Йәһвәнең нияте үтәләчәк!
«Мин әйттем һәм моны гамәлгә ашырырмын. Мин моны ниятләдем һәм моны үтәрмен» (ИШАГ. 46:11).
ҖЫРЛАР: 25, 18
1, 2. а) Йәһвә безгә нәрсәне ачкан? ә) Ишагыя 46:10, 11 һәм 55:11 дәге сүзләр безне нәрсәгә ышандыра?
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ иң беренче сүзләр болай дип башлана: «Башлангычта Аллаһы күкләрне һәм җирне барлыкка китерде» (Ярат. 1:1). Гади генә әйтелгән шушы сүзләр тирән мәгънәгә ия. Чынлыкта, без Аллаһының исәпсез-хисапсыз барлыкка китерелгән нәрсәләре турында, мәсәлән, космос, яктылык һәм гравитация турында, бик аз гына беләбез һәм Галәмнең кечкенә өлешен генә күрә алабыз (Вәг. 3:11). Шулай да Йәһвә безгә җиргә һәм кешелеккә карата үз ниятен ачкан. Җир Аллаһыга охшаш итеп барлыкка китерелгән кешеләр өчен гаҗәеп йорт булырга тиеш булган (Ярат. 1:26). Алар — аның балалары, ә Йәһвә аларның Аталары буласы булган.
2 Яратылыш китабының 3 нче бүлегендә аңлатылганча, Йәһвә ниятенең үтәлүенә куркыныч янаган (Ярат. 3:1—7). Әмма Йәһвә өчен киртә булырлык һич нәрсә юк, берәү дә аңа аяк чала алмый (Ишаг. 46:10, 11; 55:11). Шуңа күрә без Йәһвәнең башлангыч ниятенең билгеләнгән вакытта үтәләчәгенә тамчы да шикләнмибез.
3. а) Нинди мөһим хакыйкатьләр Изге Язмалардагы хәбәрне аңларга булыша? ә) Ни өчен аларны хәзер карап чыгу мөһим? б) Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?
3 Әлбәттә, без Аллаһының җиргә һәм кешелеккә карата ниятен, шулай ук Гайсә Мәсихнең бу ниятнең үтәлүендә уйнаган Лүк 22:19, 20). Бу махсус очрашуга килүчеләр Аллаһының искиткеч нияте турында күбрәк белә алачак. Кичәгә кадәр берничә көн калып бара. Шуңа күрә хәзер өйрәнүчеләребезне һәм башка эчкерсез кешеләрне шушы мөһим вакыйгага килергә ничек дәртләндереп булганы турында уйланыр өчен уңай вакыт. Бу мәкаләдә без өч сорауга игътибар итәрбез: Аллаһының җиргә һәм кешелеккә карата башлангыч нияте нинди булган? Соңрак нәрсә булган? Һәм ни өчен Гайсәнең йолым корбаны Аллаһы ниятенең үтәлүенә юл ачкан дип әйтеп була?
төп ролен бик яхшы беләбез. Изге Язмалардагы бу хакыйкатьләр зур әһәмияткә ия. Аллаһы Сүзен өйрәнә башлаганда, алар, мөгаен, без иң башта белгән хакыйкатьләр булгандыр. Хәзер без үзебез дә эчкерсез кешеләргә бу мөһим тәгълиматлар белән якыннан танышырга ярдәм итәргә телибез. Елның шушы вакытында безнең мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне Мәсихнең үлемен искә алу кичәсенә чакырыр өчен яхшы мөмкинлегебез бар (АЛЛАҺЫНЫҢ БАШЛАНГЫЧ НИЯТЕ НИНДИ БУЛГАН?
4. Йәһвәнең иҗади эшләре аны ничек данлый?
