Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Без күп тапкырлар Аллаһының юмарт игелеген татыдык

Без күп тапкырлар Аллаһының юмарт игелеген татыдык

МИНЕМ әтием, Артур Гест, яшь чагыннан ук Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтеп яшәгән кеше иде. Ул методистлар рухание булырга теләгән. Әмма, Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең әдәбиятын укыгач һәм алар белән аралашкач, аның карашлары үзгәргән. 1914 елда әтиемә 17 яшь булганда, ул суга чумдырылу үткән. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында аны хәрби хезмәткә чакырганнар. Әтием кулына корал алудан баш тартканга, аны 10 айга Онтарио провинциясендәге Кингстон шәһәре төрмәсенә япканнар. Төрмәдән азат ителгәч тә, ул тулы вакытлы хезмәт башлап, китап таратучы, ягъни пионер булып киткән.

1926 елда әтием Хейзл Уилкинсонга өйләнгән. Аның әнисе хакыйкать белән 1908 елда танышкан булган. 1931 елның 24 апрелендә дүрт баланың икенчесе булып мин тудым. Безнең гаиләдә Йәһвәгә хезмәт итү бар нәрсәдән дә мөһимрәк иде. Әтиебез Изге Язмаларны хөрмәт итте һәм безне дә Аллаһы Сүзен кадерләргә өйрәтте. Без еш кына гаиләбез белән бергә өйдән өйгә йөреп вәгазьләдек (Рәс. 20:20).

ӘТИЕМНӘН ҮРНӘК АЛЫП, НЕЙТРАЛИТЕТ САКЛЫЙМ ҺӘМ ПИОНЕР БУЛЫП КИТӘМ

1939 елда Икенче бөтендөнья сугышы башланды, һәм киләсе елда Канадада Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеген тыйдылар. Мәктәпләрдә байракка честь бирә һәм милли гимн җырлый иделәр. Безгә Дороти апам белән җыр яңгыраганда класстан чыгып торырга рөхсәт итәләр иде. Шулай да бер көнне укытучы мине оялта башлады һәм куркак дип атады. Дәрестән соң берничә сыйныфташ миңа һөҗүм итеп җиргә екты. Әмма бу очрак минем «кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга» тәвәккәллегемне ныгытты гына (Рәс. 5:29).

1942 елның июлендә, 11 яшемдә, мин бер ферманың су багында суга чумдырылдым. Каникул вакытында миңа «отпуск пионеры» булып хезмәт итү бик тә ошый иде. (Ул чакта ярдәмче пионерлар шулай дип атала иде.) Бер елны мин өч абый-кардәш белән Онтарионың төньягындагы билгеләнмәгән территориядә урман кисүчеләргә вәгазьләдем.

1949 елның 1 маенда мин пионер хезмәтен башладым. Шул вакытны филиалда төзелеш бара иде, һәм мине шунда чакырдылар. Шулай итеп 1949 елның 1 декабреннән алып мин Канададагы Бәйтел гаиләсенең әгъзасы булып киттем. Мине типографиядә эшләргә билгеләделәр һәм бастыру машинасында эшләргә өйрәттеләр. Берничә атна буе мин төнге сменада эшләдем. Без Йәһвә халкы Канадада нинди эзәрлекләүләргә дучар булганы турында буклет бастырдык.

Соңрак Хезмәт бүлегендә хезмәт иткәндә, миңа вәгазьләр өчен Квебекка барачак пионерлар белән сөйләшеп алырга куштылар, анда эшчәнлегебезгә аеруча каршылык көчле иде. Квебекка барышлый алар филиалыбызга кереп чыктылар. Бу пионерлар арасында Альберта провинциясендәге Эдмонтон шәһәреннән булган Мэри Зазула бар иде. Аның әти-әнисе православие динендә булып, үз диненә җан-тән белән бирелгән булган. Изге Язмалар өйрәнүен ташламаганга, Мэри белән аның абыйсын Джоны әти-әнисе өйдән куып чыгарган булган. 1951 елның июнендә Мэри белән Джо суга чумдырылу үткән һәм ярты елдан соң пионер хезмәтен башлаган. Мэри белән аралашканда мин аның Йәһвәгә карата көчле яратуын күрдем һәм бу миңа бик нык тәэсир итте. Шунда мин үз-үземә: «Әгәр бу кызда җитди кимчелекләр булмаса, мин аңа өйләнәм»,— дидем. Тугыз айдан соң, 1954 елның 30 гыйнварында без өйләнештек. Ә инде бер атнадан соң безгә район хезмәтендә өйрәтү үтәргә тәкъдим иттеләр, һәм мин хатыным белән ике ел дәвамында Онтарионың төньягында район күзәтчесе булып хезмәт иттем.

