Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Дөнья карашларын кире кагыгыз

Дөнья карашларын кире кагыгыз

«Сак булыгыз... дөньяның төп карашларына нигезләнгән фәлсәфә, буш алдау аша сезне беркем дә үз әсире итмәсен» (КӨЛ. 2:8).

ҖЫРЛАР: 38, 31

1. Рәсүл Паул көләсәйлеләргә нинди киңәш биргән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

ЯКЫНЧА б. э. 60—61 елларында рәсүл Паул, Рим төрмәсендә утырганда, көләсәйлеләргә хат язган. Бу хатта ул мәсихчеләргә «рух биргән төшенүчәнлек» кирәк дип әйткән. Бу аларга бар нәрсәгә Йәһвә карашы белән карарга булышыр иде (Көл. 1:9). Аннан соң ул болай дип өстәгән: «Мин моны, сезне беркем дә ышандырырлык сүзләр китереп алдамасын өчен әйтәм. Сак булыгыз, Мәсих тәгълиматына түгел, ә кеше йолаларына һәм дөньяның төп карашларына нигезләнгән фәлсәфә, буш алдау аша сезне беркем дә үз әсире итмәсен» (Көл. 2:4, 8). Үз хатында рәсүл Паул дөньяга хас булган кайбер карашларга игътибар иткән һәм ни өчен камилсез кешеләргә бу карашлар ошый икәнен дә аңлатып киткән. Мәсәлән, Паул күрсәткәнчә, андый карашларга ия булган кеше үзен бик акыллы итеп санарга я башкалардан өстен дип уйларга мөмкин. Паул үз имандашларын дөньяга хас фикер йөртүдән һәм тәртиптән кисәткән (Көл. 2:16, 17, 23).

2. Ни өчен без дөнья карашларын карап чыгарбыз?

2 Бу дөнья карашларын тоткан кешеләр Йәһвәнең җитәкчелеген санга сукмый. Сак булмасак, аларның начар йогынтысы акрын-акрын гына безнең иманыбызны да зәгыйфьләндерә ала. Без дөнья тәэсиреннән якланмаган — телевидение, интернет һәм эштәге я мәктәптәге аралашу аша бу дөнья безгә үз карашларын тагарга тырыша. Бу мәкаләдә без дөньяга хас булган биш карашка игътибар итәрбез һәм аларны кире кагарга нәрсә булыша алганын белербез.

НИ ӨЧЕН АЛЛАҺЫГА ЫШАНУ МӨҺИМ?

3. Күп кенә кешеләргә нинди караш ошый һәм ни өчен?

3 «Мин Аллаһыга ышанмый торып та яхшы кеше була алам». Бүген күп кенә кеше Аллаһыга ышанмый һәм бернинди динне дә тотмый. Бәлки, алар Аллаһының барлыгын раслаучы дәлилләр белән таныш түгелдер. Шул ук вакыт аларга үзләре теләгәнчә яшәү бик ошый. (Зәбур 10:4 укы.) Ә кемдер: «Мин Аллаһысыз да югары принциплар буенча яшим»,— дип, башкалар күзендә белемле булырга тели.

4. Аллаһыга иман итмәгән кешегә без нәрсә әйтә алыр идек?

4 Барлыкка Китерүче юк дигән караш логикага туры киләме? «Тормыш ничек барлыкка килгән?» дигән сорауга галимнәр ачык җавап бирә алмый. Чынында исә җавап гади. Бернинди дә йорт төзүчесез барлыкка килә алмаган кебек, тере организмнар да Аллаһысыз барлыкка килә алмаган! Хәтта иң гади күзәнәк тә иң катлаулы йорттан да катлаулырак. Ни өчен? Чөнки күзәнәкләр үрчи ала. Моның өчен күзәнәкләр кирәкле мәгълүматны сакларга һәм, бүленгәндә, аны күчерергә сәләтле. Кем күзәнәкне барлыкка китергән? Изге Язмаларда: «Һәр йортның төзүчесе бар, ә бөтен нәрсәнең Барлыкка Китерүчесе — Аллаһы»,— дип әйтелгән (Евр. 3:4).

