Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Изге Язмаларда, җинаять белән бәйле сорауны хәл итәр өчен, ике шаһит кирәк дип әйтелә (Сан. 35:30; Кан. 17:6; 19:15; Мат. 18:16; 1 Тим. 5:19). Әмма, Канун буенча, ир кеше «кырда» кызны көчләсә һәм тегесе кычкырса, ир кеше — гаепле, ә кыз гаепсез булып саналган. Ни өчен бу очракта, ике шаһит булмаса да, ир кеше — гаепле, ә кыз гаепсез булып саналган соң?

Канун 22:25—27 дә ир-атның гаебен раслау турында сүз бармый, чөнки кешенең гаепле булуы инде болай да билгеле. Бу закон кызның гаепсез булуына басым ясый. Контекстка игътибар итик.

Бу өзеккә кадәр китерелгән шигырьләрдә ярәшелгән кыз белән «шәһәрдә» җенси мөнәсәбәтләргә кергән ир кеше турында әйтелә. Бу эшне кылган ир-ат зина кылуда гаепле булган, чөнки ярәшелгән кыз кияүгә чыккан кызга тиң дип саналган. Ә кыз гаепле булганмы? Ул «шәһәрдә кычкырмаган». Кычкырган булса, башкалар аны ишетер иде һәм аңа ярдәмгә килер иде. Әмма ул кычкырмаган, шуңа күрә ул да зина кылуда гаепле дип саналган (Кан. 22:23, 24).

Аннан соң Канунда башка хәл карала: «Әмма ир кеше, ярәшелгән кызны кырда очратып, аны көчләсә, аның белән яткан ир үләргә тиеш, ә кызга бернәрсә эшләмә. Ул үлем җәзасына хөкем ителерлек гөнаһ кылмады. Бу берәр кешенең, үз якынына һөҗүм итеп, аны үтерүе белән бер. Чөнки ул аны кырда очраткан һәм, бу ярәшелгән кыз кычкырса да, аны коткаручы булмаган» (Кан. 22:25—27).

Мондый очракларда хакимнәр хатын-кызга ышанган. Алар «бу ярәшелгән кыз кычкырган», әмма «аны коткаручы булмаган» дип санаган. Шуңа күрә ул зина кылуда гаепләнмәгән. Ир-кеше исә көчләү белән зина кылуда гаепле булган, чөнки ул ярәшелгән кыз белән яткан һәм моны аның ихтыярына каршы эшләгән.

Шулай итеп, бу закон хатын-кызның гаепсез булуына басым ясап, ир кешене көчләүдә һәм зина кылуда гаепләгән. Шуңа шикләнмәскә була: хакимнәр хәлне «җентекләп тикшереп чыккан» һәм карарларны Аллаһы күп такыр кабатлаган нормалар буенча чыгарган (Кан. 13:14; 17:4; Чыг. 20:14).