Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

51 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Син Йәһвәне яхшы беләсеңме?

Син Йәһвәне яхшы беләсеңме?

«Исемеңне белүчеләр сиңа таяныр. Син, и Йәһвә, үзеңне эзләүчеләрне һичкайчан калдырмыйсың» (ЗӘБ. 9:10).

56 ҖЫР Хакыйкать юлы тормышың юлы булсын

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. Ангелито мисалыннан күренгәнчә, нәрсә эшләү мөһим?

СИНЕҢ әти-әниең Йәһвә Шаһитеме? Ата-аналарың Йәһвә белән дус булса да, бу Аллаһы белән дуслык сиңа да нәсел буенча күчәр дигәнне аңлатмый. Безнең ата-анабыз Йәһвәгә хезмәт итәме, юкмы, һәрберебез дә Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләр үстерергә тиеш.

2 Ангелито исемле бер абый-кардәш мисалына игътибар итик. Аның гаиләсендә барысы да Йәһвә Шаһитләре булган. Шулай да яшүсмер чагында аның Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләре булмаган. Ул болай ди: «Мин Йәһвәгә гаиләм хезмәт иткәнгә генә хезмәт иттем». Әмма Ангелито Аллаһы Сүзен укыр һәм уйланыр өчен күбрәк вакыт бүлеп куярга булган. Ул шулай ук Йәһвәгә ешрак дога кыла башлаган. Бу нинди нәтиҗәләргә китергән? Ангелито болай дип сөйли: «Кадерле Әтием Йәһвәгә якынлашыр өчен, миңа үземә аның турында белем алырга кирәклеген аңладым». Ангелито мисалы безне мондый сораулар турында уйланырга дәртләндерә: Йәһвә белән таныш булу һәм аны яхшы белү арасында нинди аерма бар? Һәм Йәһвәне яхшырак белер өчен, без нәрсә эшли алабыз?

3. Йәһвә турында белү һәм Йәһвәне яхшы белү арасында нинди аерма бар?

3 Йәһвәнең исеме, аның әйткән сүзләре һәм эшләгән эшләре белән таныш булганга, без аны беләбез дип уйларга мөмкин. Әмма Йәһвәне яхшы белү үз эченә күбрәкне ала. Безгә Йәһвәне һәм аның күркәм сыйфатларын яхшырак белергә тырышырга кирәк. Шул вакытта гына без Йәһвәнең нәрсә әйтәсе килгәнен һәм эшләренең мотивларын аңлый башларбыз. Бу безгә Йәһвә фикер йөртү рәвешебезне, карарларыбызны һәм эшләребезне хуплыймы икәнен аңларга булышыр. Йәһвәнең ихтыяры нәрсәдә булганын аңлагач, без ул көткәнчә эш итәргә тиеш.

4. Изге Язмалардагы мисалларны карап чыгу безгә кайсы яктан ярдәм итәчәк?

4 Кайбер кешеләр, Йәһвәгә хезмәт иткәнебез аркасында, бездән көлә. Ә очрашуларга йөри башлагач, алар хәтта безгә каршы төшәргә мөмкин. Әмма Йәһвәгә таянсак, ул безне беркайчан да калдырмас. Шулай эшләп, без Йәһвә белән дуслыгыбызга гомерлек нигез салырбыз. Без чыннан да Йәһвәне яхшы белә алабызмы? Әйе! Муса һәм Давыт патша кебек камилсез кешеләрнең мисаллары моның мөмкин булганын күрсәтә. Без аларның тормыш юлларына күз салырбыз һәм ике сорауга җавап алырбыз: алар Йәһвә турында кайдан белгән? Без аларның мисалларыннан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

МУСА «КҮЗГӘ КҮРЕНМИ ТОРГАН АЛЛАҺЫНЫ» КҮРГӘН

5. Муса нинди сайлау ясаган?

5 Муса Аллаһыга хезмәт итүне сайлаган. Якынча 40 яшендә «фиргавен кызының угылы» Муса, үзенең югары дәрәҗәсеннән баш тартып, Аллаһы халкына кушылган (Евр. 11:24). Илаһ дип саналган кодрәтле фиргавеннең ачуын чыгарырга курыкмыйча, Муса Мисырда коллар булган еврейләр ягына баскан. Әйе, Мусаның иманы нык булган! Муса Йәһвәгә таянган. Андый ышаныч аның Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләренең нигез ташы булып торган (Гыйб. сүз. 3:5).

