Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

33 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Туганнарыгызга хакыйкатьне кабул итәргә ярдәм итегез!

Туганнарыгызга хакыйкатьне кабул итәргә ярдәм итегез!

«Үз-үзеңне күзәтеп тор һәм өйрәткәннәреңә игътибарлы бул. Моны бирешмичә дәвам ит, чөнки шулай эшләп, син үзеңне дә, тыңлаучыларыңны да коткарырсың» (1 ТИМ. 4:16).

67 ҖЫР «Сүзне вәгазьлә»

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Туганнарыбыз турында әйткәндә, барыбыз да нәрсә тели?

«ХАКЫЙКАТЬ белән танышкач ук, мин бар туганнарымның да оҗмахта булуын теләдем,— дип әйтә Полина *.— Аеруча ирем Уэйн белән улымның минем белән бергә Йәһвәгә хезмәт итүләрен тели идем». Әгәр сезнең дә туганнарыгыз әлегә Йәһвәгә хезмәт итми икән, сез Полинаның хисләрен яхшы аңлыйсыздыр.

2. Бу мәкаләдә нинди сораулар каралыр?

2 Без туганнарыбызны хакыйкатьне кабул итәргә мәҗбүр итә алмыйбыз. Шулай да аларга яхшы хәбәрне кабул итәргә ярдәм итү кулыбыздан килә (2 Тим. 3:14, 15). Әмма ни өчен без туганнарыбызга шаһитлек бирергә тиеш? Ни өчен аларның хисләренә игътибарлы булырга кирәк? Туганнарыбызга Йәһвәгә якынлашырга без ничек булыша алабыз? Ә җыелыштагылар ничек ярдәм итә ала? Бар бу сораулар бу мәкаләдә каралачак.

НИ ӨЧЕН БЕЗ ТУГАННАРЫБЫЗГА ШАҺИТЛЕК БИРЕРГӘ ТЫРЫШАБЫЗ?

3. 2 Петер 3:9 буенча, ни өчен туганнарыбызга вәгазьләү мөһим?

3 Озакламый Йәһвә бу дөньяны юк итәчәк. «Мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкатьне кабул иткән» кешеләр генә коткарылачак (Рәс. 13:48). Әгәр дә без, шактый күп вакыт һәм көч сарыф итеп, чит кешеләргә вәгазьләргә әзер икән, туганнарыбызга без бигрәк тә вәгазьләрбез! Назлы күктәге Атабыз «беркемнең дә һәлак ителүен теләми, ә барысының да тәүбәгә килүен тели». (2 Петер 3:9 укы.) Без дә моны бик телибез.

4. Туганнарыбызга вәгазьләгәндә, нинди хата кылуыбыз бар?

4 Котылу турындагы хәбәрне җиткергәндә, безгә сак булырга кирәк, чөнки, без аны дөрес җиткермәсәк, туганыбыз хакыйкатькә килмәскә дә мөмкин. Мәсәлән, таныш булмаган кешеләр белән сөйләшкәндә, без бик ихтирамлы булырга тырышабыздыр, әмма, туганнар белән сөйләшкәндә, без үзебезне кайвакыт чиктән тыш туры тотабыз.

5. Туганнарыбызга вәгазьләгәндә, без нәрсәне истә тотарга тиеш?

5 Кайбер кардәшләр үз туганнарына элек ничек итеп вәгазьләгәннәрен исләренә төшереп үкенә. Алар башкача сөйләргә һәм үзләрен башкача тотарга кирәк булган дип саный. Рәсүл Паул мәсихчеләргә болай дип киңәш иткән: «Сүзегез һәрвакыт ягымлы, тоз белән тәмләтелгән булсын, шунда сез һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белерсез» (Көл. 4:5, 6). Туганнарыбыз белән сөйләшкәндә, безгә бу сүзләрне истә тоту аеруча мөһим. Югыйсә, аларга ярдәм итәр урынына, без аларны хакыйкатьтән читләштерербез генә.

ТУГАННАРЫБЫЗГА НИЧЕК БУЛЫШЫРГА?

Туганнарыгызның хисләренә игътибарлы булуыгыз һәм яхшы тәртибегез иң яхшы шаһитлек бирергә мөмкин (6—8 нче абзацларны кара.) *

6, 7. Ни өчен тормыш иптәшләребезгә игътибарлы булырга кирәк? Мисал китерегез.

