Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ата-аналар, балаларга иманнарын үстерергә булышыгыз

Ата-аналар, балаларга иманнарын үстерергә булышыгыз

«Егетләр һәм кызлар... Йәһвәнең исемен мактасыннар» (ЗӘБ. 148:12, 13).

ҖЫРЛАР: 41, 48

1, 2. а) Ата-аналар нинди кыенлыкка очрый һәм аны ничек хәл итеп була? ә) Бу мәкаләдә без нинди дүрт нәрсәне карап чыгарбыз?

«БЕЗ Йәһвәгә ышанабыз, әмма бу безнең балаларыбыз да аңа иман итәчәк дигәнне аңлатмый әле,— дип әйткән Франциядә яшәгән бер ирле-хатынлы.— Иман ул нәселдән-нәселгә күчми. Балалар аны әкренләп үстерә». Австралиядән булган бер абый-кардәш болай дип язган: «Баланың йөрәгендә иманны үстерү иң зур кыенлыкларның берсе дип әйтеп була. Моның өчен һәрбер мөмкинлекне, һәрбер чараны кулланырга кирәк. Әйтик, балаң сиңа сорау бирә, һәм син аңа канәгатьләнерлек җавап бирдең дип уйлыйсың. Әмма соңрак ул шул ук сорауны кабат бирә! Бүген канәгатьләнерлек булган җавабың бар нәрсәне беләсе килгән балаңа иртәгесен инде канәгатьләндермәскә мөмкин. Кайбер темаларга кабат-кабат кайтырга туры килер».

2 Балаларыгызны тәрбияләгәндә һәм аларда иман үстергәндә, үзегезне булдыксыз итеп сизгән очраклар буламы? Чынлыкта, үз акылыбызга таянсак, беребез дә бу йөкләмәне тиешенчә үтәп чыга алмаячак! (Ирм. 10:23) Әмма Аллаһыдан җитәкчелек сорасак, уңышка ирешә алырбыз. Әйдәгез, балагызда иманны үстерергә ярдәм итә алган дүрт мөһим нәрсәне карап чыгыйк: 1) балагызны яхшы белү, 2) күңелне биреп өйрәтү, 3) уңышлы мисаллар куллану һәм 4) түземле булу һәм дога кылу.

БАЛАГЫЗНЫ ЯХШЫ БЕЛЕГЕЗ

3. Ата-аналар балаларын өйрәткәндә Гайсәнең үрнәгенә ничек иярә ала?

3 Гайсә үз шәкертләреннән нәрсәгә ышанганнары турында сорарга курыкмаган (Мат. 16:13—15). Сез дә аңардан үрнәк алыгыз. Иң яхшысы, балагыз иркен хис итәрлек шартлар булдырып, аны үз хисләре белән уртаклашырга дәртләндерү. Мәсәлән, балагыз белән аны тынычсызландырган я аңарда шик-шөбһә тудырган нәрсәләр турында сөйләшеп була. Австралиядән булган 15 яшьлек бер абый-кардәш болай дип язган: «Әтием минем белән ышануларым турында еш кына сөйләшә һәм миңа фикер йөртергә булыша. Ул миңа мондыйрак сораулар бирә: „Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә икән? Син моңа ышанасыңмы? Ни өчен син моңа ышанасың?“ Әтием үзенең я әниемнең сүзләрен кабатлап әйтүемне түгел, ә үз сүзем белән җавап бирүемне тели. Олыгая барган саен мин сорауларга тирәнрәк җавап бирергә тиеш идем».

4. Баланың сорауларына ни өчен җитди карау мөһим? Мисал китер.

