Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәгә тыңлаучан булуның файдасы

Йәһвәгә тыңлаучан булуның файдасы

УЛ АКЫЛЛЫ КАРАР КАБУЛ ИТӘ

ПОЛЬШАДАН булган бер апа-кардәш болай дип сөйли: «Мин 15 яшемдә суга чумдырылу үттем, ә ярты елдан соң ярдәмче пионер хезмәтен башладым. Тагын бер ел үткәч, мин пионер хезмәтенә гариза тутырдым. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, мин абый-кардәшләргә Патшалык вәгазьчеләре күбрәк кирәк булган җиргә күченәсем килә дип әйттем. Мин үз шәһәремнән һәм бергә яшәгән хакыйкатьтә булмаган әбиемнән китәргә теләгән идем. Район күзәтчесе миңа билгеләнүем туган шәһәремдә булачак дип әйткәч, кәефем кырылды! Мин үз хисләремне яшерергә тырыштым. Башымны аска иеп мин китеп бардым, миңа аның әйткән сүзләре турында уйланырга кирәк иде. Мин пионер хезмәттәшемә болай дип әйттем: „Мин үземне Юныс кебек тотам. Әмма ул барыбер Нинәвәгә кире кайткан. Шуңа күрә мин дә билгеләнгән җиремдә хезмәт итәргә телим“.

Мин туган шәһәремдә инде дүрт ел хезмәт итәм. Ул вакытта тыңлаучанлык күрсәтү никадәр акыллы булганын мин хәзер ап-ачык күрәм. Минем төп проблемам тискәре караш иде. Әмма хәзер мин үземне шундый бәхетле итеп хис итәм! Бер мәлне мин бер ай эчендә 24 Изге Язмалар өйрәнүен үткәрдем. Йәһвә ярдәме белән мин хәтта элек хакыйкатькә каршы килгән әбием белән Изге Язмалар өйрәнүен башладым».

ФАТИХА КИТЕРГӘН КАРАР

Фиджида яшәүче бер Изге Язмаларны өйрәнүче хатын-кыз Йәһвә Шаһитләренең конгрессына я ире белән аның туганының туган көненә барыргамы дигән сайлау алдында торган. Ире аның конгресска баруына каршы килмәгән. Ул туган көнгә соңрак килермен дип әйткән булган. Конгресстан соң өенә кайткач, ул бу бәйрәмнең аның рухилыгына зыян китерә алганын аңлап, бәйрәмгә бармаска булган.

Шул арада бу хатын-кызның ире үз туганнарына хатыны «Йәһвә Шаһитләренең очрашуына» барып килгәч, аларга кушылачак дип әйткән. Моңа алар: «Ул килмәячәк, Йәһвә Шаһитләре туган көннәрне үткәрми!» — дип әйткәннәр *.

Бу ир хатынының үз карашларында нык калганына һәм вөҗданына каршы эш итмәгәненә бик нык горурланган. Тугры булып калганга күрә, аның үз иренә һәм башкаларга шаһитлек бирү мөмкинлеге ачылган. Бу нинди нәтиҗәләргә китергән? Ире Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан һәм хатыны белән җыелышларга йөри башлаган.

^ 7 абз. 2002 елның апрель аендагы «Күзәтү манарасы» журналында «Укучыларның сораулары» дигән мәкаләне кара.