Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәгә шатлык белән җырлагыз!

Йәһвәгә шатлык белән җырлагыз!

«Аллаһыбызга мәдхияләр җырлау яхшы» (ЗӘБ. 147:1).

ҖЫРЛАР: 10, 2

1. Җырлар җырлау безгә нинди мөмкинлек бирә?

ҖЫРЛАР язучы бер атаклы шагыйрь болай дип әйткән: «Сүзләр безгә фикерләрне аңларга булыша, көй күңелебездә төрле хисләр уята, ә җыр фикерләрне дә тапшыра, хисләрне дә кузгата». Әлбәттә, без күктәге Атабызны данлый торган һәм аңа яратуыбызны ныгыта торган фикерләрнең йөрәгебезгә үтеп керүен теләр идек. Шуңа күрә без берүзебез генә булганда да, кардәшләр белән җыелганда да Йәһвәне җырларда мактау мөмкинлеген бик кадерлибез. Бу — Йәһвәгә гыйбадәт кылуыбызның аерылгысыз бер өлеше.

2, 3. а) Ни өчен кайберәүләр җыелышта җырларга ояла? ә) Бу мәкаләдә сүз нәрсә турында барачак?

2 Сезгә җыелыш очрашуларында җырларга ошыймы? Я сез үзегезне уңайсыз хис итәсезме? Кайбер культураларда ир-атлар башкалар алдында җырларга ояла. Андый караш җыелыштагыларга да тәэсир итәргә мөмкин — аеруча җаваплы абый-кардәшләр җырларга ашкынып тормаса я, җырлар урынына, төрле эшләр башкарып йөрсә (Зәб. 30:12).

3 Җырлауны гыйбадәт кылуыбызның бик мөһим өлеше дип санасак, без, җыр җырланганда, залдан чыгып китмәбез һәм очрашуның бу өлешенә соңга калмабыз. Һәркем үзенә мондый сораулар бирә ала: «Минем җырлауга карашым нинди? Шатлык белән җырларга нәрсәдер комачауласа, мин нәрсә эшли алам? Миңа чын йөрәктән җырларга нәрсә ярдәм итә ала?» Бу мәкаләдә моңа кагылышлы киңәшләр каралачак.

ҖЫРЛАУ — ГЫЙБАДӘТ КЫЛУНЫҢ МӨҺИМ ӨЛЕШЕ

4, 5. Гыйбадәтханәдә башкарылган хезмәттә музыка нинди роль уйнаган?

4 Борынгы вакытта Йәһвәнең хезмәтчеләре, әйтик Йәһвәгә тугры булган исраиллеләр, Йәһвәне мактар өчен, һәрвакыт музыканы кулланган. Мәсәлән, Давыт патша, төзеләчәк гыйбадәтханә өчен кирәкле бар нәрсәне әзерләгәндә, 4 000 левилене музыкантлар итеп билгеләгән. Алар арасында 288 е «Йәһвә өчен җырларга өйрәтелгән оста җырчылар» булган (1 Елъ. 23:5; 25:7).

5 Гыйбадәтханәне багышлау вакытында музыка һәм җырлар чыннан да мөһим роль уйнаган. Изге Язмаларда моның турында болай дип әйтелә: «Быргычылар һәм җырчылар, тавышлары бердәй булып, Йәһвәне мактап аңа рәхмәтләр белдергән һәм быргы, кимвал һәм бүтән уен кораллары тавышына кушылып... Йәһвәне мактап җырлаган мизгелдә... Аллаһының йорты Йәһвә даны белән тулган иде». Бу вакыйга бар исраиллеләрнең иманнарын, һичшиксез, ныгыткан! (2 Елъ. 5:13, 14; 7:6)

6. Никами Иерусалим стеналарының тантаналы ачылышына нәрсә оештырган?

