Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшьләр, иманыгызны ныгытыгыз

Яшьләр, иманыгызны ныгытыгыз

«Иман ул... күзгә күренмәгәннәрнең барлыгына ачык дәлил» (ЕВР. 11:1).

ҖЫРЛАР: 41, 11

1, 2. Бүген яшьләр нинди басымнарга дучар була һәм нинди яклау чаралары бар?

БӨЕКБРИТАНИЯДӘ яшәгән апа-кардәшебезгә бер сыйныфташ кызы: «Аллаһыга ышаныр өчен син бигрәк акыллысың»,— дигән. Ә Германиядән булган бер абый-кардәш болай дип язган: «Укытучыларым Изге Язмаларда бәян ителгән дөньяның яратылуы турындагы хәбәрне риваять дип саный. Укучыларның эволюциягә ышанулары алар өчен гадәти нәрсә». Франциядә яшәгән бер апа-кардәш болай дигән: «Мәктәбемдә укытучылар Изге Язмаларга ышанган укучыларның әле дә бар икәненә бик гаҗәпләнә».

2 Бүген күпләр безнең Аллаһы тарафыннан барлыкка китерелгәнебезгә ышанмый. Йәһвәнең яшь хезмәтчесе я аның турында белем ала башлаган кеше буларак, сиңа, бәлки, дөньяда киң таралган эволюция теориясе кебек ышанулар тәэсиренә каршы торырга туры киләдер. Әмма иманны ныгыткан һәм аны нык килеш сакларга ярдәм иткән чаралар бар. Сине саклап торачак чараларның берсе — Аллаһыдан бирелгән фикер йөртү сәләтен куллану. Бу сәләт сине иманыңны җимерә алган дөнья фәлсәфәсеннән яклап торачак. (Гыйбрәтле сүзләр 2:10—12 укы.)

3. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

3 Чын иман Аллаһы турындагы төгәл белемгә нигезләнә (1 Тим. 2:4). Шуңа күрә Аллаһы Сүзен һәм басмаларыбызны укыганда бераз тукталып, укыганның мәгънәсенә төшенү мөһим. Моның өчен фикер йөртү сәләтен кулланырга кирәк (Мат. 13:23). Шулай эшләп, син Йәһвәнең Барлыкка Китерүче булганына һәм Изге Язмаларның Аңардан иңдерелгәненә җитәрлек дәлилләр табарсың (Евр. 11:1).

ИМАННЫ НИЧЕК НЫГЫТЫРГА

4. Кеше Аллаһыга я эволюциягә ышанамы, ни өчен иман кирәк? Һәм дөрес нәтиҗәгә килер өчен нәрсә эшләү мөһим?

4 Эволюция — фәнгә, ә менә Аллаһыга ышану бары тик иманга гына нигезләнә дигән карашта торучылар юк түгел. Әмма шуны истә тоту мөһим: кеше Аллаһыга я эволюциягә ышанамы, аңа ниндидер мәгънәдә иман кирәк. Ни өчен? Беребез дә Аллаһыны күрмәгән һәм дөньяның яратылганын күзәтмәгән (Яхъя 1:18). Шулай ук һичбер адәм, хәтта галим кеше дә тормышның бер төрдән икенче төргә әйләнгәнен күрмәгән. Мәсәлән, маймылның кешегә әйләнгәнен күргән берәү дә юк (Әюп 38:1, 4). Шуңа күрә һәрберебез дәлилләрне карап чыгып, дөрес нәтиҗәгә килер өчен фикерләү сәләтен кулланырга тиеш. Рәсүл Паул болай дип язган: «[Аллаһының] күзгә күренмәс сыйфатлары, ягъни мәңгелек кодрәте һәм илаһилыгы, дөнья яратылганнан бирле ачык күренеп тора, чөнки аларны ул булдырган нәрсәләр аша белеп була. Шуңа күрә андый кешеләрнең акланыр өчен дәлилләре юк» (Рим. 1:20).

Башкаларга үз карашларыңны аңлатыр өчен туган телеңдә булган коралларны куллан (5 нче абзацны кара.)

