Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

31 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Без бирешмибез»

«Без бирешмибез»

«Шуңа күрә без бирешмибез» (2 КӨР. 4:16).

128 ҖЫР Ахырга кадәр чыдам калыйк

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Паул филипиялеләрнең исләренә нәрсәне төшергән?

МӘСИХЧЕЛӘР тормыш өчен йөгерештә катнаша. Кайберәүләребез бу юлга яңа гына чыкты, башкалары инде еллар буе аның буенча йөгерә. Барыбыз да финишка кадәр җитәргә тели. Паулның филипиялеләргә биргән киңәшләре безгә бу яктан ярдәм итә ала. Паул үз хатын язган вакытка Филипиядәге кайбер мәсихчеләр инде күп вакыт Йәһвәгә хезмәт иткән, алар инде яхшы «йөгерүчеләр» булган. Шулай да Паул аларга чыдамлылык белән йөгерүнең мөһимлеген исләренә төшерергә булган. Ул аларны, үзе кебек, финишка омтылырга өндәгән (Флп. 3:14).

2. Ни өчен Паулның филипиялеләргә хаты урынлы булган?

2 Паулның хаты урынлы булган. Филипиядәге кардәшләр бит иң башлангычтан ук каты эзәрлекләүләргә очраган. Б. э. 50 елында Паул белән Силас, күренештәге македонияле бер ир-атның «Македониягә күч» дигән чакыруына буйсынып, Филипиягә вәгазьләргә килгән (Рәс. 16:9). Анда алар Лидия исемле хатын-кызны очраткан. Ул рәсүлләрнең вәгазен тыңлаган, һәм «Йәһвә аның йөрәген ачкан» (Рәс. 16:14). Озакламый Лидия үзе дә, гаиләсе дә суга чумдырылган. Ләкин Шайтан йокламаган. Җирле халык Паул белән Силасны шәһәр хакимнәренә өстерәп алып барган һәм аларны тынычлык бозуда гаепләгән. Нәтиҗәдә, бу миссионерларны кыйнаганнар, төрмәгә ташлаганнар, ә соңрак шәһәрдән китәргә сораганнар (Рәс. 16:16—40). Алар бирешкәнме? Һич тә юк! Ә яңа оештырылган җыелыш турында нәрсә әйтеп була? Алар да чыдамлылык күрсәткән! Шик тә юк, Паул белән Силас алар өчен яхшы үрнәк булган.

3. Паул нәрсә эшләргә тырышкан һәм без нинди сораулар карап чыгарбыз?

3 Паул бирешмәскә тәвәккәл булган (2 Көр. 4:16). Финишка җитәр өчен, ул үз максатын күздән ычкындырмаска тырышкан. Паул мисалыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Безнең замандагы кардәшләрнең мисаллары чыдам булып калу мөмкин икәнен ничек күрсәтә? Өметебез безгә тормыш өчен йөгерештә катнашудан туктамаска ничек ярдәм итә? Әйдәгез, моны белик.

ПАУЛ МИСАЛЫ

4. Сак астында утырганда, Паул хезмәттә ничек актив булып калган?

4 Филипиялеләргә хат язганда, Паулның хәл-шартлары нинди булган? Ул вакытта Паул, Римда яшәп, өйдә сак астында утырган. Вәгазьләргә мөмкинлекләре бик чикләнгән булса да, ул үзе янына килүчеләргә вәгазьләгән һәм җыелышларга хатлар язган. Бүген дә күп кенә кардәшләр өйләреннән чыга алмый, ләкин алар үзләре янына килгән кешеләргә яхшы хәбәрне сөйләргә тырыша. Моннан тыш, алар кешеләргә хатлар яза һәм шулай итеп вәгазь эшендә катнаша.

5. Филипиялеләргә 3:12—14 буенча, Паулга үз максатын күздән ычкындырмаска нәрсә булышкан?

