Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

50 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Йәһвә безгә азатлык бирә

Йәһвә безгә азатлык бирә

«Җирегездә яшәүчеләрнең барысы өчен азатлык игълан итегез» (ЛЕВ. 25:10).

22 ҖЫР Патшалык идарә итә!

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. а) Азатлык елын сурәтләп бирегез. (« Азатлык елы нәрсә ул?» дигән рамканы карагыз.) ә) Лүк 4:16—18 буенча, Гайсә нәрсә турында сөйләгән?

КАЙБЕР илләрдә патшаның я патшабикәнең 50 ел идарә итүе хөрмәтенә бәйрәм оештыралар. Бәйрәм бер көн, бер атна я озаграк вакыт үтә ала, әмма ахыр чиктә бу бәйрәм тәмамлана һәм шатлык җуела.

2 Борынгы исраиллеләр дә һәр 50 ел бәйрәм үткәргән. Ул Азатлык елы дип аталган һәм исраиллеләргә азатлык китергән. Ни өчен бу еллык бәйрәмне карап чыгу безнең өчен мөһим? Чөнки исраиллеләрнең Азатлык елы Йәһвәнең безгә мәңге азатлык бирәчәген исебезгә төшерә. Без инде бүген бу азатлыктан файда күрәбез. Гайсә дә бу азатлыкны телгә алган. (Лүк 4:16—18 укы.) Без бу мәкаләдә борынгы Исраилдә үткәрелгән бәйрәмнән дә яхшырак Азатлык елы турында сөйләшербез.

Азатлык елы шатлыклы чор булган, чөнки коллар үз җирләренә һәм үз гаиләләренә кайткан (3 нче абзацны кара.) *

3. Левилеләр 25:8—12 дән күренгәнчә, Азатлык елы исраиллеләргә нинди файда китергән?

3 Гайсәнең нинди азатлык турында сөйләгәнен аңлар өчен, башта, әйдәгез, борынгы исраиллеләр үткәргән Азатлык елын карап үтик. Йәһвә исраиллеләргә мондый әмер биргән: «Илленче елны изгеләндерегез һәм җирегездә яшәүчеләрнең барысы өчен азатлык игълан итегез. Бу сезнең өчен Азатлык елы булыр. Сезнең һәрберегез үз биләмәсенә һәм үз гаиләсенә әйләнеп кайтсын». (Левилеләр 25:8—12 укы.) Үткән мәкаләдә без Шимбә көненең исраиллеләргә нинди файда китергәнен карап чыктык. Ә Азатлык елы турында нәрсә әйтеп була? Ул исраиллеләргә файда китергәнме? Һичшиксез. Кайвакыт исраилле, бурычка батып, үз биләмәсен сатарга мәҗбүр булган. Яисә ул, бурычы аркасында, үз балаларын я үз-үзен коллыкка сата алган. Әмма Азатлык елында биләмәсе аңа кире кайтарылган. Шулай итеп, ул үзе дә, киләчәктәге буыннары да биләмәсез калмаган. Моннан тыш, Азатлык елында колның «үз гаиләсенә әйләнеп кайтырга» мөмкинлеге булган. Беркем дә гомер буе кол булып калырга мәҗбүр булмаган! Йәһвә шундый зирәк һәм шундый шәфкатьле Аллаһы!

4, 5. Ни өчен Азатлык елы турында күбрәк белү файдалы булыр?

4 Азатлык елы Аллаһы халкына тагын нинди яктан файда китергән? Йәһвә болай дигән: «Араңнан беркем дә ярлы булмасын, чөнки Йәһвә сине, һичшиксез, Аллаһың Йәһвә үзеңә мирас итеп бирәчәк җирдә фатихалар» (Кан. 15:4). Бүгенге дөньяның хәле шундый аерылып тора! Дөньяда бит байлар тагы да байый, ә ярлылар тагы да ярлылана бара!

