Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сезне әҗерегездән бернәрсә дә мәхрүм итмәсен!

Сезне әҗерегездән бернәрсә дә мәхрүм итмәсен!

«Һичкем сезне үзегезгә биреләчәк бүләктән мәхрүм итмәсен» (КӨЛ. 2:18).

ҖЫРЛАР: 122, 139

1, 2. а) Аллаһы хезмәтчеләре нинди әҗер алырга өметләнә? ә) Безгә әҗерне истә тотарга нәрсә ярдәм итәчәк? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

РӘСҮЛ Паул кебек, бар майланган мәсихчеләр дә «Аллаһының бүләген — күкләрдәге тормышны» алырга өметләнә (Флп. 3:14). Алар, Гайсә Мәсих белән бергә күктәге Патшалыкта идарә итеп, кешелекне камиллеккә китерәчәк (Ачыл. 20:6). Нинди гаҗәеп бүләк биреләчәк бу сайланганнарга! Башка сарыклар бүтән өметкә ия. Алар җирдә мәңгелек тормыш бүләген алачак. Аларны да искиткеч киләчәк көтә! (2 Пет. 3:13)

2 Үз кардәшләрен тугрылык сакларга һәм әҗерләрен истә тотарга дәртләндереп, Паул аларга болай дигән: «Уй-фикерләрегезне... күктәге нәрсәләргә төбәгез» (Көл. 3:2). Бу мәсихчеләргә күктәге мирасларын истә тотарга кирәк булган (Көл. 1:4, 5). Безнең өметебез нинди генә булмасын, Аллаһы вәгъдә иткән нәрсәләр турында уйлану безгә әҗерне күздән ычкындырмаска ярдәм итәр (1 Көр. 9:24).

3. Паул мәсихчеләрне нинди куркынычлардан кисәткән?

3 Әмма, Паул күрсәткәнчә, безнең үз әҗеребездән мәхрүм калуыбыз да бар. Шуңа күрә ул мәсихчеләргә кирәкле киңәшләр биргән, мәсәлән көләсәйлеләрне ялган мәсихчеләрдән кисәткән, чөнки бу кешеләр Аллаһы хуплавын Мәсихкә иман итү аша түгел, ә Канунны үтәү аша алырга теләгән (Көл. 2:16—18). Шулай ук Паул әхлаксыз теләкләр, кардәшләр арасындагы аңлашылмаучанлыклар һәм гаиләдәге авырлыклар турында да язган. Боларның барысы безнең дә рухилыгыбызга яный. Шуңа күрә көләсәйлеләргә бирелгән кайбер үгет-нәсыйхәтләргә игътибар итү бик тә урынлы булыр.

ӘХЛАКСЫЗ ТЕЛӘКЛӘРНЕ «ҮТЕРЕГЕЗ»

4. Әхлаксыз теләкләр безгә әҗеребезне алырга ничек комачауларга мөмкин?

4 Гаҗәеп өметләре турында язганнан соң, Паул көләсәйлеләргә болай дигән: «Шул сәбәпле фәхешлек, нәҗеслек, тыелгысыз җенси нәфес, зарарлы теләк һәм... комсызлык тудыра торган тән әгъзаларыгызны үтерегез» (Көл. 3:5). Әхлаксыз теләкләр бик көчле булырга мөмкин. Аларга бирелсәк, бу безне киләчәккә өметебездән һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләребездән мәхрүм калдыра ала. Бер абый-кардәш бу тозакка эләккән һәм хәтта җыелышны калдырган. Вакыт узу белән ул җыелышка кайткан. Ул болай дип сөйли: «Бу теләкләр шундый көчле булды. Соңрак аңыма килсәм дә, инде соң иде».

5. Нинди киңәшләр безгә вәсвәсәгә эләкмәскә булыша ала?

5 Йәһвәнең әхлакый нормаларын бозмас өчен, безгә вәсвәсә туа алган ситуацияләрдә аеруча сак булырга кирәк. Мәсәлән, иркәләү, үбешү һәм икәүдән-икәү калу турында әйткәндә, йөрешә башлаган парларга иң башлангычтан ук чикләр куярга кирәк (Гыйб. сүз. 22:3). Кеше командировкага барса я аңа каршы җенестәге кеше белән эшләргә туры килсә, бу да вәсвәсә тудыра ала (Гыйб. сүз. 2:10—12, 16). Сез охшаш хәлдә булсагыз, үзегезнең Йәһвә Шаһите булуыгызны шунда ук әйтегез. Үзегезне әдәпле тотыгыз һәм онытмагыз: флирт аяныч нәтиҗәләргә китерә. Без үзебезне боеккан я ялгыз итеп хис иткәндә дә, вәсвәсәгә бирелүебез бар, чөнки андый чакларда без башкаларның яратуын сизәргә телибез. Кайвакыт кеше эмоциональ ярдәмгә шулкадәр мохтаҗ булырга мөмкин, хәтта һәркемнең диярлек игътибарын кабул итәр. Сезнең дә андый хисләр туа икән, Йәһвәдән ярдәм сорагыз һәм кардәшләр сезгә булышырга әзер икәнен истә тотыгыз. Бернәрсә дә әҗерегезне урламасын. (Зәбур 34:18; Гыйбрәтле сүзләр 13:20 укы.)