5 Паулның элеккеге уңышлары һәм хаталары хезмәтенә комачау итмәгән, чөнки ул моның барысына игътибарын тупламаска тырышкан. Аның сүзләре буенча, йөгерешен уңышлы тәмамлар өчен, ул, «үткәндәгеләрне онытып», «алдагыларына талпынган». (Филипиялеләргә 3:12—14 укы.) Паулның игътибарын читкә нәрсә юнәлтә алган соң? Беренчедән, яһүд динендәге казанышлары. Паул бит яһүд динендә абруйлы кеше булган. Әмма ул моның барысын «чүп-чар дип санаган» (Флп. 3:3—8). Икенчедән, үткәндә мәсихчеләрне эзәрлекләгәнгә, Паулны гаеп хисе борчуга сала алган. Ләкин Паул гаеп хисенә бирелмәгән һәм хезмәт итүен дәвам иткән. Өченчедән, Паул, мин Йәһвә өчен болай да инде күпне башкардым, дип уйлый алган. Ул бит төрмә аша үткән, аны кыйнаганнар, ташлар атып үтерергә теләгәннәр, ул кораб һәлакәтен кичергән, шулай ук ризык белән кием җитмәвеннән интеккән (2 Көр. 11:23—27). Әмма нәрсә башкарганына һәм нәрсә кичергәненә карамастан, Паул үз максатына омтылган. Безгә дә шулай эшләргә кирәк.

6. Нинди «үткәндәгеләрне» онытырга кирәк?

6 Инде әйткәнебезчә, Паул «үткәндәгеләрне онытырга» тырышкан. Аңардан үрнәк алуыбызны ничек күрсәтә алабыз? Кайбер кардәшләргә элеккеге гөнаһлары аркасында гаеп хисе белән көрәшергә туры килә. Сезнең дә андый хисләрегез туса, шәхси өйрәнүдә Мәсихнең йолым корбаны турында теманы тикшерегез. Йолым темасын өйрәнеп чыгу, йолым турында уйлану һәм дога кылу безне гаеп хисеннән азат итә ала. Нәтиҗәдә, без үзебезне Йәһвә инде кичергән гөнаһларыбыз өчен тиргәмәбез. Паулның мисалы башка яктан да файдалы. Кайбер кардәшләребез, Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәр өчен, табышлы эшләрен калдырган. Сезнең очракта да шулай икән, мин материаль яктан нәрсәдер югалттым кебек фикерләр тынычлыгыгызны урламасын, кабул иткән карарларыгызга үкенмәгез (Сан. 11:4—6; Вәг. 7:10). «Үткәндәгеләргә» хәтта Йәһвә өчен башкарган нәрсәләр һәм кичергән сынаулар да керергә мөмкин. Без Йәһвә өчен болай да инде күпне башкардык дип уйламыйк. Билгеле, борылып, Йәһвәнең үзебезне еллар дәвамында ничек фатихалаганы һәм ныгытканы турында уйлану безне күктәге Атабызга якынлаштыра, ләкин үз-үзебез белән чиктән тыш канәгать булмыйк (1 Көр. 15:58).

Тормыш өчен йөгерештә катнашканда, без игътибарыбызны максатыбызга гына туплыйбыз (7 нче абзацны кара.)

7. 1 Көринтлеләргә 9:24—27 буенча, тормыш өчен йөгерештә җиңәр өчен, нәрсә таләп ителә? Мисал китерегез.

7 Бер очракта Гайсә болай дигән: «Бар көчегезне куегыз». Паул бу сүзләрнең мәгънәсен яхшы аңлаган (Лүк 13:23, 24). Паул, Гайсә Мәсих кебек, тугрылыкны ахырга кадәр сакларга кирәклеген белгән. Менә ни өчен ул мәсихче тормышын йөгерүченең ярышта катнашуы белән чагыштырган. (1 Көринтлеләргә 9:24—27 укы.) Йөгерүче финиш турында гына уйлый һәм башка бернәрсәгә дә игътибар итми. Шәһәр йөгерешендә катнашучы спортчылар, үз маршруты буенча йөгергәндә, кибетләр һәм игътибар җәлеп итә алган башка биналар күрә. Сезнеңчә, йөгерүче, тукталып, витриналарга карап торырмы? Әлбәттә, юк! Җиңәргә теләсә, ул бертуктамый йөгерер! Тормыш өчен йөгерештә катнашканда, без игътибарыбызны кирәкмәгән нәрсәләргә туплаудан сакланабыз. Карашыбыз максатыбызга төбәлгән булса гына, без, Паул кебек, әҗеребезне ала алырбыз.