6. Муса мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

6 Без Муса мисалыннан нәрсәгә өйрәнә алабыз? Муса кебек, барыбыз да мөһим карар кабул итәргә тиеш: Аллаһыга хезмәт итеп, аның халкына кушылыргамы яисә юкмы? Йәһвәгә хезмәт итәр өчен, безгә, мөгаен, нәрсәдәндер баш тартырга туры килер. Моннан тыш, Аллаһыны белмәгән кешеләр безгә каршы чыга ала. Әмма, күктәге Атабызга таянсак, аның безгә ярдәм итәчәгендә бер тамчы да шикләнмәскә була!

7, 8. Мусага Йәһвәне яхшырак белергә нәрсә булышкан?

7 Муса Йәһвәнең сыйфатлары белән танышуын һәм аның ихтыярын үтәвен дәвам иткән. Мәсәлән, Муса Йәһвәнең кызганучан булуын күргән. Йәһвә Мусага Исраил халкын Мисырдан чыгарырга кушканда, Муса Йәһвәгә, мин бу эшне башкарып чыга алмыйм, мин сәләтсез, дип берничә тапкыр әйткән. Әмма Аллаһы аңа ярдәм иткән, һәм, нәтиҗәдә, Муса фиргавенгә дәһшәтле хөкем хәбәрләрен җиткерә алган (Чыг. 4:10—16). Башка очракта Муса Йәһвәнең кодрәтен күргән: Йәһвә исраиллеләрне коткарган, ә фиргавен белән аның гаскәрен Кызыл диңгездә һәлак иткән (Чыг. 14:26—31; Зәб. 136:15).

8 Муса исраиллеләрне Мисырдан алып чыкканнан соң, халык һәрвакыт зарланып торган. Пәйгамбәр Йәһвәнең исраиллеләргә карата никадәр сабыр булганын күргән (Зәб. 78:40—43). Бу тугры кеше Йәһвәнең басынкылыгын да күргән: бер очракта Муса Йәһвәне халыкны юк итмәскә сорагач, Аллаһы аның сүзләренә колак салган (Чыг. 32:9—14).

9. Еврейләргә 11:27 буенча, Мусаның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре никадәр якын булган?

9 Мисырдан чыкканнан соң, Муса Йәһвәгә шулкадәр якынлашкан ки, ул хәтта үзенең күктәге Атасын күргәндәй булган. (Еврейләргә 11:27 укы.) Бу мөнәсәбәтләрнең никадәр якын булганын сурәтләп, Изге Язмаларда болай диелә: «Йәһвә Муса белән йөзгә-йөз карап, нәкъ бер кеше икенчесе белән сөйләшкәндәй сөйләшә иде» (Чыг. 33:11).

10. Йәһвәне яхшы белер өчен, нәрсә таләп ителә?

10 Бу безне нәрсәгә өйрәтә? Йәһвәне яхшы белер өчен, аның сыйфатларын белү генә җитми, безгә аның ихтыярын да үтәргә кирәк. Ә Йәһвә «һәртөрле кешенең котылуын һәм хакыйкать турында төгәл белем алуын тели» (1 Тим. 2:3, 4). Башкаларны Йәһвә турында өйрәтеп, без аның ихтыярын үтибез.

11. Ни өчен, башкаларга Йәһвә турында сөйләгәндә, без Аллаһыны яхшырак белә башлыйбыз дип әйтеп була?

11 Башкаларга Йәһвә турында сөйләгәндә, без Йәһвәне яхшырак белә башлыйбыз. Мәсәлән, без Йәһвәнең безне эчкерсез кешеләргә юнәлткәнен күрәбез һәм шулай итеп аның кызганучан булуына инанабыз (Яхъя 6:44; Рәс. 13:48). Ә кешеләрнең, яңа шәхес булып киенеп, начар гадәтләрен калдырганнарын күргәндә, без Аллаһы Сүзенең кодрәтен күрәбез (Көл. 3:9, 10). Аллаһы күп кенә кешеләргә үзе белән танышырга һәм котылу алырга мөмкинлек бирә. Моны күрү Аллаһының сабыр булуында ышандыра (Рим. 10:13—15).

12. Чыгыш 33:13 тән күренгәнчә, Муса нәрсә турында сораган һәм ни өчен?

12 Муса Йәһвә белән мөнәсәбәтләренә гадәти нәрсәгә кебек карамаган. Аллаһы исеменнән күп гаҗәеп эшләр башкарса да, Муса, ихтирамлы караш саклап, Аллаһыдан, үзеңне яхшырак белергә ярдәм ит, дип сораган. (Чыгыш 33:13 укы.) Бу үтенеч белән Аллаһыга мөрәҗәгать иткәндә, Муса инде 80 нән узган булган. Әмма ул әле дә шуны таныган: ул назлы күктәге Атасы турында әле күп нәрсә белмәгән.