4 Барлыкка Китерүчебез Йәһвә — курку-хөрмәт тудырган Шәхес. Ул яраткан һәммә нәрсә гаҗәеп (Ярат. 1:31; Ирм. 10:12). Барлыкка китергән нәрсәләрендә чагылган гүзәллек белән тәртип безне нәрсәгә өйрәтә? Иҗади эшләрен күзәткәндә, без Йәһвәнең барлык эшләре — кечесеннән алып зурысына кадәр — билгеле бер максатка хезмәт иткәненә таң калабыз. Кеше күзәнәгенең катлаулылыгына, яңа туган баланың сөйкемлелегенә я кичке шәфәкъ нурларының матурлыгына кем сокланмый кала алыр икән?! Шушы иҗади эшләргә карап, без ләззәтләнәбез, чөнки Йәһвә безне чын матурлыкны бәяләү хисе белән яраткан. (Зәбур 19:1; 104:24 укы.)
5. Нәрсә ярдәмендә Йәһвәнең барлык иҗади эшләрендә тәртип-бердәмлек чагыла?
5 Яратудан чыгып, Йәһвә, аның иҗади эшләреннән күренгәнчә, чикләр урнаштырган. Һәммә нәрсә арасында үзара гармония булсын өчен, Аллаһы физик һәм әхлакый законнар булдырган (Зәб. 19:7—9). Шуңа күрә Галәмдә һәр нәрсәнең үз урыны һәм Аллаһы ниятендә билгеле бер роле бар. Йәһвә урнаштырган законнар барлыкка китерелгән һәммә нәрсәнең үзара эш итүен билгели. Мәсәлән, гравитация көче атмосфераны Җир тирәли тотып тора, су күтәрелешләренә һәм су чигенешләренә тәэсир итә, шулай ук яшәү өчен кирәкле шартлар тудыра. Барлыкка китерелгән һәммә нәрсә, шул исәптән кешеләр дә шушы чикләр кысаларында хәрәкәт итә һәм яши. Әйе, бар нәрсәдә тәртип чагыла. Бу Аллаһының җиргә һәм кешелеккә карата нияте барлыгын күрсәтә. Хезмәтебез безгә шушы гаҗәеп тәртипне урнаштырган Шәхес турында сөйләргә яхшы мөмкинлек бирә (Ачыл. 4:11).
6, 7. Йәһвә Адәм белән Хаувага нинди бүләкләр биргән?
6 Йәһвәнең башлангыч нияте буенча, кешеләр җирдә мәңге яшисе булган (Ярат. 1:28; Зәб. 37:29). Ул бик юмарт итеп Адәм белән Хаувага тормышларын шатлык белән тутырган төрле-төрле кыйммәтле бүләкләр биргән. (Ягъкуб 1:17 укы.) Йәһвә аларны ихтыяр иреге, фикерләү сәләте, мәхәббәт хисе һәм дуслыкка сөенү хисе белән бүләкләгән. Барлыкка Китерүче Адәм белән аралашкан һәм аны үзенә тыңлаучан булырга өйрәткән. Өстәвенә, Адәм үзе турында, хайваннар турында кайгыртырга һәм җирне эшкәртеп, аны карарга өйрәтелгән булган (Ярат. 2:15—17, 19, 20). Йәһвә Адәм белән Хауваны тәм тою, сизү, күрү, ишетү һәм ис сизү сәләтләре белән барлыкка китергән. Шулай итеп, алар үз йортлары — Оҗмахтагы камил гүзәллеккә һәм муллыкка ләззәтләнеп яши алган. Беренче ир белән хатын алдында канәгатьлек китергән эш белән шөгыльләнергә һәм яңа-яңа ачышлар ясарга иксез-чиксез мөмкинлекләр ачылган.
7 Аллаһының ниятенә тагын нәрсә кергән? Йәһвә Адәм белән Хауваны камил балалар тудыру сәләте белән барлыкка китергән. Аллаһы аларның үз балалары булуларын һәм җир йөзенең адәм балалары белән тутырылуын теләгән. Үзенең беренче камил балаларын — Адәм белән Хауваны яраткан шикелле, Йәһвә алардан соң яшәячәк барлык ата-аналарның да үз балаларын шулай ук яратуларын теләгән. Җир үзенең барлык байлыклары белән аларның мәңге яшәячәк йортлары булып китәсе булган (Зәб. 115:16).
