Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гадел һәм шәфкатьле Аллаһыдан үрнәк алыгыз

Гадел һәм шәфкатьле Аллаһыдан үрнәк алыгыз

«Чын гаделлек белән хөкем итегез, бер-берегезгә тугры мәхәббәт һәм мәрхәмәт күрсәтеп яшәгез» (ЗӘК. 7:9).

ҖЫРЛАР: 125, 88

1, 2. а) Гайсәнең Аллаһы Канунына карашы нинди булган? ә) Ни өчен фарисейлар Канунны дөрес аңламаган дип әйтеп була?

ГАЙСӘ Муса канунын яраткан. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк — бу Канунны аның Атасы, Йәһвә Аллаһы, биргән бит. Ә Йәһвә Гайсәнең тормышында иң мөһим шәхес булган. Зәбур 40:8 дә Мәсихнең Аллаһы канунын бик нык яратачагы пәйгамбәрлек ителгән булган: «Синең ихтыярыңны үтәү, и Раббым, миңа рәхәтлек китерә, синең кануның йөрәгем түрендә». Аллаһы кануны камил һәм файдалы, аның бар сүзләре үтәләчәк, һәм Гайсә моны үз сүзләре һәм эшләре белән раслаган (Мат. 5:17—19).

2 Фарисейлар белән канунчылар исә Аллаһы канунын бозып күрсәткән һәм аны дөрес үтәмәгән. Әлбәттә, моны күргәндә, Гайсә бик күңелсезләнгән. Алар Канунның бар нечкәлекләрен төпченеп үтәргә тырышкан. Гайсә, моны танып, алар турында болай дигән: «Сез бөтнекнең, укропның һәм ак әниснең уннан бер өлешен бирәсез». Әмма ул болай дип тә өстәгән: «Сез... Канундагы мөһимрәк нәрсәләрне — гаделлекне, шәфкатьлекне һәм тугрылыкны кире каккансыз» (Мат. 23:23). Хәрефкә генә ябышып ятучы бу кешеләр, Канунның асылын аңламыйча, күп кагыйдә уйлап чыгарган һәм үзләрен башкалардан өстен куйган. Гайсә исә Канунның рухын аңлаган һәм һәрбер законда Йәһвәнең нинди сыйфаты чагылганын күргән.

3. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

3 Мәсихчеләр буларак, без Муса канунын үтәргә мәҗбүр түгел (Рим. 7:6). Ни өчен соң, алайса, Аллаһы бу Канунны үз Сүзендә, Изге Язмаларда, саклап калдырган? Чөнки ул «мөһимрәк нәрсәләрне» — Канундагы принципларны аңлавыбызны һәм алар буенча эш итүебезне тели. Үткән мәкаләдә без, сыену шәһәрләре турындагы закон буенча, кемнедер очраклы рәвештә үтергән кеше нәрсә эшләргә тиеш булганын карап чыктык һәм үзебез өчен күп файдалы фикерләр таптык. Бу мәкаләдә дә без шул ук законны карап чыгарбыз, әмма хәзер бу законнан Йәһвә турында нәрсә белә алганыбызны һәм без аның сыйфатларын ничек чагылдыра алганыбызны күрербез. Без мондый сорауларга җавап табарбыз: сыену шәһәрләренең булуы Йәһвәнең шәфкатьлелеген ничек күрсәткән? Бу закон безгә тормышны Йәһвә кебек кадерләргә ничек ярдәм итә һәм Йәһвәнең камил гаделлеген ничек раслый? Бу мәкаләне өйрәнү дәвамында аеруча шуның турында уйланыгыз: мин күктәге Атамнан ничек үрнәк ала алам? (Эфеслеләргә 5:1 укы.)

УҢАЙЛЫ УРНАШКАН ШӘҺӘРЛӘР

4, 5. а) Ни өчен сыену шәһәрләренә барып җитү җиңел булган? ә) Бу безгә Йәһвә турында нәрсәне ачыклый?

