Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшьләр, Шайтанга каршы нык торыгыз!

Яшьләр, Шайтанга каршы нык торыгыз!

«Иблиснең мәкерле эшләренә каршы тора алыр өчен, Аллаһы биргән бөтен хәрби киемне киеп, коралларны алыгыз» (ЭФЕС. 6:11).

ҖЫРЛАР: 79, 140

1, 2. а) Яшь мәсихчеләр явыз рухларга каршы сугышта нәрсә ярдәмендә җиңә? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) ә) Без нәрсә карап чыгарбыз?

РӘСҮЛ Паул мәсихчеләрне гаскәриләр белән чагыштырган. Әлбәттә, без катнашкан сугыш букваль түгел, ә рухи. Шулай да дошманнарыбыз чыннан да бар, алар реаль. Шайтан һәм аның җеннәре — бик оста һәм тәҗрибәле сугышчылар. Беренче карашка, хәлебез өметсез кебек күренергә мөмкин — аеруча яшьләр өчен. Яшьләр кешеләрдән көчлерәк булган бу рухи затларны җиңә аламы соң? Әйе, җиңә ала һәм җиңә дә! Чөнки алар «Раббыдан һәм аның куәтле көченнән кодрәт табып яши». Алар шулай ук, оста гаскәри кебек, «Аллаһы биргән бөтен хәрби киемне киеп, коралларны ала». (Эфеслеләргә 6:10—12 укы.)

2 Хәрби кием турында мисал китергәндә, Паул, күрәсең, Рим гаскәриләре кигән киемнәрне күздә тоткан (Рәс. 28:16). Әйдәгез, бу чагыштыруны җентекләп карап чыгыйк. Шулай ук без кайбер яшьләрнең сүзләренә игътибар итәрбез. Алар ни өчен хәрби киемне киеп йөрү җиңел түгел, әмма шул ук вакыт файдалы икәнлеге турында сөйләр.

Сез хәрби киемегезне кидегезме?

«ХАКЫЙКАТЬ БИЛБАВЫ»

3, 4. Ни өчен Паул Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьне Рим гаскәриенең билбавы белән чагыштырган?

3 Эфеслеләргә 6:14 укы. Рим гаскәрие йөрткән билбауда металл пластиналар булган. Андый билбау сугышчының билен һәм корсагын яхшы яклаган һәм күкрәкчәне киеп йөртүне җиңеләйткән. Кайбер билбауларда кылыч һәм хәнҗәр йөртер өчен кыстыргыч сыман нәрсәләр булган. Шулай итеп, нык кысып бәйләнгән билбау гаскәригә сугышырга ярдәм иткән.

4 Моңа охшаш итеп Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьләр безне ялган тәгълиматлар китерә алган рухи зыяннан яклый (Яхъя 8:31, 32; 1 Яхъя 4:1). Аллаһы Сүзендәге хакыйкатне нык яратсак, безгә «тәкъвалык күкрәкчәсен» йөртү, ягъни Аллаһының тәкъва нормалары буенча яшәү, җиңелрәк бирелер (Зәб. 111:7, 8; 1 Яхъя 5:3). Изге Язмаларны яхшы аңлау безгә дошманнарыбызга каршы нык торырга булышыр (1 Пет. 3:15).

5. Ни өчен безгә намуслы булырга кирәк?

5 Изге Язмалардагы хакыйкать билебезгә «буып» куелган булса, без аның буенча яшәрбез һәм ялган сөйләмәбез. Онытмыйк: ялган — Шайтанның коралы һәм ул аны бик уңышлы куллана. Ялган аны сөйләүчегә дә, аңа ышанучыга да зыян китерә (Яхъя 8:44). Шуңа күрә, камилсез булсак та, безгә ялган сөйләүдән качарга кирәк (Эфес. 4:25). Әмма бу авыр булырга мөмкин. 18 яшьлек Абигейл болай ди: «Кайвакыт дөресен сөйләргә кирәкме дип шикләнеп торам — аеруча алдау судан коры булып чыгарга булышса». Алайса, ни өчен ул һәрвакыт хакыйкатьне генә сөйли? «Намуслы булу миңа Аллаһы алдында саф вөҗдан сакларга ярдәм итә. Әти-әнием һәм дусларым миңа ышанып булганын күрә»,— дип әйтә ул. 23 яшьлек Виктория болай дип сөйли: «Дөресен сөйләгәндә һәм үз карашларыңны яклап торганда, башкалар сине кимсетергә мөмкин. Ләкин намуслы булу сиңа зур файда китерә: син үзеңне ышанычлырак хис итә башлыйсың, Йәһвәгә якынлашасың һәм якыннарыңның хөрмәтен яулап аласың». Әйе, хакыйкать билбавын буып йөрү чыннан да яхшы нәрсә!