НӘРСӘ БУЛГАН СОҢ?
8. Яратылыш 2:16, 17 дәге әмер нинди максаттан чыгып бирелгән?
8 Әмма Аллаһының нияте шунда ук үтәлмәгән. Ни өчен? Йәһвә Адәм белән Хаувага гади бер әмер биргән. Бу әмерне үтәү-үтәмәве белән алар үз ирекләренең чикле булганын аңлыймы, юкмы икәнен күрсәтә алган. Аллаһы болай дигән: «Син бакчадагы һәрбер агачтан туйганчы ашый аласың. Әмма яхшылык белән яманлыкны таныту агачыннан ашама, чөнки аннан ашаган көнне, һичшиксез, үләчәксең» (Ярат. 2:16, 17). Адәм белән Хаувага бу әмерне аңлау авыр булмаган, аңа буйсыну да авырлык тудырмаган. Ни дисәң дә, аларның ашарларына ризыклары артыгы белән булган.
9, 10. а) Шайтан Йәһвәгә нинди гаеп ташлаган? ә) Адәм белән Хаува нинди сайлау ясаган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)
9 Шайтан Иблис, еланны кулланып, Хауваны үзенең Атасы Йәһвәне тыңламаска котырткан. (Яратылыш 3:1—5 укы; Ачыл. 12:9.) Шайтан Аллаһының кешеләргә «бакчадагы һичбер агачтан ашамагыз» дигән боерыгының дөреслеген шик астына алган. Башкача әйткәндә, ул: «Димәк, сез үзегез теләгәнчә эшли алмыйсыз булып чыгамыни?» — дигән. Аннары ул: «Юк, үлмисез»,— диеп, ачыктан-ачык ялган әйткән. Шуннан соң ул: «Бу агачтан ашаган көнне күзләрегез ачылачак»,— диеп, Хауваны Аллаһыны тыңламаска котырткан. Асылда, Шайтан Йәһвә аларның тыелган җимешне ашауларын теләми, чөнки, аны ашап, аларның күзләре ачылачак дигән. Аннары Шайтан: «Сез яхшылык белән яманлыкны белеп, Аллаһы кебек булачаксыз»,— диеп, ялган вәгъдә биргән.
10 Адәм белән Хаува нәрсә эшләргә икәнен сайларга тиеш булган. Сайлау алдында торып, алар Йәһвәгә тыңлаучан булырмы я еланны тыңлармы? Шунысы кызганыч, алар Аллаһыга буйсынмау юлын сайлаган. Шулай эшләп, Адәм белән Хаува Шайтанның фетнәсенә кушылган. Алар үз Аталары Йәһвәне кире каккан һәм Аның яклавыннан мәхрүм булган (Ярат. 3:6—13).
11. Ни өчен Йәһвә фетнәгә күз йоммаган?
11 Йәһвәгә каршы баш күтәреп, Адәм белән Хаува камиллекләрен югалткан. Өстәвенә, фетнәләре нәтиҗәсендә алар үзләрен Аллаһыга дошман иткән. Йәһвә явызлыкка карый алмый, чөнки ул — изге Аллаһы. Ул яманлыкны түзеп тора алмый (Хаб. 1:13). Аллаһы моңа күз йомган булса, барлык тере затларның иминлеге һәм бердәмлеге күктә дә, җирдә дә куркыныч астында булыр иде. Әмма, иң мөһиме, Аллаһы Гадән бакчасында булган хәлгә игътибар итмәгән булса, аның ышанычка лаек булуы шик астына куела алыр иде. Ләкин Йәһвә үз нормаларына тугры һәм беркайчан да аларны бозмый (Зәб. 119:142). Адәм белән Хаува ихтыяр ирегенә ия булса да, бу аларга Аллаһының кануннарын бозарга хокук бирмәгән. Йәһвәгә каршы күтәргән фетнәләре аркасында алар үлгән һәм кире туфракка кайткан (Ярат. 3:19).
12. Адәмнең токымнары белән нәрсә булган?
