Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Чумдыручы Яхъя — шатлык саклауда яхшы үрнәк

Чумдыручы Яхъя — шатлык саклауда яхшы үрнәк

СЕЗ элек үтәгән берәр хөрмәтле вазифагызны сагынасызмы? Бәлки, хәзер аны башка берәү үтидер. Ә бәлки, сез изге хезмәтнең берәр төрендә катнашкансыздыр, әмма хәзер, олы яшь, начар сәламәтлек, икътисади авырлыклар яки гаиләдәге вазифалар аркасында, бу хезмәт төрендә бүтән катнаша алмыйсыздыр. Ә бәлки, озак вакыт башкарган вазифагызны оешмадагы берәр үзгәреш аркасында калдырырга туры килгәндер. Ничек кенә булмасын, сезгә хәзер хезмәтегез чикләнгән кебек тоелырга мөмкин. Шуңа күрә кайвакыт сезне тискәре хисләр биләп аладыр. Йөрәгегездә күңелсезләнү, үпкәләү һәм ачу хисләре тамырланмасын өчен, нәрсә эшләргә? Ничек шатлыклы булып калырга?

Чумдыручы Яхъяның мисалын карап чыгу безгә шатлыклы булып калырга булышыр. Яхъя, гаҗәеп хезмәтен башкарганда, төрмәгә эләгермен, дип уйламагандыр да. Хезмәттә үткәргән вакытына караганда, төрмәдә ул күбрәк вакыт үткәргән. Шулай да Яхъя шатлыгын югалтмаган. Бу сыйфат аның тормыш юлдашы булган. Аңа нәрсә булышкан? Авырлыкларга очраган вакытта безгә шатлыгыбызны югалтмаска нәрсә булышыр?

ШАТЛЫК КИТЕРҮЧЕ ХЕЗМӘТ

Яхъя үз хезмәтен б. э. 29 елының язында башлаган: ул кешеләрне Мәсихнең килүенә әзерләгән. Ул халыкны: «Тәүбә итегез, чөнки күкләр Патшалыгы якынлашты»,— дип чакырган (Мат. 3:2; Лүк 1:12—17). Яхъяның хәбәрен тыңлар өчен, ерак җирләрдән шактый күп кеше килгән һәм, тәүбә итеп, суга чумдырылу үткән. Моннан тыш, Яхъя, һавалы дин җитәкчеләрен кисәтеп, алар Аллаһының ачуын татымасыннар өчен, аларны үзгәрергә өндәгән (Мат. 3:5—12). Б. э. 29 елының көзендә Яхъя иң әһәмиятле эшен башкарган: Гайсә Мәсихне суга чумдырган. Шуннан бирле Яхъя кешеләрне Гайсә артыннан иярергә өйрәткән, чөнки Гайсә вәгъдә ителгән Мәсих булган (Яхъя 1:32—37).

Яхъяның мөһим ролен исәпкә алып, Гайсә болай дигән: «Хатын-кыздан туган кешеләр арасында Чумдыручы Яхъядан бөегрәк һичкем булмады» (Мат. 11:11). Һичшиксез, Яхъя үзенең алган фатихаларына куанган. Яхъя кебек, бүген күп кенә кардәшләр Йәһвәдән мул фатихалар ала. Аларның берсе — Терри исемле абый-кардәш. Ул хатыны Сандра белән 50 елдан күбрәк вакыт тулы вакытлы хезмәттә катнаша. Терри болай дип сөйли: «Минем күп гаҗәеп вазифаларым бар иде. Мин пионер булып, бәйтелче, махсус пионер, район күзәтчесе, өлкә күзәтчесе булып хезмәт иттем, ә хәзер яңадан махсус пионер булып хезмәт итәм». Әйе, теократик билгеләнүләргә ия булу — зур шатлык ул. Әмма, Яхъя мисалы күрсәткәнчә, хәл-шартларыбыз үзгәргәндә дә шатлыклы булып калыр өчен, тырышлыклар куярга кирәк.

РӘХМӘТЛЕ БУЛЫГЫЗ

Чумдыручы Яхъя хөрмәтле вазифалары өчен рәхмәтле булган, нәкъ шуңа күрә шатлыгын югалтмаган. Бер очракны исебезгә төшерик. Гайсә суга чумдырылгач, Яхъя шәкертләренең саны кими башлаган, ә Гайсә шәкертләренең саны, киресенчә, арта барган. Моны күреп, Яхъяның шәкертләре аңа: «Син шаһитлек иткән кеше суга чумдырылу үткәрә, һәм барысы аның янына бара»,— дип борчылып әйткән (Яхъя 3:26). Яхъя исә болай дип җаваплаган: «Кәләш кияүнеке, әмма кияүнең тавышын ишетеп торучы аның янындагы дусты чиксез куана. Шуңа күрә мин дә шатлык белән тулы» (Яхъя 3:29). Яхъя Гайсәдән абруйлырак булырга теләмәгән. Яхъя: «Гайсәнең эше мөһимрәк булганга, минем хезмәтем үз кадерен югалтты»,— дип уйламаган. Ул әле дә үз вазифаларын кадерләгән һәм кияүнең дусты булырга шат булган.

Яхъяның хезмәте җиңел булмаса да, уңай карашы ярдәмендә ул бәхет хисен югалтмаган. Гайсә һәм аның шәкертләре нәзирләр булмаган, шуңа күрә гадәти тормыш алып барган (Мат. 11:18, 19). Ә менә Яхъя тумыштан нәзир булган (Лүк 1:15). Яхъяның гади тормыш рәвеше турында Гайсә болай дигән: «Яхъя килде, ашамый, эчми». Өстәвенә, Яхъя бер могҗиза да кылмаган, ә Гайсәнең шәкертләре, шул исәптән элек Яхъяга ияргәннәре, могҗизалар кылган (Мат. 10:1; Яхъя 10:41). Әмма, моның барысы турында чиктән тыш күп уйлар урынына, Яхъя үзенә бирелгән хезмәтен ашкынып дәвам иткән.

