Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Һәр нәрсә өчен рәхмәтле булыгыз»

«Һәр нәрсә өчен рәхмәтле булыгыз»

СЕЗ үзегезне рәхмәтле кеше дип саныйсызмы? Һәрберебезгә вакыт-вакыт бу сорау турында уйланырга кирәк. Изге Язмаларда соңгы көннәрдә яшәүче кешеләр «яхшылыкның кадерен белмәүче» булырлар дип әйтелә (2 Тим. 3:2). Кайбер кешеләр башкалар аларга нәрсәдер бирер я эшләр дип көтә һәм моның өчен башкаларга рәхмәтле булырга тиеш дип санамый. Бәлки, сезнең андый кешеләрне очратканыгыз булгандыр. Ризалашырсыздыр, алар белән аралашу әллә ни күңелле түгел.

Дөнья кешеләреннән аермалы буларак, Йәһвәнең хезмәтчеләре «рәхмәтле булырга» тырыша. Алар мондый киңәш буенча яши: «Һәр нәрсә өчен рәхмәтле булыгыз» (Көл. 3:15; 1 Тис. 5:18). Рәхмәтле булу үзебезгә дә файда китерә. Ни өчен алай дип әйтеп була?

РӘХМӘТЛЕ БУЛУ ҮЗ-ҮЗЕБЕЗГӘ ДӨРЕС КАРАШ САКЛАРГА ЯРДӘМ ИТӘ

Рәхмәтле булуыбыз рәхмәт сүзләрен ишеткән кешегә дә шатлык китерер, үз-үзебезгә дә уңай караш белән карарга булышыр. Рәхмәтле булсак, башкаларның үзебезне кадерләүләрен күрергә сәләтле булырбыз. Шуның турында уйланыйк: башкалар сезнең өчен нәрсәдер эшли икән, димәк, алар сезне кадерли һәм сезне моңа лаек дип саный. Шулай эшләп, алар сезнең турында кайгырта. Билгеле, андый җылы мөнәсәбәт сизү безне бәхетле итә. Рут очрагы моны раслый. Богаз аңа юмартлык күрсәткәндә һәм аның турында кайгыртканда, Рутка бу зур бәхет китергән (Рут 2:10—13).

Аллаһыга рәхмәтле булу турында әйткәндә, бәлки, сез Аллаһының үзегезгә күптөрле рухи һәм физик бүләкләр биргәнен исегезгә төшерә аласыздыр. Ул әле дә сезгә бар кирәклесен бирә (Кан. 8:17, 18; Рәс. 14:17). Әмма Аллаһының үзегезгә күрсәткән игелеге турында өстән генә уйлану белән чикләнмәгез, моңа күбрәк вакыт багышлап, Йәһвәнең үзегезне һәм якыннарыгызны никадәр мул фатихалаганы турында төптән уйланыгыз. Барлыкка Китерүчебезнең юмартлыгы турында уйланганда, без аның үзебезне никадәр нык яратканын һәм кадерләгәнен яхшырак аңлый башлыйбыз, һәм бу безнең аңа карата рәхмәт хисебезне ныгыта (1 Яхъя 4:9).

Йәһвәнең юмартлыгы һәм биргән фатихалары турында уйланудан тыш, безгә рәхмәтләребезне белдерергә дә кирәк (Зәб. 100:4, 5). Чыннан да, рәхмәтләребезне белдерү безнең бәхетле булуыбызга зур өлеш кертә.

РӘХМӘТЛЕ БУЛУ КЕШЕЛӘРНЕ БЕР-БЕРСЕНӘ ЯКЫНЛАШТЫРА

Рәхмәтле булу тагын бер яктан файдалы: сезнең дусларыгыз белән мөнәсәбәтләрегез ныгый. Башкалар безне кадерләсә, бу безгә бик ошый бит. Шуңа күрә, кешегә берәр игелеге өчен эчкерсез рәхмәт әйткәндә, сез аның белән араларыгызны ныгытасыз дип әйтеп була (Рим. 16:3, 4). Моннан тыш, рәхмәтле кешеләр үзләре дә башкаларга ярдәм итәргә ашыга: алар кешеләрнең игелекле булганнарын күрә һәм яхшылык белән кайтарырга тели. Ә башкаларга ярдәм итү безне бәхетле итә. Гайсә шулай әйткән дә: «Алуга караганда, бирүдә бәхет күбрәк» (Рәс. 20:35).