12 Тыелган җимешне ашап, Адәм белән Хаува бүтән инде Аллаһының бердәм гаиләсенең әгъзалары була алмаган. Аллаһы аларны Гадәннән куып чыгарган һәм аларның анда кире кайту өмете булмаган (Ярат. 3:23, 24). Гадел эш итеп, Йәһвә аларга үз карарларының нәтиҗәләрен татырга юл куйган. (Канун 32:4, 5 укы.) Камилсез булып киткәч, кешеләр Аллаһының сыйфатларын камил рәвештә инде чагылдыра алмаган. Адәм үзе дә искиткеч киләчәген югалткан, үз балаларына да камилсезлек, гөнаһ һәм үлем мирас итеп калдырган (Рим. 5:12). Ул үз токымнарын мәңге яшәү тормышыннан мәхрүм иткән. Моннан тыш, Адәм белән Хауваның да, аларның токымнарының да камил балалары туа алмаган. Адәм белән Хауваны Аллаһыдан алып киткәннән бирле Шайтан Иблис әле дә кешеләрне алдавын дәвам итә (Яхъя 8:44).
ЙОЛЫМ — БОЗЫЛГАН МӨНӘСӘБӘТЛӘРНЕ КАЙТАРУ ЧАРАСЫ
13. Йәһвә адәм балаларына нәрсә тели?
13 Әмма Аллаһы һаман да кешеләрне ярата. Адәм белән Хауваның фетнәсенә карамастан, Йәһвә кешеләрнең үзе белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булуын тели. Ул беркемнең дә үлүен теләми (2 Пет. 3:9). Шуңа күрә фетнәдән соң ук Аллаһы, кешеләр аның белән дуслыкны торгыза алсын өчен, кирәкле чаралар күргән. Ул моны үзенең тәкъва нормаларын бозмыйча ничек эшли алган? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.
14. а) Яхъя 3:16 буенча, Аллаһы кешелекне коткарыр өчен нәрсә эшләгән? ә) Кызыксынучы кешеләр белән нинди сорауны карап чыгып була?
14 Яхъя 3:16 укы. Кешеләрне Мәсихнең үлемен искә алу кичәсенә чакырганда, без аларга еш кына бу шигырьне укыйбыз. Әмма Гайсәнең йолым корбаны ничек итеп мәңгелек тормышка юл ачкан? Кичәгә чакыру кампаниясе, Кичә үзе һәм чакыруыбызны кабул итеп киләчәк кешеләргә кабат килеп китү хакыйкатьне эзләгән эчкерсез йөрәклеләргә шушы мөһим сорауга җавап алырга ярдәм итәр өчен яхшы мөмкинлек булып тора. Йолым корбанының мәгънәсе турында күбрәк белә барган саен, алар Йәһвәнең кешеләрне никадәр нык яратканын һәм аның никадәр зирәк икәнен яхшырак аңлый барачак. Алар белән сөйләшкәндә, йолым корбанының нинди якларына игътибар итеп була?
15. Гайсә Адәмнән нәрсә белән аерылып торган?
15 Йәһвә кешелекне йолып ала алган камил кешене биргән. Бу камил кеше Йәһвәгә тугрылык сакларга һәм өмете булмаган кешелек хакына үз гомерен бирергә әзер булырга тиеш булган (Рим. 5:17—19). Йәһвә иң беренче итеп үз Улының тормышын күктән җиргә күчергән (Яхъя 1:14). Шулай итеп Гайсә Адәм кебек камил кеше булып киткән. Әмма Гайсә, Адәмнән аермалы буларак, Йәһвәнең камил кешедән таләп иткән нормалары буенча яшәгән. Хәтта иң авыр сынаулар кичереп тә, Гайсә бер генә дә гөнаһ кылмаган, Аллаһының һич бер канунын да бозмаган.
16. Ни өчен йолым бик кыйммәтле бүләк?
