Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәнең фатихалары өчен көрәшүдән туктамагыз

Йәһвәнең фатихалары өчен көрәшүдән туктамагыз

«Син Аллаһы белән дә, кешеләр белән дә көрәштең һәм ахыр чиктә җиңеп чыктың» (ЯРАТ. 32:28).

ҖЫРЛАР: 23, 38

1, 2. Йәһвәнең хезмәтчеләре нинди авырлыкларга очрый?

БЕРЕНЧЕ тугры кеше Һабилдән алып Аллаһының тугры хезмәтчеләре иман көрәше алып бара. Рәсүл Паул еврей мәсихчеләренә язганча, мәсихчеләр Йәһвәнең илтифатын һәм фатихасын эзләгәндә «каты сынаулар аркасында газап» чигеп, нык калган (Евр. 10:32—34). Паул мәсихчеләр алып барган көрәшне грек ярышларында, мәсәлән, йөгерештә, милли көрәштә һәм йодрык сугышында катнашкан атлетларның куйган тырышлыклары белән чагыштырган (Евр. 12:1, 4). Бүген без тормыш өчен йөгерештә катнашабыз һәм юлыбызда игътибарыбызны читкә юнәлдерергә, аяк чалырга, аяктан егарга, шатлыктан һәм киләчәктә биреләчәк әҗердән мәхрүм итәргә теләгән дошманнар очрый.

2 Башлыча без Шайтанга һәм аның явыз дөньясына каршы каты көрәш алып барабыз (Эфес. 6:12). Бу дөньяда яшәп, безгә аның «ныгытмаларына» каршы торырга кирәк. Шушы ныгытмаларга дөньяның тәгълиматлары, фәлсәфәсе, шулай ук әхлаксызлык, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш күп эчү, наркотиклар куллану кебек яман эшләр керә. Өстәвенә, безгә һәрвакыт көчсез якларыбыз белән һәм күңел төшенкелеге белән көрәшергә кирәк (2 Көр. 10:3—6; Көл. 3:5—9).

3. Аллаһы безне дошманнарыбызга каршы көрәш алып барырга ничек өйрәтә?

3 Шундый көчле дошманнарны җиңү мөмкинме? Әйе, мөмкин, әмма бу җиңел түгел. Борынгы вакытлардагы йодрык сугышы белән шөгыльләнгән кешене күздә тотып, Паул болай дигән: «Йөгерүем максатсыз түгел, сугуым да — буш һавага сугу гына түгел» (1 Көр. 9:26). Йодрык сугышында катнашкан атлет көндәшенең һөҗүмнәрен кире кайтарган кебек, без дә, образлы итеп әйткәндә, дошманнарыбызның һөҗүмнәрен кире кайтарырга тиеш. Йәһвә безне бу яктан өйрәтә һәм безгә ярдәм итә. Үзенең Сүзе аша ул безгә гомеребезне саклап кала алган күрсәтмәләр бирә. Ул шулай ук безгә Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар, җыелыш очрашулары һәм конгресслар аша ярдәм итеп тора. Сез белгәннәрегезне тормышыгызда кулланасызмы? Юк икән, дошманыгызга бар көчегез белән каршы тора алырсызмы һәм сугуыгыз буш һавага сугу кебек кенә булмасмы?

4. Явызлык безне җиңмәсен өчен нәрсә эшләргә?