Бөтендөнья вәгазь эше киңәя барганга тагы да күбрәк миссионерлар кирәк иде. Әгәр дә без, Канаданың салкын кышларын һәм җәйге черки өерләрен түзә алганбыз икән, кайда гына хезмәт итсәк тә теләсә нинди авырлыкларга түзә алырбыз, дигән нәтиҗәгә килдек. 1956 елның июлендә без Гилад мәктәбенең 27 нче сыйныфын тәмамладык, ә инде ноябрь аенда безне Бразилиягә миссионерлар итеп билгеләделәр.

БРАЗИЛИЯДӘ МИССИОНЕРЛАР БУЛЫП ХЕЗМӘТ ИТҮ

Без Бразилия филиалына килдек һәм анда португал телен өйрәнә башладык. Без берничә төп җөмләне ятладык һәм журнал тәкъдим итәр өчен бер минутлык кереш сүзне истә калдырдык. Шуннан соң без вәгазебезне башладык. Кеше кызыксынса, без аңа Изге Язмалардан Аллаһы Патшалыгы идарәсе астындагы тормышның нинди булачагын күрсәтер өчен өзек укырбыз дип сөйләштек. Беренче көнне үк бер хатын-кыз безне зур игътибар белән тыңлады. Мин аңа Ачылыш 21:3, 4 не укыганда аңымны югалттым! Мин мондагы эссе һәм дымлы һава торышына ияләшмәгән идем. Бу минем өчен сынау булды.

Без Кампус шәһәрендә миссионер булып хезмәт иттек. Хәзер анда 15 җыелыш, ә без килгәндә ул шәһәрдә нибары бер генә төркем һәм миссионерлар йорты бар иде. Ул йортта дүрт апа-кардәш яши иде: Эстер Трейси, Рамона Бауэр, Луиза Шварц һәм Лоррейн Брукс (хәзер Уоллен). Миссионерлар йортында мин кер юу бүлмәсендә ярдәм иттем һәм ашарга пешерү өчен утын әзерләдем. Бер дүшәмбе көннең кичендә «Күзәтү манарасы»н өйрәнгәннән соң, безгә «көтелмәгән кунак» килде. Без Мэри белән үткән көн турында фикер алышкан арада ул диванда ятып торырга булды. Башын мендәрдән күтәргәч, мендәр астыннан елан килеп чыкты. Мин еланны үтергәч кенә күтәрелгән шау-шу басылды!

Бер ел дәвамында португал телен өйрәнгәннән соң, безне район хезмәтенә билгеләделәр. Без авыл җирендә хезмәт иттек һәм бик гади тормыш алып бардык. Бездә электр тогы юк иде, без чыпта өстендә йокладык, ә җыелышларга арбага ат җигеп бардык. Вәгазьләү кампаниясе вакытында без билгеләнмәгән территориягә таулар арасындагы бер шәһәргә поездда бардык һәм пансионда бер бүлмәдә тукталдык. Филиал безгә таратыр өчен 800 журнал җибәрде. Аларны ташып бетерер өчен почтага күп мәртәбә барырга туры килде.