4 Әгәр дә балагыз Изге Язмалардагы берәр нинди тәгълиматның дөреслегенә шикләнсә, чамадан тыш хискә бирелеп, хакыйкатьне шунда ук ашкынып якларга ашыкмагыз. Түземлелек белән аңа уйланырга ярдәм итегез. «Балагызның сорауларына җитди карагыз,— дип әйтә бер ата.— Юк-бар нәрсә дип санап, аларның сорауларын кире какмагыз. Шулай ук кайбер темаларга, алар сезне уңайсыз хәлгә куя алганга гына, сөйләшүдән качмагыз». Чынлыкта, балагызның сораулар бирүе аның кызыксынганын һәм моңа төшенергә теләгәнен күрсәтә. Гайсә инде 12 яшендә җитди сораулар биргән. (Лүк 2:46 укы.) Даниядән булган 15 яшьлек бер яшүсмер малай болай дип исенә төшерә: «Динебезнең хак булуына шикләремне белдергәч, әти-әнием, минем өчен борчылса да, сүзләремне тыныч кына кабул итте. Алар минем бөтен сорауларыма Изге Язмалар нигезендә җавап бирде».

5. Баланың иманы бар кебек тоелса да, ата-аналар нәрсә эшләргә тиеш?

5 Баланың уй-фикерләрен, хис-тойгыларын һәм борчуларын яхшы белергә кирәк. Ул сезнең белән бергә җыелыш очрашуларына һәм вәгазьгә йөрсә дә, иманы үскән дип уйларга ашыкмагыз. Көндәлек эшләр белән шөгыльләнгәндә рухи темаларга сөйләшегез. Балагыз белән бергә һәм шәхси рәвештә аның өчен дога кылыгыз. Балагызның иман сынаулары турында белергә тырышыгыз, һәм аңа бу яктан уңышлы булырга ярдәм итегез.

КҮҢЕЛЕГЕЗНЕ БИРЕП ӨЙРӘТЕГЕЗ

6. Ата-аналар рухи хакыйкатьләрне үз күңелләренә сеңдергәндә, бу аларга үз балаларын өйрәтергә ничек ярдәм итә?

6 Оста укытучы буларак, Гайсә кешеләрнең йөрәкләренә үтеп керерлек итеп сөйләгән, чөнки ул Йәһвәне, аның Сүзен һәм кешеләрне яраткан (Лүк 24:32; Яхъя 7:46). Шундый ярату ата-аналарга балаларының күңелләренә ирешергә булышачак. (Канун 6:5—8; Лүк 6:45 укы.) Шуңа күрә, ата-аналар, Изге Язмаларны һәм басмаларыбызны тырышып өйрәнегез. Йәһвәнең иҗади эшләре турында күбрәк белегез һәм моның турында язылган мәкаләләребезне укыгыз (Мат. 6:26, 28). Шулай итеп сез белемнәрегезне киңәйтерсез, Йәһвәгә карата рәхмәт хисен тирәнәйтерсез һәм балаларыгызны остарак өйрәтә алырсыз (Лүк 6:40).

7, 8. Ата-аналарның йөрәкләре Изге Язмалардагы хакыйкатьләр белән тулып торса, нәтиҗәсе нинди булыр? Мисал китер.

7 Cезнең йөрәгегез Изге Язмалардагы хакыйкатьләр белән тулып торса, сез, һичшиксез, аларны гаиләгез белән уртаклашырга теләрсез. Моны җыелыш очрашуларына әзерләнгәндә я гаилә белән гыйбадәт кылу үткәргәндә генә түгел, ә башка очракларда да эшләргә тырышыгыз. Балаларыгызны рухи темаларга сөйләшергә мәҗбүр итмәгез. Андый сөйләшүләр табигый һәм бала үзен иркен хис итәрлек шартларда үтәргә тиеш. Кушма Штатлардан булган бер ирле-хатынлы балалары белән бергә табигатьтәге кайбер нәрсәләргә я берәр нинди аш-ризыкның тәмлелегенә сокланганда Йәһвә турында уйлана. «Без Йәһвәнең безгә биргән һәр нәрсәдә аның яратуы һәм кайгыртуы чагылганын балаларыбызның исенә төшереп торабыз»,— дип әйтә алар. Көньяк Африка Республикасындагы бер ирле-хатынлы ике кызы белән бакчада эшләгән чакта төрле гаҗәеп эшләргә, мәсәлән, орлыкның шытып чыгып, үсемлеккә әйләнгәненә игътибар итә. Алар кызларында тормышка һәм табигатьтәге гаҗәеп итеп яратылган нәрсәләргә тирән хөрмәт үстерергә тырыша.

