Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә сезнең сыену урыныгыз булсын!

Йәһвә сезнең сыену урыныгыз булсын!

«Йәһвә үз хезмәтчеләренең гомерләрен йолып ала, аңа сыенучыларның берсе дә гаепле дип табылмас» (ЗӘБ. 34:22).

ҖЫРЛАР: 8, 54

1. Камилсез булганга, без нинди хисләр кичерә алабыз?

«МЕСКЕН кеше мин!» (Рим. 7:24) Бу сүзләрне рәсүл Паул әйткән, һәм бүген Аллаһының күп кенә тугры хезмәтчеләре шундый ук хисләр кичерә. Без Йәһвәнең хуплавын алырга тырышабыз, ләкин, гөнаһлы һәм камилсез булганга, еш кына хаталар кылабыз. Моның аркасында, күңелебез кырыла. Җитди гөнаһ кылган кайбер мәсихчеләр хәтта, Йәһвә аларны беркайчан да кичермәячәк, дип уйлый.

2. а) Зәбур 34:22 буенча, Аллаһы хезмәтчеләрен артык зур гаеп хисеннән нәрсә саклар? ә) Без бу мәкаләдә нәрсәгә кагылышлы күрсәтмәләрне карап чыгарбыз? ( «Прообразлар я гыйбрәт алырлык хикәяләрме?» дигән рамканы да карагыз.)

2 Изге Язмалардан күренгәнчә, Йәһвәдә сыеныч тапсак, бу безне артык зур гаеп хисеннән саклар. (Зәбур 34:22 укы.) Йәһвә сыену урыныбыз булсын өчен, нәрсә эшләргә соң? Аллаһы безгә карата шәфкатьле булсын өчен һәм безне кичерсен өчен, без нинди адымнар ясарга тиеш? Сыену шәһәрләре турындагы закон бу сорауларга җавап табарга булышыр. Әйе, бу закон Муса канунының өлеше булган, ә бу Канун б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә гамәлдән чыккан. Шулай да бу Канунны Йәһвә биргән. Шуңа күрә сыену шәһәрләре турындагы күрсәтмәләрне карап чыгу бик тә файдалы булыр. Алар безгә Йәһвәнең гөнаһка, гөнаһ кылучыга һәм тәүбә итүгә карашын аңларга ярдәм итәр. Башта, әйдәгез, сыену шәһәрләренең нинди максат белән аерып куелганын исебезгә төшерик.

«СЫЕНУ ШӘҺӘРЛӘРЕ САЙЛАГЫЗ»

3. Исраилдә үтерү очраклары ничек хәл ителгән?

3 Йәһвә үтерүне һәрвакыт бик җитди гөнаһ дип күргән. Исраилдә берәрсе кемнедер аңлы рәвештә үтерсә, үтерелгән кешенең иң якын туганы үтерүченең тормышын алырга тиеш булган. Бу ир-ат Изге Язмаларда «кан өчен үч алучы» дип атала (Сан. 35:19). Шулай итеп, кеше үтерүче үз гөнаһы өчен үз тормышын биргән. Үтерүчене кичектермичә җәзага тартканнар, моның ярдәмендә Вәгъдә ителгән җир нәҗесләнмәгән килеш калган. Аллаһы бит: «Сез үзегез яшәгән җирне пычратырга тиеш түгел, чөнки кан [кою] җирне пычрата»,— дип кушкан (Сан. 35:33, 34).

4. Берәрсе кемнедер очраклы рәвештә үтергән булса, бу ничек хәл ителгән?

4 Берәрсе, кемнедер очраклы рәвештә үтерсә дә, кеше үтерүдә гаепле дип саналган (Ярат. 9:5). Ләкин Йәһвә, шәфкатьлелек күрсәтеп, аңа алты сыену шәһәренең берсенә качарга рөхсәт иткән. Анда ул кан өчен үч алучыдан яшеренә алган. Үтерүче бу шәһәрдә баш руханиның үлеменә кадәр калган (Сан. 35:15, 28).

5. Сыену шәһәрләре турында күбрәк белү безгә Йәһвәгә якынлашырга ничек булыша?

5 Аллаһы Йошуага мондый боерык биргән: «Исраиллеләргә әйт: „Үзегезгә мин Муса аша әйткән сыену шәһәрләре сайлагыз“». Димәк, сыену шәһәрләрен аерып кую кешеләрдән түгел, ә Йәһвәдән булган. Нәкъ Аллаһы бу шәһәрләрне «изгеләндергән», ягъни махсус максат өчен аерып куйган (Йош. 20:1, 2, 7, 8). Шуңа күрә, бу шәһәрләр турында күбрәк белеп, без Йәһвәнең шәфкатьлелеген яхшырак аңларбыз һәм аңарда ничек сыеныч таба алганыбызны күрербез.

