Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яңа җыелышка ничек ияләшергә?

Яңа җыелышка ничек ияләшергә?

АЛЛЕН * исемле абый-кардәш үзенең йортыннан якынча 1 400 километр ераклыкта урнашкан яңа җыелышка күчкән. Ул болай дип сөйли: «Мин, күченү аркасында, бик борчылдым — анда дуслар таба алырмынмы, мине ничек кабул итәрләр?»

Сезгә дә, Алленга кебек, башка җыелышка күчәргә туры килгән булса, сез аның хисләрен аңлыйсыздыр. Яңа шартларга ничек күнегеп була? Яңа җыелышка ияләшү сез уйлаганнан катлаулырак булып чыкса, нәрсә эшләргә? Ә сезнең җыелышыгызга яңа кардәшләр күчсә, сез аларга яңа тормышка җайлашырга ничек ярдәм итә аласыз?

ЯҢА ҖЫЕЛЫШТА НИЧЕК ТАМЫР ҖИБӘРЕРГӘ?

Мондый мисал турында уйланыйк. Кайвакыт бакчачылар агачны башка җиргә күчереп утырта. Моның өчен агачны җирдән казып алганда, тамырларының шактый зур өлеше җирдә кала. Әлбәттә, үсемлек өчен бу зур стресс. Яңа урында ул яңа тамырлар җибәрергә тиеш. Нәкъ шулай ук сез дә, яңа җыелышка күчү аркасында, стресс кичерәсездер. Элеккеге җыелышта сезнең тирән тамырларыгыз бар иде: якын дуслар белән рухи эшләрдә катнашу бик җиңел иде. Ә хәзер сезгә, яңа шартларга ияләшер өчен, яңа тамырлар җибәрергә кирәк. Изге Язмалардагы киңәшләрне тоту сезгә ярдәм итәр. Әйдәгез, аларның кайберләренә күз салыйк.

Аллаһы Сүзен даими рәвештә укучы, «агым сулар буена утыртылган, үз вакытында җимешен биргән, яфраклары шиңмәгән агач күк булыр. Ни генә эшләсә дә, ул уңышка ирешер» (Зәб. 1:1—3).

Агач корымасын һәм авырмасын өчен, аңа даими рәвештә су эчәргә кирәк. Шул рәвешчә мәсихчегә, рухи яктан нык калыр өчен, Аллаһы Сүзеннән даими рәвештә көч алырга кирәк. Шуңа күрә алга таба да һәр көн Изге Язмаларны укыгыз һәм җыелыш очрашуларына йөрегез. Рухи графигыгызны бозмагыз: гаилә белән гыйбадәт кылуны һәм шәхси өйрәнүегезне үткәрегез. Яңа урында да, Йәһвә белән дуслыгыгызны үстерер өчен, кулыгыздан килгәнне эшләгез.

«Башкаларны ныгытучы үзе дә ныгытылыр» (Гыйб. сүз. 11:25).

Хезмәттә актив катнашу сезгә көч бирәчәк һәм яңа урынга тизрәк ияләшергә ярдәм итәчәк. «Күченгәннән соң күп тә үтмәстән, без хатыным белән ярдәмче пионер булып хезмәт итә башладык, һәм бу безгә бик нык ярдәм итте,— дип исенә төшерә Кевин исемле өлкән.— Без кардәшләр һәм пионерлар белән, шулай ук җыелыш территориясе белән тиз арада таныштык». Үзенең элеккеге йортыннан 1 600 километр ераклыкка күченгән Роджер менә нәрсә сөйли: «Яңа җыелышка тизрәк ияләшер өчен, мөмкин кадәр ешрак вәгазьләргә кирәк. Шулай ук өлкәннәргә ярдәм итәргә әзер булуыгыз турында әйтегез. Бәлки, сезнең Патшалык Залын җыештырырга, килә алмаган кардәш өчен чыгыш ясарга яки берәрсен Залга машинада алып килергә мөмкинлегегез бардыр. Башкалар өчен көчегезне жәлләмәсәгез, җыелышта яңа дусларга тизрәк ия булырсыз».

