Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

32 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Мәхәббәтегез артканнан арта барсын

Мәхәббәтегез артканнан арта барсын

«Мин өзлексез дога кылам һәм мәхәббәтегез... артканнан арта барсын дип ялварам» (ФЛП. 1:9).

106 ҖЫР Мәхәббәт сыйфатын үстерәбез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Филипиядәге җыелышка кем нигез салган?

РИМ колониясе булган Филипия шәһәренә килгәч, рәсүл Паул, Силас, Лүк һәм Тимути Патшалык хәбәре белән кызыксынган күп кенә кешене очраткан. Бу дүрт ашкынучан абый-кардәш Филипиядә җыелышка нигез салган. Мөгаен, яңа җыелыш Лидия исемле апа-кардәшнең йортында очраша башлаган (Рәс. 16:40).

2. Филипиялеләр нинди сынауларга дучар булган?

2 Әмма озакламый Шайтан хакыйкать дошманнарын Паулга һәм аның хезмәттәшләренә каршы чыгарга котырткан. Нәтиҗәдә, Паул белән Силасны кулга алганнар һәм, халык алдында чыбыклап, төрмәгә ташлаганнар. Шулай итеп Филипиядәге кардәшләр өчен җитди сынаулар башланган. Төрмәдән чыккач, миссионерлар яңа шәкертләрне дәртләндерергә дип киткән. Аннан соң Паул, Силас һәм Тимути Филипиядән китеп барган, ә Лүк, күрәсең, шәһәрдә калган. Йәһвәнең рухы ярдәмендә Филипиядәге җыелыш ашкынып хезмәт итүен дәвам иткән (Флп. 2:12). Һичшиксез, Паулның филипиялеләр белән горурланыр өчен сәбәбе булган!

3. Филипиялеләргә 1:9—11 дән күренгәнчә, Паул нәрсә турында дога кылган?

3 Якынча ун елдан соң Паул филипиялеләргә хат язган. Бу хатта Паулның үз кардәшләренә карата тойган назлы хисләре чагыла. «Мин барыгызны да Мәсих Гайсә яраткандай яратам, шуңа күрә сезне сагынып беттем»,— дигән ул (Флп. 1:8). Паул кардәшләргә алар хакында дога кылганы турында язган. Ул Йәһвәдән бу кардәшләргә мәхәббәттә артканнан арта барырга, иң мөһимен аера белергә, кимчелексез булырга, башкаларның иманнарына киртә булмаска һәм алга таба да тәкъвалык җимешләрен китерергә булышсын дип сораган. Паулның эчкерсез сүзләре безнең өчен дә бик файдалы. Шуңа күрә, әйдәгез, Паул филипиялеләргә биргән киңәшләрне тикшереп чыгыйк һәм аларны ничек куллана алуыбыз турында уйланыйк. (Филипиялеләргә 1:9—11 укы.)

МӘХӘББӘТЕГЕЗ АРТКАННАН АРТА БАРСЫН

4. а) 1 Яхъя 4:9, 10 буенча, Йәһвә үз мәхәббәтен безгә ничек күрсәткән? ә) Без Аллаһыны никадәр нык яратырга тиеш?

4 Үз Улын гөнаһларыбызны йолып алучы корбан итеп җибәреп, Йәһвә бөек мәхәббәт күрсәткән. (1 Яхъя 4:9, 10 укы.) Аллаһының риясыз мәхәббәте безне Аңа җәлеп итә, аңа карата ярату уята (Рим. 5:8). Без Аллаһыны никадәр нык яратырга тиеш? Гайсә, бер фарисей белән сөйләшкәндә, болай дигән: «Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат» (Мат. 22:36, 37). Әйе, без Аллаһыны бербөтен йөрәк белән яратырга тиеш. Без мәхәббәтебезнең көн саен ныгуын телибез. Паул филипиялеләргә аларның мәхәббәтләре «артканнан арта барырга» тиеш дип язган. Аллаһыга карата яратуыбызны без ничек ныгыта алабыз соң?

5. Аллаһыга карата ярату үссен өчен, нәрсә кирәк?

5 Изге Язмаларда: «Яратмаучы — Аллаһыны танып белми, чөнки Аллаһы — мәхәббәт ул»,— дип әйтелә (1 Яхъя 4:8). Димәк, Аллаһыны яратыр өчен, без аны белергә тиеш. Рәсүл Паул аңлатканча, Аллаһы турында «төгәл белемгә» һәм һәртөрле зирәклеккә ия булсак кына, аңа карата яратуыбыз ныгыячак (Флп. 1:9). Аллаһы Сүзен өйрәнә башлагач, без Аллаһының сыйфатлары турында берникадәр белем алдык һәм аны яраттык. Әмма без Йәһвә турында белем алуыбызны дәвам итәбез, шуңа күрә яратуыбыз үсә бара. Без Изге Язмаларны өйрәнүне һәм укыганнар турында уйлануны тормышта иң мөһим эшләрнең берсе дип күрәбез (Флп. 2:16).