«УЛ... ҮЗ ЭШЕН ШӘҺӘР ӨЛКӘННӘРЕНӘ СӨЙЛӘП БИРЕРГӘ ТИЕШ»

6, 7. а) Очраклы рәвештә үтергән кешенең эшен өлкәннәр ничек карап чыккан? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) ә) Ни өчен үтерүче өчен өлкәннәргә мөрәҗәгать итү мөһим булган?

6 Кеше, берәрсен очраклы рәвештә үтерсә, сыену шәһәренә качып китеп, андагы өлкәннәргә «үз эшен... сөйләп бирергә тиеш» булган. Өлкәннәр аңа анда яшәү урыны биргән (Йош. 20:4). Аннары аны кире үз шәһәренә җибәргәннәр, һәм аның эшен инде андагы өлкәннәр карап чыккан. (Саннар 35:24, 25 укы.) Алар бу үтерү очраклы рәвештә булган дип тапса, үтерүче сыену шәһәренә кайта алган.

7 Ни өчен кеше өчен өлкәннәргә мөрәҗәгать итү мөһим булган? Алар Исраил халкына саф булып калырга булышыр өчен куелган булган. Аларга мөрәҗәгать итсә генә, ул Йәһвәнең шәфкатьлелеген күрә алган һәм аңа сыену шәһәренә качарга рөхсәт ителгән. Бер Изге Язмалар белгеченең сүзләре буенча, үтерүче Исраил өлкәннәренә мөрәҗәгать итмәгәндә, аның тормышына куркыныч янаган; аны үтерсәләр, ул моңа үзе гаепле булыр иде, чөнки ул Аллаһы кушканны үтәмәгән. Бу кеше үз тормышын коткара алган, ләкин ул үзе адымнар ясарга тиеш булган. Югыйсә кан өчен үч алучы аны үтерер иде.

8, 9. Ни өчен җитди гөнаһ кылган мәсихче өлкәннәрдән ярдәм эзләргә тиеш?

8 Бүген дә җитди гөнаһ кылган мәсихчегә өлкәннәрдән ярдәм эзләргә кирәк. Ни өчен бу мөһим? Беренчедән, Аллаһы Сүзендә Йәһвә өлкәннәргә җитди гөнаһ кылу очракларын карап чыгарга кушкан дип әйтелә (Ягък. 5:14—16). Икенчедән, өлкәннәр гөнаһ кылучыга Аллаһының хуплавын алырга һәм гөнаһны бүтән кабатламаска ярдәм итә ала (Гәл. 6:1; Евр. 12:11). Өченчедән, өлкәннәр махсус өйрәтү ала, шуңа күрә, тәүбә иткән кешене юатып, аның гаеп хисен һәм җан газабын җиңеләйтергә сәләтле. Изге Язмаларда бит өлкәннәр «давыллы яңгырдан сыеныр урын» белән чагыштырыла (Ишаг. 32:1, 2). Әйе, өлкәннәрне биреп, Йәһвә безгә үз шәфкатьлелеген күрсәткән.

9 Күп кенә мәсихчеләр, өлкәннәрдән ярдәм алып, җан тынычлыгына ия булган. Дэниел исемле кардәшнең мисалына игътибар итик. Ул җитди гөнаһ кылган, әмма берничә ай дәвамында моны өлкәннәрдән яшергән. Ул болай дип сөйли: «Күп вакыт үтте, һәм мин инде өлкәннәр миңа ярдәм итә алмас дип уйлый башладым. Мин үз гөнаһым турында кат-кат исемә төшерә идем һәм кылган эшем ачыкланачак дип курка идем. Йәһвәгә дога кылган саен, беренче итеп гөнаһым өчен гафу үтенә идем». Ахыр чиктә Дэниел өлкәннәргә мөрәҗәгать иткән. Ул болай дип дәвам итә: «Өлкәннәр янына бару бик авыр иде. Ләкин алар белән сөйләшкәч, җилкәләремнән авыр йөк төшкәндәй булды. Хәзер мин Йәһвәгә иркен дога кыла алам, миңа һәрвакыт гафу үтенеп торасы юк». Бүген Дэниел саф вөҗданга ия, һәм күптән түгел генә ул хезмәттәш ярдәмче булып киткән.

«УЛ БУ ШӘҺӘРЛӘРНЕҢ БЕРСЕНӘ КАЧАРГА... ТИЕШ»

10. Кеше үтерүчедән нинди адымнар көтелгән?

