Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

49 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Эшнең дә, ялның да «үз вакыты бар»

Эшнең дә, ялның да «үз вакыты бар»

«Аулак урынга барып, бераз ял итеп алыгыз» (МАРК 6:31).

143 ҖЫР Көт Йәһвәне һәм тугры кал

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Күп кенә кеше эшкә ничек карый?

СЕЗНЕҢ территориядә кешеләр эшкә ничек карый? Күп кенә илләрдә кешеләр бик күп эшли һәм моңа шактый күп көч түгә. Еш кына андый кешеләрнең хәтта ял итәр өчен, гаиләләре белән аралашыр өчен һәм үз рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен дә вакытлары калмый (Вәг. 2:23). Ә башкалар, киресенчә, эшләргә яратмый һәм эшләмәс өчен сәбәп эзли (Гыйб. сүз. 26:13, 14).

2, 3. Эш турында әйткәндә, Йәһвә белән Гайсә нинди үрнәк күрсәтә?

2 Әйе, кешеләргә алтын урталыкны табу авыр. Әмма Йәһвә белән Гайсә турында алай әйтеп булмый. Йәһвә эшләргә ярата. Гайсә моны болай дип ассызыклаган: «Атам әле дә эшли, мин дә эшлим» (Яхъя 5:17). Мәсәлән, Аллаһы бихисап күп рухи затларны булдырган һәм физик Галәмне яраткан. Җир дә Аллаһының иҗади эшләре белән тулы. Мәдхия язучының сүзләре хак, ә ул болай дип язган: «И Йәһвә, кылган эшләрең шулкадәр күп! Син аларның барысын зирәклек белән яраткансың. Җир йөзе син булдырган нәрсәләр белән тулы» (Зәб. 104:24).

3 Гайсә үз Атасыннан үрнәк алган. Аллаһы «күкләрне барлыкка китергәндә», «оста һөнәрче» Гайсә аңа ярдәм иткән (Гыйб. сүз. 8:27—31). Җирдә яшәгәндә дә, Гайсә Аллаһының эшен башкарган һәм моны гаҗәеп рәвештә эшләгән. Бу эш аның өчен ризык кебек булган. Гайсәнең эшләре аның Аллаһы тарафыннан җибәрелгән булуын раслаган (Яхъя 4:34; 5:36; 14:10).

4. Ял турында әйткәндә, без Йәһвә белән Гайсәдән нәрсәгә өйрәнәбез?

4 Йәһвә һәм Гайсә тырышып эшли икән, бу ял итәргә кирәкми дигәнне аңлатамы? Әлбәттә, юк. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, күк белән җирне барлыкка китергәч, Аллаһы «эшләүдән туктаган һәм ял итә башлаган» (Чыг. 31:17). Йәһвә беркайчан да армый, шуңа күрә ул ялга мохтаҗ түгел. Димәк, бу сүзләр, күрәсең, шуны аңлата: Йәһвә барлыкка китерүне тәмамлаган да, булдырган нәрсәләрен күзәтеп, канәгатьлек кичергән. Гайсә Мәсих тә, җирдә тырышып хезмәт итсә дә, ял итүгә һәм шәкертләре белән ашап алуга вакыт бүлеп куйган (Мат. 14:13; Лүк 7:34).

5. Кайвакыт нәрсә эшләү авыр?

5 Изге Язмалар безне эшчән булырга өйрәтә. Аллаһы хезмәтчеләре ялкау түгел, ә тырыш булырга тиеш (Гыйб. сүз. 15:19). Әмма кайвакыт эш, хезмәт һәм ялны тиешле урында тоту авыр. Бәлки, сез, гаиләгезне тәэмин итәр өчен, дөньяви эштә эшлисездер. Моннан тыш, сез бар мәсихчеләргә йөкләнгән вәгазь эшен башкарасыз. Шул ук вакыт сезгә ял өчен дә вакыт табарга кирәк. Күпме эшләргә, ә күпме ял итәргә икәнен ничек билгеләргә?

ЭШКӘ ҺӘМ ЯЛГА ДӨРЕС КАРАШ

6. Марк 6:30—34 тән Гайсәнең эш белән ялга дөрес караганы ничек күренә?

