Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

52 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Ата-аналар, балаларыгызны Йәһвәне яратырга өйрәтегез

Ата-аналар, балаларыгызны Йәһвәне яратырга өйрәтегез

«Менә, балалар — Йәһвәдән килгән мирас» (ЗӘБ. 127:3, иск.).

134 ҖЫР Балалар — Йәһвәдән бирелгән бүләк

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Йәһвә ата-аналарга нәрсә ышанып тапшыра?

ЙӘҺВӘ беренче парны бала табу теләге белән барлыкка китергән. Изге Язмаларда болай диелә: «Балалар — Йәһвәдән килгән мирас» (Зәб. 127:3, иск.). Бу сүзләрнең мәгънәсен аңлар өчен, мондый мисал турында уйланыгыз. Әйтик, дустыгыз сезгә күп акча бирә һәм аны вакытлыча үзегездә саклап торырга сорый, ди. Сез моңа ничек карар идегез? Бу сезгә зур ихтирам күрсәтү булыр иде, мөгаен; дустыгыз сезгә үз ышанычын белдерә бит. Шул ук вакыт сез өстегездә зур җаваплылык ятканын да аңлар идегез. Иң якын Дустыбыз Йәһвә безгә акчадан да кадерлерәк булган нәрсәне ышанып тапшыра: ул безгә балаларыбызның иминлеге һәм бәхете турында кайгыртырга куша.

2. Без нинди сораулар карап чыгарбыз?

2 Күпме бала табарга һәм кайчан моны эшләргә икәнен кем хәл итәргә тиеш? Ата-аналар үз балаларына бәхетле булырга ничек ярдәм итә ала? Бу сорауларны Изге Язмалардагы принциплар яктылыгында карап чыгыгыз. Бу принциплар мәсихче гаиләләргә акыллы карарлар кабул итәргә булыша.

ИРЛЕ-ХАТЫНЛЫ ПАРНЫҢ КАРАРЫНА ХӨРМӘТ БЕЛӘН КАРАГЫЗ

3. а) Бала табу турындагы карарны кем кабул итә? ә) Яңа өйләнешкән парның дуслары һәм туганнары нинди принципларны истә тотарга тиеш?

3 Кайбер культураларда яңа гына өйләнешкән парлардан бала көтәләр. Аларга туганнары белән якыннары хәтта басым ясый һәм бала табарга күндерә. Азиядән булган Джетро исемле абый-кардәш болай ди: «Җыелышта кайбер балалы кардәшләр балаларсыз парларны бәби табарга өнди». Азиядән булган башка кардәш, Джеффри, болай ди: «Кайбер кардәшләр балаларсыз кардәшләрне картлыкларында кайгырта алган кешеләре булмаячак дип куркыта». Әмма бала табаргамы, юкмы икәнен һәрбер гаилә үзе хәл итәргә тиеш. Бу аларның карары һәм җаваплылыгы (Гәл. 6:5, иск.). Билгеле, дуслар һәм туганнар яңа гына өйләнешкән парның бәхетле булуларын тели. Әмма беркайчан да шуны онытмыйк: бала табу турындагы карарны һәр пар үзе кабул итә (1 Тис. 4:11).

4, 5. Парларга нинди сорауны карап чыгу мөһим һәм кайчан моны эшләргә кирәк? Аңлатыгыз.

4 Бала табу турында уйлаган пар мондый ике сорау турында уйланырга тиеш: 1) Кайчан бала табарга? 2) Ничә бала табарга? Ә ни өчен бу сораулар мөһим һәм кайчан алар турында фикер алышырга кирәк?

5 Күпчелек очракта йөрешкән парга бала табу турындагы сорауны никахка кергәнче карап чыгарга кирәк. Бу бик мөһим, чөнки шушы сорау буенча бер фикердә булу үтә зарур. Алар бу җаваплылыкка әзерме, юкмы икәнен билгеләргә тиеш. Кайбер парлар туйдан соң ким дигәндә бер-ике ел бала тапмаска карар итә. Чөнки ата-ана булу күп көч һәм вакыт таләп итә. Башта бер-берсенә якынлашу һәм гаилә тормышына ияләшү яхшырак булыр дип уйлый алар (Эфес. 5:33).