8 Австралиядән булган бер әти кеше үзенең 10 яшьлек улының Аллаһыга карата иманын һәм иҗади эшләренә ышанычын ныгытыр өчен музейга алып барырга булган. «Музейда без аммонитлар һәм трилобитлар дип аталган борынгы диңгез хайваннарының күргәзмәсен күрдек»,— дип әйтә ул. «Күптән юкка чыккан бу умырткасыз хайваннар үзләренең матур, катлаулы һәм камил төзелешләре белән безне таң калдырды, алар бүгенге җан ияләреннән һич тә ким булмаган. Әгәр дә тормыш эволюцион үсеш юлы белән барган икән, ни өчен соң алайса шушы борынгы умырткасыз хайваннарның төзелеше шулкадәр катлаулы? Бу фикер миңа бик нык тәэсир итте, һәм мин аны улым белән уртаклаштым».

УҢЫШЛЫ МИСАЛЛАР КУЛЛАНЫГЫЗ

9. Ни өчен мисаллар шулхәтле уңышлы була ала, һәм бер әнинең мисалы моны ничек күрсәтә?

9 Гайсә еш кына уйланырга этәрерлек, йөрәккә үтеп керерлек һәм истә калырлык мисаллар кулланган (Мат. 13:34, 35). Балалар җиңел генә берәр нәрсәне күз алдына китерә ала. Шуңа күрә, ата-аналар, өйрәткәндә мөмкин кадәр күбрәк мисаллар кулланыгыз. Япониядә бер әни кеше нәкъ шулай эшләгән дә. Улларына 8 һәм 10 яшь булганда, ул аларга җир атмосферасы һәм Йәһвәнең аны безнең хакта кайгыртудан чыгып барлыкка китергәне турында сөйләгән. Моны ачыклап бирер өчен, ул аларга сөт, шикәр һәм кофе биргән. Шуннан соң аларның һәрберсеннән үзенә бер чынаяк кофе ясап бирүен сораган. «Алар үтенечемне зур тырышлык белән үтәргә кереште,— дип әйтә ул.— Алардан ни өчен шулхәтле тырышып эшләгәннәре турында сорагач, алар безнең сиңа кофены сиңа ошаганча ясыйсыбыз килә диделәр. Шунда мин Аллаһының атмосферадагы газларны катыштырып, безнең хакта шундый ук кайгырту күрсәткәнен аңлаттым». Бу аларның яшенә туры килерлек мисал һәм нәтиҗәле өйрәтү ысулы булган. Һичшиксез, бу ачык мисал малайларның күңелендә озакка уелып калган!

Баланың Аллаһыга һәм аның иҗади эшләренә иманын ныгытыр өчен гади мисаллар кулланып була (10 нчы абзацны кара.)

10, 11. а) Баланың Аллаһыга карата иманын ныгытыр өчен нинди мисаллар кулланып була? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) ә) Сезнеңчә, нинди мисаллар уңышлы?

10 Балагызның Аллаһыга карата иманын ныгытыр өчен мисал итеп хәтта берәр нинди кулинария рецептын кулланып була. Ничек итеп? Берәр пирог я печенье пешергәннән соң, рецептның кирәклеген аңлатыгыз. Шуннан соң балагызга берәр нинди җиләк-җимеш, мәсәлән, алма биреп, болай дип сорагыз: «Син алманың „рецепт“ буенча ясалганын белә идеңме?» Аннары алманы икегә бүлеп, аңа орлыгын күрсәтегез. Алма рецепты аның орлыгында, әмма ул кулинария китабында язылган сүзләргә караганда күпкә катлаулырак тел белән «язылганын» аңлатыгыз. Баладан болай дип сорап була: «Пирог рецептын кемдер уйлап чыгарган булса, алманың күпкә катлаулырак рецептын кем уйлап чыгарган?» Олырак яшьтәге балага алманың, ягъни бөтен алмагачның рецепты ДНКда язылган дип аңлатып була. Шулай ук сез балагыз белән бергәләп «Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау» (рус) дигән брошюраның 10—20 нче битләрендә китерелгән мисалларны һәм рәсемнәрне карап чыга аласыз.