4 Дошманнарыбыз безгә көтелмәгән вакытта я без көчсез чакта һөҗүм итәргә мөмкин. Шуңа күрә безгә һәрвакыт уяу булырга кирәк. Изге Язмалар безгә: «Явызлыкка үзеңне җиңәргә юл куйма, явызлыкны яхшылык белән җиңеп яшә»,— дигән киңәш бирә (Рим. 12:21). «Явызлыкка үзеңне җиңәргә юл куйма» дигән өндәү без явызлыкны җиңә алабыз икәнлеген күрсәтә. Әмма моның өчен көрәшүебезне дәвам итәргә кирәк. Әгәр дә без уяулыгыбызны киметсәк һәм көрәшүдән туктасак, Шайтан, аның явыз дөньясы һәм кимчелекләребез бездән өстен чыгачак. Шуңа күрә беркайчан да бирешмәгез һәм Шайтанга үзегезне куркытырга юл куймагыз! (1 Пет. 5:9)

5. а) Аллаһының фатихаларына ирешү өчен көрәшебезне дәвам итәргә безгә нәрсә ярдәм итә ала? ә) Без Изге Язмалардан нинди мисаллар карап чыгарбыз?

5 Уңышка ирешер өчен көрәш алып баручылар көрәшүләренең сәбәбен истә тотарга тиеш. Аллаһының илтифатына һәм фатихаларына ирешер өчен, безгә игътибарыбызны Еврейләргә 11:6 да язылган сүзләргә тупларга кирәк: «[Аллаһыга] якынлашучы һәркем аның барлыгына һәм аның үзен ихластан эзләүчеләргә әҗерләрен бирүенә ышанырга тиеш». «Бар көчләрен куеп эзләсеннәр» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле тырышлыкларның интенсив һәм бер максатка тупланган булуын күрсәтә (Рәс. 15:17). Изге Язмаларда Йәһвәнең фатихаларына ирешер өчен бар тырышлыкларын куйган ир-атларның һәм хатын-кызларның гаҗәеп мисаллары китерелә. Мәсәлән, Ягъкуб, Рәхилә, Йосыф һәм Паул мисалларын алыйк. Алар үзләрен эмоциональ һәм физик яктан хәлсезләндергән хәлләргә очраган, әмма чыдамлылык күрсәткәнгә, алар мул фатихалар урган. Без шушы нык рухлы көрәшчеләрдән нәрсәгә өйрәнә алабыз?

ЧЫДАМЛЫЛЫК ФАТИХАЛАР КИТЕРӘ

6. Ягъкубка чыдам булырга нәрсә ярдәм иткән, һәм ул ничек бүләкләнгән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

6 Ыруг башлыгы Ягъкуб чыдамлылык белән көрәш алып барган, чөнки ул Йәһвәне яраткан һәм рухи нәрсәләрнең кадерен белеп яшәгән, шулай ук Йәһвәнең токымыңны фатихалаячакмын дигән вәгъдәсенә тулысынча ышанган (Ярат. 28:3, 4). Менә ни өчен Ягъкуб, якынча 100 яшендә була торып, Аллаһы фатихаларына ия булыр өчен көченнән килгәннең барысын эшләгән; ул хәтта кеше кыяфәтенә кергән бер фәрештә белән көрәшкән. (Яратылыш 32:24—28 укы.) Ягъкуб куәтле фәрештә белән көрәшерлек көчле һәм чыдам булганга көрәшкәнме? Әлбәттә, юк! Ул бик тәвәккәл кеше булган һәм үзенең һич тә бирешергә теләмәгәнен күрсәткән. Ахыр чиктә ул чыдамлылыгы өчен бүләкләнгән. Аңа җисеменә туры килгән Исраил дигән исем бирелгән (мәгънәсе «Аллаһы белән көрәшүче (бирешмәүче)» яки «Аллаһы көрәшә»). Ягъкуб мул итеп бүләкләнгән: ул Йәһвәнең хуплавын һәм фатихасын алган. Без дә моңа ирешә алабыз.

7. а) Рәхилә нинди авыр хәл кичереп яшәгән? ә) Көрәшүен дәвам итәргә аңа нәрсә ярдәм иткән, һәм ахыр чиктә ул нинди фатихалар алган?