6. Соңгы көннәрдә яшәвебез кайбер парларның карарына ничек тәэсир итә?

6 Кайбер мәсихчеләр Нух угыллары һәм аларның хатыннарыннан үрнәк алырга булган. Бу өч пар, өйләнешкәч, шунда ук бала табарга ашыкмаган (Ярат. 6:18; 9:18, 19; 10:1; 2 Пет. 2:5). Гайсә безнең вакытны «Нух көннәре» белән чагыштырган. «Аеруча авыр вакытларда» яшәгәнебез ап-ачык (Мат. 24:37; 2 Тим. 3:1). Моның барысын исәпкә алып, кайбер парлар, мәсихче хезмәткә күбрәк вакыт багышлар өчен, бала табу белән ашыкмаска булган.

Бала табаргамы һәм күпме бала табарга икәнен хәл иткәндә, акыллы пар моның «күпмегә төшәсен хисаплап чыга» (7 нче абзацны кара.) *

7. Лүк 14:28, 29 һәм Гыйбрәтле сүзләр 21:5 тәге принциплар ирле-хатынлы парларга ничек булыша ала?

7 Бала табаргамы һәм ничә бала табарга икәнен хәл иткәндә, акыллы парлар моның «күпмегә төшәсен хисаплап чыга». (Лүк 14:28, 29 укы.) Тәҗрибәле ата-аналар балалар үстерү акча гына түгел, ә шулай ук көч белән вакыт та таләп иткәнен таный. Ирле-хатынлы парлар үзләренә мондый сораулар бирсә, яхшы булыр: «Гаиләбезнең төп ихтыяҗлары турында кайгыртыр өчен икебезгә дә эшләргә туры килерме? „Төп ихтыяҗлар“ дигәндә, без бер үк нәрсәне күздә тотабызмы? Без эшләгәндә, балаларыбыз белән кем утырыр? Балаларыбызның фикер йөртүенә һәм эшләренә кем тәэсир итәр?» Тыныч атмосферада бу сораулар турында фикер алышкан парлар Гыйбрәтле сүзләр 21:5 (укы) буенча эш иткәннәрен күрсәтә.

Кайгыртучан ир үз хатынына ярдәм итәргә тырыша (8 нче абзацны кара.)

8. Мәсихче парларга нинди авырлыкларга әзер булырга кирәк һәм кайгыртучан ир нәрсә эшләргә тырышыр?

8 Бала әти-әнисенең икесенең дә вакыты белән игътибарына мохтаҗ, һәм, һичшиксез, алар аңа андый игътибар бирергә тиеш. Әмма гаиләдә берничә бала булса һәм аларның яшь аермалары кечкенә булса, ата-анага һәрбер балага тиешле игътибар бирү авыр булыр. Берничә кечкенә бала тәрбияләгән парлар моның чыннан да җиңел түгел икәнен таный. Әни кеше үзен физик һәм эмоциональ яктан алҗыган итеп хис итәргә мөмкин. Моның аркасында аңа шәхси өйрәнү үткәрергә, дога кылырга һәм регуляр рәвештә вәгазьләргә, мөгаен, авыр булыр. Җыелыш очрашуларында игътибарлы булу һәм очрашудан тулы файда алу да җиңел булмас. Әлбәттә, кайгыртучы ир кеше үз хатынына өйдә дә, Патшалык Залында да ярдәм итәргә тырышыр. Мәсәлән, ул өй эшләрендә ярдәм итәр. Ул шулай ук регуляр рәвештә гаилә өйрәнүен үткәрер һәм гаиләдәгеләрнең барысы да файда алсын өчен кайгыртыр. Мәсихче аталар регуляр рәвештә үз гаиләсе белән вәгазьләр.