4 Сыену шәһәрләренә барып җитү авыр булмаган, чөнки Йәһвә бу шәһәрләрне Үрдүн елгасының ике ягында да билгеләргә кушкан. Шуңа күрә очраклы рәвештә үтерүче бу шәһәрләрнең берсенә тиз генә барып җитә алган (Сан. 35:11—14). Бу шәһәрләргә алып баручы юллар яхшы хәлдә булган (Кан. 19:3). Яһүдләрнең чыганаклары буенча, юлда сыену шәһәрләренә юнәлтүче күрсәткеч билгеләр торган. Бу шәһәрләргә барып җитү җиңел булганга, үтерүче чит илгә качарга мәҗбүр булмаган, ә бу аны, үз чиратында, ялган илаһларга табынудан яклаган.

5 Шунысы игътибарга лаек: кеше үтерүчеләрне җәзага тартырга кушкан Йәһвә шул ук вакыт махсус шәһәрләрне дә сайларга кушкан! Шулай эшләп, Аллаһы очраклы рәвештә үтерүчегә шәфкатьлелеген күрсәткән һәм аны яклаган. Бер Изге Язмалар белгече болай дип язган: «Бу шәһәрләргә кагылышлы күрсәтмәләр гап-гади һәм аңлаешлы булган. Алар буенча эш итү дә бик җиңел булган. Бу Аллаһының мәрхәмәтен дәлилләгән». Йәһвә — җәза чыгарырга гына теләүче ниндидер кырыс судья түгел. Киресенчә, ул «шәфкатькә бай» Аллаһы (Эфес. 2:4).

6. Фарисейлар Йәһвә кебек шәфкатьле булганмы? Аңлат.

6 Ләкин фарисейлар шәфкатьлелек күрсәтүгә саран булган. Мәсәлән, фарисейларның гореф-гадәте буенча, алар кешене бер үк хата кылганы өчен өч тапкыр гына кичергән. Аларны фаш итәр өчен, Гайсә фарисей һәм салым җыючы турында мисал китергән. Бу мисалда фарисей болай дип дога кылган: «Йа Аллаһы, сиңа үз рәхмәтләремне белдерәм, чөнки мин башкалар кебек талаучы да, гаделсез дә, зиначы да, яки менә бу салым җыючы кебек тә түгел». Ә салым җыючы шул арада басынкылык белән Аллаһының кичерүен ялварып сораган. Ни өчен соң фарисейлар шәфкатьле булмаган? Гайсә күрсәткәнчә, алар «башкаларга түбәнсетеп кара[ган]» (Лүк 18:9—14).

Башкаларга сездән кичерү сорап килү җиңелрәк булсын өчен, йөрәгегезгә «юл» ачык булсын, аны «яхшы хәлдә» тотыгыз (4—8 нче абзацларны кара.)

7, 8. а) Сезне рәнҗетсәләр, сез Йәһвәдән ничек үрнәк ала аласыз? ә) Ни өчен, кичергәндә, басынкылыгыбыз сынала?

7 Фарисейлардан түгел, ә Йәһвәдән үрнәк алыгыз — шәфкатьле һәм кызганучан булыгыз. (Көләсәйлеләргә 3:13 укы.) Башкаларга сездән гафу үтенү җиңел булсын (Лүк 17:3, 4). Моның турында уйланып карагыз: кеше сезне кат-кат үпкәләтсә дә, сез аны кичерергә әзерме? Сезне рәнҗеткән кеше белән мөмкин кадәр тизрәк татулашырга тырышасызмы?

8 Башкаларны кичерергә кирәк булганда, басынкылыгыбыз сынала. Фарисейлар, үзләрен башкалардан яхшырак дип санаганга, бу сынауны үтмәгән. Без «башкаларны үзебездән өстен күрергә» һәм аларны ихлас күңелдән кичерергә тиеш (Флп. 2:3). Сез басынкы булуда Йәһвәдән үрнәк алырсызмы? Башкаларга сездән кичерү сорап килү җиңелрәк булсын өчен, йөрәгегезгә «юл» ачык булсын, аны «яхшы хәлдә» тотыгыз. Үпкәләргә ашыкмагыз һәм шәфкатьлелек күрсәтергә әзер булыгыз (Вәг. 7:8, 9).

ЙӘҺВӘ КЕБЕК, КЕШЕ ТОРМЫШЫН КАДЕРЛӘГЕЗ

9. Йәһвә исраиллеләргә кеше тормышы изге икәнен аңларга ничек ярдәм иткән?