6 Туганнарыгызның хисләренә игътибарлы булыгыз. Алдарак искә алынган Полина болай ди: «Баштарак мин ирем белән рухи нәрсәләр турында гына сөйләштем. Бүтән темаларга сөйләшүләр булмады диярлек». Полинаның ире Уэйн Изге Язмаларны әллә ни белмәгән, шуңа күрә хатынының сөйләгәннәре аңа аңлашылмаган. Уэйн: «Хатыным яңа диненә баш-аяк чумды һәм, алданып, ниндидер куркыныч сектага эләкте»,— дип борчылган.

7 Полина үзе таныганча, ул чиктән тыш күп вакытын кардәшләр белән үткәрә башлаган — мәсәлән, җыелышта, вәгазьдә я дуслар очрашуларында. «Уэйн, буш өйгә кайтып, үзен ялгыз хис иткән»,— дип әйтә Полина. Билгеле, Уэйн, кичләрен һәм ял көннәрендә хатынын һәм улын күрмәгәнгә, аларны бик сагынган. Ул аларның нинди кешеләр белән аралашканнарын белмәгән һәм Полинаның яңа дуслары, үзенә караганда, мөһимрәк булып киткән дип санаган. Уэйн хатынына аерылышу белән янаган. Сезнеңчә, Полина үз иренең хисләренә игътибарлырак була алганмы?

8. 1 Петер 3:1, 2 буенча, туганнарыбызга нәрсә ныграк тәэсир итәргә мөмкин?

8 Тәртибегез үрнәк алырлык булсын. Әйткән сүзләребезгә караганда, эшләребез кешегә ныграк тәэсир итә ала. (1 Петер 3:1, 2 укы.) Полина ахыр чиктә моңа төшенгән. «Уэйн безне ярата иде һәм чынында аерылышырга теләми иде,— дип әйтә ул.— Иремнең аерылышу белән янаулары мине гаиләдә Йәһвә киңәшләрен яхшырак кулланырга этәрде. Хакыйкать турында чиктән тыш күп сөйләр урынына, мин тәртибем белән шаһитлек бирергә тиешлегемне аңладым». Полина Уэйн белән башка темаларга сөйләшергә булган. Уэйн үз хатынының тынычлыкка омтылганына һәм улының тәртибе яхшырак булып киткәненә игътибар иткән (Гыйб. сүз. 31:18, 27, 28). Изге Язмаларның үз гаиләсенә яхшы яктан тәэсир иткәнен аңлагач, Уэйнның йөрәге хакыйкатькә ачылган (1 Көр. 7:12—14, 16).

9. Ни өчен, туганнарыбызга ярдәм иткәндә, безгә бирешмәскә кирәк?

9 Бирешмәгез. Йәһвә үз халкына яхшы хәбәрне тыңларга һәм тормышларын сакларга «кат-кат» мөмкинлек биргән (Ирм. 44:4). Шулай итеп Аллаһы безгә яхшы үрнәк күрсәткән. Рәсүл Паул да Тимутине башкаларга ярдәм итәргә, моны «бирешмичә дәвам итәргә» дәртләндергән. Шулай итеп Тимути үзен генә түгел, ә тыңлаучыларын да коткара алган (1 Тим. 4:16). Без дә, туганнарыбызны яратканга, аларга бирешмичә вәгазьлик. Алар да Изге Язмалардагы кадерле хакыйкатьләрне белергә лаек. Полина бирешмәгән, һәм ахыр чиктә аның сүзләре белән эшләре яхшы җимешләр китергән. Бүгенге көндә ул ире белән Йәһвәгә хезмәт итә. Алар икесе дә пионерлар. Өстәвенә, Уэйн өлкән булып хезмәт итә.

10. Ни өчен сабыр булырга кирәк?

10 Сабыр булыгыз. Без Аллаһы нормалары буенча яши башлагач, туганнарыбызга яңа тормыш рәвешебезгә һәм яңа карашларыбызга ияләшү авыр булырга мөмкин. Еш кына туганнарыбыз, беренче чиратта, безнең сәяси эшләрдә һәм алар белән бергә дини бәйрәмнәрдә катнашмаганыбызга игътибар итә. Кайберләренең безгә хәтта ачулары чыга (Мат. 10:35, 36). Әмма без өметсезлеккә бирелмибез. Туганнарыбызга үз карашларыбызны аңлатырга тырышмасак, асылда, без аларга хөкем чыгарабыз, аларны мәңгелек тормышка лаексыз дип санаганыбызны күрсәтәбез. Әмма Йәһвә хөкем эшен безгә түгел, ә Гайсә Мәсихкә тапшырган (Яхъя 5:22). Сабыр булсак, бәлки, якыннарыбыз яхшы хәбәрне кабул итәр. (« Сайтыбызны оста кулланыгыз» дигән рамканы кара.)