10 Очраклы рәвештә кемнедер үтергән кеше тәвәккәл эш итәргә — иң якын урнашкан сыену шәһәренә кичектермичә качарга тиеш булган. (Йошуа 20:4 укы.) Аның тормышы кыл өстендә булган бит! Өстәвенә, аңа сыену шәһәрендә калырга кирәк булган. Әлбәттә, бу җиңел булмаган. Ул үз эшен, уңайлы йортын һәм сәяхәт итү мөмкинлеген югалткан. Баш руханиның үлеменә кадәр ул элеккеге тормышына кайта алмаган (Сан. 35:25) *. Әмма бу корбаннар юкка булмаган! Ә инде сыену шәһәреннән чыгып китсә, үтерүче үз гөнаһына ваемсыз булганын күрсәтер иде һәм хәзер аның тормышына куркыныч янар иде.

11. Гөнаһ кылган мәсихче чыннан да тәүбә иткәнен һәм Йәһвәнең мәрхәмәтен кадерләгәнен ничек күрсәтә ала?

11 Гөнаһ кылган мәсихче дә, Аллаһының кичерүен алыр өчен, тиешле адымнар ясарга тиеш. Аңа гөнаһ юлын тулысынча калдырырга кирәк. Моның өчен җитди гөнаһларга китерүче эшләрдән дә качу таләп ителә. Көринттә кайбер мәсихчеләр гөнаһ кылган, әмма тәүбә иткән. Рәсүл Паул алар турында болай дип язган: «Аллаһы хуп күргән боегуыгыз сездә нинди тырышлык тудырды, ничек сезне сафландырды, сездә бозык нәрсәләргә карата нинди ачу уятты, нинди курку, тәүбә итәргә нинди көчле теләк, нинди ашкыну тудырды, сезне ничек төзәтте!» (2 Көр. 7:10, 11) Әйе, гөнаһ юлын калдырсак, без эчкерсез тәүбә иткәнебезне һәм Йәһвәнең мәрхәмәтен чыннан да кадерләгәнебезне күрсәтербез.

12. Йәһвәнең мәрхәмәтенә ия булыр өчен, мәсихчегә, бәлки, нәрсәдән баш тартырга туры килер?

12 Аллаһының мәрхәмәтен күрер өчен, тәүбә иткән мәсихчегә, бәлки, нәрсәнедер калдырырга туры килер. Мөгаен, бу нәрсә аңа бик ошый, әмма шул ук вакыт аны гөнаһ юлына тартадыр (Мат. 18:8, 9). Әйтик, дусларыгыз сезне Йәһвә хупламаган эшләргә дәртләндерә, ди. Сез алар белән мөнәсәбәтләрегезне өзәрсезме? Исерткеч эчемлекләр белән проблемагыз булса, сез артык эчүгә китерә алган хәлләрдән качарсызмы? Бәлки, сез әхлаксыз теләкләр белән көрәшәсездер. Ул чакта бозык фикерләр тудырган фильмнардан, сайтлардан я эш-шөгыльләрдән баш тартырсызмы? Йәһвәнең кануннарына тыңлаучан булыр өчен куйган тырышлыкларыгыз файдасыз түгел. Йәһвә белән дуслыкны югалтудан начаррак берәр нәрсә бармы соң? Шул ук вакыт аның «мәңгелек тугры мәхәббәтен» сизүдән дә күбрәк бәхет юк (Ишаг. 54:7, 8).

«БУ ШӘҺӘРЛӘР СЕЗГӘ... СЫЕНУ УРЫНЫ БУЛЫР»

13. Ни өчен кеше сыену шәһәрендә үзен тыныч, якланган һәм бәхетле итеп хис итә алган?

13 Аллаһы сыену шәһәрләре турында: «[Алар сезгә] сыену урыны булыр»,— дип әйткән. Димәк, кемнедер очраклы рәвештә үтергән кешегә бу шәһәрдә чыннан да бернәрсә дә янамаган (Йош. 20:2, 3). Йәһвә кешене аның гөнаһы өчен җәзага бүтән тартмаган. Шулай ук кан өчен үч алучыга да, сыену шәһәренә килеп, аны үтерергә рөхсәт ителмәгән. Шуңа күрә сыену шәһәрендә яшәүче үзен тыныч хис итә алган. Сыену шәһәрендә калганда, Йәһвә аны яклаган. Бу шәһәр төрмә булган дип әйтеп булмый. Кешенең анда эшләргә, башкаларга булышырга мөмкинлеге булган, һәм ул Йәһвәгә тынычлыкта хезмәт итә алган. Әйе, сыену шәһәрендә яшәү кешене бәхетле тормыштан мәхрүм итмәгән!

Йәһвәнең сезне кичергәненә һич шикләнмәгез (14—16 нчы абзацларны кара.)