6. 1 Яхъя 4:11, 20, 21 безне мәхәббәт күрсәтергә ничек дәртләндерә?

6 Аллаһы мәхәббәте безне кардәшләребезне дә яратырга дәртләндерә. (1 Яхъя 4:11, 20, 21 укы.) Без Йәһвәнең хезмәтчеләре һәм аның кебек булырга телибез. Моннан тыш, без Гайсәнең үрнәгенә иярергә тырышабыз, ә ул кешеләрне шулкадәр яраткан, хәтта алар өчен үз тормышын жәлләмәгән. Шуңа күрә кардәшләрне ярату безгә җиңел бирелергә тиеш кебек. Әмма дә ләкин кайвакыт «бер-берегезне яратыгыз» дигән әмергә буйсыну авыр. Филипия җыелышында туган бер хәлне карап китик.

7. Паулның Әүдия белән Синтиһиягә биргән киңәшеннән без нәрсәгә өйрәнәбез?

7 Әүдия белән Синтиһия исемле ашкынучан апа-кардәшләр рәсүл Паул белән «иңне иңгә терәп» хезмәттәшлек иткән. Әмма, күрәсең, ниндидер аңлашылмаучанлык аркасында, бу ике апа-кардәшнең бер-берсе белән дуслыгы бозылган. Филипиялеләргә язган хатында Паул Әүдия белән Синтиһияне аерым телгә алган һәм аларга «бер фикердә булырга» киңәш иткән (Флп. 4:2, 3). Паул бар кардәшләргә дә: «Барысын зарланмыйча һәм бәхәсләшмичә башкарыгыз»,— дип үгет-нәсыйхәт биргән (Флп. 2:14). Һичшиксез, бу туры киңәш Әүдия белән Синтиһияне генә түгел, ә бар кардәшләрне дә бер-берсен яратырга дәртләндергән.

Ни өчен без кардәшләргә уңай караш сакларга тиеш? (8 нче абзацны кара.) *

8. Кардәшләрне яратырга нәрсә комачаулый ала һәм аларга карата ярату үстерергә безгә нәрсә ярдәм итәр?

8 Без барыбыз да көн саен хаталар кылабыз. Әүдия белән Синтиһия кебек, игътибарыбызны башкаларның камилсезлегенә туплый башлавыбыз бар. Моның аркасында кардәшләргә карата яратуыбыз сүрелә ала. Әйтик, берәр абый-кардәш Патшалык Залын җыештыруда булышырга оныта, ди. Бу безгә ошамыйдыр. Бу кардәшнең бар хаталарын исебезгә төшерә башласак, ярсуыбыз үсә генә барачак, ә яратуыбыз, киресенчә, зәгыйфьләнәчәк. Берәр кардәш белән авырлыкларыгыз туса, шуны истә тотыгыз: Йәһвә безнең җитешсезлекләребезне дә, кардәшебезнең йомшак якларын да күрә. Моңа карамастан, ул безне дә, шул кардәшне дә ярата. Безгә, Йәһвәдән үрнәк алып, кардәшебезгә уңай караш белән карарга кирәк. Кардәшләребезне яратырга тырышканда, без бердәмлеккә өлеш кертәбез (Флп. 2:1, 2).

«НӘРСӘ МӨҺИМРӘК?»

9. Паул искә алган мөһим нәрсәләргә нәрсә керә?

9 Изге рух җитәкчелегендә Паул филипиялеләрне һәм, асылда, бар мәсихчеләрне «нәрсә мөһимрәк, шуны аера белергә» дәртләндергән (Флп. 1:10). Мөһим нәрсәләргә Йәһвә исемен изгеләндерү, ниятенең үтәлүе һәм җыелыштагы тынычлык белән бердәмлек керә (Мат. 6:9, 10; Яхъя 13:35). Тормышыбыз бу мөһим нәрсәләр тирәли әйләнсә, без Йәһвәне нык яратканыбызны күрсәтербез.

10. Йәһвә күзендә кимчелексез булыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

10 Паул язганча, без «кимчелексез калырга» тиеш. Әлбәттә, бездән камиллек таләп ителми. Без Йәһвә кебек кимчелексез була алмыйбыз. Без мәхәббәтебезне тирәнәйтергә һәм нәрсә мөһимрәк, шуны аера белергә тырышканда, Йәһвә безне кимчелексез дип күрә. Яратуыбызның тирән булуын раслар өчен мөмкинлекләрнең берсе — башкаларны абындырмаска тырышу.