6 Шулай ук Никами да, исраиллеләр белән Иерусалимдагы стеналарны торгызганда, левилеләрне җырчылар һәм музыкантлар итеп билгеләгән. Төзекләндерелгән стеналарның тантаналы ачылышына Никами ике зур хор оештырган. Иерусалимның стеналары өстеннән шәһәрне төрле яктан әйләнеп чыгып, бу ике хор гыйбадәтханә янында очрашкан. Шатлыклы тавышлар ерактан ишетелеп торган. Бу вакыйгада музыка яңгыраганга, кешеләр тагы да ныграк шатланган (Ник. 12:27, 28, 31, 38, 40, 43). Әлбәттә, исраиллеләрнең башкарган мактау җырлары Йәһвә күңеленә хуш килгән.

7. Гайсә җырлауның мөһимлеген ничек күрсәткән?

7 Гайсә Мәсих җирдә яшәгәндә дә, музыка Йәһвәгә гыйбадәт кылуда үз әһәмиятен югалтмаган. Кешелек тарихының иң мөһим көне алдыннан үз үлемен искә алу кичәсен гамәлгә керткәндә, Гайсә үз шәкертләре белән җырлар җырлаган. (Маттай 26:30 укы.)

8. Җырлауга килгәндә, беренче мәсихчеләр безгә нинди үрнәк калдырган?

8 Беренче гасырдагы мәсихчеләр Аллаһыны данлап җырлаган һәм шулай итеп безгә үрнәк калдырган. Алар үз очрашуларын, гадәттә, хосусый йортларда үткәргән. Шартларның гади булуына карамастан, бу мәсихчеләр Йәһвәне эчкерсез җырлап данлаган. Рәсүл Паул Көринттәге мәсихчеләргә болай дип язган: «Бер-берегезне мәдхияләр, Аллаһыны мактаучы сүзләр, шулай ук рәхмәтләрегез чагылган рухи җырлар аша дәртләндереп һәм өйрәтеп яшәгез. Йәһвәгә ихлас күңелдән җырлагыз» (Көл. 3:16). Безгә дә җыр китабыбыздагы «рухи җырларны» рәхмәт хисе белән ихлас күңелдән җырларга кирәк. Бу җырлар «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» биргән рухи ризыкның бер өлеше булып тора (Мат. 24:45).

ОЯЛУ ХИСЕН ҖИҢЕГЕЗ

9. а) Ни өчен кайберәүләргә җыелышларда һәм конгрессларда җырлау авыр? ә) Ничек җырларга кирәк һәм кем үрнәк булырга тиеш? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

9 Ни өчен кайберәүләр җырларга ояла? Бәлки, аларның гаиләләрендә, яшәгән җирләрендә я культураларында җырлау гадәти нәрсә түгелдер. Ә бәлки, алар үзләрен атаклы җырчылар белән чагыштырып күңелсезләнәдер. Әмма бу Аллаһы хезмәтчеләренә комачауларга тиеш түгел. Безне мактау җырларын җырларга Йәһвә чакыра бит. Шуңа күрә җыр китабыгызны югарырак күтәрегез, башыгызны туры тотыгыз һәм илһамланып җырлагыз! (Езра 3:11; Зәбур 147:1 укы.) Бүген күпчелек Патшалык Залларында җырларның тексты экранга чыгарыла. Бу зур ярдәм булып тора. Шунысы да игътибарга лаек: өлкәннәр өчен үткәрелгән Изге хезмәт мәктәбенең программасына җырлар кертелгән булган. Шулай итеп өлкәннәр җыелышта бу өлкәдә дә үрнәк булырга тиеш икәнлегенә басым ясалган.

10. Җырларга курыксак, безгә нәрсәне истә тотарга кирәк?

10 Кайберәүләр, тавышлары, башкаларныкына караганда, ныграк яңгырар дип я аларның җырлаулары башкаларга ошамас дип куркып, кычкырып җырларга ояла. Әмма уйланыйк: сөйләшкәндә, без «барыбыз да еш кына абынабыз» (Ягък. 3:2). Шулай да без барыбер сөйләшүдән туктамыйбыз бит. Алайса, тавышыбыз бигүк яхшы булмаса да, ни өчен бу безгә Йәһвәне җырлап данларга комачауларга тиеш?