9 Аллаһы сыену шәһәрләрен, беренче чиратта, Исраил халкы «кан коюда гаепле булмасын» өчен биргән (Кан. 19:10). Йәһвә тормышны бик кадерли һәм «гаепсезнең канын коючы кулларны» нәфрәт итә (Гыйб. сүз. 6:16, 17). Үтерү хәтта очраклы рәвештә булган булса да, гадел һәм изге Аллаһы моңа күз йоммаган. Әйе, үтерүчегә шәфкатьлелек күрсәтелгән, ләкин ул үз эшен өлкәннәргә сөйләргә тиеш булган; алар шул кеше ният кормыйча үтергән дип тапса, аңа сыену шәһәрендә баш руханиның үлеменә кадәр калырга туры килгән. Кайбер очракларда бу сыену шәһәрендә гомер буе яшәүне аңлаткан. Моның барысы исраиллеләргә кеше тормышы изге икәнен аңларга ярдәм иткән. Кеше тормышын кадерләп, исраиллеләр Тормыш Бирүчегә хөрмәт күрсәтә алган. Алар гамьсез булу аркасында я ниндидер эшләре белән үзләренең һәм башкаларның тормышын куркыныч астына куярга тиеш булмаган.

10. Гайсәнең нинди сүзләреннән дин җитәкчеләренең кеше тормышына ваемсыз булулары күренгән?

10 Йәһвәдән аермалы буларак, канунчылар белән фарисейлар кеше тормышына салкын караш белән караган. Бу нәрсәдән күренгән? «Сез белем ачкычын үзегезгә алдыгыз,— дигән аларга Гайсә һәм болай дип өстәгән: — Үзегез дә кермәдегез, керергә теләүчеләргә дә комачаулыйсыз!» (Лүк 11:52) Бу дини җитәкчеләр кешеләргә Аллаһы Сүзен аңлатырга һәм аларны мәңгелек тормыш юлына юнәлтергә тиеш булган. Әмма, моны эшләр урынына, алар халыкны «тормышның Баш Җитәкчесеннән» — Гайсә Мәсихтән читкә алып киткән (Рәс. 3:15). Фарисейлар күрсәткән юл мәңгелек үлемгә китергән. Бу горур һәм үзләрен генә сөючән кешеләр гади кешеләрнең тормышлары турында уйлап та бирмәгән. Нинди мәрхәмәтсезлек!

11. а) Паул Аллаһыдан ничек үрнәк алган? ә) Безгә хезмәттә Паул кебек ашкынучан булырга нәрсә булышыр?

11 Фарисейларга охшаш булып китмәс өчен, ә Йәһвәдән үрнәк алыр өчен, нәрсә эшләргә? Безгә тормыш бүләген кадерләргә кирәк. Рәсүл Паул, төпле шаһитлек биреп, кеше тормышын кадерләгәнен күрсәткән. Нәтиҗәдә, ул болай дип әйтә алган: «Мин бер кешенең дә канында гаепле түгел». (Рәсүлләр 20:26, 27 укы.) Әмма Паул гаеп хисе аркасында я Аллаһы таләп иткәнгә генә вәгазьләгән дип әйтеп булмый. Ул кешеләрне чыннан да яраткан һәм аларның тормышларын коткарырга теләгән (1 Көр. 9:19—23). Без дә кеше тормышына Йәһвә күзлегеннән карарга тиеш. Аллаһы «барысының да тәүбәгә килүен тели» (2 Пет. 3:9). Ә сез моны телисезме? Ул чакта кешеләргә ярату һәм кызганучанлык күрсәтегез. Бу сезне хезмәттә ашкыныбрак катнашырга дәртләндерер, һәм, нәтиҗәдә, сез күбрәк шатлык урырсыз.

12. Ни өчен Аллаһы халкы саклык чараларына зур игътибар бирә?

12 Тормышны Йәһвә кебек кадерләгәнебезне без саклык чараларын истә тотып та күрсәтәбез. Без, машина йөрткәндә, мәсәлән җыелыш очрашуларына барганда, я эшләгәндә, мәсәлән гыйбадәт кылу өчен биналарны төзегәндә я анда ремонт ясаганда, һәрвакыт бик сак һәм игътибарлы булырга тиеш. Акчага һәм эшне тиз бетерүгә караганда, кешенең тормышы, сәламәтлеге һәм куркынычсызлыгы күпкә мөһимрәк. Аллаһыбыз һәрвакыт дөрес булганны эшли. Без дә аның кебек эш итәргә телибез. Аеруча өлкәннәргә саклык мәсьәләсенә зур игътибар бирергә һәм шулай итеп үзләренең һәм башкаларның сәламәтлекләре турында кайгыртырга кирәк (Гыйб. сүз. 22:3). Берәр өлкән сезгә саклык чаралары турында исегезгә төшергәндә, зинһар өчен, аның сүзләренә игътибар итми калмагыз (Гәл. 6:1). Тормышны Йәһвә кебек югары бәяләгез, шул чакта сез беркайчан да «кан коюда гаепле» булмассыз!