5. Ни өчен безгә Аллаһының әхлакый нормалары кирәк?

5 Берәрсе: «Кеше Аллаһысыз да яхшылыкны начарлыктан аера белә»,— дип әйтсә, без ничек җавап бирә алабыз? Аллаһы Сүзендә хәтта Аллаһыга ышанмаган кешеләр дә дөрес булганны эшли ала дип әйтелә; мәсәлән, күпләр үз әти-әниләрен ярата һәм хөрмәт итә (Рим. 2:14, 15). Ләкин Йәһвәнең әхлакый нормаларын танымаган кеше бик акылсыз карарлар кабул итәргә мөмкин (Ишаг. 33:22) Дөньядагы җитди проблемалар моңа дәлил булып тора һәм безне шуңа ышандыра: без Аллаһының ярдәменнән башка яши алмыйбыз. (Ирмия 10:23 укы.) Шулай итеп, Аллаһыга иман итмичә һәм аның законнарын танымыйча, без нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен үзебез билгели алмыйбыз (Зәб. 146:3).

БЕЗГӘ ДИН КИРӘКМЕ?

6. Күп кенә кешеләрнең дингә карашы нинди?

6 «Диннән башка да бәхеткә ирешеп була». Күп кенә кеше динне искергән, кирәкмәгән нәрсә дип күрә. Моңа гаҗәпләнәсе юк. Еш кына дин җитәкчеләре тәмугъ турында өйрәтә, керемнең уннан бер өлешен бирергә мәҗбүр итә я сәясәттә катнаша. Шул сәбәпле күпләргә дин ошамый һәм алар, бәхетле булыр өчен, дин кирәкми дип саный. Алар болай дип фикер йөртә: «Мин рухи нәрсәләр белән кызыксынам, ләкин бернинди дингә дә басмыйм».

7. Хак гыйбадәт кылу безне ничек бәхетле итә?

7 Кеше чыннан да динсез бәхетле була аламы? Әйе, ялган динне тотмаса, ул бәхетле була ала. Ләкин шул ук вакыт кешегә «бәхетле Аллаһы» Йәһвә белән мөнәсәбәтләр үстерергә кирәк, югыйсә ул чын мәгънәдә бәхетле була алмас (1 Тим. 1:11). Аллаһының бар эшләре кешеләргә файда гына китерә бит. Шулай ук, Аллаһының хезмәтчеләре булганга, без башкаларга ярдәм итәбез, ә бу безне, үз чиратында, бәхетле итә (Рәс. 20:35). Йәһвәгә хезмәт итү гаиләләргә бәхетле булырга ничек булышканы турында уйланып алыйк. Аллаһы безне тормыш иптәшебезне хөрмәт итәргә өйрәтә, никах антын изге дип санарга, зина кылудан качарга, чын ярату күрсәтергә һәм балаларда башкаларга карата хөрмәт үстерергә дәртләндерә. Хак Аллаһыга гыйбадәт кылу кешеләрне берләштерә, шуңа күрә бөтен дөнья буенча җыелышларда бердәмлек һәм бәхет хөкем сөрә. (Ишагыя 65:13, 14 укы.)

8. Маттай 5:3 буенча, бәхет ачкычы нәрсәдә?

8 Аллаһыга хезмәт итмичә дә бәхеткә ирешеп була дигән сүзләргә без нинди җавап бирә алыр идек? Уйланыйк: бәхет нәрсәдән гыйбарәт? Кайберәүләр өчен бәхет ул — карьера, спорт я хобби, башкалары исә бәхетне гаиләдә һәм дуслар белән мөнәсәбәтләрдә эзли. Билгеле, моның барысы да безгә шатлык китерә. Ләкин кешеләр югарырак максат өчен барлыкка китерелгән, һәм, шул максатка омтылып кына, без чын канәгатьлек кичерә алабыз. Хайваннардан аермалы буларак, без Аллаһыга якынлаша һәм аңа хезмәт итә алабыз. Бу безгә чын шатлык китерә, чөнки Аллаһы безне шундый итеп барлыкка китергән. (Маттай 5:3 укы.) Мәсәлән, бергә Аллаһыга гыйбадәт кылыр өчен җыелганда, без зур сөенеч кичерәбез (Зәб. 133:1). Шулай ук безнең бөтендөнья кардәшлегебез бар, без саф тормыш алып барабыз, һәм безнең гаҗәеп киләчәккә өметебез бар.

