Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Рәсүл Паул: «Аллаһы... сезнең каршы тора алмаслык вәсвәсәгә дучар булуыгызны рөхсәт итмәячәк»,— дип язган (1 Көр. 10:13). Бу сүзләр Йәһвәнең нинди сынауларга чыдый алачагыбызны алдан күреп, аннары безнең шуларына дучар булуыбызны рөхсәт итә дигәнне аңлатамы?

Шулай булган булса, моның нәтиҗәсе нинди була алганлыгын карап чыгыйк. Улы үз-үзенә кул салган бер абый-кардәш болай дигән: «Без хатыным белән улыбызның үз-үзенә кул салуын кичереп чыга алачагыбызны Йәһвә алдан белгәнме? Аллаһы бу хәлнең булуына без аны кичереп чыга алачагыбызны күргәнгә юл куйганмы?» Йәһвә тормышыбыздагы һәр хәл-вакыйга белән җитәкчелек итә дип ышаныр өчен нигез бармы?

Паулның 1 Көринтлеләргә 10:13 тә язылган сүзләрен тирәнрәк карап чыгу мондый нәтиҗәгә килергә булыша: Йәһвә нинди авырлыкларга чыдый алачагыбызны алдан билгеләп, аннары безнең шуларына дучар булуыбызны рөхсәт итә дип ышаныр өчен Изге Язмаларда һичнинди нигез юк. Ни өчен шундый нәтиҗә ясап була? Дүрт сәбәпкә игътибар итик.

Беренчедән, Йәһвә кешеләргә ихтыяр иреге биргән. Ул бездән без үзебез тормыш юлыбызны сайларбыз дип көтә (Кан. 30:19, 20; Йош. 24:15). Дөрес сайлау ясасак, Йәһвәнең адымнарыбызны юнәлтәчәгенә өметләнә алабыз (Гыйб. сүз. 16:9). Әмма дөрес булмаган юлны сайласак, без аянычлы нәтиҗәләр кичерәчәкбез (Гәл. 6:7). Йәһвә нинди сынауларга юл куярга икәнен хәл иткән булса, бу безнең ихтыяр иреге бүләгебезнең кыйммәтлеген киметмәс идеме?

Икенчедән, Йәһвә безне вакыт һәм очрактан сакламый (Вәг. 9:11). Без тиешсез урында, тиешсез вакытта булу сәбәпле аянычлы нәтиҗәләргә китергән бәхетсезлекләргә юлыгырга мөмкин. Манараның авып 18 кешенең һәлак булганы турында сөйләп, Гайсә, бу хәл Аллаһы ихтыяры буенча булмаганын ассызыклаган (Лүк 13:1—5). Аянычлы хәлләр аркасында кем яшәп калачак, ә кем үләчәк икәнен Аллаһы алдан ук билгели дип уйлау акыллы булыр идеме?

Өченчедән, һәрберебез бәхәсле сорауда катнаша. Шайтан Йәһвәнең барлык хезмәтчеләренең сафлыгын шик астына алган. Ул, кешеләр сынаулар кичергәндә, Йәһвәгә тугры булып калмаячак дигән (Әюп 1:9—11; 2:4; Ачыл. 12:10). Әгәр дә Йәһвә безне билгеле бер сынаулардан яклап торган булса, Шайтанның гаепләүләре нигезле булып күренмәс идеме?

Дүртенчедән, Йәһвә тормышыбызда безнең белән нәрсә булачагын алдан күреп бармый. Аллаһы безнең нинди сынауга дучар булачагыбызны алдан хәл итә дигән уй ул безнең киләчәгебез турында барысын да белергә тиеш дигәнне аңлатыр иде. Әмма андый фикер Изге Язмаларда язылганнарга каршы килә. Әлбәттә, Аллаһы киләчәкне алдан күрә ала (Ишаг. 46:10). Ләкин, Изге Язмалар буенча, ул үзенең шушы сәләтен сайлап кына куллана (Ярат. 18:20, 21; 22:12). Шулай итеп Аллаһы ихтыяр ирегебезне хөрмәт иткәнен күрсәтә. Әллә безнең ирегебезне кадерләгән һәм үз сыйфатларын һәрвакыт камил рәвештә чагылдырган Аллаһы шундый булырга тиеш түгелме? (Кан. 32:4; 2 Көр. 3:17)

Алайса, Паулның «Аллаһы... сезнең каршы тора алмаслык вәсвәсәгә дучар булуыгызны рөхсәт итмәячәк» дигән сүзләрен ничек аңларга? Монда Паул Аллаһының сынауларга кадәр түгел, ә сынаулар вакытында ничек эш иткәнен тасвирлый *. Рәсүлнең сүзләре безне шуңа ышандыра: тормышыбызда нинди генә сынаулар булмасын, Йәһвә, әгәр дә без аңа таянсак, безне ярдәмсез калдырмаячак (Зәб. 55:22). Шунысын әйтергә кирәк, Паулның юаныч бирүче сүзләре ике төп хакыйкатькә нигезләнгән.