7 Ягъкубның яраткан хатыны Рәхилә дә иренә Йәһвә тарафыннан бирелгән вәгъдәнең ничек итеп тормышка ашачагын күрергә бик теләгән. Әмма хәл итеп булмаслык булып тоелган бер авырлык булган. Ул балага уза алмаган. Изге Язмалар язылган чорда андый хәл хатын-кызның күңелен әрнеткән. Төшенкелегенең сәбәпчесе булган һәм үзенең ихтыярына бәйле булмаган хәл-шартларда көрәшүен дәвам итәр өчен, Рәхилә эмоциональ һәм физик көчне кайдан тапкан? Ул өметен югалтмаган. Ул тагы да ешрак догалар кылып, көрәшүен дәвам иткән. Йәһвә Рәхиләнең ихлас күңелдән белдергән ялваруларын ишеткән. Һәм нәтиҗәдә Рәхилә ана булу бәхетен татыган. Күңеленең тантана итүеннән Рәхилә: «Мин... гаять көчле көрәш алып бардым. Һәм мин җиңдем!» — дип кычкырып җибәргән (Ярат. 30:8, 20—24).

8. Йосыф еллар буе нинди җитди авырлыклар кичергән, һәм ул безнең өчен кайсы яктан яхшы үрнәк булып тора?

8 Ягъкуб белән Рәхиләнең чыдамлылык үрнәге, мөгаен, уллары Йосыфка көчле йогынты ясамый калмагандыр һәм иман сынауларына дучар булганда да нык булып калырга көч өстәгәндер. Йосыфка 17 яшь булганда, аның тормышы асты-өскә килгән. Көнләшкәнгә, абыйлары аны коллыкка саткан. Соңрак Йосыф Мисырда бер гаепсезгә, нахакка гаепләнеп, еллар буе төрмәдә утырган (Ярат. 37:23—28; 39:7—9, 20, 21). Йосыф өметсезлеккә бирелмәгән һәм күңелендә ачу саклап, абыйларыннан үч алу җаен эзләмәгән. Моның урынына ул үз акылын һәм күңелен Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләргә ия булу фатихасына туплаган (Лев. 19:18; Рим. 12:17—21). Йосыфның үрнәге безгә дә ярдәм итә ала. Мәсәлән, балачагыбыз начар шартларда үткән булса да я безнең хәзерге шартларыбыз өметсез булып күренсә дә, безгә чыдамлылык белән көрәшүебезне дәвам итәргә кирәк. Шулай эшләсәк, Йәһвә безне үз фатихасыннан аермаячак. (Яратылыш 39:21—23 укы.)

9. Ягъкуб, Рәхилә һәм Йосыфтан үрнәк алып, Йәһвәнең фатихаларына ирешер өчен, без нинди тырышлыклар куярга тиеш?

9 Без дә бүген авырлыкларга очрыйбыз, һәм бу безнең өчен сынау булырга мөмкин. Бәлки, сез берәр нинди гаделсезлек, тискәре мөнәсәбәт я мыскыллаулар кичерәсездер. Яки берәрсе сездән көнләшкәнгә күрә, сезне нигезсез гаеплидер. Бирешер урынына Ягъкубка, Рәхиләгә һәм Йосыфка Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итүләрен дәвам итәргә нәрсә ярдәм иткәнен исегездә тотыгыз. Аллаһы аларны ныгыткан һәм фатихалаган, чөнки алар рухи нәрсәләрнең кадерен белеп яшәгән. Алар көрәшүләрен дәвам иткән һәм эчкерсез догалары буенча эш иткән. Без шушы явыз дөнья төзелешенең ахыргы дәверендә яшибез, шуңа күрә алдыбыздагы өметкә ныклап тотыныр өчен җитди сәбәп бар! Сез алга таба да көрәшергә, ягъни Йәһвәнең илтифатына ирешер өчен бар көчегезне куярга әзерме?