ӘХЛАКЫЙ НОРМАЛАР БУЕНЧА ЯШӘҮ КИРӘКМЕ?

9. а) Бүген җенси мөнәсәбәтләргә кагылышлы нинди караш киң таралган? ә) Ни өчен Изге Язмалар зина кылуны тыя?

9 «Никахка кадәр дә җенси мөнәсәбәтләргә кереп була». Кешеләр безгә болай дип әйтергә мөмкин: «Ни өчен сез шундый катгый таләпләр буенча яшисез? Тормыш рәхәтен татып яшәргә кирәк!» Ләкин Изге Язмаларда җенси бозыклык хөкем ителә *. (1 Тисалуникәлеләргә 4:3—8 укы.) Барлыкка Китерүче буларак, Йәһвә безгә кануннар бирергә хокуклы. Ул никахка кергән ир белән хатын-кызга гына җенси мөнәсәбәтләргә керергә рөхсәт иткән. Асылда, зина кылу — никах төзелешен санга сукмау. Аллаһы безгә үз кануннарын яратудан чыгып бирә, һәм алар файда гына китерә. Бу кануннарга буйсынган гаиләләрдә ярату һәм хөрмәт рухы хөкем сөрә һәм һәркем яклау сизә. Аллаһы кануннарын белә торып үтәмәгән кешеләрне исә җәза көтә (Евр. 13:4).

10. Безгә азгынлыктан качарга нәрсә ярдәм итәр?

10 Аллаһы Сүзендә җенси бозыклыктан качарга ярдәм итүче киңәшләр бар. Без нәрсәгә караганыбызны контрольдә тотарга тиеш. Гайсә болай дип өйрәткән: «Хатын-кызга җенси теләк белән карап торучы һәркем күңеленнән аның белән инде зина кылган була. Әгәр уң күзең сине гөнаһка тартса, аны умырып ал да читкә ташла» (Мат. 5:28, 29). Шуңа күрә мәсихчеләр порнографиядән читтә торырга һәм әхлаксыз җырлар тыңламаска тиеш. Рәсүл Паул кардәшләргә болай дип язган: «Фәхешлек... тудыра торган тән әгъзаларыгызны үтерегез» (Көл. 3:5). Моннан тыш, безгә фикерләребезне һәм сөйләмебезне дә тезгендә тотарга кирәк (Эфес. 5:3—5).

КАРЬЕРАГА ОМТЫЛУ АКЫЛЛЫМЫ?

11. Ни өчен кайберәүләр карьерага омтыла?

11 «Карьера — бәхет ачкычы». Бу дөнья безне карьераны тормыш максаты итеп куярга һәм, нәтиҗәдә, байлыкка, хакимлеккә һәм данга ия булырга дәртләндерә. Күпләр карьера кешене бәхетле итә дип уйлый. Бу караш мәсихчеләргә дә йогарга мөмкин.

12. Карьера чыннан да бәхетле итәме?

12 Карьера, кешегә хакимлек белән дан бирсә дә, аны чын мәгънәдә бәхетле итә алмый. Шайтан башкаларның үзе белән соклануларын тели һәм кешеләрне контрольдә тотарга тырыша. Әмма аны бәхетле дип атап буламы? Һич тә юк! Ул, киресенчә, ачу белән тулы (Мат. 4:8, 9; Ачыл. 12:12). Башкаларга Йәһвә турында һәм аның гаҗәеп вәгъдәләре турында белем алырга булышу исә чын бәхет китерә. Бернинди карьера да безгә моңа тиң шатлык бирә алмый. Шуны да танырга кирәк: конкуренция аркасында, кеше еш кына агрессив, көнчел булып китә һәм аңа ярышу рухы хас була. Нәтиҗәдә, ул күңел бушлыгы тоя башлый. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, андый эшләр — «җил куу гына» (Вәг. 4:4).