13. Йәһвә белән дуслыкны кадерләгәнебезне без ничек күрсәтә алабыз?

13 Бу безне нәрсәгә өйрәтә? Йәһвәгә күпме генә хезмәт итсәк тә, без аның белән мөнәсәбәтләребезгә гадәти нәрсәгә кебек карарга тиеш түгел. Йәһвәгә дога кылып, без аның белән дуслыгыбызны югары кадерләгәнебезне күрсәтәбез.

14. Ни өчен дога безгә Аллаһы белән яхшырак танышырга булыша дип әйтеп була?

14 Яхшы аралашу нык мөнәсәбәтләр өчен үтә мөһим. Шуңа күрә Йәһвәгә дога аша якынлашыгыз, аңа күңел түрендәгесен ачарга беркайчан да курыкмагыз (Эфес. 6:18). Төркиядә яшәүче Криста болай дип сөйли: «Йәһвәгә уйларымны ачканда һәм аның ярдәм кулын күргәндә, аңа карата яратуым һәм ышанычым үсә бара. Йәһвә догаларыма җавап биргәндә, мин аның Атам һәм Дустым булуын тагы да ачыграк күрәм».

ЙӘҺВӘ КҮҢЕЛЕНӘ ХУШ КИЛГӘН КЕШЕ

15. Йәһвә Давыт патша турында нәрсә әйткән?

15 Давыт патша Йәһвә Аллаһыга багышланган халыкта туган һәм Йәһвәгә хезмәт иткән. Ул моны үз гаиләсенең дини гореф-гадәтләренә ияргәнгә генә эшләгәнме? Юк. Давытның Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләре булган, ул Аллаһыны бик яраткан. Йәһвә Давытны «күңелемә хуш килгән кеше» дип атаган (Рәс. 13:22). Давыт Йәһвәгә ничек якынлашкан?

16. Барлыкка китерелгән нәрсәләрне күзәтү Давытка Йәһвә белән яхшырак танышырга ничек булышкан?

16 Табигатьне күзәтү Давытка Йәһвә белән яхшырак танышырга ярдәм иткән. Яшь чагында Давыт күп сәгатьләр кырда үткәргән. Ул бит үз әтисенең сарыкларын көткән. Бәлки, нәкъ шул вакытта Давыт Йәһвәнең иҗади эшләре турында уйлана башлагандыр. Мәсәлән, төнлә Давыт йолдызлар сибелгән күкне күзәткән. Күктәге йолдызлар турында уйланып, Давыт Аллаһының сыйфатларын күргән. Давыт болай дип язган: «Күкләр Аллаһының данын игълан итә, күк йөзе аның куллары булдырган эшләр турында сөйли» (Зәб. 19:1, 2). Кеше тәне турында уйланганда да, Давыт Йәһвәнең зирәклеген күргән (Зәб. 139:14). Йәһвәнең гаҗәеп эшләре турында уйланганда, Давыт үзенең Йәһвә каршында бик кечкенә булуын аңлаган (Зәб. 139:6).

17. Табигать турында уйлансак, файдасы нинди булыр?

17 Давыт мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Табигать белән кызыксыныгыз. Йәһвә барлыкка китергән нәрсәләрне күзәтеп кенә калмагыз — аның иҗади эшләре белән сокланыгыз! Көндәлек тормышта барлыкка китерелгән нәрсәләргә — үсемлекләргә, хайваннарга һәм кешеләргә игътибар итегез һәм боларның Йәһвә турында нәрсәгә өйрәткәне турында уйланыгыз. Ул чакта сез һәр көн күктәге Атагызга якынлашырсыз (Рим. 1:20). Нәтиҗәдә, Йәһвәгә карата мәхәббәтегез көннән-көн үсә барачак.

18. 18 мәдхиядән күренгәнчә, Давыт нәрсәне таныган?

18 Давыт Йәһвәнең үзенә ярдәм иткәнен таныган. Мәсәлән, кайвакыт Давытның сарыкларына арыслан я аю һөҗүм иткән, һәм Давыт бу ерткычларны үтергән. Шулай ук Давыт Голиат исемле әзмәверне җиңгән. Бар бу очракларда Давыт моның барысын Йәһвә ярдәме белән башкарганын таныган (1 Иш. 17:37). Көнчел Шаул патшадан котылып калуында да Давыт Йәһвәнең коткаручы кулын күргән (Зәб. 18, башлангыч сүз). Горур кеше, мин үзем моңа ирештем, дип әйтер иде. Ләкин Давыт басынкы булган, шуңа күрә бар данны Йәһвәгә биргән (Зәб. 138:6).