ИМАН СЫНАУЛАРЫН КИЧЕРӘБЕЗ

8. Без нинди өч авырлыкны карап чыгарбыз?

8 Әйдәгез, йөгерүебезне акрынайта алган өч авырлыкка игътибар итик: акланмаган өмет, картлык аркасында сәламәтлекнең начарая баруы һәм озакка сузылган эзәрлекләүләр. Башкаларның бу сынауларны ничек кичереп чыкканнарын карап чыгу безнең өчен файдалы булыр (Флп. 3:17).

9. Өметебезнең акланмавы нәрсәгә китерергә мөмкин?

9 Акланмаган өмет. Без Йәһвәнең үз вәгъдәләрен чынга ашырачагын зарыгып көтәбез, бу безнең өчен табигый. Хабакук та, Аллаһыга үз борчылуларын белдереп, Йәһвәне Яһүд җирендә явызлыкны юк итәргә сораган, әмма Йәһвә аңа алга таба да көтәргә кушкан (Хаб. 2:3). Без көткән нәрсәләр озак үтәлми торганда, ашкынуыбыз сүрелә ала, кулларыбыз салынып төшәргә мөмкин (Гыйб. сүз. 13:12). XX гасырның башында нәкъ шулай булган да. Ул вакытта майланган мәсихчеләр күктәге әҗерләрен 1914 елда алачак дип көткән. Әмма аларның бу өметләре акланмый калган. Тугрылык саклаган кардәшләргә үз хисләрен җиңәргә нәрсә булышкан?

Ройал белән Перл Спатц, күктәге әҗерләрен 1914 елда алмаса да, дистәләгән еллар буе тугры булып калган (10 нчы абзацны кара.)

10. Өмете акланмаган бер ирле-хатынлы пар безгә нинди үрнәк калдырган?

10 Бу сынауны кичергән ике тугры кардәшнең мисалын карап чыгыйк. Ройал Спатц 1908 елда 20 яшендә суга чумдырылган булган. Ул әҗерен менә-менә алырмын дип көткән. 1911 елда, кәләше Перлга никахлашырга тәкъдим ясаганда, Ройал болай дигән: «Син бит 1914 елда нәрсә булачагын беләсең. Өйләнешергә булсак, моны озакка сузмыйча эшләргә кирәк!» 1914 елда күктәге әҗерләрен алмагач, бу ирле-хатынлы пар тормыш өчен йөгерешен калдырганмы? Юк, чөнки алар, иң беренче чиратта, Аллаһының ихтыярын үтәргә теләгән, ә әҗер алу икенче урында торган. Алар йөгерүләрен чыдамлылык белән дәвам иткән. Ройал белән Перл, җирдәге тормыш юлларын тәмамлаганчы, дистәләгән еллар буе хезмәттә актив булып калган. Һичшиксез, сез Йәһвәнең үз исемен һәм хакимлеген изгеләндерүен һәм бар вәгъдәләрен үтәвен күрергә бик телисез. Шикләнмәгез: бу вәгъдәләр билгеләнгән вакытта чынга ашачак. Ә әлегә, әйдәгез, Аллаһыга ашкынып хезмәт итик һәм акланмаган өметләребез аркасында боекмыйк.

Хәтта картайгач та, Артур Секорд Йәһвәгә иң яхшысын биргән (11 нче абзацларны кара.)

11, 12. Картлык аркасында, элеккечә күп эшли алмасагыз да, ни өчен алдагыларга талпынырга кирәк? Мисал китерегез.

