Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Юмарт кеше фатихалы булыр»

«Юмарт кеше фатихалы булыр»

КОРБАННАР китерү Аллаһыга гыйбадәт кылуда һәрвакыт мөһим роль уйнаган. Мәсәлән, борынгы заманнарда исраиллеләр хайваннарны корбанга китергән. Ә мәсихчеләр Аллаһыны «мактау корбаны» белән данлаган. Әмма Аллаһы хезмәтчеләре моның белән генә чикләнмәгән (Евр. 13:15, 16). Киләсе мисаллардан күренгәнчә, алар Йәһвәгә башка корбаннар да китергән, нәтиҗәдә, зур шатлык һәм фатихалар алган. Бу Йәһвәнең күңеленә хуш килгән.

Аллаһының Һанна исемле тугры хезмәтчесе ир бала табарга бик теләгән, ләкин балага уза алмаган. Ул Йәһвәгә дога кылган һәм, улым туса, аны «гомере буена» Йәһвәгә хезмәт итүгә бирәчәкмен, дип нәзер әйткән (1 Иш. 1:10, 11). Вакыт узу белән Һанна авырга калган. Туган улына ул Ишмуил дигән исем кушкан. Малайны имчәктән аергач, Һанна, биргән антына тугры булып, улын изге чатырга алып килгән. Йәһвә бу тугры хатынны фидакарьлеге өчен фатихалаган: аның тагын биш баласы туган, ә Ишмуил Исраилдә пәйгамбәр булып киткән һәм Изге Язмаларны язуда катнашкан (1 Иш. 2:21).

Бүген мәсихчеләр, Һанна белән Ишмуил кебек, Барлыкка Китерүчегә үз тормышларын багышлый. Гайсә вәгъдә иткәнчә, без Йәһвәгә китергән бар корбаннар өчен мул фатихалар алачакбыз (Марк 10:28—30).

Беренче гасырда Дөркәс исемле апа-кардәш яшәгән. Кардәшләр аны бик яраткан, чөнки ул, «күп кенә яхшы эшләр кылып, ярлыларга юмарт ярдәм күрсәткән». Ләкин Дөркәс кинәт кенә авырып киткән һәм үлгән. Бу бөтен җыелыш өчен зур кайгы булган. Шул якларга Петернең килгәнен ишеткәч, кардәшләр аны үз шәһәренә чакырган. Петер алар янына килгән һәм Дөркәсне терелткән. Бу кардәшләргә зур шатлык китергән! Изге Язмаларда рәсүлләр моңа хәтле берәр кемне терелткән дип беркайда да әйтелми — күрәсең, бу беренче очрак булган (Рәс. 9:36—41). Әйе, Йәһвә Дөркәснең игелекле эшләрен онытмаган (Евр. 6:10). Изге Язмаларда язылган аның гаҗәеп үрнәге безнең өчен бик файдалы.

Рәсүл Паул да юмарт булуда яхшы үрнәк күрсәткән. Ул башкалар хакына вакытын һәм көчен сарыф итәргә әзер булган. Көринттәге мәсихчеләргә ул болай дип язган: «Җаннарыгыз хакына үземне сарыф итәргә, тулысынча сарыф ителергә шат булырмын» (2 Көр. 12:15). Паул үз тәҗрибәсеннән шуны аңлаган: башкалар файдасына игелек кылып, канәгатьлек тә кичерәсең, һәм иң мөһиме, Йәһвәнең хуплавын һәм фатихасын да аласың (Рәс. 20:24, 35).

Әйе, Патшалык һәм имандашлар хакына вакытыбызны һәм көчебезне сарыф итүебез Йәһвәне бик шатландыра. Без Патшалык эшенә тагын ничек тә булса булышлык күрсәтә алабызмы? Әйе. Хезмәттә катнашудан тыш, без ирекле иганәләр дә бирә алабыз. Бу акча бөтендөнья вәгазь эше өчен кулланыла. Мәсәлән, иганәләр ярдәмендә миссионерлар һәм башка тулы вакытлы хезмәтчеләр үз хезмәтләрен башкара, шулай ук төрле телләрдә басмалар бастырыла, видеороликлар чыгарыла, табигать афәтләреннән зыян күргәннәргә ярдәм күрсәтелә һәм Патшалык Заллары төзелә. Без «юмарт кеше фатихалы булыр» икәненә шикләнмибез һәм, Йәһвәгә кыйммәтле нәрсәләребезне биреп, аңа үз яратуыбызны күрсәтәбез (Гыйб. сүз. 3:9; 22:9).