Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы халкын бүген кем җитәкли?

Аллаһы халкын бүген кем җитәкли?

«Арагызда җитәкчелекне үз өсләренә алып, сезгә Аллаһы сүзен җиткергән кешеләрне исегездә тотыгыз» (ЕВР. 13:7).

ҖЫРЛАР: 123, 126

1, 2. Гайсә күккә күтәрелгәннән соң, рәсүлләр, мөгаен, нәрсә турында уйлаган?

ГАЙСӘНЕҢ рәсүлләре Зәйтүн тавында күккә текәлеп карап тора. Алар әле генә үзләренең хуҗалары һәм дуслары булган Гайсәнең югарыга күтәрелеп, болытлар арасында югалганын күргән (Рәс. 1:9, 10). Якынча ике ел дәвамында Гайсә аларны өйрәткән, дәртләндергән һәм алар белән җитәкчелек иткән. Әмма хәзер, Гайсә күккә киткәч, рәсүлләр нәрсә эшләр?

2 Гайсә үзенең шәкертләренә мондый йөкләмә биреп калдырган: «Сез Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самариядә һәм җир читенә кадәр минем шаһитләрем булачаксыз» (Рәс. 1:8). Алар бу эшне ничек үтәп чыга алган? Гайсә үз шәкертләрен аларның якын арада изге рухка ия булачакларына ышандырган (Рәс. 1:5). Шулай да бөтендөнья вәгазьләү эшен җитәкләргә һәм оештырырга кирәк булган. Борынгы заманнарда Йәһвә Исраил халкы белән җитәкчелек итү өчен кешеләр арасыннан үзенә вәкилләр сайлаган. Шунлыктан рәсүлләр, мөгаен: «Йәһвә хәзер яңа җитәкчене билгеләрме икән?» — дип уйлагандыр.

3. а) Гайсә күккә күтәрелгәннән соң, тугры рәсүлләр нинди мөһим карар кабул иткән? ә) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

3 Булган хәлләрдән соң ике атна да үтмәгән, Гайсәнең шәкертләре Язмаларга таянып һәм Аллаһыга җитәкчелек сорап дога кылганнан соң, Яһүд Искариот урынына 12 нче рәсүл итеп Маттиасны сайлаган (Рәс. 1:15—26). Бу алар өчен дә, Йәһвә өчен дә бик мөһим булган. Ни өчен? Шәкертләр рәсүлләрнең саны 12 булырга тиешлеген аңлаган *. Гайсә рәсүлләрен хезмәттә үзенә иптәшләр итеп кенә түгел, ә Аллаһы халкы арасында төп роль башкару өчен дә сайлаган. Алар нинди роль башкарасы булган һәм Йәһвә Гайсә аша аларны моңа ничек әзерләгән? Бүгенге көндә Аллаһы халкы арасында шундый ук роль үтәгән кардәшләр бармы? Һәм без арабызда «җитәкчелекне үз өсләренә» алганнарны, аеруча «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» ничек исебездә тота алабыз? (Евр. 13:7; Мат. 24:45)

КҮЗГӘ КҮРЕНГӘН ТӨРКЕМНЕ КҮЗГӘ КҮРЕНМӘГӘН ҖИТӘКЧЕ ҖИТӘКЛИ

4. Беренче гасырда Иерусалимдагы рәсүлләр һәм башка өлкәннәр нинди эшләр башкарган?