ФАТИХАЛАР ӨЧЕН КӨРӘШЕРГӘ ӘЗЕР БУЛЫГЫЗ

10, 11. а) Аллаһының фатихалары өчен безгә нинди көрәш алып барырга туры килә? ә) Дөрес сайлау ясарга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

10 Нинди очракларда я хәл-шартларда безгә Аллаһының фатихалары өчен көрәшергә туры киләдер? Күпләр үзләренең кимчелекле яклары белән көрәш алып бара. Кайберәүләр хезмәткә уңай караш саклар өчен бар тырышлыкларын куя. Башкалар начар сәламәтлек я ялгызлык хисе белән көрәшәдер. Үзләрен рәнҗеткән я үзләренә каршы гөнаһ кылган кешене кичерергә авыр булу сәбәпле күңелләрендә хисләр көрәшен алып баручылар да бар. Йәһвәгә күпме вакыт хезмәт итүебезгә карамастан, барыбыз да үзенә тугры булганнарны бүләкләүче Аллаһыга хезмәт итәргә комачаулый алган нәрсәләргә каршы көрәшергә тиеш.

Сез Аллаһының фатихалары өчен көрәшәсезме? (10, 11 нче абзацларны кара.)

11 Әлбәттә, дөрес сайлау ясау һәм мәсихче юлыннан бару бер дә җиңел түгелдер. Дуамал йөрәгебез безне кире якка тартканда бу аеруча авыр (Ирм. 17:9). Андый тискәре йогынтыга аз гына булса да бирелгәнегезне сизсәгез, шунда ук Йәһвәдән изге рух сорап дога кылыгыз. Дога һәм изге рух сезгә дөрес булганны эшләргә һәм Йәһвә фатихалары китергән юлдан барырга көч бирәчәк. Догаларыгыз буенча эш итегез. Көн дә Изге Язмаларны укырга тырышыгыз, шулай ук шәхси өйрәнү һәм гаилә белән гыйбадәт кылу кичен регуляр рәвештә үткәрер өчен вакыт бүлеп куегыз. (Зәбур 119:32 укы.)

12, 13. Ике мәсихчегә начар теләкләрен тезгенлектә тотарга нәрсә ярдәм иткән?

12 Аллаһы Сүзе, аның рухы һәм безнең басмаларыбыз мәсихчеләргә начар теләкләрен ничек итеп җиңәргә ярдәм иткәнен күрсәткән күп кенә мисаллар бар. Бер яшүсмер егет 2003 елның 8 декабрь санындагы «Уяныгыз!» журналында «Гөнаһлы теләкләр белән ничек көрәшергә?» (рус) дигән мәкаләне укыган. Андагы фикерләр аңа ничек тәэсир иткән? «Мин начар уй-фикерләр белән көрәш алып барам. Мәкаләдә „күпләргә гөнаһлы теләкләр белән көрәшү аеруча авыр“ дигән сүзләрне укыгач, мин үземне кардәшлекнең өлеше итеп хис итә башладым. Мин үземнең ялгыз түгел икәнлегемне аңладым». Бу егет шулай ук 2003 елның 8 октябрь санында бастырылган «Аллаһы традицион булмаган яшәү рәвешен хуплыймы?» (рус) дигән мәкаләдән дә файда тапкан. Мәкаләне укып, ул кайберәүләр өчен бу көрәш тәнне интектереп торган чәнечкегә охшаш булганына игътибар иткән (2 Көр. 12:7). Тәкъва булып калыр өчен көрәшүләрен дәвам итсәләр дә, алар киләчәккә уңай караш белән карый. Ул болай ди: «Бу миңа һәр көн тугрылыгымны сакларга булыша. Үз оешмасы аша безгә бу явыз дөньяда исән калырга ярдәм иткәне өчен, мин Йәһвәгә чын күңелдән рәхмәтле».