Беренчесе: без дучар булган сынаулар «барлык кешеләр дучар булган» сынаулар. Йәһвәгә таянсак, мондый сынаулар безнең өчен кичереп чыкмаслык булмаячак (1 Пет. 5:8, 9). Паул сүзләренең контекстыннан күренгәнчә, ул Исраил халкының чүлдә йөргән чактагы сынаулары турында яза (1 Көр. 10:6—11). Аллаһыга тугры булганнар өчен шул сынауларның берсе дә кичереп чыга алмаслык дәрәҗәдә авыр булмаган. Әмма, Паул язганча, аларның «кайберләре» Йәһвәгә тыңлаучан булмаган. Шунысы кызганыч, Аллаһыга таянмаганга, алар дөрес булмаган теләкләргә бирелгән.

Икенчесе: «Аллаһы тугры». Аллаһының үз халкы белән мөгамәлә итүе шуны күрсәтә: ул «үзен яратучыларга һәм әмерләрен үтәүчеләргә» тугры мәхәббәтен белдерә (Кан. 7:9). Өстәвенә, Аллаһы халкының тарихыннан күренгәнчә, Йәһвә үз вәгъдәләрен һәрвакыт үти (Йош. 23:14). Шулай итеп, Аллаһыны яратучылар һәм аны тыңлаучылар, сынауларга дучар булганда, Йәһвәнең үз вәгъдәсенә тугры булачагына ышана ала. Беренчедән, Аллаһы алар дучар булган сынауларның чыдый алмаслык дәрәҗәгә җитүен рөхсәт итмәячәк һәм, икенчедән, ул аларга «котылу юлын да күрсәтәчәк».

«Кайгы-хәсрәтебез нинди генә булмасын», Йәһвә безне юата

Сынаулар вакытында Йәһвә үзенә таянучыларга котылу юлын ничек күрсәтә? Әлбәттә, ул безне сынаулардан коткара ала. Әмма Паулның нәрсә язганын исегезгә төшерегез: «Ул [Йәһвә]... нык калыр өчен, сезгә котылу юлын да күрсәтәчәк». Шулай итеп, Йәһвә күп кенә очракларда, без сынауларны җиңеп чыга алсын өчен, бар кирәклесен биреп, безгә «котылу юлын» күрсәтә. Йәһвәнең безгә котылу юлын ничек күрсәтә алганына игътибар итик.

  • «Кайгы-хәсрәтебез нинди генә булмасын, Аллаһы безне юата» (2 Көр. 1:3, 4). Үзенең Сүзе, изге рухы һәм ышанычлы хезмәтче биргән рухи ризык аша Йәһвә акылыбызны, йөрәгебезне һәм күңелебезне тынычландыра ала (Мат. 24:45; Яхъя 14:16, иск.; Рим. 15:4).

  • Ул безгә изге рухы аша җитәкчелек бирә (Яхъя 14:26). Сынаулар кичергәндә изге рух безгә, акыллы эш итәр өчен, Изге Язмалардагы шигырьләрне һәм принципларны исебезгә төшерергә ярдәм итәргә мөмкин.

  • Ул безгә ярдәм итәр өчен фәрештәләрен җибәрә ала (Евр. 1:14).

  • Ул безгә сүзләре һәм эшләре белән «зур юаныч чыганагы» була алган кардәшләребез аркылы ярдәм итә ала (Көл. 4:11).

Шулай итеп, Паулның 1 Көринтлеләргә 10:13 тә язылган сүзләренең мәгънәсе турында нинди нәтиҗә ясап була? Йәһвә нинди сынауларны рөхсәт итәргә, ә ниндиләрен рөхсәт итмәскә икәнен алдан хәл итми. Әмма сынаулар вакытында шуңа һич шикләнмәскә була: Йәһвәгә тулысынча таянсак, ул беркайчан да без түзә алмаслык авырлыкларны рөхсәт итмәячәк һәм аларны кичереп чыгар өчен котылу юлын да күрсәтми калмаячак. Моны белү безне әллә юатмыймы?

^ 2 абз. «Вәсвәсә» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «сынау» дигән мәгънәне дә белдерергә мөмкин.