4 Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә рәсүлләр мәсихче җыелышта җитәкчелекне үз өсләренә ала башлаган. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «Петер... 11 рәсүл белән бергә торып», яһүдләргә һәм прозелитларга тормышны коткаручы мөһим хакыйкатьләрне сөйләгән (Рәс. 2:14, 15). Аларның күбесе мәсихче булып киткән. Шул яңа мәсихчеләр рәсүлләрдән белем алуларын дәвам иткән (Рәс. 2:42). Рәсүлләр җыелыш акчалары өчен җаваплы булган (Рәс. 4:34, 35). Шулай ук үзләрен «дога кылуга һәм Аллаһы сүзенә өйрәтү эшенә» багышлап, Аллаһы халкының рухи ихтыяҗлары турында кайгырткан (Рәс. 6:4). Моннан тыш, яхшы хәбәр яңа җирләрдә дә таратылсын өчен, алар шул якларга тәҗрибәле мәсихчеләрне билгеләгән (Рәс. 8:14, 15). Вакыт узу белән җыелышлардагы эшләрне алып баруда рәсүлләргә башка майланган өлкәннәр дә кушылган. Җитәкче совет буларак, рәсүлләр барлык җыелышларга күрсәтмәләр биргән (Рәс. 15:2).

5, 6. а) Изге рух җитәкче советка ничек ярдәм иткән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) ә) Фәрештәләр җитәкче советка ничек ярдәм иткән? б) Җитәкче советның Аллаһы Сүзе буенча эш иткәне нәрсәдән күренгән?

5 Беренче гасырдагы мәсихчеләр җитәкче советны Гайсә аша Йәһвә җитәкләгәнен яхшы аңлаган. Әмма ни өчен аларның моңа тулы ышанычлары булган? Беренчедән, җитәкче советка изге рух тәэсир иткән (Яхъя 16:13). Изге рух белән барлык майланган мәсихчеләр дә сугарылган булган. Әмма, башкалардан аермалы буларак, изге рух рәсүлләр белән Иерусалимдагы башка өлкәннәргә күзәтче вазифаларын үтәргә ярдәм иткән. Мәсәлән, б. э. 49 елында изге рух җитәкче советка сөннәтләү турындагы мәсьәләне хәл итеп, карар кабул итәргә ярдәм иткән. Җыелышлар шул карар буенча эш иткән. Нәтиҗәдә, алар иманда ныгыган һәм иман итүчеләр саны көннән-көн арта барган (Рәс. 16:4, 5). Шул карар язылган хаттан җитәкче советның изге рухка ия булганы һәм мәхәббәт белән иман кебек сыйфатларны чагылдырганы да күренеп торган (Рәс. 15:11, 25—29; Гәл. 5:22, 23).

6 Икенчедән, җитәкче советка фәрештәләр ярдәм иткән. Мәҗүси булган һәм сөннәткә утыртылмаганнар арасыннан беренче булып суга чумдырылган Көрнили мисалын алыйк. Суга чумдырылганчыга кадәр аңа фәрештә күренгән һәм рәсүл Петер артыннан кеше җибәрергә кушкан. Петер Көрнилигә һәм аның өйдәгеләренә вәгазьләгәннән соң, аларга, араларында сөннәтсез ир-атлар булсалар да, изге рух иңгән. Бу хәл рәсүлләрне һәм башка кардәшләрне Аллаһы ихтыярына буйсынып, сөннәтләнмәгән мәҗүсиләрне мәсихчеләр җыелышына кабул итәргә дәртләндергән (Рәс. 11:13—18). Өстәвенә, фәрештәләр җитәкче советның күзәтүе астында булган вәгәзьләү эшендә актив катнашып, аны тизләткән (Рәс. 5:19, 20). Өченчедән, җитәкче совет Аллаһы Сүзе буенча эш иткән. Изге рух белән майланган шушы өлкәннәр тәгълиматларга кагылышлы сорауларны хәл иткәндә дә, оештыру эшләренә кагылышлы күрсәтмәләр биргәндә дә Язмаларга нигезләнгән (Рәс. 1:20—22; 15:15—20).

7. Ни өчен беренче мәсихчеләр җыелышы белән Гайсә җитәкчелек иткән дип әйтеп була?