11 Картлык аркасында сәламәтлекнең начарая баруы. Спортчыдан аермалы буларак, йөгерешегезне дәвам итәр өчен, сездән яхшы сәламәтлек таләп ителми. Картайган күп кенә кардәшләр рухи яктан үсүләрен дәвам итә һәм Йәһвәгә иң яхшысын бирергә тырыша (2 Көр. 4:16). Артур Секорд исемле кардәшнең мисалына игътибар итик. Бу кардәш 88 яшендә Бәйтелдә инде 55 ел хезмәт иткән булган. Бер көнне аның янына шәфкать туташы булып хезмәт иткән апа-кардәш килгән. Ул аңа ярату тулы караш белән караган да: «Секорд кардәш, син Йәһвә өчен күпне башкардың»,— дигән. Артур кардәш исә, елмаеп, болай дип җаваплаган: «Анысы шулай дагын. Әмма элек башкарган эшләребез алай ук мөһим түгел. Бүген тугры калуыбыз — менә нәрсә мөһим». Әйе, Артур кардәшебез үткәндәгесе белән яшәмәгән.

12 Бәлки, сез Йәһвәгә күп еллар хезмәт иткәнсездер, әмма хәзер, картлык аркасында, элеккечә күп хезмәт итә алмыйсыздыр. Боекмагыз! Йәһвә тормышыгыз дәвамында башкарган хезмәтегезне бик кадерли (Евр. 6:10). Йәһвәне яратуыбыз һәм тугрылыгыбыз турында әйткәндә, хезмәттә күпме эшли алуыбыз күрсәткеч булып тормый. Уңай караш саклавыбыз һәм мөмкин булганны эшләвебез яратуыбызның чын икәнен раслый (Көл. 3:23). Йәһвә чикләребезне аңлый һәм без булдыра алмаганны таләп итми (Марк 12:43, 44).

Анатолий белән Лидия Мельник төрле авырлыклар кичереп чыккан (13 нче абзацларны кара.)

13. Анатолий белән Лидиянең мисалы, хәтта озакка сузылган авырлыкларга карамастан, тугры булырга ничек дәртләндерә?

13 Озакка сузылган эзәрлекләүләр. Кайбер Йәһвә Шаһитләре дистәләгән еллар буе авырлыклар һәм эзәрлекләүләр кичергән. Мәсәлән, Анатолий Мельник * мисалын карап чыгыйк. Аңа 12 яшь булганда, әтисен кулга алганнар, төрмәгә утыртканнар һәм Молдавиядән Себергә сөргенгә җибәргәннәр. Бер елдан соң Анатолийны, әнисен һәм бабасы белән әбиcен дә сөргенгә җибәргәннәр. Вакыт узу белән генә алар җыелышка йөри алган, әмма моның өчен аларга күрше авылга хәтле 30 километр араны үтәргә туры килгән. Кар көртләре дә, каты салкыннар да аларны куркытмаган. Соңрак Анатолий кардәш төрмәдә өч ел утырып чыккан. Аны өендә хатыны Лидия белән бер яшьлек кызы көтеп калган. Бар бу авырлыкларга карамастан, Анатолий үз гаиләсе белән рухи яктан нык калган һәм Йәһвәгә хезмәт итүен дәвам иткән. Хәзер аңа 82 яшь, һәм ул Үзәк Азиядәге бер филиалның комитетында хезмәт итә. Анатолий белән Лидия кебек, без дә Йәһвәгә хезмәтебезне калдырмыйк һәм алга таба да чыдамлылык күрсәтик (Гәл. 6:9).

ӨМЕТЕГЕЗНЕ КҮЗДӘН ЫЧКЫНДЫРМАГЫЗ

14. Әҗерен алыр өчен, Паул нәрсә эшләргә әзер булган?

14 Паул финишка кадәр барып җитәчәгендә һәм үз әҗерен алачагында шикләнмәгән. Майланган мәсихче буларак, ул «Аллаһының бүләген — күкләрдәге тормышны алырга омтылган». Ул, бу бүләкне алыр өчен, алга таба да тырышлыклар куярга кирәклеген белгән (Флп. 3:14). Филипиядәге кардәшләр дә моны онытмаска тиеш булган, шуңа күрә Паул аларга бер мисал китергән.