Хакыйкать билбавы (3—5 нче абзацларны кара.)

«ТӘКЪВАЛЫК КҮКРӘКЧӘСЕ»

6, 7. Ни өчен тәкъвалыкны күкрәкчә белән чагыштырып була?

6 Рим гаскәриләре кулланган күкрәкчәләрнең бер төре горизонталь тимер пластиналардан торган. Гәүдә формасы буенча ясалган һәм гаскәринең кабыргалары белән иңбашларын каплаган бу пластиналар бер-берсенә кечкенә ыргаклар, перәшкәләр һәм кечкенә күн каешлар ярдәмендә тоташтырылган булган. Әлбәттә, андый кием киеп хәрәкәт итү әллә ни уңайлы булмаган. Гаскәригә бар пластиналар бер-берсе белән яхшы тоташтырылганмы икәнен тикшереп торырга кирәк булган. Шул ук вакыт күкрәкчә гаскәринең йөрәген һәм башка эчке әгъзаларын уклардан һәм кылычтан саклаган.

7 Йәһвәнең тәкъва нормалары безнең өчен күкрәкчә кебек: алар безнең символик йөрәгебезне яклый (Гыйб. сүз. 4:23). Гаскәри үзенең тимер күкрәкчәсен башка, йомшаграк металлдан ясалган күкрәкчәгә беркайчан да алыштырмас иде. Нәкъ шулай ук безнең дә Йәһвәнең нормаларын үз күзебездә дөрес булып күренгән карашларга алыштырасыбыз килми. Шәхси карашларыбыз камиллектән ерак шул, шуңа күрә алар безгә кирәкле яклау бирә алмый (Гыйб. сүз. 3:5, 6). Шуңа күрә, образлы тел белән әйткәндә, Йәһвә биргән «күкрәкчәнең» пластиналары бер-берсенә яхшы тоташтырылганмы һәм йөрәгебезне әле дә яклыймы икәнлеген тикшереп торыйк.

8. Ни өчен Йәһвәнең нормалары буенча эш итү акыллы?

8 Яшьләр, сездә кайвакыт Йәһвәнең тәкъва нормалары азатлыгыгызны чикли я сезнең өчен үтә авыр дигән уйлар туамы? 21 яшьлек Дэниел болай ди: «Укытучылар һәм сыйныфташлар, Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәгәнем аркасында, миннән көлә иде. Берникадәр вакытка мин үз-үземә ышанычымны югалттым һәм хәтта төшенкелеккә бирелдем». Дэниелга нәрсә ярдәм иткән? Ул болай дип дәвам итә: «Мин Аллаһы нормалары буенча яшәүнең файдасын күрдем. Кайбер „дусларым“ наркотиклар куллана башлады, кайберәүләре мәктәпне ташлады. Аларның начар җимешләр татыганнарын күрү бик аяныч иде. Йәһвәнең нормалары мине чыннан да яклап тора». Ә Мэдисон исемле 15 яшьлек апа-кардәшебез болай ди: «Йәһвәнең нормалары буенча эш итү һәм яшьтәшләрем кызыклы дип санаган эшләрдә катнашмау миңа бик авыр бирелә. Бу минем өчен чын сынау». Мэдисон бу көрәштә ничек җиңә? «Мин Йәһвә исемен йөрткәнемне исемә төшереп торам һәм вәсвәсәләрнең чынлыкта Шайтан кулланган уклар икәнен онытмаска тырышам. Бу көрәшүдә җиңеп, мин үз-үземне күбрәк хөрмәт итәм».

Тәкъвалык күкрәкчәсе (6—8 нче абзацларны кара.)

«ЯХШЫ ХӘБӘРНЕ ВӘГАЗЬЛӘРГӘ ӘЗЕР БУЛУНЫ АЯК КИЕМЕ ИТЕП КИЕГЕЗ»

9—11. а) Мәсихчеләрнең нинди символик аяк киеме бар? ә) Яхшы хәбәрне кыюлык белән вәгазьләргә безгә нәрсә булышыр?

9 Эфеслеләргә 6:15 укы. Сугышта катнаша алыр өчен, Рим гаскәриенә яхшы аяк киеме кирәк булган. Бу аяк киеменең табаны өч кат күннән тегелгән. Андый аяк киеме бик уңайлы булган һәм озак тузмаган.