7 Җитәкче совет әгъзалары беренче мәсихчеләр җыелышында хакимлеккә ия булса да, алар үзләренең Җитәкчеләре Гайсә икәнен исләрендә тоткан. Рәсүл Паул имандашларына: «Берәүләрне ул [Мәсих] рәсүлләр... итеп биргән»,— дип язган. Аннары Паул: «Без хакыйкатьне сөйләргә һәм ярату күрсәтергә тиеш, шулай итеп без үз башыбыз Мәсихтән үрнәк алып, бар яктан җитлеккән була алачакбыз»,— дигән (Эфес. 4:11, 15). Шәкертләр үзләрен берәр күренекле рәсүлнең исеме белән атамаган. Рәсүлләр 11:26 да әйтелгәнчә, «шәкертләр, Аллаһының җитәкчелеге буенча, „мәсихчеләр“ дип атала башлаган». Паул үз өсләренә җитәкчелекне алган рәсүлләр белән башка ир-атлар аша Язмалар нигезендә тапшырылганнарны төгәл үтәп килү мөһим икәнен аңлаган. Шулай да ул болай дигән: «Ләкин шуны белегез: һәр ирнең [шул исәптән җитәкче советның һәр әгъзасының] башы — Мәсих... ә Мәсихнең башы — Аллаһы» (1 Көр. 11:2, 3). Әйе, күзгә күренмәгән һәм данлыклы Гайсә Мәсих үзенең Башы — Йәһвә Аллаһы җитәкчелеге астында җыелыш белән җитәкчелек иткән.

«БУ КЕШЕ ЭШЕ ТҮГЕЛ, Ә АЛЛАҺЫ ЭШЕ»

8, 9. XIX гасыр азагыннан башлап Расселл кардәш нинди мөһим эш алып барган?

8 XIX гасыр азагында Чарлз Тейз Расселл һәм аның кайбер иптәшләре чын гыйбадәтне торгызу буенча тырышлыклар куя башлаган. Изге Язмалардагы хакыйкатьне төрле телләрдә таратыр өчен, 1884 елда Сион күзәтү манарасы һәм трактатлар җәмгыяте * рәсми рәвештә теркәлгән булган һәм Расселл кардәш аның президенты булып киткән. Ул Изге Язмаларны тырышып өйрәнгән һәм Троица, үлемсез җан кебек ялган тәгълиматларны кыюлык белән фаш иткән. Ул Мәсихнең күзгә күренмичә киләчәген һәм «халыкларга билгеләнгән вакытның» 1914 елда тәмамланачагын аңлаган (Лүк 21:24). Шул хакыйкатьләрне башкаларга җиткерү өчен, Расселл кардәш үз вакытын, көчен һәм акчасын сарыф иткән. Әйе, Йәһвә белән Җыелыш Башы Гайсәнең шул бик мөһим вакытта Расселлны кулланганы ап-ачык булган.

9 Расселл кардәш үзенә дан эзләмәгән. 1896 елда ул болай дип язган: «Без башкаларның безне я басмаларыбызны чамадан тыш олылавын да, зурлавын да теләмибез; без Изге ата я Остаз дип тә аталырга теләмибез. Шулай ук һичкемнең я һичбер төркемнең дә безнең исемебез белән аталуын да теләмибез». Соңрак ул болай дип әйткән: «Бу кеше эше түгел, ә Аллаһы эше».

10. а) Гайсә ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене кайчан билгеләгән? ә) Җитәкче совет белән Күзәтү Манарасы Җәмгыяте арасындагы аерманың ничек итеп әкрен-әкрен ачыкланып барганын аңлатыгыз.