Без дә, Йәһвәдән алган хезмәтебезне кадерләсәк, шатлыгыбызны саклый алырбыз. Инде искә алынган Терри болай ди: «Миңа билгеләнүләремә игътибарымны туплау булышты». Тулы вакытлы хезмәттә үткәргән тормышын искә алып, ул болай ди: «Мин бернәрсәгә дә үкенмим, минем яхшы хатирәләр генә калды».

Ни өчен теократик билгеләнүләр кадерле? Чөнки алар безгә Аллаһы белән хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә (1 Көр. 3:9). Моның турында уйлану безнең шатлыгыбызны ныгыта ала. Кыйммәтле әйбер ялтырап торсын өчен, аны шомартырга кирәк булган кебек, шатлыклы булып калыр өчен, Аллаһы белән хезмәттәшлек итү безнең өчен нинди зур хөрмәт икәнлеге турында уйланырга кирәк. Үз корбаннарыбызны башкаларның корбаннары белән чагыштырмыйк һәм, Йәһвә башкаларга ниндидер хөрмәтле вазифалар бирсә, моның аркасында хезмәтебезнең кадере югала дип уйламыйк (Гәл. 6:4).

ИГЪТИБАРЫГЫЗНЫ РУХИ НӘРСӘЛӘРГӘ ТУПЛАГЫЗ

Мөгаен, Яхъя озак хезмәт итмәячәген аңлаган, әмма үз хезмәтенең никадәр тиз бетәчәген хәтта күз алдына да китерә алмагандыр (Яхъя 3:30). Б. э. 30 елында, Гайсәнең суга чумдырылуыннан соң якынча алты ай үткәч, Һируд патша Яхъяны төрмәгә япкан. Шулай да Яхъя, үз шартларында шаһитлек бирер өчен, мөмкин булганны эшләгән (Марк 6:17—20). Аңа бирешмәскә нәрсә ярдәм иткән? Ул үз игътибарын рухи нәрсәләргә туплаган.

Яхъя төрмәдә утырганда, аңа Гайсә хезмәте турында хәбәр ирешкән (Мат. 11:2; Лүк 7:18). Яхъя Гайсәнең Мәсих булуында шикләнмәгән, шулай да аның, күрәсең, Гайсәнең бөтен пәйгамбәрлекләрне ничек үтәячәген беләсе килгән. Изге Язмалар буенча, Мәсих патша булып китәргә тиеш булган. Әмма бу Гайсәнең тиздән идарә итә башлаячагын аңлатканмы? Яхъяның тиздән төрмәдән чыгуына өметләнергә нигез булганмы? Гайсәнең нинди роль уйнаганын яхшырак аңлар өчен, Яхъя, аның янына ике шәкертен җибәреп, мондый сорау биргән: «Килергә тиешле Зат синме, әллә башка берәүне көтикме?» (Лүк 7:19) Шәкертләре, кире кайткач, Яхъяга Гайсә кылган могҗизалар турында сөйләгән һәм Гайсәнең: «Сукырлар күрә башлый, аксаклар йөри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелеп тора, ә ярлыларга яхшы хәбәрне сөйлиләр»,— дигән сүзләрен тапшырган (Лүк 7:20—22).

Яхъяны бу хәбәр, һичшиксез, ныгыткан. Чөнки ул Гайсәдә Мәсихкә кагылышлы пәйгамбәрлекләрнең үтәлгәнен күргән. Яхъя Гайсәнең үзенә төрмәдән чыгарга ярдәм итмәячәген аңласа да, үз хезмәтенең заяга булмаганын белгән. Хәтта бу авыр шартларда да, Яхъя шатланыр өчен сәбәпләр тапкан.

Хезмәтебезнең бөтен дөньяда ничек башкарылганын күрү шатлык сакларга булыша

Без дә, Яхъя кебек, игътибарыбызны рухи нәрсәләргә тупласак, бар авырлыкларны җиңә алырбыз һәм шатлыгыбызны югалтмабыз (Көл. 1:9—11). Безгә Изге Язмаларны укырга һәм укыганнарыбыз турында уйланырга кирәк, бу безгә хезмәтебезнең бушка булмаганын онытмаска булышыр (1 Көр. 15:58). Сандра болай ди: «Һәр көн Изге Язмалардан бер бүлек уку мине Йәһвәгә якынлаштыра һәм игътибарымны үземә түгел, ә Йәһвәгә тупларга ярдәм итә». Без шулай ук игътибарыбызны Патшалык эше турындагы яңалыкларга туплый алабыз. Нәтиҗәдә, без күбрәк үзебез турында түгел, ә Йәһвә эшләре турында уйларбыз. «Интернет-телевидениебездәге айлык программалар ярдәмендә без үзебезне оешмабызга якынрак итеп хис итәбез,— дип әйтә Сандра.— Алар безгә хезмәтебездә шатлык сакларга булыша».

Чумдыручы Яхъя үзенең кыска хезмәтен «Ильясның рухы һәм кодрәте» белән башкарган. Ильяска кебек, аңа да «бездә булган хисләр» таныш булган (Лүк 1:17; Ягък. 5:17). Аның кебек рухи нәрсәләрне кадерләсәк һәм игътибарыбызны моңа тупласак, без, үз хезмәтебезне башкарып, һәрвакыт шатлыклы булырбыз!