БАЛАЛАРЫГЫЗНЫ ЙӘҺВӘНЕ ЯРАТЫРГА ӨЙРӘТЕГЕЗ

9, 10. Үз балаларына ярдәм итәр өчен, ата-аналарга нәрсә эшләү мөһим?

9 Үз балаларын Йәһвәне яратырга өйрәтер өчен, ата-аналар нәрсә эшли ала? Алар балаларын әхлакый куркынычлардан ничек яклый ала? Әйдәгез, кайбер киңәшләргә игътибар итик.

10 Йәһвәдән ярдәм сорагыз. Мәнух белән аның хатынының үрнәге турында уйланып карагыз. Тиздән уллары туачагы турында белгәч, Мәнух, баласын яхшы тәрбияләр өчен, Йәһвәдән җитәкчелек сораган. Нәтиҗәдә, алар үз балаларын, Шимшонны, Аллаһыга яраклы итеп үстерә алган.

11. Хакимнәр 13:8 дә ата-аналар өчен нинди үрнәк бар?

11 Нихад белән А́лма, Босния һәм Герцеговинадан булган бер пар, Мәнух үрнәгенә ияргән. Алар болай ди: «Мәнух кебек, без Йәһвәдән үзебезне яхшы ата-ана булырга өйрәтсен дип үтендек. Йәһвә догаларыбызга Изге Язмалар, басмалар, җыелыш очрашулары һәм конгресслар аша җавап бирде». (Хакимнәр 13:8 укы.)

12. Йосыф белән Мәрьям үз балаларына нинди үрнәк күрсәткән?

12 Үрнәк күрсәтегез. Нәрсә әйтүегез мөһим булса да, нәрсә эшләвегез балагызга, мөгаен, зуррак йогынты ясар. Һичшиксез, Йосыф белән Мәрьям үз балалары өчен, шул исәптән Гайсә өчен, яхшы үрнәк булган. Мәсәлән, Йосыф, үз гаиләсен кайгыртыр өчен, тырышып эшләгән. Моннан тыш, Йосыф үз өйдәгеләрен рухи нәрсәләрне кадерләргә өйрәткән (Кан. 4:9, 10). Канун буенча Йосыф үз гаиләсен Пасах бәйрәменә алып барырга тиеш булмаса да, ул моны эшләгән, һәм алар «һәр ел» Иерусалимга йөргән (Лүк 2:41, 42). Кайбер гаилә башлары бөтен гаиләләре белән андый сәяхәткә бару уңайсыз булыр, кыйбатка төшәр һәм күп вакыт алыр дип санагандыр. Әмма Йосыф рухи нәрсәләрне кадерләгән һәм үз балаларын да моңа өйрәткән. Һичшиксез, Мәрьям дә үз сүзләре һәм эшләре белән балаларын Аллаһы Сүзен яратырга өйрәткән. Бу хатын-кыз бит Изге Язмаларны бик яхшы белгән.

13. Бер парның Йосыф белән Мәрьямнән үрнәк алулары нәрсәдән күренгән?

13 Өстә искә алынган Нихад белән А́лма Йосыф белән Мәрьямнең үрнәгенә иярергә тырышкан. Моның ярдәмендә алар үз улларын Йәһвәне яратырга һәм аңа хезмәт итәргә өйрәтә алган. Алар болай ди: «Тормыш рәвешебез белән без улыбызга Йәһвә принциплары буенча яшәү иң акыллы икәнен күрсәтергә тырыша идек». Нихад болай дип өсти: «Балагызның нинди кеше булуын теләсәгез, үзегез дә шундый кеше булыгыз».

14. Ни өчен ата-аналар үз балаларының кем белән аралашканнарын белергә тиеш?