11 Күп кенә әти-әниләргә балалары белән «Уяныгыз!» журналының «Иҗади эшләр» рубрикасындагы мәкаләләр нигезендә фикер алышу ошый. Ә балалар бик кечкенә булса, андагы мәгълүматны гади тел белән аңлатып бирергә була. Мәсәлән, Даниядән булган бер ирле-хатынлы самолетларны кошлар белән чагыштырып, балаларына мондый сораулар биргән: «Самолетлар кошларга охшаган. Әмма самолетлар йомырка салып, кошлар шикелле бәләкәй самолетлар чыгара аламы? Кошларга очып китү һәм очып төшү өчен махсус юллар кирәкме? Һәм самолет гүләвен кошның сайравы белән чагыштырып буламы? Димәк, кем акыллырак: самолетны уйлап чыгаручымы я кошларны Барлыкка китерүчеме?» Шундый фикер алышулар вакытында бирелгән төпле сораулар баланың аңын, ягъни фикерләү сәләтен үстерергә һәм Аллаһыга карата иманын ныгытырга булыша ала (Гыйб. сүз. 2:10—12).

12. Мисаллар баланың Изге Язмаларга ышанычын ныгытырга ничек булыша ала?

12 Уңышлы мисаллар шулай ук баланың Изге Язмаларга ышанычын ныгыта ала. Мәсәлән, Әюп 26:7 гә (укы) игътибар итик. Сез бу шигырьдәге сүзләрнең Аллаһы тарафыннан рухландырылганын ничек күрсәтә алыр идегез? Әлбәттә, коры фактларны гына китереп була. Әмма ни өчен күзаллау сәләтен кулланмаска? Балагызга Әюп яшәгән вакытта телескоплар да, космик кораблар да булмаганын аңлатыгыз. Балагыз Җир кебек гаять зур объектның бернәрсәгә дә эленеп тормаганына ышану никадәр авыр икәнлеген күрсәтсен. Моның өчен ул туп я таш алсын һәм шуның ярдәмендә авырлыклы әйберләр һавада үзеннән-үзе эленеп тора алмый икәнен күрсәтеп бирсен. Шулай итеп балагыз кешеләр фәнни фактларны әле исбатлаганчы, Йәһвә аларны инде күптән үзенең Сүзенә язып куйганын аңлар (Ник. 9:6).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИПЛАРНЫҢ МӨҺИМЛЕГЕН КҮРСӘТЕГЕЗ

13, 14. Ата-аналар балаларына Изге Язмалардагы принципларның файдасын күрергә ничек ярдәм итә ала?

13 Балаларны шулай ук Изге Язмалардагы принципларның файдасын күрергә өйрәтү үтә мөһим. (Зәбур 1:1—3 укы.) Моңа төрле ысуллар белән ирешергә була. Мәсәлән, балагыз ерактагы бер утрауга җирләшүен һәм үзе белән яшәячәк кешеләрне сайларга кирәклеген күз алдына китерсен. Шуннан соң баладан болай дип сорагыз: «Тыныч-тату гына яшәп ятар өчен, һәркем нинди сыйфат чагылдырырга тиеш?» Сез шулай ук аның белән бергә Гәләтиялеләргә 5:19—23 тә язылган акыллы күрсәтмәләр турында уйлана аласыз.

14 Мондый фикер алышу балагызга ике мөһим сабак алырга ярдәм итәр. Беренчедән, Аллаһының нормалары чын тынычлыкка һәм бердәмлеккә илтә. Икенчедән, безне бүген өйрәтеп, Йәһвә безне яңа дөньяга әзерли (Ишаг. 54:13; Яхъя 17:3). Шушы сабакларны үзләштерүдә басмаларыбызда китерелгән төрле кешеләрнең очраклары һәм мисаллары ярдәм итә. Аларны, мәсәлән, «Күзәтү манарасы» журналында бастырылган «Изге Язмалар тормышны үзгәртә» дигән рубрикаларда табып була. Яки җыелышыгызда Йәһвәгә яраклы булыр өчен үз тормыш рәвешләрен тулысынча үзгәрткән кешеләр бардыр. Аларны кунакка чакырып, үзләре турында сөйләүләрен сорап була. Андый мисаллар Изге Язмалардагы принципларның файдасын гамәлдә күрергә булыша (Евр. 4:12).