16 Камил кеше буларак, Гайсә кешелек өчен үз гомерен биреп, аларны гөнаһ белән үлемнән коткара алган. Адәм үзеннән көтелгәннең киресен эшләгән булса, Гайсә исә Аллаһыга тулысынча тугры һәм тыңлаучан камил кеше булып калган (1 Тим. 2:6). Гайсәнең йолым корбаны күпләргә — ир-атларга, хатын-кызларга һәм балаларга мәңгелек тормышка юл ачкан (Мат. 20:28). Әйе, йолым Аллаһының башлангыч нияте үтәлүенең төп ачкычы булып тора (2 Көр. 1:19, 20). Йолым Аллаһыга тугры булган бар кешеләргә мәңгелек тормышка өмет бирә.
ЙӘҺВӘ БЕЗГӘ ҮЗЕНӘ КИРЕ КАЙТЫРГА ЮЛ АЧКАН
17. Йолым ярдәмендә нәрсә мөмкин булган?
17 Йолым биреп, Йәһвә бик зур бәя түләгән (1 Пет. 1:19). Кешеләр аның өчен шулкадәр кадерле, ул хәтта үзенең бердәнбер Улын безнең хакка үләргә дип җиргә җибәргән (1 Яхъя 4:9, 10). Ниндидер мәгънәдә Гайсә ата-бабабыз Адәмнең урынын алган (1 Көр. 15:45). Шулай эшләп, Гайсә безгә мәңге яшәү өметен генә түгел, ә ахыр чиктә Аллаһының гаиләсенә кире кайтырга мөмкинлек тә биргән. Әйе, Гайсәнең корбаны нигезендә Йәһвә үзенең тәкъва нормаларын бозмыйча кешеләрне кире үз гаиләсенә кабул итә ала. Аллаһының барлык тугры хезмәтчеләренең камил булып китәчәге турында уйлау күңелебезне әллә җылытмыймы?! Аның гаиләсенең күктәге һәм җирдәге өлешләре арасында камил бердәмлек хөкем сөрәчәк. Ул вакытта без барыбыз да тулы мәгънәдә Аллаһының балалары булачакбыз (Рим. 8:21).
18. Йәһвә кайчан «барысы өчен бар нәрсә булачак»?
18 Шайтан беренче кешеләрне Аллаһыга каршы фетнәгә кушылырга котырткан булса да, бу Йәһвәне безгә карата үз яратуын белдерүдән туктатмаган. Шулай ук камилсез кешеләргә Аңа үз тугрылыкларын сакларга да комачаулый алмаган. Түләнгән йолым нигезендә Йәһвә үзенең барлык балаларына тулы мәгънәдә тәкъва булырга ярдәм итәчәк. «Улын танучы һәм аңа иман итүче һәркем» мәңгелек тормышка ия булгач, тормышның нинди булачагын күз алдына гына китерегез! (Яхъя 6:40) Бөек яратуы һәм зирәклеге буенча эш итеп, Йәһвә үзенең башлангыч ниятен тормышка ашырачак һәм кешелек гаиләсен камиллеккә китерәчәк. Шулчак Йәһвә «барысы өчен бар нәрсә булачак» (1 Көр. 15:28).
19. а) Йолым корбаны өчен рәхмәтле булуыбыз безне нәрсә эшләргә дәртләндерергә тиеш? ( «„Лаеклы булганнарны“ эзләвебезне дәвам итик» дигән рамканы кара.) ә) Киләсе мәкаләдә йолымның нинди ягына игътибар ителәчәк?
19 Йолым корбаны өчен рәхмәтле булуыбыз безне башкаларга шушы кыйммәтле бүләк ярдәмендә мөмкин булган фатихалар турында сөйләргә дәртләндерергә тиеш. Кешеләргә Йәһвәнең бөек яратуы һәм кешелеккә йолым корбаны ярдәмендә мәңге яшәү өмете биргәне турында белергә кирәк. Әмма йолым корбаны ярдәмендә башка нәрсәләр дә мөмкин. Киләсе мәкаләдә Гайсәнең корбаны Шайтан Гадән бакчасында күтәргән сораулар белән ничек бәйле икәнен белербез.