14 Балаларыгызны яхшы дуслар сайларга өйрәтегез. Әтисе дә, әнисе дә үз балаларының кем белән аралашканнарын һәм нәрсә эшләгәннәрен белергә тиеш. Ата-аналар балаларының социаль челтәрләрдә һәм электрон җайланмалар аша кем белән аралашканнарын да контрольдә тотарга тиеш. Бу мөһим, чөнки дуслар балаларның фикер йөртү һәм эш итү рәвешенә нык тәэсир итә (1 Көр. 15:33).

15. Ата-аналар Джесси кардәштән нәрсәгә өйрәнә ала?

15 Ата-аналар компьютер һәм электрон җайланмаларны куллана белмәсә, ул чакта нәрсә? Филиппин утрауларында яшәүче Джесси исемле абый-кардәш болай ди: «Без электрон җайланмалар турында аз белә идек. Әмма без балаларыбызны электрон җайланмаларның куркыныч яклары турында барыбер кисәтә алдык». Джесси, яңа технологияләрне әллә ни оста куллана белмәсә дә, үз балаларын электрон җайланмаларны кулланудан тыймаган. Ул болай ди: «Мин балаларымны гаджетлар ярдәмендә яңа тел өйрәнергә, очрашуларга әзерләнергә һәм Изге Язмаларны һәр көн укырга дәртләндерәм». Сезнең балаларыгыз булса, сез алар белән СМСлар һәм фотолар җибәрү турындагы темаларны карап чыктыгызмы? Яхшы киңәшләрне, мәсәлән, jw.org® сайтының «Яшүсмерләр» дигән бүлекчәсендә табып була. Сез балаларыгыз белән «Сиңа кем хуҗа: үзеңме, электрон җайланмаңмы?» һәм «Социаль челтәр ятьмәгә әйләнмәсен!» дигән роликларны карадыгызмы? * Бу материал балаларыгызга электрон җайланмаларны акыллы кулланырга өйрәнергә ярдәм итәр (Гыйб. сүз. 13:20).

16. Күп кенә ата-аналар нәрсә эшли һәм бу нинди җимешләр китерә?

16 Күп кенә ата-аналар үз балаларын Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре белән аралашырга дәртләндерә. Мәсәлән, Кот-д’Ивуар илендә яшәүче Н’Дени белән Бомин район күзәтчесен үз йортында тукталырга чакыра торган булган. Гаилә башы болай ди: «Бу улыбызга яхшы тәэсир итте. Ул пионер хезмәтен башлады һәм бүгенге көндә район күзәтчесенең урынбасары булып хезмәт итә». Сез дә балаларыгызга яхшы дуслар табарга булыша аласызмы?

17, 18. Ата-аналар балаларын кайчан өйрәтә башларга тиеш?

17 Балаларыгызны мөмкин кадәр иртәрәк өйрәтә башлагыз. Балаларны сабый чактан ук өйрәтү — яхшы нәрсә (Гыйб. сүз. 22:6). Паул белән сәяхәт иткән Тимути мисалын исебезгә төшерик. Аның әнисе Әүникә һәм әбисе Лаисә аны «сабый чактан ук» хакыйкатькә өйрәткән (2 Тим. 1:5; 3:15).

18 Кот-д’Ивуардан булган башка бер парның үрнәгенә игътибар итик. Жан-Клод белән Пис алты баланы аякка бастырган, барысы да Йәһвәнең хезмәтчеләре булып киткән. Бу ата-анага уңышлы булырга нәрсә ярдәм иткән? Алар Әүникә белән Лаисәнең үрнәгенә ияргән. Алар болай дип аңлата: «Балаларыбыз тугач та, без аларның күңелләренә Аллаһы Сүзен салырга тырыштык. Алар бик кечкенә иде әле» (Кан. 6:6, 7).

19. Аллаһы Сүзен баланың «күңеленә салу» дигән сүзләр нәрсәне аңлата?

19 Аллаһы Сүзен баланың «күңеленә салу» дигән сүзләр нәрсәне аңлата? «Күңелгә салу» дигән сүзләр «кат-кат әйтүне» аңлата. Баланы өйрәтер өчен, әти-әнисе аның белән регуляр рәвештә вакыт үткәрергә тиеш. Балага бер үк нәрсәне кат-кат әйтү җиңел түгел. Әмма шулай эшләп кенә, ата-ана үз балаларына Аллаһы Сүзен аңларга һәм кулланырга булыша алыр.