14. Тәүбә итүче мәсихче нәрсәгә ышана ала?

14 Аллаһының кайбер хезмәтчеләре, җитди гөнаһ кылып, тәүбә итсә дә, гаеп хисе аркасында, үзләрен төрмәдә кебек хис итә. Алар Аллаһы үзләрен беркайчан да кичермәячәк дип уйлый. Сезнең дә шундый ук хисләрегез туа икән, шуны истә тотыгыз: Йәһвә тулысынча кичерә, ул чыннан да шәфкатьле! Бу мәкаләдә искә алынган Дэниел моңа үзе инанган. Өлкәннәр аны төзәткәч һәм саф вөҗданга ия булырга булышкач, ул болай дигән: «Мин иркен сулап куйдым. Аллаһы кушканча эшләгәч, гаеп хисе бетте. Аллаһы мине тулысынча кичерде. Йәһвә, үзе әйткәнчә, авыр йөкне ала да еракка алып китә. Син аны бүтән күрмәссең». Сыену шәһәрендә кешегә бернәрсәдән дә куркырга кирәк булмаган кебек, без тәүбә иткәч һәм Йәһвәнең кичерүен алгач, ул безне яңадан җавапка тартыр дип куркасы юк. (Зәбур 103:8—12 укы.)

15, 16. Гайсәнең Йолып алучы һәм Баш рухани роле Аллаһының шәфкатьлелегенә иманыгызны ничек ныгыта?

15 Исраиллеләр белән чагыштырганда, Йәһвәнең шәфкатьлелегенә ышаныр өчен безнең хәтта күбрәк сәбәпләребез бар. «Мескен кеше мин!» — дип әйткәч, Паул болай дип өстәгән: «Хуҗабыз Гайсә Мәсих аша Аллаһыга рәхмәт яусын!» (Рим. 7:25) Ни өчен Паул алай дип әйткән? Ул гөнаһлы теләкләр белән көрәшкән һәм элек күп гөнаһлар кылган булган. Шулай да Паул тәүбә иткән һәм шуңа күрә Йәһвәнең аны Мәсихнең йолым корбаны нигезендә кичергәненә ышанган. Йолып алучыбыз Гайсә Мәсих ярдәмендә без саф вөҗданга һәм җан тынычлыгына ия (Евр. 9:13, 14). Баш руханиебыз буларак, «ул үзе аркылы Аллаһыга якынлашучыларны, чыннан да коткара ала, чөнки ул алар хакына Аллаһыга ялварып торыр өчен мәңге яши» (Евр. 7:24, 25). Баш руханиның хезмәте исраиллеләрне аларның гөнаһлары кичерелгәненә ышандырган икән, безнең Баш руханиебызның, Гайсә Мәсихнең, хезмәте безне бигрәк тә юатырга тиеш. Аның ярдәмендә без, «Аллаһы безгә... юмарт игелек һәм шәфкать күрсәтсен өчен, юмарт игелек тәхете янына сөйләү иреге белән бара» алабыз (Евр. 4:15, 16).

16 Йәһвә сыену урыныгыз булсын өчен, Мәсихнең йолым корбанына иман итегез. Йолым миллионлаган кешегә файда китерә икәнен тану гына җитми. Йолым корбаны шәхсән сезгә файда китерә икәнен таныгыз (Гәл. 2:20, 21). Йолым корбаны нигезендә сезнең гөнаһларыгыз кичерелә икәнен, йолым корбаны сезгә мәңгелек тормышка өмет бирә икәнен истә тотыгыз. Йәһвә сезнең өчен үзенең кадерле Улын җиргә җибәргән.

17. Сез Йәһвәдә сыеныч табарга телисезме? Ни өчен?

17 Сыену шәһәрләре турындагы канун Йәһвәнең шәфкатьлелеген бик яхшы күрсәтә. Бу канун тормышның изге булуына да басым ясый. Шулай ук ул өлкәннәрнең ролен ачыклый, чын тәүбә итү нәрсә икәнен яхшы күрсәтә һәм без Йәһвәнең шәфкатьлелегенә шикләнергә тиеш түгел икәнен ассызыклый. Йәһвә сезнең сыенычыгыз булып торамы? (Зәб. 91:1, 2) Чыннан да, ышанычлырак урын була алмый! Йәһвәнең гадел эш итүеннән һәм шәфкатьле булуыннан ничек үрнәк алып була? Сыену шәһәрләре турындагы канун безне бу яктан нәрсәгә өйрәтә? Киләсе мәкалә бу сорауларга җавап бирәчәк.

^ 10 абз. Яһүдләрнең бер чыганагы буенча, үтерүче сыену шәһәренә киткәндә, аның гаиләсе дә, күрәсең, аның артыннан киткән.