6. Күңел ачулар сайлаганда, безгә нәрсәне истә тотарга кирәк?

6 Әхлаксыз теләкләрне үтерер өчен, безгә әхлаксыз күңел ачулардан читтә торырга кирәк. Бүгенге күп кенә күңел ачулар Сәдүм белән Гамураны исебезгә төшерә (Яһүд 7). Күп кенә китаплар, фильмнар һәм телешоу авторлары әхлаксызлыкны нормаль нәрсә итеп күрсәтә, ә шундый тәртипнең авыр нәтиҗәләрен күрсәтми. Кайбер күңел ачулар безгә туры килми, шуңа күрә, тормыш бүләген күздән ычкындырмас өчен, сайлаучан булу мөһим (Гыйб. сүз. 4:23).

МӘХӘББӘТ БЕЛӘН ИГЕЛЕКНЕ «КИЕМНЕ КИГӘНДӘЙ КИЕГЕЗ»

7. Җыелышта нинди авырлыклар туарга мөмкин?

7 Һичшиксез, җыелыш әгъзасы булу — зур хөрмәт һәм фатиха. Җыелыш очрашуларында без Аллаһы Сүзен өйрәнәбез һәм бер-беребезне ныгытабыз. Бу игътибарыбызны әҗеребезгә тупларга ярдәм итә. Шулай да кайвакыт, аңлашылмаучанлыклар аркасында, җыелышта киеренке хәлләр туа. Бу проблемаларны хәл итмичә калдырсак, кардәшләр белән мөнәсәбәтләребез бозыла ала. (1 Петер 3:8, 9 укы.)

8, 9. а) Әҗеребезне алырга нинди сыйфатлар ярдәм итәр? ә) Берәр кардәш безне үпкәләтсә, без тынычлык саклауга үз өлешебезне ничек кертә алабыз?

8 Үпкә хисе әҗеребездән мәхрүм итмәсен өчен, нәрсә эшләргә? Паул көләсәйлеләргә болай дип киңәш иткән: «Изгеләр һәм сөеклеләр, Аллаһының сайланганнары буларак, назлы хисләр белән кызгануны, игелек, басынкылык, юашлык һәм сабырлыкны киемне кигәндәй киегез. Бер-берегезгә карата сабыр булып һәм бер-берегезне ихлас күңелдән кичереп яшәгез. Хәтта сезне берәрсе рәнҗетсә дә, шулай эшләгез. Йәһвә сезне ихлас күңелдән кичергән кебек, сез дә шулай кичерергә тиеш. Боларга өстәп мәхәббәтне киемне кигәндәй киегез, чөнки ул — бердәмлекнең камил бәйләнешләре» (Көл. 3:12—14).

9 Мәхәббәт һәм игелек безгә кардәшләрне кичерергә ярдәм итә. Берәр кардәш безне үз сүзләре я эшләре белән рәнҗетсә, үпкәләр урынына, үзебезнең дә башкаларны кайвакыт үпкәләткәнебезне исебезгә төшереп була. Алар, хаталарыбызга игътибар бирмичә, безне кичергәндә, без аларның мәхәббәт күрсәткәннәре һәм игелекле булганнары өчен әллә рәхмәтле булмадыкмыни? (Вәгазьче 7:21, 22 укы.) Бу яктан безгә Гайсә Мәсих яхшы үрнәк калдырган. Безне бердәм җыелышка җыеп, ул чын игелек күрсәткән, һәм, әлбәттә, без аңа моның өчен бик рәхмәтле (Көл. 3:15). Без барыбыз да бер үк Аллаһыга гыйбадәт кылабыз, кешеләргә бер үк хәбәрне җиткерәбез һәм еш кына бер үк авырлыкларга очрыйбыз. Кардәшләрне мәхәббәт һәм игелек күрсәтеп кичергәндә, без җыелыштагы бердәмлеккә өлеш кертәбез һәм әҗергә омтылуыбызны күрсәтәбез.