5. Фикерләү сәләтебезне кулланырга ярдәм итәр өчен, Аллаһы безне нинди кораллар белән тәэмин итә?

5 Изге Язмаларда: «Иман ярдәмендә без дөнья төзелешләренең Аллаһы сүзе белән урнаштырылганына төшенәбез»,— диелә (Евр. 11:3). «Төшенү» дигән сүз бер караганда билгеле булмаган я күренмәгән нәрсәне күрә белүне аңлата (Евр. 11:3). Шулай итеп, төшенүчән кешеләр кайбер нәрсәләрне күргәне-ишеткәне я укыганы буенча гына эш итеп калмый, алар фикерләү сәләтен куллана. Бу яктан ярдәм итәр өчен Йәһвәнең оешмасы безне күп кенә тирән эчтәлекле кораллар белән тәэмин итә. Бу кораллар безгә Барлыкка Китерүчебезне иман күзләребез белән «күрергә» булыша (Евр. 11:27). Мәсәлән, аларга «Аллаһының искиткеч иҗади эшләре аңа дан китерә» (рус) дигән фильм, «Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау» (рус) дигән брошюра, шулай ук «Сезнең турында кайгыртучы Барлыкка Китерүче бармы?» (рус) дигән китап керә. Журнал-брошюраларыбыздан да акылыбызны азыкландыра торган кызыклы мәкаләләр таба алабыз. Анда еш кына галимнәрнең һәм башка кешеләрнең ни өчен Аллаһыга ышана башлаганнары турында сөйләнелгән мәкаләләр бастырыла. «Иҗади эшләр» дигән рубрикада табигатьтә күреп сокланмаслык нәрсәләрнең мисаллары китерелә. Еш кына галимнәр аларның төзелешенә охшашлы нәрсәләр эшләргә тырыша.

6. Бездә булган коралларны куллану нәрсәсе белән файдалы? Син алардан нинди файда аласың?

6 АКШтан булган 19 яшьлек бер абый-кардәшебез югарыда әйтелгән ике брошюра турында болай дигән: «Бу басмаларны мин бик кадерлим. Аларны күп тапкыр укып чыктым». Франциядәге бер апа-кардәшебез болай дип язган: «„Иҗади эшләр“ дигән рубрикадагы мәкаләләрне укыганда мин таң калам! Алар хәтта иң бөек инженерларның, алар табигатьтәге гаҗәеп итеп яратылган нәрсәләргә охшаш бер нәрсә ясаса да, беркайчан да нәкъ шундыйны ясый алмаячагын күрсәтеп тора». Көньяк Африкадагы 15 яшьлек кызның әти-әнисе: «„Уяныгыз!“ журналын алгач, кызыбыз гадәттә иң башта „Интервью“ дигән рубриканы укып чыга»,— дигән. Ә синең очракта ничек? Монда әйтеп кителгән кораллардан файдаланырга тырышасыңмы? Алар ярдәмендә иманың тирән тамыр җәйгән агач кебек булып китә ала. Андый иманны ялган тәгълиматларның көчле җилләре җимерә алмаячак (Ирм. 17:5—8).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРГА ЫШАНЫЧЫҢНЫ АРТТЫР

7. Ни өчен Аллаһы акылыбызны кулланып эш итүебезне тели?

7 Изге Язмаларга кагылышлы сораулар бирүдә берәр нинди начарлык бармы? Әлбәттә, юк! Йәһвә синең, үз акыл сәләтеңне кулланып, үзеңнең хакыйкатькә инануыңны тели. Ул синең кайбер нәрсәләргә башкалар ышанганга гына ышануыңны теләми. Шуңа күрә төгәл белем алыр өчен фикерләү сәләтеңне куллан. Андый белем — чын иманның ныклы нигезе. (Римлыларга 12:1, 2; 1 Тимутигә 2:4 укы.) Төгәл белем алуның бер ысулы — билгеле бер темаларны тикшерү.

8, 9. а) Кайберәүләр нинди темаларны тикшерергә ярата? ә) Өйрәнү вакытында уйлану кайберәүләргә нинди файда китергән?