5 Мәсихчеләр буларак, без Муса канунына буйсынмыйбыз. Азатлык елында исраиллеләр колларын азат иткән, бурычларын бәхилләгән һәм биләмәләрен аларга кире кайтарган булса да, бездән моның барысын эшләү һәм Азатлык елын бәйрәм итү таләп ителми (Рим. 7:4; 10:4; Эфес. 2:15). Шулай да Азатлык елы турында күбрәк белү файдалы булыр, чөнки, Йәһвә исраиллеләргә азатлык биргән кебек, безгә дә азатлык бирә.

ГАЙСӘ АЗАТЛЫКНЫ ИГЪЛАН ИТКӘН

6. Кешелек нәрсәдән азат ителүгә мохтаҗ?

6 Без дә азат ителүгә мохтаҗ, чөнки барыбыз да гөнаһ колы. Гөнаһлы булганга, без хаталар кылабыз, һәм, әлбәттә, бу безне бик боектыра. Рәсүл Паул тәнендәге «гөнаһ канунының әсире» булуы турында әйткән. Ул болай дип өстәгән: «Мескен кеше мин! Үлем китерүче бу тәннән мине кем коткарыр?» (Рим. 7:23, 24) Моннан тыш, гөнаһ аркасында, без картаябыз һәм чирлибез. Көзгегә караганда я табиб янына барганда, без моны ап-ачык күрәбез. Ахыр чиктә барыбыз да үлә. Бәхәссез, бу коллык чыннан да коточкыч.

7. Ишагыя нәрсә пәйгамбәрлек иткән?

7 Бәхеткә каршы, Аллаһы безне гөнаһтан азат итә. Гайсә Йәһвәнең бу эшендә төп роль уйный. Б. э. к. VIII гасырда Ишагыя пәйгамбәр бөек азатлык булачагын пәйгамбәрлек иткән. Бу азатлык исраиллеләрнең Азатлык елы китергән азатлыктан да бөегрәк булырга тиеш булган. Ишагыя болай пәйгамбәрлек иткән: «Аллаһы Тәгалә Йәһвә миңа үз рухын бирде, чөнки Йәһвә мине юашларга яхшы хәбәрне игълан итәргә майлады. Ул мине китек күңеллеләрнең яраларын бәйләргә, әсирләргә азатлык турында... хәбәр итәргә җибәрде» (Ишаг. 61:1). Бу сүзләр кемдә үтәлгән?

8. Ишагыянең азатлык турындагы пәйгамбәрлеге кемдә үтәлгән?

8 Азатлык турындагы пәйгамбәрлек Гайсә җирдә хезмәт итә башлагач үтәлә башлаган. Насарадагы синагога килгәч, Гайсә Ишагыянең азатлык турында сүзләрен җыелган яһүдләргә укып биргән: «Йәһвә миңа үз рухын бирде, чөнки ул мине ярлыларга яхшы хәбәрне игълан итәр өчен майлады, әсирләргә азатлык турында һәм сукырларга күзләре ачылачагы турында вәгазьләр өчен, ә җәберләнгәннәрне иреккә чыгарыр өчен, шулай ук Йәһвәнең хуплау вакыты турында вәгазьләр өчен җибәрде» (Лүк 4:16—19). Бу сүзләрне әйтеп, Гайсә Ишагыянең пәйгамбәрлеген үзенә карата кулланган. Ул бу пәйгамбәрлекне ничек үтәгән?

БЕРЕНЧЕ БУЛЫП АЗАТ ИТЕЛГӘННӘР

Гайсә Насарадагы синагогада азатлык игълан итә (8, 9 нчы абзацларны кара.)

9. Гайсә көннәрендә күп кенә кеше нинди азатлык көткән?

