Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Пионерлар Джордж Роллстон һәм Артур Уиллис радиаторга су тутырыр өчен тукталган (Төньяк территория, 1933 ел)

АРХИВЫБЫЗДАН

«Үтеп булмаслык яки артык озын юллар юк»

«Үтеп булмаслык яки артык озын юллар юк»

1937 елның 26 мартында тузанга баткан кечкенә бер йөк машинасында ике кеше әкрен генә Австралиянең Сидней шәһәренә юл тота. Бер ел элек алар Сиднейны калдырып, континенттагы иң ерак һәм үтәргә кыен булган районнар буйлап 19 300 километр сәяхәт иткән. Алар тикшерүчеләр дә, маҗара эзләүчеләр дә түгел, ә Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләүче Артур Уиллис һәм Билл Ньюлендс исемле ике ашкынучан пионер. Алар Австралиянең аутбэгында, ягъни аның ерак районнарында яшәүче аз кеше яшәгән җирләрдә вәгазьләгән.

1920 нче елларның азагына хәтле Австралиядә яшәгән аз санлы Изге Язмаларны тикшерүчеләр * күбесенчә яр буендагы шәһәрләрдә һәм шәһәрчекләрдә я аларның якын-тирәләрендә вәгазьләгән. Ә материкның уртасында Кушма Штатларның яртысыннан зуррак булган территориядә аз кеше яшәгән коры бер өлкә урнашкан. Абый-кардәшләр шуны аңлаганнар: Гайсә Мәсихнең шәкертләре аның турында «җир читенә кадәр», шул исәптән Австралиянең аутбэгында да вәгазьләргә тиеш (Рәс. 1:8). Әмма бу җиңел булмаган эшне алар ничек башкарып чыгарга җыенган? Алар Йәһвәнең үзләре куйган тырышлыкларын фатихалаячагына нык ышанган һәм көчләреннән килгәннең барысын да эшләргә әзер булган.

ПИОНЕРЛАР — БЕРЕНЧЕ ЮЛ САЛУЧЫЛАР

1929 елда Квинсленд штатындагы һәм Көнбатыш Австралиядәге җыелышлар үз штатларының ерак районнарында вәгазьләр өчен берничә фургонны җиһазландырган. Фургон руле артына авыр шартларга түзә алган һәм машинаны төзәтеп рәткә сала алган нык, чыдам пионерлар утырган. Бу пионерлар бер вәгазьче дә аяк басмаган күптөрле урыннарда вәгазьләгән.

Машиналары булмаган пионерлар аутбэкка велосипедка утырып барганнар. Мәсәлән, 1932 елда 23 яшьлек Беннетт Брикелл исемле абый-кардәш Квинсленд штатындагы Рокгемптон шәһәреннән, штатның ерактагы төньяк районына вәгазьләр өчен, биш айлык сәяхәткә чыккан. Ул велосипедына юрган, кием, азык-төлек һәм бик күп китап төягән. Велосипедның шиналары тузып беткәч, Йәһвәнең үзен ярдәмсез калдырмавына ышанып, ул юлын дәвам иткән. Ул кайчандыр кешеләр сусап үлгән урыннардан велосипедын 320 километр буе этеп барган. Киләсе 30 ел эчендә Брикелл кардәш бөтен Австралияне велосипедта, мотоциклда һәм машинада йөз меңнәрчә километр йөреп чыккан. Ул беренче булып аборигеннарга вәгазьләгән, яңа җыелышлар оештырырга ярдәм иткән һәм җирле халыкның хөрмәтенә лаек булган.

АВЫРЛЫКЛАРНЫ ҖИҢҮ

Австралия — халык тыгызлыгы буенча дөньяның иң кечкенә илләрнең берсе. Аутбэкта исә халык тагы да сирәгрәк урнашкан. Шуңа күрә Йәһвә хезмәтчеләре континентның иң ерак җирләрендә дә эчкерсез кешеләрне эзләп табарга булган.

Ике ашкынучан пионер Стьюарт Келти һәм Уильям Торрингтон нәкъ шундый рух чагылдырган да. Материкның уртасында урнашкан Алис-Спрингс шәһәрчегендә вәгазьләр өчен алар 1933 елда Симпсон чүленең ком дюналары аша үткән. Аларның кечкенә машиналары ватылганга, алар аны ташлап калдырып, үз юлларын дәвам иткән. Агач протез кигән Келти кардәшкә исә дөягә атланып барырга туры килгән. Пионерларның тырышлыклары бүләкләнгән: алар ерактагы Уильям Крик дигән тимер юлы станциясендә кунакханә хуҗасын очраткан. Соңрак бу кеше — Чарлз Бернхардт хакыйкатьне кабул иткән, кунакханәсен саткан һәм 15 ел буе Австралиянең иң коры һәм үтеп керү кыен булган урыннарында берүзе пионер булып хезмәт иткән.

Артур Уиллис аутбэкка барырга әзерләнә (Перт, Көнбатыш Австралия, 1936 ел)

Бу пионерларга кыюлык белән тырышлык күптөрле авырлыкларны кичереп чыгарга ярдәм иткән. Мәкалә башында искә алынган Артур Уиллис һәм Билл Ньюлендс бервакыт Австралиянең аутбэгына вәгазьләргә барганда, коеп яуган яңгырлар аркасында чүл сазлыкка әйләнгән. Шуңа күрә 32 километрлык юлны үтү өчен, аларның ике атна вакытлары киткән. Кайвакыт алар кояшның көйдергеч нурлары астында интегеп гаять зур дюналар аша йөк машинасын этеп барган, шулай ук алар ташлы үзәннәрдән һәм коры комлы урыннардан үткән. Машина бик еш ватылганга, алар якын тирәдәге шәһәрчеккә берничә көн җәяү яки велосипедта барган һәм анда атналар буе запчастьларның килгәнен көткән. Шулай да авырлыкларга карамастан алар уңай караш саклап калган. Соңрак Артур Уиллис «Алтын гасыр» журналында китерелгән сүзләрне чак кына үзгәртеп болай дигән: «Аның Шаһитләре өчен үтеп булмаслык яки артык озын юллар юк».

Күп еллар пионер булып хезмәт иткән Чарлз Харрис кардәш аутбэкның үтеп керү кыен булган урыннарында һәм авыр шартлар хөкем сөргән җирләрендә Йәһвәгә тагы да якынрак булып киткәне турында бүлешкән. Ул болай дип өстәгән: «Тормыш юлы буенча мөмкин булганча җиңел йөк белән йөрү яхшырак. Гайсә кайчак йолдызлар астында йокларга әзер булган икән, без дә, хезмәтебез моны таләп итсә, шатлык белән шулай ук эшләргә тиеш». Күп пионерлар нәкъ шундый карашлы булган да. Аларның тырышлыклары ярдәмендә яхшы хәбәр континентның бар почмакларына барып җиткән һәм бик күп кеше Аллаһы Патшалыгы ягына баса алган.

^ 4 абз. 1931 елда Изге Язмаларны тикшерүчеләр Йәһвә Шаһитләре дигән исем кабул иткән (Ишаг. 43:10).