Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Аллаһының сүзе тере»

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Еврейләргә 4:12 дә «тере һәм кодрәтле» дип әйтелгән «Аллаһының сүзе» нәрсәне аңлата?

Контексттан күренгәнчә, рәсүл Паул Аллаһының кешеләргә иңдерелгән хәбәрләрен яисә ниятләрен, шул исәптән Изге Язмаларда язылганнарын күздә тоткан.

Еврейләргә 4:12 безнең басмаларыбызда еш кына китерелә һәм Изге Язмаларның кеше тормышларын үзгәртергә көче бар икәнлеген күрсәтер өчен кулланыла. Аның шулай кулланылуы бик тә урынлы. Әмма бу шигырьнең тулы контекстын карап чыгу файдалы булыр. Паул еврей мәсихчеләрен Аллаһының нияте буенча эш итеп яшәргә өндәгән. Шул ниятләрнең күбесе ул вакыттагы Язмаларда язылган булган. Паул Мисыр коллыгыннан азат ителгән исраиллеләрне телгә алган. Алар чын тынычлыкта яши алган Вәгъдә ителгән җиргә — «сөт белән бал аккан җиргә» керергә өметләнгән (Чыг. 3:8; Кан. 12:9, 10).

Бу Аллаһының нияте булган. Әмма соңрак исраиллеләр күңелләрен үҗәтләндереп, иманга зәгыйфь булып киткән. Нәтиҗәдә аларның күбесе шул «тынычлыкка» кермәгән (Сан. 14:30; Йош. 14:6—10). Шулай да, Паул әйткәнчә, «Аллаһының тынычлыгына керү вәгъдәсе» әле дә гамәлдә булган (Евр. 3:16—19; 4:1). Бу вәгъдә, һичшиксез, Аллаһы ниятенең өлеше булган. Еврей мәсихчеләре кебек, без бу вәгъдә турында укып, аның буенча эш итә алабыз. Бу вәгъдәнең Язмаларга нигезләнгәнен күрсәтер өчен, Паул үз хатында өлешчә Яратылыш 2:2 не һәм Зәбур 95:11 не өземтә итеп китергән.

«Аллаһының тынычлыгына керү вәгъдәсе әле дә гамәлдә» булганын белү күңелләребезне җылыта. Без Изге Язмаларга нигезләнгән Аллаһының тынычлыгына керү өмете чыннан да мөмкин икәненә ышанабыз, һәм без инде моның өчен тиешле адымнар ясадык. Әмма бу адымнар Муса канунын тоту белән я башка эшләребез белән Йәһвәнең хуплавына ирешү максаты белән түгел, ә Аллаһының ачык нияте буенча эш итүебез һәм иманыбыз белән бәйле. Югарыда әйтеп кителгәнчә, Изге Язмаларның кеше тормышларын үзгәртергә көче бар. Бөтен дөнья буенча меңләгән кеше Аллаһы Сүзен өйрәнә башлап, Аның нияте белән танышкан. Аларның күбесе үз тормыш рәвешен үзгәртергә, иман күрсәтеп яшәргә һәм суга чумдырылу үтәргә булган. Моның барысы «Аллаһының сүзе тере һәм кодрәтле» икәнен ап-ачык раслый. Изге Язмаларда язылган Аллаһының нияте безнең тормышларыбызга инде зур йогынты ясаган, һәм ул алга таба да безгә тәэсир итәчәк.