13. а) Эшкә карашыбыз нинди булырга тиеш? ә) Рәсүл Паулны нәрсә бәхетле иткән?

13 Әлбәттә, үзебезне тәэмин итәр өчен, безгә эшләргә кирәк. Без үзебезгә ошаган эшне сайласак, бу начар түгел. Шулай да эш тормыш мәгънәсе булып китмәсен. Гайсә болай дигән: «Берәү дә ике хуҗаның колы була алмый, чөнки я берсен нәфрәт итеп, икенчесен яратыр, я берсенә ябышып, икенчесен санга сукмас. Берьюлы Аллаһының да, Байлыкның да колы була алмыйсыз» (Мат. 6:24). Йәһвәгә хезмәт итү һәм башкаларга Аллаһы Сүзен җиткерү — иң зур канәгатьлек китерүче эш. Рәсүл Паул моны үз тәҗрибәсендә татыган. Ул яһүдләр динендә зур уңышларга ирешергә омтылган. Ләкин бу аңа чын бәхет китермәгән. Мәсихче булып киткәч, Паул кешеләрнең, Аллаһы хәбәрен кабул итеп, үз тормышларын үзгәрткәннәрен күргән, һәм бу аңа чагыштыргысыз шатлык китергән. (1 Тисалуникәлеләргә 2:13, 19, 20 укы.)

Кешеләргә Аллаһы турында белем алырга булышу чын бәхет китерә (12, 13 нче абзацларны кара.)

КЕШЕЛӘР ДӨНЬЯ ПРОБЛЕМАЛАРЫН ЧИШӘ АЛАМЫ?

14. Ни өчен кайбер кешеләр, без үзебез дә дөнья проблемаларын чишә алабыз, дип уйлый?

14 «Кешелек проблемаларын хәл итәргә без үзебез дә сәләтле». Ни өчен бу фикер күпләргә ошый? Чөнки, кешеләр дөнья проблемаларын чыннан да хәл итә ала икән, ул чакта безгә Аллаһының җитәкчелеге кирәк түгел һәм без нәрсә теләсәк, шуны эшли алабыз булып чыга. Өстәвенә, кемдер, без глобаль проблемаларны хәл итә алабыз, дип уйлый, чөнки, кайбер тикшерүләр буенча, сугышлар, чирләр, җинаятьләр һәм ярлы кешеләр саны азайды. Мәсәлән, бер отчетта болай дип әйтелгән: «Кешеләр дөньяны үзгәртергә карар иткәнгә, дөнья яхшы якка үзгәрә бара». Бу чыннан да шулаймы? Кешеләр чыннан да дөнья проблемаларын хәл итүгә якынлашканмы? Әйдәгез, фактлар ярдәмендә бу сорауларга җавап табыйк.

15. Нинди фактлар кешелек проблемаларының җитдилеген күрсәтә?

15 Сугышлар. Исәпләүләр буенча, ике бөтендөнья сугышында ким дигәндә 60 миллион кеше вафат булган. Ләкин Икенче бөтендөнья сугышыннан соң да кешеләр бернинди дә гыйбрәт алмаган. 2015 елга кадәр, сугыш я эзәрлекләүләр аркасында, качакларның саны якынча 65 миллионга җиткән. Ә 2015 ел эчендә генә үз өйләрен 12,4 миллион кеше калдырып киткән. Җинаятьчелек. Теге я бу җирдә җинаятьчелекнең кайбер төрләре кимесә дә, башка төрләре, мәсәлән өйдә көч куллану, киберҗинаятьчелек һәм терроризм, бик киң колач алган. Өстәвенә, бөтен дөнья буйлап ришвәтчелек киң таралган. Әйе, кешеләр җинаятьчелекне бетереп ташлый алмый. Чирләр. Табиблар күп кенә чирләрне дәваларга өйрәнгән. Шулай да 2013 елда чыккан бер отчетта һәр ел 60 яшькә җитмәгән якынча 9 миллион кеше инфаркт, инсульт, рак, респираторик чирләр һәм шикәр авыруы аркасында үлгән. Фәкыйрьлек. Бөтендөнья банкы хәбәр иткәнчә, 1990 елда Африкада гына 280 миллион кеше каты ачлык кичергән, ә 2012 елда бу сан 330 миллионга җиткән.