9 Гайсә Ишагыя пәйгамбәрлегеннән укып киткән азатлык кешеләргә беренче гасырда бирелә башлаган. Гайсә моны үзе дә ассызыклаган. «Сез әле генә ишеткән Язма өзеге бүген үтәлде»,— дип әйткән ул (Лүк 4:21). Гайсәне тыңлаган күп кенә кеше Рим хакимлегеннән азатлык алырга хыялланган. Күрәсең, хәтта аның шәкертләре дә моңа өметләнгән, чөнки соңрак ике шәкерт, Гайсә белән сөйләшкәндә, болай дигән: «Ә без бит ул Исраилне азат итәргә тиешле кеше булыр дип өметләнгән идек» (Лүк 24:13, 21). Белгәнебезчә, Гайсә үз шәкертләрен Римга каршы баш күтәрергә өндәмәгән. Киресенчә, ул «кайсарныкын кайсарга» бирергә өйрәткән (Мат. 22:21). Алайса, Гайсә ничек азатлык китергән?

10. Гайсә нәрсәдән азатлык биргән?

10 Аллаһы Улы кешеләргә нәрсәдән азатлык алырга булышкан? Ике якка игътибар итик. Беренчедән, ул дин җитәкчеләре тараткан ялган тәгълиматлардан азатлык биргән. Күп кенә яһүдләр гореф-гадәтләр коллыгында булган, ялган ышанулар аларның өсләрендә авыр йөк булып яткан (Мат. 5:31—37; 15:1—11). Рухи җитәкчелек бирергә тиешле кешеләр үзләре рухи яктан сукыр булган. Алар Мәсихне һәм аның өйрәтүләрен кире каккан һәм шулай итеп караңгылыкта һәм үз гөнаһларында калган (Яхъя 9:1, 14—16, 35—41). Гайсә исә юашларга рухи азатлык биргән: ул аларны хакыйкатькә өйрәткән һәм яхшы үрнәк күрсәткән (Марк 1:22; 2:23—3:5).

11. Гайсә тагын нәрсәдән азатлык алырга ярдәм иткән?

11 Икенчедән, Гайсә кешеләргә мирас итеп алынган гөнаһтан азатлык алырга ярдәм иткән. Гайсәнең йолым корбаны нигезендә Аллаһы үзенә иман итүчеләрне һәм йолымны кабул итүчеләрне кичерә ала (Евр. 10:12—18). Гайсә болай дигән: «Угыл сезне ирекле итсә, сез чыннан да ирекле булырсыз» (Яхъя 8:36). Һичшиксез, исраиллеләргә Азатлык елында бирелгән ирек белән чагыштырганда, Гайсә биргән ирек күпкә яхшырак! Мәсәлән, Азатлык елында иреккә чыккан кол яңадан кол булып китә алган. Моннан тыш, ул ахыр чиктә барыбер үлгән булыр иде. Гайсә биргән азатлык исә мәңгелек.

12. Гайсә игълан иткән Азатлык елыннан беренче булып кем файда күрә?

12 Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Йәһвә рәсүлләрне һәм башка тугры ир-атлар белән хатын-кызларны изге рух белән майлаган булган. Алар киләчәктә Гайсә белән бергә идарә итсен өчен, Аллаһы аларны рухи угыллар итеп кабул иткән (Рим. 8:2, 15—17). Бу — Гайсә Насарадагы синагогада игълан иткән азатлыкның беренче ягы. Бу майланган мәсихчеләр дини җитәкчеләрнең өйрәтүләреннән һәм гореф-гадәтләреннән азат булган. Аллаһы аларны үлемгә китерүче Адәм гөнаһыннан да азат дип күрә. Мәсихчеләрнең майлануыннан башланган символик Азатлык елы Мәсихнең меңъеллык идарәсенең ахырында тәмамланачак. Азатлык елы кешеләргә нинди фатихалар китерәчәк?

МИЛЛИОНЛАГАН КЕШЕ АЗАТ БУЛАЧАК

13, 14. Майланганнардан тыш, Гайсә игълан иткән азатлык тагын кемгә файда китерә?

13 Бүген «башка сарыклар» санына бар халыклардан чыккан миллионлаган эчкерсез кеше керә (Яхъя 10:16). Алар Гайсә белән күктә идарә итәр өчен чакырылмаган. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, алар җирдә мәңге яшәү мөмкинлеген алачак. Сез дә андый өметкә ияме?