19. Давыт мисалыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

19 Без моннан нәрсәгә өйрәнә алабыз? Йәһвәдән ярдәм үтенү генә җитми. Без аның ничек һәм кайчан ярдәм иткәненә дә игътибар итәргә тиеш. Басынкы булсак һәм күп нәрсәне үз көчебез белән эшли алмаганыбызны танысак, Йәһвәнең үзебез булдыра алмаганны башкарырга булышканын күрербез. Йәһвәнең безгә ярдәм иткәнен күргән саен, аның белән дуслыгыбыз тагы да ныгый барыр. Фиджидан булган Исак исемле бер абый-кардәш, Йәһвәгә күп еллар буе хезмәт итеп, моңа үз тәҗрибәсендә инанган. Ул болай ди: «Тормышыма борылып карасам, мин Йәһвәнең үземә Изге Язмаларны өйрәнә башлаган вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр ярдәм иткәнен күреп торам. Шулай итеп, мин Йәһвәне күргәндәй булам».

20. Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр Давытка ничек тәэсир иткән һәм бу безне нәрсәгә өйрәтә?

20 Давыт Йәһвәнең сыйфатларын чагылдырган. Йәһвә безне аның сыйфатларын чагылдыра алырлык итеп яраткан (Ярат. 1:26). Без Йәһвәнең үз сыйфатларын ничек итеп күрсәткәне турында күбрәк белгән саен, аңа хас сыйфатларны яхшырак чагылдырырга өйрәнәбез. Йәһвәне бик яхшы белгәнгә, Давыт башка кешеләргә карата Аллаһыга хас сыйфатлар күрсәткән, мәсәлән, ул мәрхәмәтле кеше булган. Шуңа күрә дә, Битсәбия белән зина кылгач һәм аның ирен үтергәч, Йәһвә аның гөнаһын кичерергә әзер булган (2 Иш. 11:1—4, 15). Давыт Йәһвә белән бик якын мөнәсәбәтләрдә булганга, Йәһвә аны башка патшаларга хәтта үрнәк итеп куйган (1 Пат. 15:11; 2 Пат. 14:1—3). Халык та Давытны бик яраткан.

21. Эфеслеләргә 4:24 һәм 5:1 дән күренгәнчә, Йәһвәдән үрнәк алсак, бу нинди нәтиҗәләргә китерер?

21 Моннан нинди нәтиҗә ясап була? Без Йәһвәдән үрнәк алырга тиеш. Бу үзебезгә зур файда китерә һәм, иң мөһиме, безне Йәһвәгә тагы да якынлаштыра. Йәһвәдән үрнәк алганда, без аның балалары икәнебезне күрсәтәбез. (Эфеслеләргә 4:24; 5:1 укы.)

ЙӘҺВӘНЕ ЯХШЫ БЕЛЕРГӘ ТЫРЫШЫГЫЗ

22, 23. Йәһвә турында белгәннәребезне куллансак, нәрсә булачак?

22 Күргәнебезчә, Йәһвә безгә үзен барлыкка китергән нәрсәләре һәм үз Сүзе аша ача. Изге Язмалар — уникаль китап. Бу китапта Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре турында әйтелә, мәсәлән Муса һәм Давыт турында. Шулай итеп, Йәһвә, үзен безгә ачар өчен, үз ягыннан барысын да эшләгән. Хәзер без адымнар ясарга тиеш. Күктәге Атабызга якынлашыр өчен, аны яхшы белергә омтылыйк.

23 Без Йәһвә турында белем алудан беркайчан да туктамабыз (Вәг. 3:11). Йәһвә турында күпме белүебез түгел, ә бу белемне ничек куллануыбыз мөһим. Белгәннәребезне кулланырга һәм назлы Атабыздан үрнәк алырга тырышсак, Йәһвә безгә тагы да якынлашыр (Ягък. 4:8). Үз Сүзе аша Йәһвә үзен эзләүчеләрне беркайчан да калдырмаячагына ышандыра.

80 ҖЫР «Йәһвәнең игелеген татыгыз һәм күрегез»

^ 5 абз. Күп кенә кеше Аллаһының барлыгына ышана, әмма, асылда, алар аны белми. Йәһвәне белү нәрсәне аңлата? Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләргә ия булу турында әйткәндә, Муса белән Давыт патшадан нәрсәгә өйрәнеп була? Бу мәкаләдә шушы сораулар каралачак.