10 1919 елда, Расселл кардәшнең үлеменнән соң 3 ел үткәч, Гайсә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» билгеләгән. Нинди максат белән? Өендәгеләренә «ризыкны үз вакытында өләшер өчен» (Мат. 24:45). Инде шул елларда Бруклиндагы төп идарәдә хезмәт иткән майланган абый-кардәшләрнең кечкенә генә төркеме рухи ризык әзерләп, аны Гайсәнең шәкертләренә тараткан. «Җитәкче совет» дигән сүзтезмә безнең басмаларыбызда 1940 нчы еллардан башлап кулланыла башлаган. Ул вакытларда бу сүзтезмә Күзәтү Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыяте белән тыгыз бәйле дип исәпләгәннәр. Әмма 1971 елда Җитәкче совет белән юридик мәсьәләләр өчен җаваплы булган Күзәтү Манарасы Җәмгыяте, шул исәптән аның директорлар советы бер үк нәрсә түгел икәнлеге ачыкланган. Шул вакыттан алып Җитәкче советка Җәмгыятьнең директорлары булмаган майланган абый-кардәшләр дә керә башлаган. Соңгы елларда исә Аллаһы халкы кулланган Күзәтү Манарасы Җәмгыятенең һәм башка юридик берләшмәләрнең директорлары булып «башка сарыклардан» булган җаваплы абый-кардәшләр хезмәт итә. Шулай итеп Җитәкче совет бар игътибарын Аллаһы халкын рухи яктан кайгыртуга туплый ала (Яхъя 10:16; Рәс. 6:4). 2013 елгы «Болар кайчан булачак?.. Безгә әйтче» дигән брошюрада «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» Җитәкче советны тәшкил иткән майланган абый-кардәшләрнең кечкенә төркеме икәне аңлатылган иде.

Җитәкче совет, 1950 нче еллар

11. Җитәкче совет ничек эш итә?

11 Җитәкче совет әгъзалары мөһим карарларны бергәләп кабул итә. Ничек итеп? Безгә билгеле булганча, аларның һәр атна утырышлары үтә. Бу ачыктан-ачык фикер алышуга һәм бердәмлеккә булышлык итә (Гыйб. сүз. 20:18). Алар бер-берсеннән югарырак булмаганга, Җитәкче совет утырышларында рәислек итүче кардәш ел саен алмашынып тора (1 Пет. 5:1). Алар Җитәкче советның алты комитетының һәрберсендә дә шул ук тәртип буенча рәислек итә. Җитәкче советның һәр әгъзасы үзен кардәшләре өстеннән җитәкче итеп түгел, ә ышанычлы хезмәтче тарафыннан рухи яктан тукланучы һәм аның күрсәтмәләре буенча эш итүче Хуҗаның «өендәге хезмәтчеләренең» берсе итеп саный.

Ышанычлы хезмәтче, 1919 елда билгеләнгәннән бирле, Аллаһы халкын рухи ризык белән тәэмин итә (10, 11 нче абзацларны кара.)

«ЫШАНЫЧЛЫ ҺӘМ АКЫЛЛЫ ХЕЗМӘТЧЕ КЕМ СОҢ?»

12. Хәзер без нинди сорауларга игътибар итәрбез?

12 Җитәкче совет әгъзалары югарыдан ачылышлар алмый, һәм аларны камил дип тә атап булмый. Шуңа күрә Җитәкче совет рухи хакыйкатьләрне аңлатканда я күрсәтмәләр биргәндә, хата җибәрергә мөмкин. «Күзәтү манарасы басмаларының индексы»нда «Уточнение в понимании» дигән исем астында 1870 елдан алып аңлавыбыз үзгәргән Изге Язмалардагы кайбер хакыйкатьләрнең исемлеге китерелә. Әлбәттә, Гайсә ышанычлы хезмәтче һич кимчелексез рухи ризык әзерләр димәгән. Алайса, Гайсәнең: «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче кем соң?» — дигән соравына ничек җавап биреп була? (Мат. 24:45) Бу хезмәтченең Җитәкче совет икәненә нинди дәлилләр бар? Әйдәгез, беренче гасырдагы җитәкче советка ярдәм иткән өч факторны исәпкә алып, бу сорауларны карап чыгыйк.

13. Изге рух Җитәкче советка ничек ярдәм иткән?