11—13. Элисның очрагыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

11 Әдәпле булыгыз, әмма карашларыгызда нык торыгыз (Гыйб. сүз. 15:2). Элис мисалына игътибар итик. Ул хакыйкать белән әти-әнисеннән аерым яшәгәндә танышкан. Әти-әнисе атеистлар булган һәм сәясәттә актив катнашкан. Ул мөмкин кадәр тизрәк әти-әнисенә хакыйкать турында сөйләргә кирәклеген аңлаган. «Карашларың турында сөйләү белән сузсаң, соңрак, гаиләңә Йәһвә Шаһите булып киткәнең билгеле булгач, бу алар өчен һич көтелмәгән хәл булыр»,— дип әйтә Элис. Ул әти-әнисен кызыксындыра алган рухи темалар сайлаган, мәсәлән Изге Язмаларда мәхәббәт турында нәрсә әйтелгәне турында мәгълүмат тапкан. Аннан соң ул аларга хат язган һәм алар белән бу темалар турында фикер алышкан. Элис аларның моңа карата карашларын белергә тырышкан (1 Көр. 13:1—13). Ул, әти-әнисенә үзен үстергәннәре өчен рәхмәт сүзләрен язып, аларга бүләк җибәргән. Туган йортына кайтканда, Элис әнисенә өй эшләрендә булышкан. Башта әти-әнисе Элисның яңа карашларын ошатмаган.

12 Хәтта әти-әнисендә кунакта булганда да, Элис Изге Язмаларны һәр көн укыган. «Әнием, моны күргәч, Изге Язмалар минем өчен чыннан да мөһим икәнен аңлады»,— дип әйтә Элис. Элисның әтисе, кызының карашларын аңлар өчен һәм Изге Язмаларда ниндидер хаталар табар өчен, Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Элис болай дип сөйли: «Мин әтиемә, җылы сүзләр язып, Изге Язмаларны бүләк иттем». Моның нәтиҗәсе нинди булган? Аллаһы Сүзендә хаталар табар урынына, Элисның әтисе хакыйкать тапкан.

13 Без ихтирамлы булырга һәм шул ук вакыт карашларыбызда нык торырга тиеш. Хәтта сынауларда да, какшамас, нык булып калу зарур (1 Көр. 4:12ә). Элиска, мәсәлән, әнисе каршы чыккан. «Мин суга чумдырылгач, әнием миңа: „Син юньсез бала“,— дип әйтте». Элис нәрсә эшләгән? Ул болай дип дәвам итә: «Мин ихтирам белән шуны аңлаттым: мин Йәһвә Шаһите булырга карар иттем һәм карарым үзгәрмәячәк. Әнием белән бу темага сөйләшергә курыкмадым. Мин аны яратуымда ышандырдым һәм тәмле ризык пешердем. Икебез дә елап алдык. Шуннан бирле әнием Изге Язмаларның мине яхшы якка үзгәртә баруын таный башлады».

14. Ни өчен басымга бирешмәскә кирәк?

14 Йәһвәгә хезмәт итү безнең өчен никадәр мөһим икәнен аңлар өчен, туганнарыбызга, бәлки, күп вакыт кирәк булыр. Мәсәлән, Элис пионер хезмәтен башлаган һәм әти-әнисе аның өчен сайлаган университетта укудан баш тарткан. Моның турында белгәч, әнисе яңадан еларга тотынган. Әмма Элис үз карарын үзгәртмәгән. «Бер өлкәдә басымга бирешсәң,— дип әйтә Элис,— гаиләң башка өлкәләрдә дә сиңа басым ясый башлар. Ихтирамлы булып, үз карашларыңда нык торсаң, бәлки, вакыт узу белән алар хакыйкатьне кабул итәр». Элис очрагында шулай булган да: хәзер аның әти-әнисе пионер булып хезмәт итә, ә әтисе хәтта өлкән.

ҖЫЕЛЫШ НИЧЕК ЯРДӘМ ИТӘ АЛА?