1962 елда Бразилиядә миссионер булып хезмәт иткән абый һәм апа-кардәшләр өчен Изге хезмәт мәктәбе үтте. Ярты ел дәвамында миңа төрле шәһәрләрдә: Манаус, Белен, Форталез, Ресифи һәм Салвадорда дәресләр үткәрергә куштылар. Манауста мин шулай ук бер данлыклы опера театрында өлкә конгрессы оештырдым. Коеп яуган яңгырлар аркасында суның байтак өлеше эчәргә яраксыз булып китте. Өстәвенә, конгресс делегатларына төшке ашны ашатыр өчен безнең яраклы урыныбыз юк иде. (Ул вакытларда конгресс делегатлары өчен ашарга әзерлиләр иде.) Мин хәрбиләргә мөрәҗәгать иттем, һәм бер игелекле офицер конгресска килүчеләрнең барысының да эчәрлек сулары булсын өчен чаралар күрде. Ул шулай ук солдатларның ике зур палатка куюларын кайгыртты. Нәкъ шунда безнең кухня белән кафе булды.

Мин булмаганда Мэри Бразилиягә килгән португал кешеләренә аларның эш урыннарында вәгазьләде. Бу кешеләрнең уенда тик акча гына иде, шуңа күрә Мэри аларның берсе белән дә Изге Язмалар турында сөйләшә алмады. Шуңа күрә ул хәтта Бәйтелдәге кайбер кардәшләргә: «Яшәр өчен ил сайла дисәләр, Португалияне һич тә сайламас идем»,— дигән. Әмма тиздән без хат алдык, анда нәкъ шул илгә күчәргә тәкъдим ителгән иде дә. Мэриның хисләрен күз алдыгызга гына китерегез! Ул вакытта Португалиядә безнең эшчәнлегебез тыелган иде, шулай да без анда күченергә ризалаштык.

ПОРТУГАЛИЯДӘ ХЕЗМӘТ ИТӘБЕЗ

1964 елның август аенда без Португалиянең башкаласы Лиссабонга килдек. Мондагы яшерен полиция кардәшләргә бик күп авырлыклар тудырып тора иде. Шуңа күрә абый-кардәшләр безне каршы алмаска булдылар һәм берникадәр вакыт без Йәһвә Шаһитләре белән аралашмый тордык. Яшәр өчен рөхсәт көткән арада без пансионда тордык. Ә виза алгач, фатирга күчендек. Ниһаять, безнең 1965 елның гыйнвар аенда филиал белән бәйләнешкә керергә мөмкинлек туды. Биш айдан соң җыелыш очрашуына беренче тапкыр барырга без бик шат идек!

Абый-кардәшләрнең йортларында полиция көн дә тентү оештыра иде. Патшалык Заллары ябылганга, очрашулар шәхси йортларда үтә иде. Йөзләгән Йәһвә Шаһитен сорау алу өчен һәм аларның кемлеген билгеләү өчен полиция участокларына алып китә иделәр. Полиция очрашуларны үткәрүче абый-кардәшләрнең фамилияләрен белергә теләп, кардәшләр белән үзен бик кырыс тотты. Шуңа күрә кардәшләр бер-берсенә фамилия белән түгел, ә исем белән генә дәшергә дип сөйләшкән иде. Без дә шулай эшләдек.

Безнең төп бурычыбыз — кардәшләрне рухи ризык белән тәэмин итү иде. Мэрига «Күзәтү манарасы»н һәм башка әдәбиятны бастыру өчен мимеографка трафарет ясау йөкләнде.

ЯХШЫ ХӘБӘРНЕ СУДТА ЯКЛАУ

1966 елның июнендә Лиссабонда бик мөһим суд үтте. «Фейжо» җыелышының барлык 49 әгъзасын да шәхси йортта законсыз рәвештә үткәрелгән очрашуда катнашканнары өчен җавапка тарттылар. Мин, аларны судка әзерләр өчен, төрле сораулар биреп, прокурор ролен уйнадым. Без судта җиңеләчәгебезне аңлый идек, әмма яхшы шаһитлек бирәчәгебезне дә белә идек. Безнең адвокат үз чыгышын кыю рәвештә беренче гасырда яшәгән Гамәлиилнең сүзләре белән йомгаклады (Рәс. 5:33—39). Бу процесс матбугатта бик киң яктыртылды. Кардәшләрнең барысы да 45 тәүлектән алып 5 ай ярымга кадәр төрмәгә хөкем ителде. Ә безне яклаган кыю адвокат, шатлыгыбызга, Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашты һәм үлеменә кадәр җыелыш очрашуларына йөрде.