13 Изге рухның тәэсир итүе. Изге рух Җитәкче советка моңарчы аңлашылмаган Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне аңларга ярдәм итә. Мәсәлән, моннан алдагы абзацта әйтелеп киткән төгәлләштерелгән рухи хакыйкатьләрнең исемлеге турында уйлап карыйк. Һичшиксез, бер кеше дә үзлегеннән «Аллаһы зирәклегенең тирәнлекләрен» аңлый да, аңлатып та бирә алмый! (1 Көринтлеләргә 2:10 укы.) Җитәкче совет рәсүл Паулның: «Без болар турында кеше зирәклеге өйрәткән сүзләр белән түгел, ә рух өйрәткән сүзләр белән сөйлибез»,— дигән сүзләренә тулысынча кушыла (1 Көр. 2:13). Аллаһының изге рухы булмаса, гасырларга сузылган мөртәтлек һәм рухи караңгылык чорыннан соң, 1919 елдан башлап төгәлрәк ачыла барган рухи хакыйкатьләрне кем аңлатып бирә алыр иде?!

14. Ачылыш 14:6, 7 буенча, фәрештәләр бүген Аллаһы халкына ничек ярдәм итә?

14 Фәрештәләрнең ярдәме. Бүген Җитәкче совет гаять зур эш алып бара: ул бөтен дөнья буенча 8 миллионнан артык вәгазьче катнашкан вәгазьләү эшен җитәкли. Ни өчен бу эш шулкадәр уңышлы башкарыла? Сәбәпләрнең берсе — бу эштә фәрештәләр дә катнаша. (Ачылыш 14:6, 7 укы.) Күп кенә очракларда кешеләр нәкъ Аллаһыга ярдәм сорап дога кылган чакта алар янына вәгазьчеләр килгән. Хәтта кайбер илләрдә көчле каршылыклар булса да, вәгазь эше һәм шәкертләр әзерләү эше алга бара. Бу да фәрештәләр ярдәме белән генә мөмкин.

15. Җитәкче совет белән христиан дине әһелләре арасында нинди аерма бар? Мисал китер.

15 Аллаһы Сүзенә таянып эш итү. (Яхъя 17:17 укы.) 1973 елда нәрсә булганына игътибар итик. Шул елгы 1 июнь санындагы «Күзәтү манарасы»нда мондый сорау бирелгән булган: «Тәмәке тарту гадәтен ташламаган кеше суга чумдырылу үтә аламы?» Җавабы мондый булган: «Изге Язмалардан ап-ачык күренгәнчә, андый кеше суга чумдырылу үтә алмый». Мәкаләдә бу мәсьәләгә кагылышлы берничә принцип китерелгән. Шуннан соң ни өчен тәмәке тартуын ташламаган кешенең җыелыштан чыгарылырга тиешлеге аңлатылган (1 Көр. 5:7; 2 Көр. 7:1). Анда болай дип әйтелгән булган: «Бу — үзиреклелек я кырыслык күрсәтү түгел. Мондый катгыйлык чынлыкта Аллаһыдан килә, һәм ул үзенең югары нормаларын үзенең Сүзе аша белдерә». Чыгарылган карар аркасында кайбер әгъзаларына авырлыклар кичерергә туры килсә дә, һәрвакыт Аллаһы Сүзенә таянып эш иткән башка берәр дини оешма бармы? АКШта күптән түгел генә бастырылган дин турындагы бер китапта болай диелгән: «Христиан дине әһелләре, дини өйрәтмәләрен үз әгъзаларының һәм җәмгыятьтәге күпчелекнең ышануларына һәм карашларына яраклаштырыр өчен, аларны даими үзгәртеп тора». Җитәкче совет әгъзалары исә, карарлар кабул иткәндә, күпчелекнең карашына түгел, ә Аллаһы Сүзенә нигезләнеп эш итә. Шулай итеп, бүгенге көндә Аллаһы халкын чынлыкта кем җитәкли?

ҖИТӘКЧЕЛЕКНЕ ҮЗ ӨСЛӘРЕНӘ АЛГАН КЕШЕЛӘРНЕ ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ

16. Җитәкче советны истә тотуның бер юлы нинди?