Ата-аналар һәрбер баланы ничек өйрәтергә икәнен хәл итәргә тиеш (20 нче абзацны кара.) *

20. Зәбур 127:4 балалар тәрбияләү белән ничек бәйле?

20 Һәрбер балага игътибар бирегез. 127 нче мәдхиядә балалар уклар белән чагыштырыла. (Зәбур 127:4 укы.) Уклар төрле материаллардан һәм төрле зурлыкта булырга мөмкин, нәкъ шулай ук балалар да бер-берсеннән аерылып тора. Шуңа күрә ата-анага һәрбер баласын ничек тәрбияләргә икәнен билгеләргә кирәк. Израильдә яшәүче бер пар үзенең тәҗрибәсе белән бүлешә. Алар болай ди: «Без ике балабызның һәрберсе белән аерым өйрәнү үткәрә идек». Бу парның балалары Йәһвәнең хезмәтчеләре булып үскән. Әлбәттә, гаилә башлары һәрбер бала белән аерым өйрәнергә кирәкме һәм мөмкинме икәнен үзләре хәл итә.

ЙӘҺВӘ СЕЗГӘ ЯРДӘМ ИТӘЧӘК

21. Йәһвә ата-аналарга нинди ярдәм күрсәтә?

21 Балаларны тәрбияләү җиңел эш түгел. Ләкин балалар — Йәһвәдән бирелгән бүләк. Ул сезгә ярдәм итәргә бик тели. Йәһвә ата-аналарның догаларын ишетә. Ул Изге Язмалар, басмалар һәм җыелыштагы тәҗрибәле башка ата-аналарның мисаллары һәм киңәшләре аша догаларыбызга җавап бирә.

22. Ата-аналар балаларына тапшыра алган иң яхшы бүләк нинди?

22 Балалар үстерү — 20 яшьлек проект дип әйтеп була. Әмма 20 ел узгач та, ата-ана барыбер ата-ана булып кала. Мәхәббәт, вакыт һәм Изге Язмаларга нигезләнгән өйрәтү — ата-аналарның үз балаларына бирә алган иң яхшы бүләкләре. Билгеле, кайбер балалар хакыйкатьне кадерләми һәм кабул итми. Әмма кадерләгәннәре Азиядә яшәүче Джоанна-Мэй исемле апа-кардәшнең сүзләре белән риза: «Әти-әнием биргән тәрбия турында уйланганда, мин аларга чиксез рәхмәтлемен. Алар мине тәрбияләде һәм Йәһвәне яратырга өйрәтте. Алар миңа тормыш кына түгел, ә мәгънәле тормыш бирде» (Гыйб. сүз. 23:24, 25). Миллионлаган кардәшләр охшаш хисләр кичерә.

59 ҖЫР Йәһ Алланы мактагыз!

^ 5 абз. Ирле-хатынлы пар бала табарга тиешме? Күпме бала табарга кирәк? Ата-аналар үз балаларын Йәһвәне яратырга һәм аңа хезмәт итәргә ничек өйрәтә ала? Бу сорауларга җавап алыр өчен, шушы мәкаләдә китерелгән Изге Язмалардагы принципларны карап чыгыгыз һәм кардәшләрнең мисалларына игътибар итегез.

^ 15 абз. «Сорауларыңа җаваплар» (рус), I том, 36 нчы бүлекне һәм II том, 11 бүлекне дә карап чыгып була.

^ 60 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: мәсихче пар бала табаргамы, юкмы икәнлеге турында уйлана. Алар моның уңай һәм тискәре яклары турында уйлый.

^ 64 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: үз балаларының яшен һәм сәләтләрен исәпкә алып, ата-ана һәрбер баласы белән аерым өйрәнә.