16. а) Ни өчен Аллаһы Патшалыгы гына кешелек проблемаларын хәл итә ала? ә) Ишагыя һәм Зәбур китапларында пәйгамбәрлек ителгәнчә, Патшалык нинди фатихалар китерәчәк?

16 Бу фактлар безне бер дә гаҗәпләндерми. Бүген сәяси һәм икътисади оешмалар белән үзләрен генә сөючән кешеләр җитәкчелек итә. Алар сугышны, җинаятьчелекне, чирләрне һәм фәкыйрьлекне бетерә алмый. Бу Аллаһы Патшалыгының көченнән генә килә. Йәһвәнең безнең хакка нәрсә башкарачагы турында уйлап кына карагыз! Сугышлар. Шайтан, эгоизм, ришвәтчелек, патриотизм, ялган дин — сугышларның бар сәбәпләре дә Аллаһы Патшалыгы тарафыннан юк ителәчәк (Зәб. 46:8, 9). Җинаятьчелек. Аллаһы Патшалыгы инде бүген миллионлаган кешене бер-берсен яратырга һәм бер-берсенә ышанырга өйрәтте. Бернинди хөкүмәт тә моны эшләргә сәләтле түгел (Ишаг. 11:9). Чирләр. Йәһвә үз халкын камил сәламәтлек белән фатихалаячак (Ишаг. 35:5, 6). Фәкыйрьлек. Йәһвә фәкыйрьлекне дә җир йөзеннән бетерәчәк. Аллаһы үз халкына бәхетле тормыш өчен бар кирәклесен бүләк итәчәк. Иң мөһиме, без Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләргә ия булачакбыз. Ә бу теләсә нинди байлыктан да кыйммәтлерәк (Зәб. 72:12, 13).

«ҺӘРКЕМГӘ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕРГӘ КИРӘКЛЕГЕН БЕЛЕГЕЗ»

17. Сезгә дөнья карашларын кире кагарга нәрсә ярдәм итәчәк?

17 Изге Язмаларга каршы килгән идеяләр ишеткәндә, Аллаһы Сүзендә моңа кагылышлы мәгълүмат табарга тырышыгыз. Берәр тәҗрибәле кардәш белән сөйләшеп алсагыз, бу да бик файдалы булыр. Моның турында уйланыгыз: ни өчен бу идея дөньяда популяр? Ни өчен ул дөрес түгел? Аның дөрес булмаганын күрсәтер өчен, нинди дәлилләр китереп була? Рәсүл Паул: «Җыелыштан булмаганнар белән үзегезне зирәк тотыгыз... Шунда сез һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белерсез»,— дип язган (Көл. 4:5, 6). Әйдәгез, алга таба да бу киңәш буенча эш итик һәм бу безне дөнья карашларыннан яклаячак!

^ 9 абз. Яхъя 7:53—8:11 дәге өзек Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә очраса да, төп нөсхәдә ул очрамый, аны соңрак өстәгәннәр. Кайберәүләр, бу өзеккә нигезләнеп, болай дип фикер йөртә: үзен гөнаһсыз дип санаган кеше генә башкаларны, хөкем итеп, зина кылуда гаепли ала. Ләкин Исраил халкына бирелгән Канунда турыдан-туры болай дип әйтелгән: «Әгәр берәр ир башка кешенең хатыны белән ятса, алар икесе дә — бу хатын белән яткан ир дә, шул хатын да үләргә тиеш» (Кан. 22:22).