Җыелыштагылар туганнарыбызга ничек ярдәм итә ала? (15, 16 нчы абзацларны кара.) *

15. Маттай 5:14—16 һәм 1 Петер 2:12 буенча, кардәшләребезнең «яхшы эшләре» туганнарыбызга ничек тәэсир итә ала?

15 Йәһвә, кешеләрне үзенә җәлеп итәр өчен, үз хезмәтчеләренең «яхшы эшләрен» куллана. (Маттай 5:14—16; 1 Петер 2:12 укы.) Тормыш иптәшегез Йәһвә Шаһите түгел икән, ул җыелыштагы кардәшләр белән танышмы? Алдарак искә алынган Полина, иптәше Уэйнны кардәшләр белән таныштырыр өчен, аларны өйләренә чакырган. Бу Уэйнга Йәһвә Шаһитләренең нинди кешеләр икәнен күрергә булышкан. Уэйн, бер абый-кардәшнең үзенә вакыт бүлеп куйганын исенә төшереп, болай дип әйтә: «Ул, эшеннән ял алып, минем белән матч карады. Мин: „Ул фанатик түгел икән“,— дип уйлап куйдым».

16. Ни өчен без туганнарыбызны очрашуларга чакырырга тиеш?

16 Туганнарыбызны җыелышка чакыру — аларга булышыр өчен тагын бер яхшы адым (1 Көр. 14:24, 25). Искә алу кичәсе чагыштырмача кыска очрашу булганга һәм Уэйн анда эштән соң бара алганга, бу аның беренче очрашуы булган. «Нотыкта нәрсә әйтелгәнне аңлап бетермәсәм дә, кешеләр мине бик гаҗәпләндерде,— дип әйтә Уэйн.— Алар, минем яныма килеп, кул бирешеп исәнләште. Аларның эчкерсез булулары миңа бик тә ошады». Бер ирле-хатынлы пар, аларны Джеймс белән Линда дип атыйк, Полинага җыелышта я хезмәт вакытында өч яшьлек улын карап торырга булышкан. Шуңа күрә Уэйн, Полинаның карашлары белән яхшырак танышырга карар иткәч, Джеймсны үзе белән өйрәнү үткәрергә сораган.

17. Нәрсә өчен үзебезне гаеплисе юк һәм ни өчен туганнарыбызның хакыйкатькә килүенә өмет югалтырга кирәкми?

17 Без бар туганнарыбыз да Йәһвәгә хезмәт итә башлар дип өметләнәбез. Әмма, аларга ярдәм итәр өчен куйган бар тырышлыкларыбызга карамастан, алар хакыйкатькә килмәскә дә мөмкин. Ул чакта безгә үзебезне гаеплисе юк. Без беркемне дә ышануларыбызны кабул итәргә мәҗбүр итә алмыйбыз. Туганнарыбыз Йәһвәгә хезмәт итү безне бәхетле иткәнен күрсен. Моның аларга зур йогынты ясый алганын беркайчан да онытмыйк. Алар өчен дога кылыйк. Алар белән сөйләшкәндә, ихтирамлы булыйк һәм аларга алга таба да ярдәм итик! (Рәс. 20:20) Һич шикләнмәгез: Йәһвә тырышлыкларыгызны фатихалаячак. Һәм туганнарыгыз сезне тыңласа, алар да коткарылачак!

57 ҖЫР Һәртөрле кешегә вәгазьлибез

^ 5 абз. Без туганнарыбызның хакыйкатьне кабул итүләрен телибез. Әмма Йәһвәгә хезмәт итәргәме, юкмы икәнен алар үзләре хәл итә. Туганнарыбызга Йәһвә белән танышырга җиңелрәк булсын өчен, без нәрсә эшли алабыз? Бу мәкаләдә нәкъ шул сорау каралачак.

^ 1 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән. Бу мәкаләдә «туганнар» дигән сүз якын туганнарга да, ерак туганнарга да карый.

^ 53 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: яшь кардәш әтисенә машиналарын ремонтларга булыша. Урынлы вакытта ул аңа jw.org® сайтыннан видеоролик күрсәтә.

^ 55 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: апа-кардәш эше турында сөйләгән ирен тыңлый. Соңрак алар уллары белән бергә вакыт үткәрә.

^ 57 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: апа-кардәш кунакка җыелыштагыларны чакырган. Алар аның ире белән таныша. Соңрак апа-кардәшнең ире аның белән Кичәгә килә.