8 Кайберәүләр Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне тикшерә я Изге Язмаларның тарихи, археологик һәм фәнни яктан төгәл икәнен күрсәткән дәлилләрне өйрәнә. Гаҗәеп пәйгамбәрлекләрнең берсе Яратылыш 3:15 тә язылган. Анда беренче тапкыр Изге Язмаларның төп темасы — Патшалык аркылы Аллаһы хакимлегенең аклануы һәм исеменең изге ителүе турында искә алына. Образлы тел белән әйтелгән андагы сүзләрдән кешеләр Гадән бакчасында булган хәлләрдән алып кичергән газапларның барысын Йәһвә ничек юк итәчәген белеп була. Яратылыш 3:15 буенча ничек итеп тикшерү үткәреп була? Мәсәлән, моның өчен башта вакыт сызыгын сыз. Шуннан соң Аллаһының бу шигырьдә әйтелгән чарасы нәрсәне аңлатканын, тасвир ителгән образлар кемнәр икәнен әкрен-әкрен ачыклый барганын һәм бу пәйгамбәрлекнең, һичшиксез, үтәләчәген күрсәткән төп шигырьләрне язып куй. Бу шигырьләрнең бер-берсе белән никадәр тыгыз бәйле булганын күреп, син пәйгамбәрләрнең һәм Изге Язмаларда язылганнарның «изге рух җитәкчелегендә» язылганына инанырсың (2 Пет. 1:21).

9 Германиядәге бер абый-кардәшебез болай дип язган: «Изге Язмаларны 40 ка якын кеше язган булса да һәм аларның күбесе төрле чорда яшәп, бер-берсе белән шәхси таныш булмаса да, Патшалык турындагы тема бөтен Изге Язмалар буенча кызыл җеп булып үтә». Австралиядә яшәгән бер апа-кардәшебезгә 2013 елның 15 декабрь аеның «Күзәтү манарасы»нда Пасах бәйрәменең мәгънәсе аңлатылган мәкалә аеруча тәэсир иткән. Бу бәйрәм Яратылыш 3:15 тәге пәйгамбәрлек һәм Мәсихнең килүе белән тыгыз бәйле. Ул болай дип язган: «Бу мәкаләне укып, мин Йәһвәнең нинди гаҗәеп Аллаһы икәнен аңладым! Аның исраиллеләргә карата шундый чара күргәне һәм аны Гайсәгә бәйләнешле иткәне миңа бик нык тәэсир итте. Мәкаләне укыганда мин, туктап-туктап, пәйгамбәрлек мәгънәгә ия булган бу гаҗәеп Пасах ашы турында уйландым!» Ни өчен апа-кардәшебез шундый хисләр кичергән? Ул укыганнары турында тирәнтен уйланып, аның мәгънәсенә төшенгән. Бу аңа үз иманын ныгытырга һәм Йәһвәгә тагы да якынрак булып китәргә ярдәм иткән (Мат. 13:23).

10. Изге Язмаларны язучыларның намуслылыгы безнең Аллаһы Сүзенә ышанычыбызны ничек ныгыта?

10 Изге Язмаларны язучыларның кыю һәм намуслы булулары турында уйлану шулай ук иманыбызны ныгыта. Борынгы язучыларның күбесе хакимнәренең гамәлләрен күпертеп язган һәм үз патшалыкларын югарылаган. Әмма Йәһвәнең пәйгамбәрләре һәрвакыт дөресен генә сөйләгән. Алар үз халкының һәм хәтта патшаларының хата-кимчелекләре турында ачыктан-ачык язган (2 Елъ. 16:9, 10; 24:18—22). Өстәвенә, алар үзләренең һәм Аллаһының башка хезмәтчеләренең хаталарын яшермәгән (2 Иш. 12:1—14; Марк 14:50). «Мондый намуслылык сирәк күрсәтелә,— дигән Бөекбританиядән булган бер яшь абый-кардәшебез.— Бу безне Изге Язмаларның чыннан да Йәһвә тарафыннан рухландырылганына инандыра».

11. Яшьләргә Изге Язмалардагы принципларны күбрәк кадерләргә нәрсә ярдәм итәр?