15. Мәсихчеләрне үз әҗерләренә омтылырга дәртләндерер өчен, Паул нинди мисал китергән?

15 Паул филипиялеләргә аларның күкләр гражданнары булулары турында язган (Флп. 3:20). Ни өчен бу мисал бик яхшы булган? Паул көннәрендә, Рим гражданлыгы югары бәяләнгән *. Мәсихчеләр исә тагы да кыйммәтлерәк гражданлыкка ия булган. Бу гражданлык аларга күпкә зуррак файда китерә алган. Рим гражданлыгын Аллаһы Патшалыгы гражданлыгы белән чагыштырып та булмаган! Менә ни өчен Паул филипиялеләрне үзләрен «Мәсих турындагы яхшы хәбәргә лаеклы гражданнар кебек тотарга» дәртләндергән (Флп. 1:27; иск.). Бүген дә майланган мәсихчеләр күктәге тормыш бүләген алырга омтыла һәм шулай итеп башкаларга яхшы үрнәк күрсәтә.

16. Өметебез нинди генә булмасын, ни өчен без алга таба да Филипиялеләргә 4:6, 7 буенча эш итәргә тиеш?

16 Без күктәге әҗеребезне көтәбезме яки җирдә мәңге яшәргә өметләнәбезме, үз максатыбызга бар көчебезне куеп омтылырга тиеш. Хәл-шартларыбыз нинди генә булмасын, без игътибарыбызны элеккеге нәрсәләргә тупларга тиеш түгел; бернәрсә дә рухи үсешебезгә киртә булмасын (Флп. 3:16). Безгә өметләребез акланмый кебек тоелырга мөмкин. Бәлки, картлык аркасында, сәламәтлегебез начар якка үзгәргәндер. Без күп еллар дәвамында эзәрлекләүләр һәм башка авырлыклар кичереп яшибездер. Шулай да «һичнәрсә турында борчылмыйк». Моның урынына Аллаһыга ялварып дога кылыйк, һәм ул безгә күз алдына китерә алмаслык тынычлык бирәчәк. (Филипиялеләргә 4:6, 7 укы.)

17. Киләсе мәкаләдә нинди тема каралачак?

17 Йөгерүче финишка кадәр йөгерергә әзер булган кебек, без дә тормыш өчен йөгерештә җиңүчеләр булырга тәвәккәл. Киләчәктә көткән фатихалар турында уйланыйк. Көчебездән килгәнчә йөгерик. Киләсе мәкаләдә без дөрес приоритетлар куярга һәм «нәрсә мөһимрәк, шуны аера белергә» өйрәнербез (Флп. 1:9, 10). Бу безгә дөрес юнәлештә йөгерергә һәм бирешмәскә ярдәм итәчәк.

79 ҖЫР Шәкертләрнең иманнарын ныгыт

^ 5 абз. Йәһвәгә күпме генә хезмәт итсәк тә, без тагы да җитлеккәнрәк булырга һәм мәсихче хезмәтебезне яхшыртырга телибез. Рәсүл Паул үз имандашларын моңа дәртләндергән. Аның филипиялеләргә язган хаты безнең өчен файдалы һәм тормыш өчен йөгерештә җиңәргә булыша ала. Бу мәкаләдән без Паулның Аллаһы тарафыннан рухландырылып биргән киңәшләрен ничек кулланып булганын белербез.

^ 13 абз. «Уяныгыз!» журналының (рус), 2004 ел, 22 октябрь чыгарылышында Мельник кардәшнең тәрҗемәи хәлен укыгыз.

^ 15 абз. Филипия шәһәре Римның колониясе булганга, андагы кешеләр Рим гражданнары ия булган кайбер хокуклардан һәм өстенлекләрдән файдаланган. Шуңа күрә филипиялеләргә Паулның мисалы яхшы аңлашылган.