Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Дәүләт вәкилләре алдында яхшы хәбәрне яклау

Дәүләт вәкилләре алдында яхшы хәбәрне яклау

«МИН бу кешене, башка халыкларга, шулай ук патшаларга... үз исемемне җиткерер өчен, үз коралым итеп сайладым» (Рәс. 9:15). Бу сүзләрне Хуҗабыз Гайсә яңа гына мәсихче булып киткән һәм соңрак рәсүл Паул дип аталган бер яһүд турында әйткән булган.

Андый патшаларның берсе Рим императоры Нерон булган. Үз иманыгызны андый җитәкче алдында якларга туры килсә, сез үзегезне ничек хис итәр идегез? Без, мәсихчеләр буларак, рәсүл Паулдан үрнәк алырга тиеш (1 Көр. 11:1). Рәсүл Паулның ул вакыттагы хокук системасында туплаган тәҗрибәсе безгә аның үрнәге буенча эш итәргә булышачак.

Исраил җирендә Муса кануны хөкем сөргән, шул сәбәпле диндар яһүдләр кайда гына яшәсәләр дә бу канунның әхлакый нормаларын тоткан. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң хак гыйбадәт кылучыларга Муса канунын инде тотарга кирәк булмаган (Рәс. 15:28, 29; Гәл. 4:9—11). Әмма Паул һәм башка мәсихчеләр Канун турында әдәпсез сөйләмәгән һәм шуңа күрә алар һичбер каршылыксыз яһүд общиналарына шаһитлек бирә алган (1 Көр. 9:20). Шулай итеп Паул еш кына синагогаларда Ибраһим Аллаһысына гыйбадәт кылган һәм Еврей Язмалары нигезендә әңгәмә корып булган кешеләргә вәгазьләгән (Рәс. 9:19, 20; 13:5, 14—16; 14:1; 17:1, 2).

Рәсүлләр вәгазьләү эше белән җитәкчелек итәр өчен Иерусалимны сайлаганнар. Алар көннән-көн гыйбадәтханәдә өйрәткән (Рәс. 1:4; 2:46; 5:20). Рәсүл Паул берничә тапкыр Иерусалимга килгән булган һәм бер көнне аны кулга алганнар. Бу суд тикшерүенең башлангычы булып киткән һәм моның аркасында рәсүл Паулга Римга китәргә туры килгән.

ПАУЛ ҺӘМ РИМ КАНУНЫ

Рим хакимияте Паулның башкалар белән уртаклашкан дини карашларына ничек караган? Бу сорауга җавап табар өчен, римлыларның дингә карата булган карашларын белергә кирәк. Алар үз империясендә яшәгән төрле халыкларга үз диннәрен тотарга рөхсәт иткән, әмма аларның диннәре Рим хөкүмәтенә һәм әхлак кагыйдәләренә зыян китермәскә тиеш булган.

Рим хөкүмәте яһүдләргә күп кенә хокуклар биргән. Моның турында бер китапта болай дип әйтелгән: «Рим империясендә яһүд дине аерым бер урын алып торган... Яһүдләр Аллаһыга каршылыксыз гыйбадәт кылган һәм Рим илаһларына табынырга мәҗбүр булмаган. Яһүдләр арасындагы тормыш үз кануннары тарафыннан тәртипкә салынган» («Backgrounds of Early Christianity»). Өстәвенә яһүдләр хәрби хезмәттән азат ителгән булган *. Паул үз мәсихче карашларын хөкүмәт алдында яклаганда, яһүд дине яклы булган Рим гражданлыгын кулланган.

Паулга каршы килүчеләр гади халык белән хөкүмәтне аңа каршылык күрсәтергә этәргән (Рәс. 13:50; 14:2, 19; 18:12, 13). Бер очракка игътибар итик. Иерусалимдагы мәсихче җыелышның өлкәннәре бер хәбәр ишеткән. Яһүдләр арасында имештер, Паул «Муса кануныннан баш тартырга» өйрәтә дигән имеш-мимеш таралган. Моның аркасында әле генә мәсихче булып киткән еврейләр Паул Аллаһы урнаштырган тәртипне хөрмәт итми дигән нәтиҗәгә килә алган. Өстәвенә, Югары киңәшмә мәсихчеләрне яһүд динен саткан мөртәтләр дип игълан итә алган. Моның аркасында мәсихче булып киткәннәргә я алар яклы булганнарга җәза янаган. Шулай итеп алар хыянәтче кешеләр дип саналып гыйбадәтханәдә һәм синагогаларда вәгазьләү мөмкинлеген югалткан булырлар иде. Җыелыш өлкәннәре Паулга бу имеш-мимешләрне кире кагарга ярдәм итәр өчен гыйбадәтханәгә барып Аллаһы таләп итмәгән, ләкин шул ук вакытта тыймаган булган бер нәрсә эшләргә киңәш иткән (Рәс. 21:18—27).

Паул аларның киңәшенә колак салган һәм бу «яхшы хәбәрне яклауда һәм законлаштыруда» ярдәм иткән (Флп. 1:7). Гыйбадәтханәдә булган яһүдләр чуалыш кузгатып, Паулны үтерергә ниятләгән. Шул вакыт римлыларның гаскәр башлыгы Паулны кулга алган. Паулны камчыларга җыенганда, ул үзенең Рим гражданы булуын әйткән. Шуннан соң римлылар Паулны Кайсариягә алып киткәннәр. Анда Паулның хакимнәргә кыюлык белән вәгазьләр өчен искиткеч мөмкинлеге ачылган. Моның ярдәмендә тагы да күбрәк кеше моңарчы әллә ни таныш булмаган мәсихчеләр дине турында ишетә алган.