«БУ КҮРСӘТМӘЛӘР БУЕНЧА... ТУГАН ХӘЛНЕ КАРАП ЧЫГЫГЫЗ»

13, 14. Өлкәннәр, Йәһвәнең гаделлеген чагылдырыр өчен, нәрсә эшләгән?

13 Йәһвә Исраил өлкәннәренә очраклы рәвештә үтергән кешене үзенең гадел нормалары буенча хөкем итәргә кушкан. Башта өлкәннәр туган хәлгә кагылышлы бар фактларны тикшереп чыккан. Аннан соң алар бу кешенең мотивларын, йөрәк торышын аңларга тырышкан. Алар ул «нәфрәтләнеп» я «явыз ният белән» үтергәнме, юкмы икәнен билгеләгән. Алар шулай ук үтерүченең үткән тормышын исәпкә алган. Нәтиҗә итеп өлкәннәр аңа карата шәфкатьлелек күрсәтергәме, юкмы икәнен хәл иткән. (Саннар 35:20—24 укы.) Шаһитләр булса, кешене кан коюда гаепләр өчен, ким дигәндә ике шаһитнең сүзләре таләп ителгән (Сан. 35:30).

14 Бар фактлар белән танышкач, өлкәннәр кешенең кылган эше турында гына түгел, ә кешенең үзе турында да уйлаган. Әлбәттә, моның өчен алар үтә күрүчән булырга һәм бу эшнең асылына төшенергә тиеш булган. Иң мөһиме, аларга Йәһвәнең изге рухы кирәк булган. Аллаһының рухына ия булсалар гына, өлкәннәр Аллаһының гаделлеген, шәфкатьлелеген чагылдыра алган һәм кешенең йөрәк торышын күрә алган (Чыг. 34:6, 7).

15. Гайсәнең һәм фарисейларның гөнаһ кылучыларга карашлары ничек аерылып торган?

15 Фарисейлар кешенең хәленә керергә тырышып та карамаган, ә аның кылган гөнаһына гына игътибар иткән. Мәсәлән, Гайсәнең Маттай йортына кунакка килүен күргәч, алар аның шәкертләреннән: «Ни өчен остазыгыз салым җыючылар һәм гөнаһ кылучылар белән бергә ашап утыра?» — дип сораган. Гайсә аларга болай дип җавап биргән: «Табиб сәламәт кешегә түгел, ә авыру кешегә кирәк. Шуңа күрә барыгыз һәм „миңа корбаннар түгел, ә шәфкать кирәк“ дигән сүзләрнең мәгънәсенә төшенегез. Мин тәкъваларны түгел, ә гөнаһ кылучыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем» (Мат. 9:9—13). Ни өчен Гайсә шулай дигән? Әллә ул җитди гөнаһларга бармак аша караганмы? Һич тә юк! Гайсә гөнаһ кылган кешеләрне тәүбә итәргә дәртләндергән, бу аның хәбәренең мөһим өлеше булган (Мат. 4:17). Гайсә кайбер «салым җыючылар һәм гөнаһ кылучыларның» үзгәрергә теләгәннәрен күргән. Алар Маттай йортына ашар өчен генә килмәгән. Бу кешеләр Гайсә артыннан баручылар булган (Марк 2:15). Кызганычка каршы, фарисейлар кешеләрдә Гайсә күргәнне күрмәгән. Алар башкаларны өметсез гөнаһ кылучылар дип санаган. Әйе, фарисейлар гадел һәм мәрхәмәтле Аллаһыга бер дә охшамаган!

16. Хөкем комитетындагы өлкәннәр нинди максатка омтыла?