«Сез дә йөрәгегезне киң итеп ачыгыз» (2 Көр. 6:13).

Кардәшләргә яратуыгызны күрсәтер өчен мөмкинлекләр эзләгез. Мелисса һәм аның гаиләсе, башка җыелышка күчкәч, яңа дуслар эзли башлаган. Ул болай дип сөйли: «Без кардәшләр белән очрашулар алдыннан һәм очрашулардан соң аралаша идек. Шулай итеп, без башкаларны сәламләү белән генә чикләнми идек, ә эчтәлекле әңгәмәләр алып бара идек». Моның ярдәмендә бу гаилә кардәшләрнең исемнәрен тиз генә истә калдырган. Өстәвенә, дуслыкны ныгытыр өчен, Мелиссаның гаиләсе үзләренең яңа танышларын кунакка чакырган. Мелисса болай дип өсти: «Без кардәшләр белән телефон номерлары белән алыштык. Шуңа күрә алар безне вәгазьгә я берәр дуслык очрашуына чакыра ала иде».

Әгәр сезне таныш булмаган кешеләр белән сөйләшү куркыта икән, кечкенә нәрсәдән, мәсәлән елмаюдан, башлагыз. Башта елмаясыгыз әллә ни килмәсә дә, елмаегыз, һәм кешеләрнең үзегезгә тартылганнарын күрерсез. Изге Язмаларда: «Куанычлы күз карашы күңелне шатландыра»,— дип әйтелә бит (Гыйб. сүз. 15:30, иск.). «Гадәттә, мин бик оялчан,— дип әйтә туган йортыннан еракта яшәүче Рейчел.— Кайчак миңа үземне яңа җыелыштагы кардәшләр белән сөйләшергә мәҗбүр итәргә туры килә. Мин Патшалык Залында, ялгыз гына утыручы берәр кешене табып, аның белән аралаша башлыйм. Бәлки, ул да, минем кебек, оялчан һәм аңа да башкалар белән сөйләшү авырдыр». Ни өчен безгә дә һәр очрашу алдыннан я очрашудан соң берәр яңа кеше белән сөйләшүне максат итеп куймаска?

Ә бәлки, башта сезгә яңа кешеләр белән танышу җиңел, әмма бу кешеләр белән чын дус булып китү авырдыр. Шул чакта, дуслыгыгызны үстерер һәм саклар өчен, тырышлыклар куегыз.

Күчереп утыртылганда, агачлар стресс кичерә, әмма соңыннан алар яңа тамырлар җибәрә

ТҮЗЕМЛЕ БУЛЫГЫЗ

Күчереп утыртылганнан соң, кайбер агачларга тамыр җибәрү өчен күбрәк вакыт кирәк. Кешеләр белән дә шулай ук: яңа җыелышка төрле кеше төрле тизлек белән ияләшә. Күп вакыт үтеп тә, яңа җыелышка җайлаша алмасагыз, нәрсә эшләргә? Изге Язмаларда язылган мондый принциплар турында уйланыгыз.

«Игелек эшләп, бирешмик, чөнки хәлсезләнмәсәк, үз вакытында урырбыз» (Гәл. 6:9).

Дусларны тиз таба алмыйсыз икән, димәк, сезгә күбрәк вакыт кирәк. Мәсәлән, Гилад мәктәбен тәмамлаган күп кенә миссионерлар туган якларына кайтып килергә ашыкмый, ә билгеләнгән илдә берничә елга кала. Бу аларга башка культурага ияләшергә һәм җирле кардәшләр арасыннан яңа дуслар табарга ярдәм итә.

Алехандро исемле абый-кардәш мисалына игътибар итик. Ул үз гомерендә берничә тапкыр күченгән һәм яңа урынга бер мизгелдә генә ияләшеп булмаганын үз тәҗрибәсеннән белә. Күченгәннән соң, Алехандроның хатыны: «Минем барлык дусларым теге җыелышта калды!» — дип әйткән. Әмма Алехандро үз хатынына, ике ел элек күченгәндә дә, шул ук сүзләрне әйткәнен исенә төшергән. Әмма ул вакытта аның хатыны, башкалар белән кызыксынганга, күп дуслар таба алган.