Роберт Эммонс, Калифорния университетының бер профессоры, болай дигән: «Рәхмәтле булыр өчен, без башкаларның ярдәменә мохтаҗ булуыбызны аңларга тиеш. Кайвакыт без бирәбез, кайвакыт безгә бирәләр». Әйе, башкалар безгә ярдәм итә, моңа кайвакыт хәтта тормышыбыз бәйле. Мәсәлән, алар безгә ризык китерергә я медик ярдәм күрсәтергә мөмкин (1 Көр. 12:21). Рәхмәтле кеше башкаларның үзе өчен башкарган эшләрен кадерли. Ә сезнең башкаларга рәхмәт әйтү гадәтегез бармы?

РӘХМӘТЛЕ БУЛУ ТОРМЫШКА УҢАЙ КАРАРГА БУЛЫША

Рәхмәтле булуның тагын бер уңай ягы бар: андый караш игътибарыгызны тискәре нәрсәләргә түгел, ә уңай нәрсәләргә тупларга булыша. Ниндидер мәгънәдә башыбыз фильтр кебек: яхшы нәрсәләрне без күрергә тырышабыз, ә проблемаларга, киресенчә, игътибар итмәскә омтылабыз. Рәхмәтле булганда, без күбрәк яхшы нәрсәләрне күрәбез, ә бу, үз чиратында, безгә тагы да рәхмәтлерәк булырга булыша. Рәхмәтле булу рәсүл Паулның мондый киңәше буенча эш итәргә ярдәм итә: «Раббы белән бердәм булуыгызга һәрвакыт куаныгыз» (Флп. 4:4).

Рәхмәтле булу безне негатив хисләрдән яклый. Сез кешегә рәхмәтле булсагыз, аңардан көнләшеп я аңа үпкәләп буламыни? Рәхмәтле кешенең байлык артыннан куу тозагына эләгү ихтималы да азрак, чөнки рәхмәтле кеше үзендә булганы белән канәгать һәм башкалардан нәрсәдер алырга гына тырышмый (Флп. 4:12).

ФАТИХАЛАРЫГЫЗНЫ САНАП БАРЫГЫЗ

Бу соңгы көннәрдә тормыш авырлыклар белән тулы. Шайтан сезнең моның аркасында боегуыгызны бик тели. Мәсихчеләр буларак, сез моны яхшы аңлыйсыз. Шулай ук Шайтан безгә зарлану рухы сеңдерергә тырыша. Андый рух аркасында, кешеләргә яхшы хәбәр җиткерү авыррак. Рәхмәтле булу Аллаһының изге рух җимеше белән тыгыз бәйле. Мәсәлән, без Аллаһының фатихаларына игътибар иткәнгә шатлык кичерәбез һәм аның вәгъдәләренә иман итәбез (Гәл. 5:22, 23).

Йәһвә халкының әгъзасы булганга, сез, мөгаен, бу мәкаләдә рәхмәтле булу турында әйтелгәннәр белән ризадыр. Шул ук вакыт сезгә рәхмәтле, оптимистик карашлы булу җиңел түгелдер, чөнки бу сыйфат үзеннән-үзе барлыкка килми. Әмма боекмагыз. Рәхмәтле булу сыйфатын үстерү һәм аны саклау кулыгыздан килә. Нәрсә өчен рәхмәтле була алуыгыз турында уйланыр өчен, һәр көн вакыт бүлеп куегыз. Шулай эшләсәгез, рәхмәтле булу җиңелрәк булыр һәм, игътибарларын тормыш авырлыкларына гына туплап яшәгән кешеләргә караганда, сез күпкә бәхетлерәк булырсыз. Аллаһының һәм башка кешеләрнең сезне ныгытыр һәм рухландырыр өчен эшләгән эшләре турында уйланыгыз. Бәлки, сез рәхмәтле булыр өчен сәбәпләрне кәгазьгә язарга булырсыз. Һәр көн ике-өч нәрсәне язып куегыз.

Тикшерүчеләрнең сүзләре буенча, «регуляр рәвештә рәхмәт белдерү баш миендәге нейроннарның бәйләнешләрен үзгәртә; нәтиҗәдә, без позитив карашлы кеше булып китәбез». Рәхмәтле кеше — бәхетле кеше! Шуңа күрә фатихаларыгызны санап барыгыз, тормыш тәмен татып яшәгез, рәхмәтле булыгыз! Фатихаларыгызга гадәти нәрсәләргә кебек карар урынына, «Йәһвәгә рәхмәтләр укыгыз, чөнки ул игелекле». Әйе, «һәр нәрсә өчен рәхмәтле булыгыз» (1 Елъ. 16:34; 1 Тис. 5:18).