11, 12. Безгә остарак җырларга нәрсә ярдәм итә ала?

11 Бәлки, без ничек җырларга кирәк икәнен белмәгәнгә куркабыздыр. Кайбер киңәшләр безгә ярдәм итә ала *.

12 Көчле тавыш белән җырлар өчен, дөрес суларга өйрәнергә кирәк. Лампочка янсын өчен, электр тогы кирәк булган кебек, сөйләшкәндә я җырлаганда авазлар чыгарыр өчен, сулыш алу кирәк. Җырлаганда, тавышыгызның көче сөйләшкәндәге кебек я хәтта көчлерәк тә булсын. Дөрес суларга өйрәнер өчен, туры басыгыз, күкрәгегезне киерегез, сулаганда үпкәләрегезнең аскы өлешен тутырыгыз һәм, һаваны әкрен генә чыгарганда, санагыз. Күпмегә хәтле санадыгыз? Тагы да күбрәк булсын өчен, һаваны әкренрәк чыгарырга тырышыгыз. Җырлаганда да, шулай ук сулагыз. Изге Язмалар безгә, Аллаһыны мактаганда, «тантана белән кычкырып» җырларга киңәш итә (Зәб. 81:1).

13. Тавышыбыз яхшырак яңгырасын өчен, нәрсә эшләп була?

13 Гаилә белән гыйбадәт кылуда я шәхси өйрәнүдә киләсе адымнар ясап карагыз. Башта яраткан җырыгызны сайлагыз һәм аның текстын кычкырып укыгыз. Шуннан соң, берәр музыкаль фраза алып, аны шундый ук көчле тавыш белән, әмма бер сулышта гына әйтеп карагыз. Аннан соң шул ук рәвешчә бу музыкаль фразаны җырлагыз (Ишаг. 24:14). Нәтиҗәдә, тавышыгыз баерак яңгырар. Моннан оялырга да, куркырга да кирәкми!

14. а) Ни өчен, җырлаганда, авызны киң итеп ачарга кирәк? ( «Яхшы җырлар өчен, нәрсә эшләргә?» дигән рамканы кара.) ә) Тавыш белән проблемаларны чишәргә нинди киңәшләр булыша ала?

14 Авызыгызны киң итеп ачмасагыз, тавышыгыз каты булмаячак. Шуңа күрә, җырлаганда, авызыгызны, сөйләшкәнгә караганда, киңрәк ачарга тырышыгыз. Ә әгәр тавышыгыз зәгыйфь я бик нечкә булса, нәрсә эшләргә? Мускулларны йомшарту буенча күнегүләр ясагыз һәм авызыгызны ачмыйча җырлагыз. Иреннәрегез бер-берсенә йомшак кына кагылып торсын. Шул килеш «ммм-ммм-ммм...» дигән аваз чыгарыгыз. Шул аваз яңгыраганда, сез башыгызда һәм күкрәгегездә тирбәнү сизәргә тиеш.

ЧЫН КҮҢЕЛДӘН ҖЫРЛАГЫЗ

15. а) 2016 елгы еллык очрашуда нинди белдерү ясалган булган? ә) Ни өчен яңа җыр китабы чыгарылган булган?

15 2016 елда Күзәтү Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыятенең еллык очрашуында Җитәкче советның әгъзасы Стивен Летт «Йәһвәгә шатлык белән җырлагыз» дип аталган яңа җыр китабы турында шатлыклы белдерү ясады. Летт кардәш аңлатканча, яңадан карап чыгылган «Яңа дөнья тәрҗемәсе» чыкканга, җыр китабын да яңадан карап чыгарга ихтыяҗ туган. Мәсәлән, җыр китабыннан «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә инде очрамаган иске сүзтезмәләр алып куелган. Шулай ук вәгазь эше һәм йолым турындагы җырлар өстәлгән. Җырлау гыйбадәт кылуыбызда зур роль уйнаганга, Җитәкче совет җыр китабының аеруча сыйфатлы булуын теләгән, шуңа күрә аның тышлыгы «Яңа дөнья тәрҗемәсе»неке кебек.