15. Балаларыгызны өйрәткәндә нәрсәне истә тотарга кирәк?

15 Шуны истә тотыгыз: балаларыгызны өйрәткәндә тапталган юлдан бармагыз. Күзаллау сәләтегезне кулланырга тырышыгыз. Аларның яшен исәпкә алып, уйланырга дәртләндерегез. Өйрәтүегез кызыклы һәм иманны ныгытырлык булсын. Бер әти кеше болай дигән: «Яхшы таныш булган темаларны аңлатыр өчен яңа ысуллар эзләүдән беркайчан да туктамагыз».

ИМАН КҮРСӘТЕГЕЗ, ТҮЗЕМЛЕ БУЛЫГЫЗ ҺӘМ ДОГА КЫЛЫГЫЗ

16. Ни өчен балаларны өйрәткәндә түземле булу мөһим? Мисал китер.

16 Нык иман үстерер өчен Аллаһының рухы кирәк (Гәл. 5:22, 23). Иманны җимеш белән чагыштырып була. Җимеш үсеп өлгерсен өчен вакыт кирәк. Иман белән дә шулай ук. Шуңа күрә балагызны өйрәткәндә сабыр һәм түземле булырга кирәк. Япониядән булган ике балалы бер әти болай дигән: «Без хатыным белән балаларга күп вакытыбызны бирдек. Бәләкәй чакларыннан алып мин алар белән, җыелыш очрашулары үткән көннәрдән тыш, һәр көн 15 минут дәвамында өйрәнү үткәрдем. 15 минут өйрәнеп алу безнең өчен дә, алар өчен дә кыен түгел иде». Ә бер район күзәтчесе болай дип язган: «Яшүсмер чагымда минем күп кенә сорауларым һәм шикләрем бар иде, әмма мин моны беркемгә дә әйтми идем. Вакыт узу белән мин җыелыш очрашуларында, гаилә өйрәнүе вакытында һәм шәхси өйрәнү үткәргәндә аларның күбесенә җавап таптым. Менә ни өчен ата-аналар үз балаларын өйрәтүдән туктарга тиеш түгел».

Оста өйрәтүче булыр өчен Аллаһы Сүзе иң башта үз йөрәгегездә булырга тиеш (17 нче абзацны кара.)

17. Ни өчен ата-аналарның яхшы үрнәге үтә мөһим, һәм бер ирле-хатынлы үзләренең кызларына ничек итеп яхшы үрнәк күрсәткән?

17 Әлбәттә, балаларыгызга Аллаһыга иман итүдә үрнәк күрсәтү үтә мөһим. Нык иманыгыз аларга, һичшиксез, уңай тәэсир итәчәк. Шуңа күрә үз иманыгызны алга таба да ныгытып торыгыз. Балагыз Йәһвә сезнең өчен реаль Аллаһы икәнлеген күрсен. Бермуд утрауларындагы бер ирле-хатынлы, кыенлыклар кичергәндә, үз балалары белән Йәһвәгә җитәкчелек сорап дога кыла һәм балаларын да шулай эшләргә өнди. Алар болай ди: «Без шулай ук олы кызыбызга: „Тулысынча Йәһвәгә таян, Патшалык эше белән мәшгуль бул һәм артык борчылма“,— дип әйтәбез. Проблеманың хәл ителгәнен күргәндә, ул безгә Йәһвә ярдәм биргәненә шикләнми. Моның барысы кызыбызның Аллаһыга карата иманын һәм Изге Язмаларга ышанычын үстерә».

18. Ата-аналар нәрсәне аңларга тиеш?

18 Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, балалар үз иманнарын үзләре үстерергә тиеш. Ата-ана буларак, сез утыртасыз һәм су сибәсез, әмма үсеш Аллаһыдан килә (1 Көр. 3:6). Шуңа күрә Йәһвәдән изге рухын сорап дога кылыгыз һәм балагызны зур тырышлыклар куеп өйрәтегез. Шулай эшләвегезне дәвам итсәгез, Йәһвә сезне мул итеп фатихалаячак (Эфес. 6:4).