14 Ул чакта сез инде бүген майланганнар ия булган фатихаларны өлешчә татыйсыз. Гайсә Мәсихнең йолым корбанына ышанганга, сез Аллаһыдан гөнаһларның кичерелүе турында сорый аласыз. Нәтиҗәдә, сез Аллаһының хуплавына һәм саф вөҗданга ия (Эфес. 1:7; Ачыл. 7:14, 15). Ә ялган тәгълиматлардан азат булу нинди фатиха! Гайсә болай дигән: «Сез хакыйкатьне белерсез, һәм хакыйкать сезне ирекле итәр» (Яхъя 8:32). Бу иреккә ия булу чыннан да зур бәхет!

15. Якын киләчәктән без нинди азатлыкны һәм нинди фатихаларны көтә алабыз?

15 Тиздән әһәмиятлерәк бер азатлык киләчәк. Якын киләчәктә Гайсә Мәсих ялган динне һәм кешеләрнең бозык хакимиятләрен юк итәчәк. Ә «бихисап күп кешене» Аллаһы яклаячак. Шунда алар җирдәге оҗмахта яшәү мөмкинлегенә ия булачак (Ачыл. 7:9, 14). Шактый күп кеше терелтелгән булачак һәм Адәм тапшырган гөнаһның нәтиҗәләреннән арыначак (Рәс. 24:15).

16. Кешелекне нинди гаҗәеп азатлык көтә?

16 Мәсихнең Меңъеллык идарәсе вакытында ул һәм аның хакимдәшләре кешелекне физик һәм рухи камиллеккә китерәчәк. Бу торгызылу һәм азат ителү вакыты исраиллеләрнең Азатлык елы кебек булачак. Нәтиҗәдә, Йәһвәгә тугры хезмәт иткән бар кешеләр камил булачак һәм бүтән гөнаһ кылмаячак.

Яңа дөньяда без файдалы һәм канәгатьлек китерүче эш белән шөгыльләнербез. (17 нче абзацны кара.)

17. Ишагыя 65:21—23 тә Аллаһы халкының киләчәге ничек сурәтләнә? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

17 Ишагыя 65:21—23 тә (укы) киләчәктәге тормыш сурәтләнә. Билгеле, оҗмахта без ялкауланып, эшсез утырмабыз. Изге Язмалардан күренгәнчә, Аллаһы халкы тырышып эшләр. Эш аларга канәгатьлек хисе китерер. Меңъеллык идарә итү азагында бар тереклек, «черү коллыгыннан азат ителеп, Аллаһы балаларының шөһрәтле азатлыгын алачак» (Рим. 8:21).

18. Ни өчен без якты киләчәккә өметләнә алабыз?

18 Йәһвә исраиллеләргә эш белән ял мәсьәләсендә алтын урталыкны табарга ярдәм иткән кебек, Мәсихнең Меңъеллык идарәсе вакытында да нәкъ шулай булачак. Ул чорда рухи эшләр өчен вакыт, һичшиксез, булачак. Бүген дә бәхетле булуыбыз һәм Аллаһыга гыйбадәт кылу бер-берсе белән тыгыз бәйле, яңа дөньяда да шулай булачак. Әйе, Мәсихнең Меңъеллык идарәсе вакытында безнең шатланыр өчен бар сәбәпләр булачак!

142 ҖЫР Өметебезгә ябышыйк

^ 5 абз. Йәһвә борынгы исраиллеләргә Азатлык елында колларны азат итәргә кушкан. Йәһвә безгә дә азатлык бирә. Нәрсәдән? Бу азатлык безгә тулы файда китерсен өчен, без нәрсә эшләргә тиеш? Шушы сорауларга җавап алыр өчен, әйдәгез, Азатлык елы турындагы законны карап чыгыйк. Без Муса канунына буйсынырга мәҗбүр булмасак та, бу законны карап чыгу бик урынлы булыр.

^ 61 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: коллыкта булган ир-ат Азатлык елында ирек ала һәм үз гаиләсенә һәм үз җиренә кайта.