Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

26 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘCЕ

Сез дә шәкертләр булдыру эшендә катнаша аласыз!

Сез дә шәкертләр булдыру эшендә катнаша аласыз!

«Аллаһы... сез ул хуп күргәнчә эш итсен өчен, сездә теләк уята һәм көч бирә» (ФЛП. 2:13).

64 ҖЫР Уңыш уруда шатлык белән катнашабыз

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Йәһвә синең өчен нәрсә эшләде?

СИН ничек Йәһвә Шаһите булып киттең? Бәлки, син яхшы хәбәрне әти-әниеңнән, хезмәттәшеңнән, сыйныфташыңнан я өйдән өйгә вәгазьләп йөргән Йәһвә Шаһитләреннән ишеткәнсеңдер (Марк 13:10). Аннары кемдер, күп вакытын һәм көчен сарыф итеп, синең белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәндер. Бу өйрәнүләр вакытында синең Йәһвәгә карата яратуың үскән һәм син Йәһвә чыннан да шәхсән үзеңне яратканына ышангансың. Йәһвә сиңа хакыйкатьнең матурлыгын күрсәткән. Гайсәнең шәкерте булып киткәч, син мәңге яшәргә өметкә ия булдың (Яхъя 6:44). Йәһвә үз хезмәтчеләрен синең белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрергә дәртләндерде һәм сиңа үзенең хезмәтчесе булып китәргә булышты. Һичшиксез, син моның өчен Йәһвәгә бик рәхмәтле.

2. Бу мәкаләдә нәрсә турында сүз барачак?

2 Без хакыйкатьне беләбез һәм мәңгелек тормышка алып баручы юлдан барабыз. Йәһвә безгә хөрмәтле эш ышанып тапшырды: без башкаларга да бу юлга басарга булышырга тиеш. Кайбер кардәшләргә өйдән өйгә йөреп вәгазьләү җиңел бирелә, ә менә өйрәнү тәкъдим итү һәм өйрәнү үткәрү аларга бик авыр эш булып тоела. Сезгә андый хисләр танышмы? Җавабыгыз «әйе» булса, сез бу мәкаләдә үзегез өчен файдалы киңәшләр табарсыз. Без шәкертләр булдыру эшендә катнашырга безне нәрсә дәртләндергәнен карап чыгарбыз. Без шулай ук ни өчен кайберәүләр Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрә алмаганын һәм аларга бу яктан яхшырырга нәрсә ярдәм итә алганын карап китәрбез. Әмма башта, әйдәгез, ни өчен без вәгазьчеләр генә түгел, ә укытучылар да булырга тиешлегебезне карап чыгыйк.

ГАЙСӘ ВӘГАЗЬЛӘРГӘ ҺӘМ ӨЙРӘТЕРГӘ КУША

3. Ни өчен без вәгазьлибез?

3 Гайсәнең шәкертләренә биргән йөкләмәсе үз эченә ике якны алган. Беренчедән, Гайсә аларга Патшалык турында яхшы хәбәрне вәгазьләргә кушкан һәм моны ничек эшләп булганын күрсәткән (Мат. 10:7; Лүк 8:1). Өстәвенә, Гайсә кешеләр тыңлаган я тыңламаган чакта ничек эш итәргә кирәклеген аңлаткан (Лүк 9:2—5). Гайсә шулай ук аның шәкертләре бу яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратачаклар һәм бөтен халыклар бу хәбәрне ишетәчәкләр дип пәйгамбәрлек иткән (Мат. 24:14; Рәс. 1:8). Шулай итеп, кешеләр тыңлыймы, юкмы, шәкертләр Патшалык һәм аның нәрсә башкарачагы турында сөйләргә тиеш булган.

4. Маттай 28:18—20 буенча, без, вәгазьләүдән башка, тагын нинди эштә катнашырга тиеш?

4 Икенчедән, Гайсә үз шәкертләренә мин кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез дип кушкан. Кайберәүләр Гайсә биргән йөкләмә беренче гасырда яшәгән шәкертләренә генә карый дип саный. Бу чыннан да шулаймы? Юк. Гайсә бит вәгазьләү һәм өйрәтү эше «бу дөнья төзелеше тәмамланганчы» алып барылачак дип әйткән булган. (Маттай 28:18—20 укы.) Күрәсең, Гайсә бу сүзләрне якынча 500 шәкерткә күренгәндә әйткән булган (1 Көр. 15:6). Ачылыш китабыннан да Гайсәнең бар шәкертләре бу эштә катнашырга тиеш икәнлеге күренә (Ачыл. 22:17).

5. Паул вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү арасындагы бәйләнешне нинди мисал белән күрсәткән? (1 Көринтлеләргә 3:6—9)

5 Рәсүл Паул шәкертләр әзерләү эшен иген үстерү белән чагыштырган. Бу мисалдан күренгәнчә, орлык чәчү генә җитми. Паул үзен һәм Аполлосны кырда эшләүчеләр белән чагыштырган. Ул болай дигән: «Мин утырттым, Аполлос су сипте». Ә көринтлеләргә ул: «Сез — Аллаһының иген кыры»,— дигән. (1 Көринтлеләргә 3:6—9 укы.) Аллаһының иген кырында эшләүчеләр буларак, без орлыкны чәчеп кенә калмыйбыз, ә су да сибәбез. Без моны вәгазьләгәндә һәм өйрәнүләр үткәргәндә эшлибез (Яхъя 4:35). Әмма шул ук вакыт без шуны аңлыйбыз: бу орлыкларны хакыйкать Аллаһысы Йәһвә үстерә, нәкъ ул кешеләрне үзенә җәлеп итә.