16, 17. Яңа җыр китабына нинди үзгәрешләр кертелгән?

16 «Йәһвәгә шатлык белән җырлагыз» дигән җыр китабын куллану җиңелрәк булсын өчен, җырлар темаларга бүленгән. Мәсәлән, беренче 12 җыр — Йәһвәгә, киләсе 8 е Гайсәгә һәм йолымга багышланган. Шулай ук җыр китабында җырлар индексы бар. Бу, мәсәлән, абый-кардәшләргә ачык нотык өчен җыр сайларга ярдәм итә ала.

17 Җырлар йөрәккә үтеп керсен өчен, текстта иске сүзләр алмаштырылган, ә кайбер фикерләр ачыграк язылган булган. Җырларның исемнәре дә үзгәргән. Мәсәлән, «Йөрәгеңне сакла» дигән җыр хәзер «Йөрәгебезне саклыйбыз» дип атала, һәм текстка да шул рәвешчә үзгәрешләр кертелгән. Ни өчен? Җыелыш очрашуларына һәм конгрессларга яңалар да, кызыксынучылар да, яшьләр дә, апа-кардәшләр дә килә. Җыр сүзләре башкаларны өйрәтү кебек яңгыраганда, бу аларны кайвакыт уңайсыз хәлгә куйган. Хәзер исә җырларның исеме һәм тексты боерык рәвешендә яңгырамый.

Гаилә белән гыйбадәт кылуда бергә җырлагыз (18 нче абзацны кара.)

18. Ни өчен яңа җыр китабы белән танышу бик файдалы булыр иде һәм моны ничек эшләп була? (Искәрмәне кара.)

18 Яңа җыр китабында күп кенә җырлар дога формасында язылган. Шуңа күрә, аларны җырлап, без Йәһвәгә үз хисләребезне белдерә алабыз. Башкалары исә «мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерә» (Евр. 10:24). Әйдәгез, җырларның мелодияләре, рифмалары һәм сүзләре белән яхшылап танышыйк. Җырларны өйдә җырласагыз, бу сезгә җыелышта илһамланып җырларга ярдәм итәчәк *.

19. Без Йәһвәне ничек данлый алабыз һәм ни өчен бу мөһим?

19 Һәрвакыт шуны истә тотыйк: гыйбадәт кылуыбыз үз эченә җырлауны да ала. Җырлаганда, без Йәһвәгә үз яратуыбызны һәм рәхмәтле булуыбызны күрсәтәбез. (Ишагыя 12:5 укы.) Ихлас күңелдән җырлаганда, без башкаларны да оялмыйча җырларга дәртләндерәбез. Барыбыз да — яшьләр дә, олы яшьтәгеләр дә, яңа гына килгәннәр дә,— җырлар җырлап, Йәһвәне данлый ала. Җырларга оялмыйк, ә киресенчә, мәдхия язучының «Йәһвәгә җырла!» дигән сүзләре буенча эш итик (Зәб. 96:1). Әйдәгез, Йәһвәгә чын күңелдән җырлыйк!

^ 11 абз. Мәсәлән, телевидениебездәге «Дэйвид Сплейн. Яңа җырларны җырларга әзерләнегез» дигән нотыкта җырлауга кагылышлы яхшы киңәшләр бар (БЕЗНЕҢ СТУДИЯ > НОТЫКЛАР).

^ 18 абз. Конгрессларның иртәнге һәм төшке өлеше ун минутлык музыкаль видеодан башлана. Ул безне җырлауга һәм программаны тыңлауга әзерли. Шуңа күрә, бу видео башланганда, безгә инде үз урыннарыбызда утырырга һәм аны игътибар белән карарга кирәк.