16 Еврейләргә 13:7 укы. Бу шигырьдәге «истә тотыгыз» дигән сүзләр шулай ук «телгә алыгыз» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин. Шуңа күрә арагызда җитәкчелекне үз өсләренә алганнарны истә тотуның бер юлы — Җитәкче совет әгъзаларын догаларыбызда телгә алу (Эфес. 6:18). Алар күп кенә вазифалар башкара, мәсәлән, рухи ризык әзерли, бөтендөнья вәгазьләү эшен җитәкли һәм ирекле иганәләрнең дөрес кулланылуы өчен җаваплы. Һичшиксез, Җитәкче советта хезмәт иткән кардәшләребез даими догаларыбызга бик мохтаҗ!

17, 18. а) Без Җитәкче совет белән ничек хезмәттәшлек итәбез? ә) Ни өчен безгә вәгазьләү эшендә җан-тән белән катнашырга кирәк?

17 Әлбәттә, Җитәкче советны истә тотуыбыз сүзләребездән генә түгел, ә аның белән хезмәттәшлек итүебездән дә күренергә тиеш. Җитәкче совет безгә басмалар, җыелыш очрашулары һәм конгресслар аша төрле күрсәтмәләр биреп тора. Моннан тыш, Җитәкче совет район күзәтчеләрен билгели, алар исә, үз чиратында, җыелыш өлкәннәрен билгели. Район күзәтчеләре һәм өлкәннәр үзләренә бирелгән күрсәтмәләрне төгәл үтәп, Җитәкче советны истә тота. Безнең белән җитәкчелек иткән ир-атларга тыңлаучан һәм күндәм булып, без Җитәкчебез Гайсәне хөрмәт иткәнебезне күрсәтәбез (Евр. 13:17).

18 Җитәкче советны истә тотуның икенче юлы — вәгазьләү эшендә җан-тән белән катнашу. Еврейләргә 13:7 дә рәсүл Паул мәсихчеләрне җитәкчелекне үз өсләренә алган ир-атларның иманнарыннан үрнәк алырга өндәгән. Ышанычлы хезмәтче Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне тарату эшендә ашкынып катнашып һәм аны җәелдереп, гаҗәеп иман күрсәтә. Сез дә майланганнарга бу мөһим эштә булышлык итәсезме? Шулай булса, Җитәкчебез Гайсәдән мондый сүзләрне ишетү никадәр шатлыклы булачак: «Сез моны иң кече кардәшләремнең берсенә эшләгән булсагыз, миңа эшләгән буласыз» (Мат. 25:34—40).

19. Ни өчен сез алга таба да Җитәкчебез Гайсәгә иярергә тәвәккәл?

19 Гайсә, күккә кайтса да, үз шәкертләрен ярдәмсез калдырмаган (Мат. 28:20). Җирдә чакта Гайсә изге рух, фәрештәләр һәм Аллаһы Сүзе аңа җитәкчелекне үз өстенә алырга ярдәм иткәнен сизгән. Шуңа күрә ул безнең көннәрдә дә ышанычлы хезмәтчегә шундый ук ярдәм күрсәтә. Майланган мәсихчеләр буларак, шул хезмәтченең әгъзалары «Бәрән кая гына барса да, аңа ияреп баралар» (Ачыл. 14:4). Аларның күрсәтмәләре буенча эш итеп, без Җитәкчебез Гайсәгә ияреп барабыз. Тиздән ул безне «тормыш суы чишмәләренә» алып барачак, һәм без мәңге яшәячәкбез (Ачыл. 7:14—17). Җирдәге җитәкчеләрнең берсе дә мондый вәгъдә бирә алмый!

^ 3 абз. Күрәсең, Йәһвәнең нияте буенча, 12 рәсүл киләчәктә Яңа Иерусалимның 12 нигез ташы булырга тиеш булган (Ачыл. 21:14). Шуңа күрә тугры рәсүлләрнең берсе җирдәге тормышын тәмамлаган чакта аңа алмашка башка берәүне сайларга кирәк булмаган.

^ 8 абз. 1955 елдан башлап ул Күзәтү Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыяте (Пенсильвания) дип атала башлаган.