1966 елның декабрендә мине филиал күзәтчесе итеп билгеләделәр, һәм мин күп кенә юридик мәсьәләләр белән шөгыльләндем. Йәһвә Шаһитләре ирекле рәвештә гыйбадәт кыла алсын өчен без күп көч куйдык (Фил. 1:7). Ниһаять, 1974 елның 18 декабрендә эшчәнлегебез рәсмиләштерелде. Порту һәм Лиссабон шәһәрләрендә тарихи очрашу үтте, анда 46 870 кеше булды. Шатлыгыбызны уртаклашыр өчен бу очрашуга төп идарәдән Нейтан Норр һәм Фредерик Френц килде.

Әйе, Йәһвә ярдәме белән, хәзер яхшы хәбәр португал телендә сөйләшүче халыклар яшәгән утрауларда, шул исәптән, Азор, Мадейра, Кабо-Верде, Сан-Томе һәм Принсипи утрауларында да яңгырый алган. Бу җирләрдә Йәһвә Шаһитләренең саны үсә бару сәбәпле филиалны киңәйтергә булдык. 1988 елның 23 апрелендә филиалның яңа биналары багышланды, анда 45 522 кеше килде. Багышлау нотыгын Милтон Хеншель кардәш сөйләде. Бу тарихи вакыйгага элек Португалиядә миссионер булып хезмәт иткән 20 кардәш килә алды.

БЕЗ ТУГРЫ КАРДӘШЛӘРДӘН ӨЙРӘНДЕК

Күп еллар дәвамында Аллаһыга тугры кардәшләр белән аралашу безнең тормышыбызны баетып торды. Бервакыт Теодор Ярач зональ күзәтчесе буларак килеп китү ясаганда, мин аның белән хезмәттәшлек итеп, үзем өчен мөһим сабак алдым. Без аның белән килеп киткән бер филиалда кардәшләр җитди авырлыкка очраган. Аны хәл итәр өчен филиал комитеты үз ягыннан мөмкин булганның барысын да эшләгән. Кардәшләрнең борчылуларын күреп, Ярач кардәш: «Ә хәзер изге рух эш итсен»,— диде. Күп еллар элек без Мэри белән Бруклинда Фредерик Френц һәм башка кардәшләр белән бергә кич үткәрдек. Кич азагында Френц кардәштән Йәһвәгә күп еллык хезмәт тәҗрибәсе аны нәрсәгә өйрәткәне турында сорадылар. Ул болай диде: «Иң мөһиме — нәрсә генә булмасын, Йәһвәнең җирдәге оешмасын калдырмаска. Гайсәнең үз шәкертләренә биргән Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне вәгазьләү йөкләмәсен башка бернинди оешма да үтәми».

Без Мэри белән нәкъ шулай эшләдек тә. Төрле филиалларда зональ күзәтчесе булып хезмәт иткән елларны без җылылык белән искә төшерәбез. Бу килеп китүләрдә без яшьләрне һәм олы яшьтәге кардәшләрне аларның Йәһвәгә тугры хезмәтләре бик кыйммәтле булганына ышандырдык һәм үзләренә тапшырылган хезмәтне кадерләргә дәртләндердек.

Әйе, елларның узуын сизми дә калдык, безгә инде 80 нән артык. Мэри сәламәтлек белән бәйле күп авырлыклар кичерә (2 Көр. 12:9). Әмма авырлыклар иманыбызны һәм Аллаһыга тугры булып калырга тәвәккәллегебезне ныгыта. Үткәннәргә күз салып, ышаныч белән шуны әйтә алабыз: без Аллаһының юмарт игелеген күп тапкырлар үзебездә татыдык *.

^ 29 абз. Бу мәкалә нәшер ителүгә әзерләнгәндә, Дуглас Гест 2015 елның 25 октябрендә вафат булды. Ул соңгы көненә кадәр Йәһвәгә тугры булган.