11. Ни өчен без башкаларның иманнарына киртә булмаска тиеш?

11 «Башкаларның иманнарына киртә булмагыз» дигән киңәш кисәтү булып тора. Мәсәлән, кардәшебез өчен без сайлаган күңел ачу төре, киемебез я нинди эш сайлавыбыз киртә булып китә ала. Бәлки, без бернинди начарлык эшләмибездер дә. Әмма сайлавыбыз кардәшебезнең вөҗданын рәнҗетсә яки аны иманнан ваз кичәргә этәрсә, бу инде бик җитди. Гайсәнең сүзләре буенча, аның шәкертләре алдына абыну ташы куйган кешене, муенына тегермән ташы бәйләп, тирән диңгезгә батырсалар, бу аның өчен яхшырак булыр иде! (Мат. 18:6)

12. Бер ирле-хатынлы парның мисалы безне нәрсәгә өйрәтә?

12 Пионерлар булып хезмәт иткән бер ирле-хатынлы парның Гайсә киңәшен ничек кулланганына игътибар итик. Аларның җыелышында яңа гына суга чумдырылган бер ирле-хатынлы пар хезмәт иткән. Бу ир белән хатынның ата-аналары аларга балачакларында күп нәрсә рөхсәт итмәгән. Бу пар мәсихчеләргә кинога йөрергә ярамый дип санаган. Пионерларның кинотеатрга барганнарын белгәч, бу аларны абындыра язган. Пионерлар, теге яңа мәсихчеләрнең вөҗданнары җитлеккәнчегә кадәр, кинога йөрмәскә булган (Евр. 5:14). Андый фидакарьлек күрсәтеп, пионерлар гаиләсе үз кардәшләренә карата яратуларын гамәлдә күрсәткән (Рим. 14:19—21; 1 Яхъя 3:18).

13. Без башкаларны гөнаһка ничек этәрә алабыз?

13 Кешене гөнаһка этәрсәк, аның алдында абыну ташы куйган булырбыз. Мисал итеп мондый ситуацияне карап чыгыйк. Изге Язмаларны өйрәнүче кеше, күп тырышлыклар куеп, исерткеч эчемлекләр эчүне ташлый алган, ди. Ул бүтән эчмәскә карар итә, рухи яктан үсә һәм суга чумдырыла. Соңрак бер кардәш аны дуслар очрашуына чакыра һәм: «Хәзер син мәсихче. Синдә Йәһвә рухы бар. Ә изге рух җимешенә тотнаклылык та керә. Тотнаклылыгың бар икән, бераз эчсәң дә була»,— дип әйтә. Кардәшебез шул дөрес булмаган киңәшне тыңласа, бу бик ачы нәтиҗәләргә китерер иде!

14. Мәсихче очрашуларыбыз безгә Филипиялеләргә 1:10 да язылган үгет-нәсыйхәтләрне кулланырга ничек булыша?

14 Мәсихче очрашуларыбыз безгә Филипиялеләргә 1:10 да язылган үгет-нәсыйхәтләрне кулланырга булыша. Беренчедән, рухи программа безгә Йәһвә карашыннан нәрсә иң мөһиме икәнен истә тотарга ярдәм итә. Икенчедән, без, кимчелексез булыр өчен, белгәннәребезне ничек кулланырга икәнен өйрәнәбез. Өченчедән, җыелышта без «бер-беребезне мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерәбез» (Евр. 10:24, 25). Кардәшләрнең дәртләндергеч сүзләре Аллаһыга һәм кардәшләргә карата мәхәббәтебезне тагы да ныгыта. Андый мәхәббәт безне башкалар өчен абыну ташы булмаска дәртләндерә.

АЛГА ТАБА ДА «ТӘКЪВАЛЫК ҖИМЕШЛӘРЕ» КИТЕРЕГЕЗ

15. «Тәкъвалык җимешләрен» китерү нәрсәдән гыйбарәт?