Рәсүлләр китабының 24 нче бүлегендә Паулның Яһүдия белән идарә иткән Рим хакиме Феликәс алдына басканы турында әйтелә. Феликәс мәсихчеләрнең карашлары турында моңарчы нәрсәдер ишеткән булган. Яһүдләр Паулны Рим кануннарын бозып, өч төрле җинаять кылуда гаепләгәннәр. Аларның сүзләре буенча, Паул бар Рим империясендә яшәгән яһүдләрне чуалыш күтәрергә котырткан, куркыныч секта башлыгы булган һәм Рим сагы астындагы гыйбадәтханәне нәҗесләргә тырышкан (Рәс. 24:5, 6). Бу гаепләүләр аркасында Паулга үлем янаган.

Безнең көннәрдәге мәсихчеләргә Паулның үзен судта ничек тотканын карап чыгу файдалы булыр. Ул тынычлык саклаган һәм хөрмәт күрсәткән. Паул Канунда һәм пәйгамбәрләр язмаларында язылганнарга мөрәҗәгать иткән һәм ата-бабаларының Аллаһысына табынуны яклап чыккан (Рәс. 24:14). Нәтиҗәдә, Паулның Феликәс урынына килгән идарәче Порки Фисте һәм Һируд Әгрип патша алдында үз иманын якларга һәм шаһитлек бирергә мөмкинлеге ачылган.

Ахыр чиктә гадел хөкем чыгарылсын өчен, Паул ул вакытта яшәгән иң дәрәҗәле идарәчегә: «Мине кайсар алдында хөкем итсеннәр!»— дип мөрәҗәгать иткән (Рәс. 25:11).

ПАУЛ КАЙСАР КАРШЫНА БАСА

Фәрештә Паулга: «Син кайсар каршына басарга тиеш»,— дип әйткән булган (Рәс. 27:24). Рим императоры Нерон тәхеткә утыргач, суд эшләренең барысын да үзе карамаячак дип әйткән. Беренче сигез ел дәвамында, гадәттә, ул суд эшләрен башкаларга тапшырган булган. Бер китапта Нерон суд эшләрен үзе карап чыккан очракта, алар патша сараенда үткән, һәм патшага суд эшләрен хәл итәргә тәҗрибәле һәм абруйлы киңәшчеләр ярдәм иткән дип әйтелә («The Life and Epistles of Saint Paul»).

Изге Язмаларда Паулны кем хөкем иткәне турында төгәл әйтелми. Бу Нерон, я аның урынбасары була алган. Әмма ничек кенә булмасын, күрәсең, Паул үзенең яһүдләр Аллаһысына табынуы турында һәм бар кешеләрне хөкүмәткә хөрмәт белән карарга өндәп йөргәне турында аңлаткандыр (Рим. 13:1—7; Тит. 3:1, 2). Паул хөкүмәт алдында яхшы хәбәрне яклый алган һәм суд аны азат иткән (Флп. 2:24; Фил. 22).

ЯХШЫ ХӘБӘРНЕ ЯКЛАУ — БЕЗГӘ БИРЕЛГӘН ЙӨКЛӘМӘ

Гайсә үз шәкертләренә: «Сез минем шәкертләрем булганга, сезне идарәчеләр белән патшалар алдына китерерләр, һәм сез аларга һәм халыкларга минем хакта шаһитлек бирә алырсыз»,— дип әйткән (Мат. 10:18). Шул рәвешчә Гайсәнең вәкиле булу — зур хөрмәт. Яхшы хәбәрне якларга тырышуыбыз юридик җиңүләргә китерә ала. Әмма камилсез судьялар нинди генә карарлар чыгармаса да, без Йәһвә үзебезгә тапшырган яхшы хәбәрне вәгазьләү эшен дәвам итәбез. Без Аллаһы Патшалыгы гына кешелекне җәберләүдән һәм гаделсезлектән азат итәчәк икәнен истә тотабыз (Вәг. 8:9; Ирм. 10:23).

Бүген дә мәсихчеләр үз иманнарын яклап Йәһвәнең исемен данлый ала. Безгә дә Паулдан үрнәк алып тынычлык сакларга, эчкерсез һәм ышандырырлык итеп сөйләргә тырышырга кирәк. Гайсә үз шәкертләренә: «Үзегезне якларга алдан әзерләнмәгез, чөнки мин сезгә сүзләр һәм зирәклек бирермен, һәм бар дошманнарыгыз берләшсә дә, сезгә каршы да тора алмас, бернәрсә әйтә дә алмас»,— дип әйткән (Лүк 21:14, 15; 2 Тим. 3:12; 1 Пет. 3:15).

Патшалар, идарәчеләр я хакимлек бирелгән башка кешеләр алдында үз иманнарын яклаганда, мәсихчеләр хакыйкатьне башкача ишетә алмаган кешеләргә шаһитлек бирә ала. Судлар безнең файдабызга карарлар чыгарганнан соң, кануннар яхшыртылган, ә бу үз чиратында сүз һәм дин иреген яклаган. Нинди генә карарлар чыгарылмасын, Аллаһы хезмәтчеләренең андый сынауларда күрсәткән кыюлыклары Йәһвәне шатландыра.

Иманыбызны яклаганда, без Йәһвә исемен данлыйбыз

^ 8 абз. Джеймс Паркс исемле язучы болай дигән: «Римлылар үз империясендәге төрле өлкәләренә автономия биргән, шуңа күрә яһүдләргә... үз гореф-гадәтләрен тотарга хокук бирелгән булган».