10, 11. а) Ни өчен көнчелек — начар сыйфат? ә) Көнчелек безне әҗеребездән мәхрүм итмәсен өчен, нәрсә эшләп була?

10 Изге Язмалардагы кайбер очраклардан күренгәнчә, көнчелек безгә әҗеребезне алырга комачаулый ала. Мәсәлән, Кабилне көнчелек үз энесен үтерергә этәргән. Ә Корах, Датан һәм Абирам, Мусадан көнләшеп, аңа каршы фетнә күтәргән. Шаул патша да көнчелекне тезгендә тота алмаган һәм Давытны үтерергә тырышкан. Изге Язмаларда: «Көнчелек белән әрләшүгә тәртипсезлек һәм җыен кабахәтлек ияреп йөри»,— дип заяга гына әйтелми шул (Ягък. 3:16).

11 Йөрәгебез мәхәббәт һәм игелек белән тулы булса, бу безне көнчел булып китүдән яклар. «Мәхәббәт түземле һәм игелекле. Мәхәббәт көнчел түгел»,— дип язылган Аллаһы Сүзендә (1 Көр. 13:4). Көнчелек йөрәгебездә үз тамырларын җәймәсен өчен, безгә бар нәрсәгә Йәһвә карашыннан карарга кирәк. Кардәшләр белән бер тән әгъзалары булуыбызны беркайчан да онытмыйк. Моның турында рәсүл Паул язган: «Бер әгъза данланса, барлык әгъзалар да аның белән бергә шатлана» (1 Көр. 12:16—18, 26). Моны истә тотып, башкаларның уңышларын күргәндә, без алардан көнләшмәбез, ә алар өчен чын күңелдән шатланырбыз. Шаул патшаның улы Йонафанның мисалын искә төшерик. Давыт Исраилдә патша булып билгеләнгәч, Йонафан аңардан көнләшмәгән, ә, киресенчә, Давытны дәртләндергән һәм ныгыткан (1 Иш. 23:16—18). Әйдәгез, Йонафан кебек, һәрвакыт ярату һәм игелек күрсәтик!

ГАИЛӘГЕЗ БЕЛӘН ӘҖЕРЕГЕЗНЕ АЛЫГЫЗ

12. Нинди киңәш гаиләгезгә әҗерне алырга ярдәм итә ала?

12 Изге Язмалардагы принципларны куллану гаиләгә тынычлык белән бәхет китерә һәм әҗерен алырга булыша. Рәсүл Паул Көләсәйдәге гаиләләргә бик яхшы киңәш биргән: «Хатыннар, ирләрегезгә мәсихчеләрчә буйсынып яшәгез. Ирләр, хатыннарыгызны өзлексез яратыгыз, алар белән үзегезне кырыс тотмагыз. Балалар, ата-анагызга һәрнәрсәдә тыңлаучан булыгыз, чөнки бу Хуҗабызны сөендерә. Аталар, балаларыгыз күңелсезләнеп китмәсен өчен, аларны ярсытмагыз» (Көл. 3:18—21). Аллаһының Паул аша бирелгән бу киңәше ирләр өчен дә, хатыннар өчен дә, балалар өчен дә бик файдалы.

13. Апа-кардәш үз иренә хакыйкатькә килергә ничек булыша ала?

13 Апа-кардәш, хакыйкатьтә булмаган ире үзе белән дөрес мөгамәлә итми дип санаса, нәрсә эшли ала? Ирен һәрвакыт тәнкыйтьләп торса я аның белән бәхәсләшеп торса, бу хәлне яхшыртырмы? Ул, ирен үзе теләгәнчә эш итәргә мәҗбүр итә алса да, хакыйкатькә җәлеп итәрме? Ай-һай. Ә менә иренә гаилә башына буларак хөрмәт күрсәтсә, гаиләдә тынычлык хөкем сөрер. Үз тәртибе белән апа-кардәш Йәһвәне данлар, һәм, бәлки, ире хакыйкатькә дә килер. Шулай итеп икесе дә Аллаһыдан әҗерләрен алыр. (1 Петер 3:1, 2 укы.)

14. Үз хатынының хөрмәтен яулап алыр өчен, ир нәрсә эшләргә тиеш?