10 Гаскәриләр үз аяк киемнәрен сугышка барыр өчен кигән булса, мәсихчеләр үзләренең символик аяк киемнәрен тынычлык хәбәрен таратыр өчен кия (Ишаг. 52:7; Рим. 10:15). Әмма, мөмкинлек туганда, шаһитлек бирер өчен, безгә кыюлык кирәк. 20 яшьлек Бо болай ди: «Мин сыйныфташларыма вәгазьләргә курка идем һәм ояла идем. Хәзер андый хисләрнең нигезле булмаганын аңлыйм. Бүген яшьтәшләремә вәгазьләү миңа зур шатлык китерә».

11 Күп кенә яшьләр игътибар иткәнчә, вәгазьгә яхшы әзерләнсәң, шаһитлек бирү җиңелрәк. «Минем портфелемдә һәрвакыт басмаларыбыз бар,— дип әйтә 16 яшьлек Джулия.— Мин, сыйныфташларымны игътибар белән тыңлап, аларның карашларын аңларга тырышам, һәм бу миңа аларга ничек булышып булганын күрергә ярдәм итә. Моның ярдәмендә мин нәкъ аларга кызыклы булган тема турында сөйләшә алам». 23 яшьлек Макензи болай ди: «Кешене игътибар белән тыңласаң һәм хәленә керә белсәң, аны нәрсә борчыганын аңларсың. Мин яшьләр өчен чыгарылган бар мәкаләләрне укып барам. Шуңа күрә яшьтәшләремә Изге Язмалардан берәр шигырь күрсәтә алам я туры килгән мәкаләләрне киңәш итә алам». Бу очраклардан күренгәнчә, вәгазьгә яхшы әзерләнгән булсак, символик «аяк киемебез» аягыбызга тыгыз бәйләнгән булыр.

Аяк киеме — вәгазьләргә әзер булу (9—11 нче абзацларны кара.)

«ИМАННЫҢ ЗУР КАЛКАНЫ»

12, 13. Шайтан нинди «утлы уклар» куллана?

12 Эфеслеләргә 6:16 укы. Рим гаскәриенең турыпочмаклы калканы булган. Ул шулкадәр зур булган ки, хәтта гаскәрине иңбашларыннан алып тезләренә кадәр каплаган. Калкан уклар белән кылычтан яклау булып торган.

13 Шайтан, Йәһвә турында ялган таратып, безгә «утлы уклар» яудыра. Мәсәлән, Шайтан шуңа ышандырырга тырыша: Йәһвә сине яратмый һәм син беркемгә дә кирәк түгел. Вакыт-вакыт үзен булдыксыз итеп хис иткән 19 яшьлек Ида болай ди: «Еш кына Йәһвә миннән ерак һәм Дустым булырга теләми кебек тоела». Ида Шайтанның бу һөҗүменә ничек каршы тора? «Җыелыш очрашулары иманымны бик ныгыта,— дип сөйли ул.— Элек мин, җыелышка килеп, комментарийлар бирмичә утыра идем, чөнки җавапларым беркемгә дә кызык булмас дип уйлый идем. Әмма хәзер мин, җыелыш очрашуларына әзерләнеп, ике-өч комментарий бирергә тырышам. Бу әллә ни җиңел түгел, ләкин комментарийлар биргәндә, мин үземне яхшырак хис итәм. Кардәшләр дә рухымны күтәреп тора. Җыелыш очрашуларыннан соң мин һәрвакыт Йәһвәнең яратуын сизәм».

14. Ида очрагыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?

14 Ида очрагы мондый мөһим фикерне ассызыклый: гаскәри калканыннан аермалы буларак, «иман калканыбызның» зурлыгы үзгәрә ала: ул я үсә, я кими. Монысы инде бездән тора (Мат. 14:31; 2 Тис. 1:3). Шуңа күрә иманыбызны ныгытып тору бик мөһим!

Иманның зур калканы (12—14 нче абзацларны кара.)

«КОТКАРУНЫ ТИМЕР БАШЛЫК ИТЕП КИЕГЕЗ»

15, 16. Ни өчен өметебезне башлык белән чагыштырып була?

15 Эфеслеләргә 6:17 укы. Гаскәринең тимер башлыгы аның башын, муенын һәм битен саклаган. Кайбер башлыкларның махсус тоткычы булган. Моның ярдәмендә аларны кулда тотып йөртү уңайлы булган.

16 Башлык гаскәринең башын яклаган кебек, «котылуга өметебез» акылыбызны яклый (1 Тис. 5:8; Гыйб. сүз. 3:21). Өметкә ия булып, без Аллаһы вәгъдәләрен истә тотабыз һәм проблемаларга дөрес караш саклыйбыз (Зәб. 27:1, 14; Рәс. 24:15). Башлыгыбыз безне якласын өчен, безгә аны, кулда тотып йөртер урынына, башыбызга кияргә кирәк.