«„Ни өчен үткән көннәр хәзергедән яхшырак булды икән?“— димә. Болай дип сорау акыллы түгел» (Вәг. 7:10).

Яңа җыелышны элеккеге җыелыш белән чагыштырырга кирәкми. Бәлки, яңа җыелышта кардәшләр үз хисләрен җиңел генә белдерә я, киресенчә, тыенкыдыр. Ничек кенә булмасын, аларда яхшыны күрергә тырышыгыз, сез дә бит алардан үзегезгә карата шундый ук мөнәсәбәттә булуларын көтәсез. Күченү кайбер кардәшләрне мондый сорау турында уйланырга дәртләндергән: «Мин чынлап та „бөтен кардәшлекне“ яратаммы?» (1 Пет. 2:17)

«Бертуктаусыз сорагыз — сезгә бирелер» (Лүк 11:9).

Ярдәм сорап, дога кылыгыз. Дэвид исемле өлкән болай ди: «Үзем дә булдыра алам, дип уйламагыз. Еш кына без, Йәһвә ярдәм итсә генә, эшебезне башкара алабыз. Шуңа күрә дога кылырга онытмагыз». Өстә искә алынган Рейчел моның белән риза. Ул болай дип әйтә: «Кардәшләр белән дуслашып китәргә авыр булганда, без ирем белән Йәһвәгә дога кылабыз һәм аңардан нәрсә дөрес эшләмәгәнебезне күрергә булышсын дип сорыйбыз, башкаларга безнең белән нәрсә аркасында аралашу кыен икәнен аңларга тырышабыз. Аннан соң кардәшләр белән күбрәк вакыт үткәрәбез».

Ата-аналар, балаларыгызга яңа урынга күнегергә авыр булса, бу хакта бергәләп дога кылыгыз. Аларга яхшы дуслар табарга ярдәм итегез, мәсәлән дуслык очрашуларын оештырыгыз.

КҮЧЕП КИЛҮЧЕ КАРДӘШЛӘРГӘ ЯРДӘМ ИТЕГЕЗ

Җыелышыгызга күчеп килүчеләргә сез ничек ярдәм итә аласыз? Иң элек алар белән дуслашырга тырышыгыз. Мин, алар урынында булсам, нәрсәгә мохтаҗ булыр идем, дип уйлагыз (Мат. 7:12). Сез аларны үзегезгә гаилә белән гыйбадәт кылуга, телевидениебезне карарга яки хезмәткә барырга чакыра аласызмы? Аларны төшке ашка чакырсагыз, алар сезгә бик рәхмәтле булыр. Яңаларга тагын ничек ярдәм итеп була?

Карлос исемле абый-кардәш болай ди: «Без яңа җыелышка күчкәч, бер апа-кардәш безгә арзан кибетләр турында әйтте. Бу безгә бик булышты». Башка климаттан күченгән кардәшләргә, эссе, салкын я яңгырлы һава торышы булганда, нинди кием кияргә кирәклеген әйтсәгез, бу алар өчен зур ярдәм булыр. Өстәвенә, аларга шәһәрегезнең тарихы турында һәм җирле яшәүчеләрнең ышанулары турында сөйләп бирә аласыз — бу аларга вәгазьдә ярдәм итәр.

СЕЗНЕҢ ТЫРЫШЛЫКЛАРЫГЫЗ ЗАЯГА БУЛМАЯЧАК

Мәкалә башында искә алынган Аллен яңа җыелышта бер елдан артык хезмәт итә. Ул болай дип исенә төшерә: «Башта миңа кардәшләр белән танышу авыр булса да, хәзер без туганлашып беттек, һәм мин моңа бик шат». Күченеп, Аллен дусларын югалтмаган, ә, киресенчә, яңаларын тапкан, һәм, мөгаен, бу дуслык гомерлек булыр.

^ 2 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.