16 Бүгенге көндә дә өлкәннәр гаделлекне яратучы Йәһвәдән үрнәк алырга тиеш (Зәб. 37:28). Башта алар барысын «тирәнтен тикшерә» һәм җитди гөнаһ чыннан да булганмы икәнен билгели. Гөнаһ кылынган дип табылганда, алар, хөкем комитетын җыеп, бу очракны Изге Язмалардагы күрсәтмәләр буенча карап чыга (Кан. 13:12—14). Өлкәннәр гөнаһ кылган мәсихче тәүбә итәме икәнен аңларга тырыша, ә бу еш кына җиңел түгел. Кеше үзенең кылган гөнаһына ничек карый? Ул үзен ничек тота? Шундыйрак сораулар турында уйлану өлкәннәргә аның йөрәгендә нәрсә икәнен күрергә ярдәм итә ала (Ачыл. 3:3). Кеше чын күңелдән тәүбә итсә генә, аңа шәфкатьлелек күрсәтелер *.

17, 18. Өлкәннәргә кешенең чын күңелдән тәүбә итүен күрергә нәрсә ярдәм итә ала? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

17 Йәһвә белән Гайсәдән аермалы буларак, өлкәннәр кеше йөрәген күрә алмый. Сез өлкән икән, кешенең чыннан да тәүбә итүен күрергә сезгә нәрсә булыша ала? Иң беренчедән, Йәһвәдән зирәклек һәм аңлау сәләтен сорагыз (1 Пат. 3:9). Икенчедән, Аллаһы Сүзен һәм ышанычлы хезмәтче биргән басмаларны тикшерегез. Боларның барысы ярдәмендә сезгә «Аллаһы хуп күргән боегуны», ягъни эчкерсез тәүбә итүне, «бу дөньяга хас боегудан» аерырга җиңелрәк булачак (2 Көр. 7:10, 11). Мәсәлән, Изге Язмаларда тәүбә иткән кешеләр һәм тәүбә итмәгән кешеләр ничек сурәтләнә? Алар үзләрен ничек тоткан һәм нинди хисләр кичергән? Моның турында уйлану файдалы булыр.

18 Өченчедән, кешенең гөнаһы турында гына түгел, ә аның үзе турында да уйланыгыз: ул нинди шартларда үскән, аның мотивлары нинди, аңа тормышта нинди авырлыклар белән көрәшергә туры килә? Җыелыш Башы Гайсә Мәсих турында Изге Язмаларда мондый пәйгамбәрлек язылган булган: «Ул күзләре күргәннәре буенча хөкем итмәс, колаклары ишеткәннәре буенча гына фаш итмәс. Ул мескеннәрне дөреслек белән хөкем итәр. Җирдәге юашларның файдасына кешеләрне намуслылык белән фаш итәр» (Ишаг. 11:3, 4). Өлкәннәр, сезне көтүчеләр итеп Гайсә билгеләгән, димәк, ул сезгә гаделлек һәм шәфкать белән хөкем итәргә булышачак (Мат. 18:18—20). Безнең хакта кайгыртучы өлкәннәр өчен без мең рәхмәтле! Алар безне дә шәфкатьлелек һәм гаделлек күрсәтергә өйрәтә.

19. Сез сыену шәһәрләре турындагы законнан нәрсәгә өйрәндегез?

19 Муса кануны безне Йәһвәнең сыйфатлары һәм принциплары турында күп нәрсәгә өйрәтә (Рим. 2:20). Мәсәлән, өлкәннәр сыену шәһәрләре турындагы законнан «чын гаделлек белән хөкем» итәргә өйрәнә. Ә безгә бу закон «бер-берегезгә тугры мәхәббәт һәм мәрхәмәт күрсәтеп яшәгез» дигән киңәш буенча яшәргә ярдәм итә (Зәк. 7:9). Муса кануны гамәлдән чыкса да, Йәһвә үзгәрми һәм гаделлек белән шәфкатьлелек кебек сыйфатлар аның өчен әле дә мөһим. Андый Аллаһыга хезмәт итү — шундый зур хөрмәт! Әйдәгез, алга таба да аның матур сыйфатларын чагылдырып яшик. Йәһвә киләчәктә дә безнең сыенычыбыз булсын!

^ 16 абз. «Күзәтү манарасы» (рус), 2006 ел, 1 март, 30 бит «Укучыларның сораулары» дигән мәкаләне кара.