6 Эш турында әйткәндә, акыллы караш саклау бик мөһим. Аллаһы Сөләйман патшаны мондый сүзләр язарга рухландырган: «Барлык нәрсәнең билгеле бер вакыты бар». Ул, мәсәлән, чәчү, төзү, елау, көлү һәм бию вакыты бар дигән (Вәг. 3:1—8). Әйе, ял белән эш тормышыбызда бик мөһим роль уйный. Гайсә ял белән эшкә дөрес караш саклаган. Бер очракта рәсүлләр вәгазьдән соң шатланып кайткан. Алар хезмәт белән шулкадәр мәшгуль булган, аларның «хәтта ашап алырлык вакытлары да» калмаган. Шуңа күрә Гайсә аларга: «Минем белән аулак урынга барып, бераз ял итеп алыгыз»,— дигән. (Марк 6:30—34 укы.) Кайвакыт ял итәр өчен вакыты калмаса да, Гайсә үз шәкертләре белән ял итәргә барыбер тырышкан.

7. Шимбә көненә кагылышлы канунны тикшерү безгә ничек булышыр?

7 Кайвакыт ял итү яисә графигыбызга үзгәрешләр кертү аеруча мөһим. Аллаһының борынгы исраиллеләргә биргән бер кануныннан бу яхшы күренә. Сүз Шимбә көне турында бара. Билгеле, без Муса кануны буенча яшәмибез, әмма бу канунны карап чыгу зур файда китерер: бу безгә ял белән эшкә карашыбызны тикшерергә булышыр.

ШИМБӘ — ЯЛ ҺӘМ ГЫЙБАДӘТ КЫЛУ ВАКЫТЫ

8. Чыгыш 31:12—15 буенча, Шимбә көненең максаты нинди булган?

8 Аллаһы Сүзендә әйтелгәнчә, алтынчы иҗади «көн» тәмамлангач, Аллаһы җирдә барлыкка китерүдән туктаган (Ярат. 2:2). Әмма Йәһвә эшләргә ярата, шуңа күрә ул «әле дә эшли», ягъни җирдә барлыкка китерү белән бәйле булмаган эшләр белән мәшгуль (Яхъя 5:17). Йәһвә, алты «көн» эшләп, җиденче көнне ял иткән кебек, исраиллеләр дә җиденче көнне ял итәргә тиеш булган. Аллаһы аңлатканча, Шимбә көне исраиллеләр белән Аллаһы арасындагы килешү билгесе булган. Шимбә көне — «тулысынча ял итү көне» — «Йәһвә өчен изге» булган. (Чыгыш 31:12—15 укы.) Беркемгә дә, хәтта балаларга, колларга һәм йорт хайваннарына да, эшләргә ярамаган (Чыг. 20:10). Бу көн кешеләргә рухи эшләргә күбрәк игътибар бирергә мөмкинлек биргән.

9. Гайсә көннәрендә дин җитәкчеләре Шимбә көненә кагылышлы нинди ялгыш карашта булган?

9 Шимбә көне Аллаһы халкына файда китерергә тиеш булган. Ләкин Гайсә көннәрендә күп кенә дин җитәкчеләре Шимбәгә кагылышлы катгый кагыйдәләр урнаштырган. Мәсәлән, алар Шимбә көнне хәтта бераз башак өзү дә һәм авырганнарны савыктыру да дөрес түгел дип әйткән (Марк 2:23—27; 3:2—5). Андый таләпләрдә Аллаһының фикер йөртүе чагылмаган, һәм Гайсә моны кешеләргә аңларга булышкан.

Гайсәнең гаиләсе Шимбә көнен рухи эшләргә багышлаган (10 нчы абзацны кара.) *

10. Маттай 12:9—12 дә Гайсәнең Шимбәгә карашы ничек чагыла?

10 Гайсә һәм еврей халкыннан булган аның шәкертләре, Муса канунына буйсынып яшәгәнгә, Шимбә көнен тоткан *. Гайсә сүзләре һәм эшләре белән Шимбә көненә акыллы караш сакларга кирәклеген күрсәткән: игелекле эшләр һәм башкаларга ярдәм итү рөхсәт ителә икәнен аңлаткан. Гайсә болай дигән: «Шимбә көнне яхшылык эшләү рөхсәт ителә». (Маттай 12:9—12 укы.) Әйе, ул яхшы эшләр кылуны Шимбә көнен бозу дип санамаган. Гайсәнең эшләре шуны күрсәткән: ул Шимбә көненең нәрсә өчен бирелгәнен яхшы аңлаган. Шимбә көне ял итү көне булганга, Аллаһы халкы үз игътибарын рухи нәрсәләргә туплый алган. Һичшиксез, Гайсәнең гаиләсе Шимбә көнне рухи эшләр белән шөгыльләнгән. Моны Гайсә турында язылган мондый сүзләр дәлилли: «Гайсә үзе үскән шәһәргә — Насарага килде һәм, гадәттәгечә Шимбә көнне синагогага кереп, укырга дип торып басты» (Лүк 4:15—19).