11 Күпләр Изге Язмалардагы принципларны куллана башлагач, аның Аллаһы тарафыннан рухландырылганына инанган. (Зәбур 19:7—11 укы.) Япониядәге бер яшь апа-кардәшебез болай дип язган: «Изге Язмаларда язылганнарны тормышыбызда куллану гаиләбезне бәхетле итте. Өебездә һәрвакыт иминлек, бердәмлек һәм ярату хөкем сөрә». Изге Язмалардагы принциплар безне күп кенә кешеләрне коллыкта тоткан ялган йолалардан һәм хорафатлар яклый (Зәб. 115:3—8). Аллаһының барлыгын кире каккан фәлсәфәләр башкаларга ничек тәэсир итә? Эволюция теориясе, табигатьне илаһилаштырып, Йәһвәдә генә булган көчне табигатьнеке дип аңлата. Аллаһының барлыгын инкяр итүчеләр киләчәгебез тулысынча үз кулыбызда диләр. Әмма алар якты киләчәккә һичнинди өмет бирә алмый (Зәб. 146:3, 4).

БАШКАЛАР БЕЛӘН НИЧЕК ӘҢГӘМӘ КОРЫРГА

12, 13. Сыйныфташлар, укытучылар һәм башкалар белән Изге Язмалар һәм дөнья яратылуы турында сөйләшкәндә, нәрсә эшләү дөрес булыр?

12 Башкалар белән дөнья яратылуы һәм Изге Язмалар турында сөйләшкәндә уңышка ирешер өчен нәрсә эшләп була? Беренчедән, аларның нәрсәгә ышанганнарын беләм дип уйларга ашыкма. Кайберәүләр эволюциягә, әмма шул ук вакытта Аллаһының барлыгына да ышана. Алар уйлавынча, Аллаһы төрле яшәү формаларын барлыкка китерер өчен эволюцияне кулланган. Башкалары исә, эволюция фактларга нигезләнмәгән булса, аны мәктәптә укытмаслар иде, дигән карашта тора. Ә кайберәүләр диннән өмет өзгәнгә Аллаһыга ышанмый башлаган. Шуңа күрә берәрсе белән тормышның килеп чыгышы турында әңгәмә корырга булсаң, башта аның карашын белү акыллы булыр иде. Кешенең нәрсәгә ышанганын белергә тырыш. Акыллылык белән эш итеп, кешене игътибар белән тыңласаң, мөгаен, ул да сине тыңларга булыр (Тит. 3:2).

13 Әгәр дә берәрсе бар нәрсәне Аллаһы барлыкка китергән дигән карашыңа каршы булса, син әдәпле генә аны үз карашын исбатлап бирүен сорый аласың. Мәсәлән, аңардан Барлыкка Китерүче булмаса, тормышның ничек итеп барлыкка килә алганын аңлатып бирүен сорап була. Тормышның беренче төре юкка чыкмасын өчен, ул үрчергә, ягъни үзенең күчермәләрен ясарга сәләтле булырга тиеш булган. Химия фәннәренең бер профессоры әйткәнчә, моның өчен түбәндәге дүрт нәрсә таләп ителә: 1) саклау мембранасы, 2) энергияне алу һәм үзләштерү сәләте, 3) генетик мәгълүмат (ДНК) һәм 4) бу мәгълүматның күчермәсен ясау сәләте. Профессор болай дип өсти: «Хәтта тормышның иң гади формаларының катлаулылыгына игътибар иткәндә хәйран каласың».

14. Эволюция я дөньяның яратылуы турында сөйләшергә авыр булса, нәрсә эшләп була?

