартыбызга аек карау безгә хәзерге сәләтләребезне һәм чикләребезне исәпкә алып, үзебезгә артыгын йөкләмәскә ярдәм итәр. Тыйнак булсак, без андый очракларда «юк» дип әйтә алырбыз.

18. а) Яңа йөкләмә бирелгәндә, тыйнаклык безне нәрсәгә дәртләндерәчәк? ә) Римлыларга 12:3 безгә тыйнак булырга ничек ярдәм итә?

18 Яңа йөкләмә бирелгәндә, Гидеон мисалын исебездә тотыйк. Ул Йәһвәнең ярдәме һәм фатихасы белән генә уңышка ирешә алган. Изге Язмалар безне Аллаһыбыз юлында тыйнак йөрергә дәртләндерә (Мик. 6:8). Шуңа күрә яңа вазифалар ышанып тапшырылганда, Йәһвәнең үзенең Сүзе һәм үзенең оешмасы аша биргән күрсәтмәләре турында дога кылып уйланыйк. Безгә һәрвакыт Йәһвәгә таянып, аның җитәкчелеге буенча эш итәргә өйрәнергә кирәк. Әйдәгез, безне сәләтләребез түгел, ә Йәһвәнең басынкылыгы «бөек итә» икәнен исебездә тотыйк (Зәб. 18:35). Аллаһы юлында тыйнак йөрергә карарыбыз безгә үзебез хакында кирәгеннән артык та, кирәгеннән аз да уйламаска ярдәм итәчәк. (Римлыларга 12:3 укы.)

19. Нинди сәбәпләрдән без тыйнаклык сыйфатын үстерергә тиеш?

19 Тыйнак кеше бар данны Йәһвәгә бирә, чөнки Йәһвә безнең Барлыкка Китерүчебез һәм Галәмнең хакиме (Ачыл. 4:11). Тыйнаклык безгә Аллаһы оешмасындагы ролебез белән канәгать булырга һәм хезмәтебездә тырыш булырга ярдәм итә. Тыйнаклык безне хөрмәтсез эш итүдән тыеп кала һәм Йәһвә халкы арасындагы бердәмлекне сакларга булыша. Тыйнаклык безне башкаларны үзебездән өстен күрергә һәм саклык белән эш итеп, җитди хаталарны булдырмаска дәртләндерә. Шул сәбәпләрдән Аллаһы халкы өчен тыйнак булу мөһим, һәм Йәһвә бу сыйфатны үстергән кешеләрне кадерли. Әмма басымга дучар булганда, тыйнаклыкны ничек сакларга? Моны без киләсе мәкаләдә карап чыгарбыз.