ЭШКӘ КАРАШЫГЫЗ НИНДИ?

11. Эш турында әйткәндә, Гайсәгә кем яхшы үрнәк булган?

11 Йосыф үги улы Гайсәне балта һөнәренә өйрәткән. Бу Гайсәгә Йәһвәнең эшкә карашын аңларга ярдәм иткән (Мат. 13:55, 56). Гайсә үз әтисенең һәр көн каты эшләгәнен күреп үскән. Йосыфка бит зур гаиләсен тәэмин итәргә кирәк булган. Соңрак Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Эшче бит үз хезмәт хакына лаеклы» (Лүк 10:7). Әйе, Гайсә авыр эшнең нәрсә икәнен ишетеп кенә белмәгән.

12. Паулның эшкә карашы Изге Язмалардагы нинди шигырьләрдә чагыла?

12 Рәсүл Паул да авыр эшнең нәрсә икәнен белгән. Аның төп максаты Гайсә һәм аның хәбәре турында сөйләү булган. Шул ук вакыт Паулга үзен матди яктан тәэмин итәргә кирәк булган. Тисалуникәлеләр Паулның «көне-төне талчыкканчы тырышып эшләгәнен» белгән. Паул беркем өчен дә йөк булырга теләмәгән (2 Тис. 3:8; Рәс. 20:34, 35). Тырышып эшләгәне турында язганда, Паул, күрәсең, палаткалар тегүне күздә тоткан. Көринттә хезмәт иткәндә, Паул Әкил белән Прискилләнең «йортында тукталган һәм алар белән бергә эшләгән». Паулның «көне-төне» эшләгәне аның эшкә чумганын аңлатмый. Мәсәлән, ул Шимбә көнне бар эшен калдырып торган. Бу аңа яһүдләргә вәгазьләргә мөмкинлек биргән, чөнки яһүдләр дә Шимбә көнне ял иткән (Рәс. 13:14—16, 42—44; 16:13; 18:1—4).

13. Паулның мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

13 Рәсүл Паул безгә яхшы үрнәк күрсәткән. Ул Әкил һәм Прискиллә белән палаткалар да теккән, ягъни дөньяви эштә эшләгән, һәм шул ук вакыт регуляр рәвештә «Аллаһының яхшы хәбәрен» дә игълан иткән, ягъни «изге эш» башкарган (Рим. 15:16; 2 Көр. 11:23). Бу ирле-хатынлы пар Паул өчен, беренче чиратта, «Мәсих Гайсә тапшырган эштәге хезмәттәшләре» булган (Рим. 12:11; 16:3). Рәсүл башкаларны да үз үрнәгенә иярергә дәртләндергән. Мәсәлән, көринтлеләргә ул болай дип язган: «Раббыга хезмәт иткәндә башкарган эшләрегез күп булсын» (1 Көр. 15:58; 2 Көр. 9:8). Йәһвә Паулны хәтта мондый сүзләр язарга дәртләндергән: «Эшләргә теләмәүче ашамасын да» (2 Тис. 3:10).

14. Гайсәнең Яхъя 14:12 дәге сүзләре нәрсә аңлата?

14 Бүген вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эше иң мөһим эш булып тора. Гайсә аның шәкертләре киләчәктә хәтта аныкыннан да бөегрәк эшләр башкарачак дип пәйгамбәрлек иткән. (Яхъя 14:12 укы.) Бу сүзләр без могҗизалар кылырбыз дигәнне аңлатмый. Алайса, Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? Гайсәнең шәкертләре яхшы хәбәрне зуррак территориядә таратырга, күбрәк кешегә вәгазьләргә һәм бу эшне озаграк вакыт башкарырга тиеш булган.

15. Без үзебезгә нинди сораулар бирә алабыз һәм ни өчен бу мөһим?

