Тышкы кыяфәт киртә булмасын
КАНАДАДА яшәүче Дон исемле бер Йәһвә Шаһите, урамда яшәүче кешеләр белән сөйләшер өчен, аерым тырышлыклар куя. Андый кешеләрнең берсе турында Дон болай ди: «Питер исемле бер өйсез кеше мин аулак тыкрыкларда очраткан кешеләрнең иң шакшысы булды. Ул начар холыклы иде һәм кешеләрне үзенә якын китермәде. Ул кешеләрнең игелеген кире кага бирде». Шулай да Дон вакыт-вакыт сабырлык белән шул өйсез кешегә игелек күрсәтергә тырышкан, һәм бу 14 тән артык ел дәвам иткән.
Бер көнне Питер Доннан сораган: «Ник син мине борчып йөрисең? Башкалар инде калдырды мине? Миндә ни эшең бар?» Сүзләре Питернең йөрәгенә үтеп керсен өчен, Дон әдәпле генә өч шигырьне кулланган. Башта, ул Питердан Аллаһының шәхси исеме турында сораган һәм аңа Изге Язмалардан Зәбур 83:18 не укырга тәкъдим иткән. Аннары, ни өчен аның турында борчылганын күрсәтер өчен, Дон Питердан Римлыларга 10:13, 14 не укыткан. Анда «Йәһвә исемен ялварып чакыручы һәркем котылыр» дип әйтелә. Ахырда, Дон Маттай 9:36 ны укыган һәм Питерга аны үзенә язылгандай укып карарга тәкъдим иткән. Ул шигырьдә әйтелә: «Халык төркемен күргәч, ул [Гайсә] аларны кызганды, чөнки алар көтүчесез сарыклар шикелле йончыган һәм таралган иделәр». Шунда күзләренә яшь тулган Питер: «Шул сарыкларның берсе мин мени?» — дип сораган.
Питер үзгәрә башлаган. Ул юынган, сакалын пөхтә генә кыскарткан һәм Дон биргән яхшы кием кигән. Ул кыяфәтен кайгыртуын дәвам иткән.
Питер көндәлек алып барган булган. Аның элекке язмалары караңгы һәм күңелсез төстә булган, ә яңалары аерылып торган. Бер язуында ул болай дигән: «Бүген мин Аллаһының исемен белдем. Хәзер дога кылганда, мин Йәһвәгә дога кыла алам. Аның исемен белгәнемә мин шундый шатмын! Донның сүзләре
буенча, Йәһвә минем Дустым була ала; аның мине тыңларга һәрчак вакыты бар».Питерның соңгы сүзләре үзенең бертуганнарына язылган булган:
«Мин үземне бүген начар хис итәм. Миңа яшәргә күп калмады дип уйлыйм. Ләкин бу көн минем соңгы көнем булса да, мин дустымны [Донны] яңадан оҗмахта күрәчәгемне беләм. Моны укыйсыз икән, димәк, мин юк инде. Мине күмгәндә, таныш булмаган бер кешене күрсәгез, аның белән сөйләшегез һәм бу кечкенә генә зәңгәр китапны укыгызчы *. Анда әйтелгәнчә, мин яңадан дустымны оҗмахта күрәчәкмен. Мин моңа бөтен йөрәгем белән ышанам. Сезне яраткан туганыгыз Питер».
Питерны җирләгәннән соң, аның апасы Юмми болай дигән: «Якынча ике ел элек Питер минем белән элемтәгә керде. Еллар дәвамында беренче мәртәбә ул бәхетле булып күренде. Ул хәтта елмайды да». Юмми Донга әйткән: «Мин бу китапны укырмын, чөнки энемнең йөрәгенә үтеп керә алган нәрсә гаҗәп нәрсә булырга тиеш». Ул шулай ук күптән түгел генә чыккан өйрәнер өчен китапны бер Йәһвә Шаһите белән карап чыгарга ризалашкан.
Без дә һәртөрле кешегә, тышкы кыяфәтенә карамастан, эчкерсез ярату күрсәтеп, сабыр була алабыз (1 Тим. 2:3, 4). Шулай эшләсәк, без Питерга охшаш кешеләрнең йөрәгенә үтеп керерлек итеп вәгазьли алырбыз. Алар кеше карашыннан сөйкемле булмаска да мөмкин, ләкин алар яхшы йөрәккә ия. Без бер дә шикләнмибез, «йөрәкне күргән» Аллаһы яхшы күңелле кешеләрнең йөрәгендә хакыйкатьне үстерәчәк (1 Иш. 16:7; Яхъя 6:44).
^ 7 абз. Питерга еллар элек бирелгән Изге Язмаларны өйрәнер өчен „Мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкать“ дигән басма турында сүз бара. (Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган. Хәзер бастырылмый.)