13 Кушма Штатлардан булган бер апа-кардәшнең дә мисалына күз салыйк. Ул болай дип яза: «Безгә һәрвакыт иң кирәкле һәм үз вакытында рухи ризык биреп торганыгыз өчен сезгә рәхмәт әйтәсем килә. Бу мәкаләләр еш кына нәкъ минем өчен язылган кебек тоела. Ничәмә еллар инде мин Йәһвә нәфрәт иткәнне эшләргә этәргән бер көчле теләк белән көрәшәм. Кайчакларда минем бирешәсем, көрәшүдән туктыйсым килә. Йәһвәнең мәрхәмәтле һәм кичерүчән булганын мин беләм, әмма арына алмаган начар теләгем аркасында һәм шул теләкне күңелемнең түремдә нәфрәт итмәгәнгә, мин үземне аның ярдәменә лаексыз итеп хис итәм. Бу дәвамлы көрәш тормышымның төрле өлкәләренә тәэсир итә. [...] 2013 елның 15 март санындагы „Күзәтү манарасы“нда „Йөрәгегез Йәһвәне белергә телиме?“ дигән мәкаләне укыганнан соң мин Йәһвәнең чыннан да миңа ярдәм итәргә теләгәнен аңладым».

14. а) Паул үз көрәше турында нәрсә дигән? ә) Көчсез якларыбыз белән көрәшүдә без ничек уңышлы була алабыз?

14 Римлыларга 7:21—25 укы. Паул көчсез яклар һәм начар теләкләр белән көрәшү никадәр авыр икәнлеген үз тәҗрибәсеннән белгән. Әмма ул шуңа бер дә шикләнмәгән: дога кылып Йәһвәгә таянса һәм Гайсәнең йолым корбанына иман итсә, ул эчендә алып барган көрәштә җиңә алачак. Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Көчсез якларыбыз белән көрәшкәндә, без уңышлы була алабыз. Бу яктан безгә нәрсә ярдәм итәчәк? Паулның үрнәге буенча эш итү, үз көчебезгә түгел, ә тулысынча Йәһвәгә таяну һәм йолым корбанына иман итү.

15. Йәһвә безгә тугры булып калырга һәм сынауларга чыдамлы булырга ничек ярдәм итә ала?

15 Кайчакларда Аллаһы безгә берәр мәсьәлә турында никадәр нык борчылганыбызны күрсәтергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, без үзебез (яки гаиләбездәге берәрсе) каты авырып киткән чакта я гаделсезлек кичергән очракта, нәрсә эшләргә? Тугры булып калырга, шатлыгыбызны югалтмаска һәм рухи яктан нык булып калырга көч бирсен дип Аллаһыга дога кылырга кирәк. Шулай итеп без Йәһвәгә тулысынча таянганыбызны күрсәтербез (Флп. 4:13). Паул көннәрендә һәм безнең көннәрдә яшәгән күп кенә мәсихчеләрнең мисаллары дога кылу көчебезне яңарта һәм чыдам булырга тәвәккәллегебезне арттыра икәнлеген күрсәтә.

ЙӘҺВӘНЕҢ ФАТИХАЛАРЫ ӨЧЕН КӨРӘШҮДӘН ТУКТАМАГЫЗ

16, 17. Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

16 Иблис безнең бирешеп, кулларыбызның салынып төшкәнен күрергә бик тә теләр иде. Шуңа күрә тәвәккәллек белән «яхшылыкка ябышыгыз» (1 Тис. 5:21). Шайтанга, аның явыз дөньясына һәм һәртөрле гөнаһлы теләк-омтылышка каршы көрәштә җиңә алуыгызга һич кенә дә шикләнмәгез. Аллаһының сезне ныгыта алуына тулысынча ышанып, бу көрәштә уңышка ирешеп була (2 Көр. 4:7—9; Гәл. 6:9).

17 Бернәрсәгә дә карамастан, көрәшүдән туктамагыз. Бирешмәгез. Нык булыгыз. Һәм Йәһвәнең, «сез бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын өчен», өстегезгә фатихалар яудырачагына бер тамчы да шикләнмәгез (Мал. 3:10).