15 Сез дөньяви эштә эшлисез икән, үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Мин тырыш эшче буларак билгелеме? Мин үз эшемне вакытында тәмамлыйммы һәм кулымнан килгәннең барысын да эшлимме?» Бу сорауларга «әйе» дип җавап бирәсез икән, мөгаен, начальнигыгызның ышанычын казанырсыз. Моннан тыш, тырыш булып, сез, мөгаен, хезмәттәшләрегезне яхшы хәбәргә җәлеп итәрсез. Вәгазь эшенә килгәндә, мондый сораулар турында уйланып була: «Мин тырыш вәгазьчеме? Мин беренче сөйләшүгә әзерләнәмме? Кызыксынган кешегә мөмкин кадәр тизрәк кабат килергә тырышаммы? Хезмәтнең төрле төрләрендә даими рәвештә катнашырга тырышаммы?» Бу сорауларга җавабыгыз «әйе» булса, мөгаен, шәкертләр өйрәтү эше сезгә күбрәк шатлык китерер.

ЯЛГА КАРАШЫГЫЗ НИНДИ?

16. Гайсә белән аның шәкертләренең ялга карашы бүгенге күп кенә кешеләрнең карашыннан ничек аерылып тора?

16 Гайсә үзенең дә, шәкертләренең дә вакыт-вакыт ял итүгә мохтаҗ булганын аңлаган. Ләкин Гайсә һәм аның шәкертләре тормышларын ләззәткә багышламаган. Бүген күп кенә кеше, Гайсә көннәрендә кебек, ял итүне һәм ләззәтне чиктән тыш ярата. Алар Гайсә мисалындагы бер бай кешегә охшаш. Бу кеше үз-үзенә: «Ял ит, аша, эч, күңел ач»,— дип әйткән (Лүк 12:19; 2 Тим. 3:4). Ул моны иң мөһим нәрсә дип күргән.

Эш белән ялга акыллы караш сакласак, игътибарыбыз җаныбызны яңарткан эшләргә тупланган булыр (17 нче абзацны кара.) *

17. Без ял көннәребезне ничек кулланырга тырышабыз?

17 Без Гайсәдән үрнәк алырга тырышабыз. Мәсәлән, без ял көннәребезне ял итү өчен генә түгел, ә вәгазьләү өчен һәм җыелыш очрашуларына йөрер өчен дә кулланабыз. Бу изге эшләр безнең өчен бик мөһим, шуңа күрә без аларда актив катнашырга тырышабыз (Евр. 10:24, 25). Отпуск вакытында да без очрашуларны калдырмыйбыз һәм кешеләр белән Изге Язмалар турында сөйләшәбез (2 Тим. 4:2).

18. Патшабыз Гайсә Мәсих безне нәрсәгә дәртләндерә?

18 Патшабыз Гайсә Мәсих бездән булдыра алмаганны көтми, һәм ул безгә эш белән ялга акыллы караш сакларга ярдәм итә. Без аңа моның өчен чиксез рәхмәтле! (Евр. 4:15) Ул безне кирәкле дәрәҗәдә ял итәргә дә, тырышып эшләргә дә дәртләндерә. Нәтиҗәдә, без үзебезне тәэмин итә алабыз һәм шәкертләр булдыру эшендә катнашабыз, ә бу безне рухландыра һәм җаныбызны яңарта. Киләсе мәкаләдә нәрсә турында сүз барачак? Без Гайсәнең үзебезне коточкыч коллыктан азат иткәнен карап чыгарбыз.

38 ҖЫР Йәһвә сиңа терәк булыр

^ 5 абз. Аллаһы Сүзе безне эшкә дә, ялга да дөрес караш сакларга өйрәтә. Бу мәкаләдә Шимбә көненә кагылышлы канун карала. Бу безгә эш белән ялга карашыбызны тикшерергә ярдәм итәр.

^ 10 абз. Гайсәнең шәкертләре Шимбә көненә шулкадәр зур хөрмәт белән караган ки, хәтта, ул көн башлангач, Гайсә тәне өчен хуш исле үләннәр әзерләүләрен туктатып торган (Лүк 23:55, 56).

^ 55 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Йосыф үз гаиләсен Шимбә көнне синагогага алып бара.

^ 57 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: абый-кардәш, үз гаиләсен кайгыртыр өчен, дөньяви эштә эшли; ял иткәндә, шул исәптән отпускта, ул рухи эшләрдә катнаша.