Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Шайтан, Хаува белән сөйләшкәндә, яхшылык белән яманлыкны таныту агачыннан җимеш ашасаң да, үлмәячәксең, дип әйткән. Ул бу очракта үлемсез җан барлыгын күздә тотканмы?

Күрәсең, юк. Хауваны Аллаһы тыйган җимешне ашарга котыртканда, Иблис Хауваның тәне үләр, ә җаны яшәвен дәвам итәр дип әйтмәгән. Елан аша сөйләп, Шайтан, Хаува җимеш ашаса да, беркайчан да үлмәячәк дигән. Аның сүзләре буенча, Хаува җирдә яшәргә, Аллаһыдан бәйсез булырга һәм тормышы яхшы якка үзгәрергә тиеш булган (Ярат. 2:17; 3:3—5).

Бүген киң таралган үлемсез җан турындагы тәгълимат беренче тапкыр Гадән бакчасында әйтелгән булмаган икән, алайса, ул кайчан барлыкка килгән соң? Без моны төгәл әйтә алмыйбыз. Әмма шуны төгәл әйтеп була: Туфан вакытында ялган гыйбадәт кылуның бар формалары да юк ителгән булган. Дини ялган ул вакытта юкка чыккан, чөнки җирдә Нух һәм аның гаиләсе генә исән калган, ә алар хак дин тотучылар булган.

Димәк, бүген күпләргә таныш булган үлемсез җан турындагы тәгълимат Туфаннан соң барлыкка килгән. Аллаһы Бабылда телләрне буташтыргач, бу тәгълимат кешеләр белән бергә бөтен җир йөзе буйлап таралган (Ярат. 11:8, 9). Үлемсез җан турындагы тәгълимат кайчан гына барлыкка килмәсен, ул «ялганның атасы» Шайтан Иблистән килгән. Шайтан бу ялганның киң таралуына, һичшиксез, шат булган (Яхъя 8:44).