15 Паул Филипиядәге мәсихчеләр «тәкъвалык җимешләре белән сугарылсын» дип дога кылган (Флп. 1:11). «Тәкъвалык җимешләренә», мәсәлән, Йәһвәгә һәм кешеләргә карата мәхәббәт керә. Башкаларга Хуҗабыз Гайсә һәм гаҗәеп өметебез турында сөйләвебез дә «тәкъвалык җимешләре» булып тора. Филипиялеләргә 2:15 тә рәсүл Паул бер мисал китергән. Аның сүзләре буенча, мәсихчеләр «бу дөньяда яктырткычлар кебек балкып тора». Гайсә дә үз шәкертләрен «дөнья өчен яктылык» дип атаган булган (Мат. 5:14—16). Ул шулай ук кешеләрне «шәкертләр итеп әзерләргә» кушкан һәм Гайсәнең шәкертләре «җир читенә кадәр» аның шаһитләре булачак дигән (Мат. 28:18—20; Рәс. 1:8). Әйе, иң мөһим эштә — вәгазь эшендә актив катнашканда, без «тәкъвалык җимешләре» китерәбез.

Римда өйдә сак астында утырганда, Паул Филипиядәге җыелышка хат яза. Моннан тыш, ул вәгазьләү мөмкинлеген кулдан ычкындырмый: сакчыларга һәм үзе янына килүчеләргә яхшы хәбәрне сөйли. (16 нчы абзацны кара.)

16. Филипиялеләргә 1:12—14 хәтта авыр хәл-шартларда да вәгазьләп булганын ничек күрсәтә? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

16 Хәл-шартларыбыз нинди генә булмасын, без яктырткычлар кебек балкып торабыз. Вәгазь эшенә киртә булып тоелган нәрсә кайвакыт вәгазьләр өчен яңа мөмкинлекләр ача. Рәсүл Паул, мәсәлән, филипиялеләргә хат язганда, Римда өйдә сак астында утырган. Әмма бу киртә аңа сакчыларга һәм үзенә килгән кешеләргә вәгазьләргә комачауламаган. Паул һәр форсаттан файдаланып вәгазьләгән. Бу азатлыкта булган кардәшләргә яхшы яктан тәэсир иткән: алар да «Аллаһы сүзен курыкмыйча» сөйләр өчен кыюланып киткән (Филипиялеләргә 1:12—14 укы; 4:22).

Хезмәттә катнашыр өчен мөмкинлекләр эзләгез (17 нче абзацны кара.) *

17. Бүген кайбер кардәшләр, бернигә карамастан, ничек җимеш китерә?

17 Күп кенә кардәшләр, рәсүл Паул кебек, кыю эш итә. Кайберләре эшчәнлегебез тыелган илләрдә яши, шуңа күрә ачык вәгазьләргә яки өйдән өйгә йөреп вәгазьләргә аларның мөмкинлекләре юк. Алар яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен башка юллар таба (Мат. 10:16—20). Андый бер илдә район күзәтчесе вәгазьчеләргә үз туганнарын, күршеләрен, сыйныфташларын, хезмәттәшләрен һәм танышларын үз «участоклары» итеп санарга киңәш иткән. Ике ел эчендә аның районында җыелышларның саны бик үскән. Бәлки, без яшәгән җирдә эшчәнлегебез тыелмагандыр. Шулай да тапкыр кардәшләребездән үрнәк алыйк: алар кебек, вәгазьләр өчен мөмкинлекләр эзлик һәм Йәһвәнең безгә бу эштә кирәкле көч бирәчәгенә һәм авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәчәгенә шикләнмик (Флп. 2:13).

18. Бүген нәрсә эшләү зарур?

18 Бүгенге әһәмиятле заманда Паулның филипиялеләргә язган киңәшләрен кулланырга тәвәккәл булыйк. Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белик, кимчелексез булырга, башкаларның иманнарына киртә булмаска тырышыйк һәм тәкъвалык җимешләрен китерик. Ул чакта мәхәббәтебез артканнан арта барыр һәм без назлы Атабызга, Йәһвәгә, дан китерербез.

17 ҖЫР «Телим!»

^ 5 абз. Бүген кардәшләргә карата мәхәббәтебезне ныгыту аеруча мөһим. Ә ярату сыйфатын күрсәтү авыр булса, мәхәббәтебезне ничек арттырып була? Әйдәгез, филипиялеләргә язылган хаттагы киңәшләргә игътибар итик.

^ 54 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Патшалык Залын җыештыру вакытында Джо исемле абый-кардәш, эшен калдырып, бер абый-кардәш һәм аның улы белән аралаша. Тузан суырткан Майкка бу ошамый. Ул болай дип уйлый: «Джо эшләргә тиеш, ә ул сөйләшеп тора». Соңрак Майк Джоның бер олы яшьтәге апа-кардәшкә булышканын күрә. Бу Майкка үз игътибарын кардәшенең яхшы сыйфатларына тупларга ярдәм итә.

^ 58 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Йәһвә Шаһитләре тыелган илдә бер абый-кардәш танышына сак кына Патшалык хәбәрен сөйли. Соңрак ул эшендә тәнәфес вакытында хезмәттәшенә вәгазьли.