14 Эволюция я дөньяның яратылуы турында әңгәмә алып барырга әзер түгеллегеңне сизсәң, Паулның әйткәннәрен кулланып була. Ул болай дип язган: «Һәр йортның төзүчесе бар, ә бөтен нәрсәнең Барлыкка Китерүчесе — Аллаһы» (Евр. 3:4). Нинди төпле һәм көчле сүзләр! Әйе, катлаулы төзелешле нәрсәләр артында югары акыл тора. Әңгәмә вакытында шулай ук туры килгән басманы кулланып була. Бер апа-кардәшебез эволюциягә ышанган бер егет белән сөйләшкәндә югарыда әйтелгән ике брошюраны кулланган. Якынча бер атнадан соң теге егет: «Хәзер мин Аллаһыга ышанам»,— дигән. Нәтиҗәдә ул Изге Язмаларны өйрәнә башлаган һәм суга чумдырылган кардәшебез булып киткән.

15, 16. Төрле кешеләр белән Изге Язмалар турында ничек әңгәмә корып була, һәм нинди максатны истә тоту мөһим?

15 Изге Язмаларның дөреслегенә шикләнгән кеше белән сөйләшкәндә дә шундый ук алымны кулланып була. Аның нәрсәгә ышанганын һәм аңа нинди темалар кызык булганын белергә тырыш (Гыйб. сүз. 18:13). Әгәр дә ул фән белән кызыксынса, аңа Изге Язмаларның фәнни яктан төгәл булуын күрсәткән дәлилләр китер. Башкаларга, бәлки, Изге Язмаларның тарихи яктан төгәл булуын һәм андагы пәйгамбәрлекләрнең төгәл үтәлгәнен күрсәткән мисаллар кызык булыр. Яки Изге Язмалардагы принципларга, мәсәлән, Гайсә үзенең Таудагы вәгазендә әйткән киңәшләргә игътибар итеп була.

16 Шуны истә тот: синең максатың — бәхәстә җиңү түгел, ә кешенең йөрәгенә үтеп керерлек итеп сөйләү. Шуңа күрә кешене игътибар белән тыңларга тырыш. Урынлы сораулар бир. Үзеңне тыйнак һәм ихтирамлы тот. Бу аеруча олылар белән сөйләшкәндә мөһим. Шулай эш итсәң, кешеләр, мөгаен, синең карашларыңны күбрәк хөрмәт итәр. Алар шулай ук карашларыңның нигезендә тирән уйланулар ятканын күрер. Әмма күп кенә яшьләр бу яктан аксый. Әлбәттә, бәхәсләшергә теләгән я ышанган карашларыңны шик астына алып, синнән мыскыллап көләргә тырышкан кешеләрнең сорауларына син җавап бирергә бурычлы түгелсең (Гыйб. сүз. 26:4).

ХАКЫЙКАТЬНЕ КҮҢЕЛЕҢӘ СЕҢДЕР

17, 18. а) Хакыйкатьне күңелеңә сеңдерергә нәрсә ярдәм итәчәк? ә) Киләсе мәкаләдә нинди сорау каралачак?

17 Иманың нык булсын өчен, Изге Язмалардагы төп тәгълиматларны белү генә җитәрлек түгел. Аллаһы Сүзен яшерелгән хәзинәне эзләгәндәй тирән казый белергә дә кирәк (Гыйб. сүз. 2:3—6). Моның өчен туган телеңдә булган төрле-төрле коралларны, мәсәлән, «Күзәтү манарасы китапханәсе», «Онлайн китапханә», «Күзәтү манарасы басмаларының индексы» я «Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче»не кулланырга тырыш. Моннан тыш, Изге Язмаларны тулысынча укып чыгуны максат итеп куй. Моны бер ел эчендә эшләргә тырыш. Аллаһы Сүзен уку — иманыбызны ныгыту ысулларының берсе. Бер район күзәтчесе яшь чагын исенә төшереп, болай дигән: «Изге Язмаларның Аллаһы Сүзе булуына инанырга ярдәм иткән нәрсәләрнең берсе аны тулысынча укып чыгу булды. Һәм мин, ниһаять, Изге Язмалардагы бәләкәй чагымнан ук белгән хикәяләрнең мәгънәсенә төшендем. Бу минем рухи үсешемә зур этәргеч булды».

18 Ата-аналар, сез үз балаларыгызның рухи үсешендә төп роль уйныйсыз. Сез аларга нык иман үстерергә ничек булыша аласыз? Моның турында киләсе мәкаләдә сүз барачак.