14 Ә абый-кардәш, хакыйкатьтә булмаган хатыны үзен хөрмәт итми дип санаса, нәрсә эшли ала? Өйдә кем хуҗа икәнен күрсәтер өчен, хатынына кычкырып торса, хатыны аны күбрәк хөрмәт итә башлармы? Һич тә юк! Аллаһы ирләрдән Гайсә кебек булуларын көтә (Эфес. 5:23). Гайсә җыелышны ярату һәм сабырлык белән кайгырта (Лүк 9:46—48). Ир дә ярату белән башчылык итәргә тиеш. Мәсихтән үрнәк алса, ул үз хатынын хакыйкатькә җәлеп итә алыр.

15. Ир үз хатынына яратуын ничек белдерә ала?

15 Ирләргә Изге Язмаларда мондый киңәш бирелә: «Хатыннарыгызны өзлексез яратыгыз, алар белән үзегезне кырыс тотмагыз» (Көл. 3:19). Ир үз хатынына ничек хөрмәт күрсәтә ала? Аны игътибар белән тыңлап һәм хатынының фикере аның өчен бик кадерле икәненә ышандырып (1 Пет. 3:7). Әлбәттә, ир, хатынының һәрбер үтенечен үти алмый, шулай да, аның фикерен исәпкә алса һәм аның белән киңәшләшсә, ул акыллырак карар кабул итә алыр (Гыйб. сүз. 15:22). Ир үзенә карата хөрмәт таләп итәргә түгел, ә хөрмәтне казанырга тиеш. Шул чакта хатынына һәм балаларына хакыйкатьне кабул итәргә күпкә җиңелрәк булыр, һәм алар, бергәләп Йәһвәгә хезмәт итеп, әҗер алыр.

Гаиләдә туган авырлыклар безне әҗеребездән мәхрүм итмәсен өчен, нәрсә эшләп була? (13—15 нче абзацларны кара.)

ЯШЬЛӘР, ӘҖЕРЕГЕЗГӘ ОМТЫЛЫГЫЗ!

16, 17. Яшьләргә үз әти-әниләренә үпкәләмәскә нәрсә ярдәм итәр?

16 Яшьләр, сезгә әти-әниләрегез үзегезне аңламый һәм чикли кебек тоелырга мөмкин. Бәлки, бу сезне бик боектырадыр һәм сез Йәһвәгә хезмәт итү чыннан да иң яхшы тормыш юлымы дип шикләнә башлагансыздыр. Мондый хисләргә бирешмәгез! Аллаһыдан куркып яшәүче әти-әниләрегез һәм җыелышыгыз сезне бик ярата. Алар кебек, сезне беркем дә шулкадәр нык яратмый. Йәһвәне калдырсагыз, моңа ачы тәҗрибәдә инанырга туры килер.

17 Әти-әниләрегез сезне тәрбияләмәсә һәм төзәтмәсә, сез аларның яратуларында әллә шикләнә башламас идегезме? (Евр. 12:8) Ә бәлки, сезгә әти-әниләрегезнең үзегезне ничек итеп төзәткәннәре ошамыйдыр. Әмма моңа артык күп игътибар бирер урынына, аларның сүзләренә һәм эшләренә төшенергә тырышыгыз. Тынычлык саклагыз һәм үпкәләмәгез. Изге Язмаларда: «Белемле кеше үз сүзләрен үлчәп әйтә, үткен акыллының рухы тыныч була»,— дип әйтелә (Гыйб. сүз. 17:27). Җитлеккән кеше булырга омтылыгыз: киңәшнең ничек итеп бирелүенә артык игътибар бирмичә, аны кабул итәргә өйрәнегез (Гыйб. сүз. 1:8). Мәсихче әти-әниләр — зур бәхет ул! Һич тә шикләнмәгез: алар сезгә әҗерегезне алырга булышырга тели.

18. Ни өчен сез әҗерегезне күздән ычкындырмаска тәвәккәл?

18 Без күктәге үлемсез тормышка өметләнәбезме, я җирдәге мәңгелек тормышны көтәбезме, әҗеребез чыннан да искиткеч. Өметебез нигезсез түгел — аны Барлыкка Китерүчебез биргән. Җирдәге оҗмах турында Аллаһы болай дигән: «Җир, һичшиксез, Йәһвә турындагы белем белән тулыр» (Ишаг. 11:9). Әйе, Аллаһы һәрбер кешене өйрәтәчәк. Бу чыннан да гаҗәеп бүләк. Аны алыр өчен куйган тырышлыкларыбыз заяга булмас. Шуңа күрә Йәһвә вәгъдә иткән киләчәкне күздән ычкындырмагыз. Шул чакта сезне әҗерегездән бернәрсә дә мәхрүм итә алмас!