17, 18. а) Шайтан безнең башлыгыбызны ничек салдыртырга тырыша? ә) Шайтанның ялганына ышанмавыбыз нәрсәдән күренер?

17 Шайтан безнең башлыгыбызны салдыртырга тели. Аның Гайсәне ничек вәсвәсәләгәнен исебезгә төшерик. Шайтан Гайсәгә кешелек өстеннән хакимлек биреләчәген, һичшиксез, белгән. Әмма Гайсәгә Йәһвә билгеләгән вакытка кадәр көтәргә туры килгән. Моннан тыш, күктә хакимлек алыр алдыннан, Гайсә газаплар кичерергә һәм үләргә тиеш булган. Ә Шайтан Гайсәгә хакимлекне шунда ук алырга тәкъдим иткән. Тик Гайсәгә бер генә тапкыр Шайтанга табынырга кирәк булган (Лүк 4:5—7). Йәһвә безгә яңа дөнья вәгъдә итә. Анда безнең бар кирәклесе булачак. Әмма әлегә безгә көтәргә һәм кайбер нәрсәләрдән баш тартырга туры килә. Шайтанга моның барысы яхшы билгеле. Шуңа күрә ул безгә инде бүген матур көнкүреш тәкъдим итә. Патшалык эшләрен исә Шайтан икенче урынга куярга дәртләндерә (Мат. 6:31—33).

18 Күп кенә башка мәсихчеләр кебек, 20 яшьлек Киана Шайтанның ялганын кире кага. Ул болай ди: «Кешелекнең проблемаларын Аллаһы Патшалыгы гына чишә алганын беләм». Бу өмет аның фикер йөртү рәвеше белән тормышына ничек тәэсир итә? «Булачак оҗмахка өмет миңа дөньядагы мөмкинлекләргә аек караш сакларга булыша,— дип өсти ул.— Сәләтләремне күбрәк акча эшләр өчен я карьера төзер өчен кулланасым килми. Киресенчә, мин вакытымны һәм көчемне рухи максатлар өчен кулланырга тырышам».

Тимер башлык — коткарылуга өмет (15—18 нче абзацларны кара.)

«РУХ КЫЛЫЧЫН» — АЛЛАҺЫ СҮЗЕН КУЛЛАНЫГЫЗ

19, 20. Аллаһы Сүзен оста итеп кулланырга безгә нәрсә булышыр?

19 Паул вакытында Рим гаскәриләре кулланган кылычларның озынлыгы якынча 50 сантиметр булган. Гаскәриләр, үз кылычлары белән һәр көн күнегүләр ясаганга, сугышта аны оста куллана алган.

20 Паул Аллаһы Сүзен кылыч белән чагыштырган. Ләкин безгә бу кылычны оста куллана белергә кирәк. Шул чакта без үз карашларыбызны яклый алырбыз һәм башкаларның фикер йөртүләрен төзәтергә сәләтле булырбыз (2 Көр. 10:4, 5; 2 Тим. 2:15). Безгә Аллаһы биргән кылычны эффектив кулланырга нәрсә булышыр? Себастиан исемле 21 яшьлек кардәшебез болай ди: «Изге Язмаларны һәр көн укыганда, мин һәр бүлектән берәр шигырь язып алам. Мин хәтта бу шигырьләрдән исемлек төзедем. Шулай итеп мин Йәһвәнең фикер йөртүен үзләштерәм». Ә өстә искә алынган Дэниел болай ди: «Изге Язмаларны укыганда, мин хезмәттә очраткан кешеләргә кызыклы була алган шигырьләргә игътибар итәм. Кешеләр Изге Язмаларны яратканыңны һәм аларга эчкерсез ярдәм итәргә теләгәнеңне күргәндә, гадәттә, бик яхшы тыңлый».

Рух кылычы (19—20 нче абзацларны кара.)

21. Ни өчен безгә Шайтан белән җеннәрдән куркасы юк?

21 Бу мәкаләдә китерелгән яшьләрнең мисалларыннан шунысы ап-ачык: безгә Шайтаннан һәм аның җеннәреннән куркырга кирәкми. Бу дошманнар көчле, ләкин аларны җиңеп була. Үзенең Меңъеллык идарәсе вакытында Гайсә Мәсих Шайтанны упкынга ташлаячак, ә аннан соң аны бөтенләй юк итәчәк (Ачыл. 20:1—3, 7—10). Яшьләр, сез дошманыгызны, аның тактикасын һәм ниятен беләсез, шуңа күрә Йәһвәнең ярдәме белән аңа каршы тора аласыз!