6. Без кешеләргә нәрсә эшләргә булышырга тиеш?

6 Без «мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкатьне кабул итәргә әзер» кешеләрне эзлибез (Рәс. 13:48). Алар Гайсәнең шәкертләре булып китсен өчен, аларга нәрсә эшләргә кирәк? 1) Изге Язмаларны аңларга, 2) кабул итәргә һәм 3) алган белемнәрен кулланырга (Яхъя 17:3; Көл. 2:6, 7; 1 Тис. 2:13). Өйрәнүчегә рухи яктан үсәргә бөтен җыелыш ярдәм итә ала. Һәрберебез, җыелышка килгән өйрәнүчеләрне җылы каршы алып, яратуыбызны гамәлдә күрсәтә алабыз (Яхъя 13:35). Өйрәнүчесенә тирән тамырланган карашларыннан һәм гадәтләреннән арынырга булышыр өчен, өйрәнү үткәрүче кардәшкә күп көч һәм вакыт кирәк булырга мөмкин (2 Көр. 10:4, 5). Әйе, кеше суга чумдырылганчы, күп айлар үтәргә мөмкин, әмма тырышлыклар заяга булмас.

ЯРАТУ БЕЗНЕ ШӘКЕРТЛӘР БУЛДЫРЫРГА ДӘРТЛӘНДЕРӘ

7. Вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшендә катнашырга безне нәрсә дәртләндерә?

7 Вәгазьләү һәм өйрәтү эшендә катнашырга безне нәрсә дәртләндерә? Беренчедән, Йәһвәгә карата ярату. Вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшендә ашкынып катнашканда, сез Йәһвәне яратуыгызны күрсәтәсез (1 Яхъя 5:3). Шуның турында уйланыйк: Йәһвәне яратканга, сез өйдән өйгә вәгазьли башладыгыз. Бу әмерне үтәү сезгә җиңел булдымы? Сез беренче тапкыр ишеккә шакыганда, үз хисләрегезне хәтерлисезме? Дулкынландыгызмы? Һичшиксез! Әмма сез, вәгазьләү эшен нәкъ Гайсә тапшырганын истә тотып, тыңлаучанлык күрсәттегез. Вакыт узу белән сезгә вәгазьдә катнашу җиңелрәк булып киткәндер. Ә шәкертләр булдыру турында әйткәндә, сез нинди хисләр кичерәсез? Өйрәнү үткәрү турында хәтта уйлау да сезне куркытса, нәрсә эшләп була? Йәһвәдән сезгә бу хисләрегезне җиңәргә булышсын дип һәм кешеләргә өйрәнү тәкъдим итәргә ярдәм итсен дип сорагыз. Йәһвә сезгә бу эштә ашкынып катнашырга ярдәм итәчәк.

8. Марк 6:34 буенча, башкаларны өйрәтергә безне тагын нәрсә дәртләндерә?

8 Икенчедән, без, кешеләрне яратканга, аларны хакыйкатькә өйрәтәбез. Бер очракта Гайсә һәм аның шәкертләре, көне буе вәгазьләгәнгә, бик арыган һәм ял итәргә теләгән. Ял итү урынына килгәч, аларны анда инде күп кеше көткән. Шул кешеләрнең газап чиккәннәрен һәм өметкә никадәр мохтаҗ булганнарын күреп, Гайсә аларны кызганган һәм «күп нәрсәләргә» өйрәтә башлаган. (Марк 6:34 укы.) Әйе, Гайсә бик фидакарь булган, шуңа күрә ул, үзен шул кешеләрнең урынына куеп, аларга ярдәм итәргә теләгән. Бүген дә кешеләр охшаш хәлдә. Читтән караганда, аларның барысы да әйбәт кебек күренә, әмма чынбарлыкта алар көтүчесез сарыклар кебек. Рәсүл Паул язганча, кешеләр бу дөньяда өметсез һәм Аллаһысыз (Эфес. 2:12). Асылда, алар «һәлакәткә илтүче иркен юл» буйлап бара (Мат. 7:13). Әгәр дә без территориябездәге кешеләрнең рухи халәте турында уйлансак, ярату һәм кызгану безне аларга ярдәм итәргә дәртләндерәчәк. Ә иң яхшы ярдәм — Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим итү.

9. Филипиялеләргә 2:13 буенча, Йәһвә безгә ничек ярдәм итә ала?

9 Бәлки, сез өйрәнү үткәрү һәм аңа әзерләнү күп вакыт алачак дип куркасыздыр, шуңа күрә беркемгә дә өйрәнү тәкъдим итмисездер. Алай булса, Йәһвәгә үз хисләрегезне сөйләгез. Йәһвәдән, өйрәнү табып, аны үткәрергә теләк бирсен дип сорагыз. (Филипиялеләргә 2:13 укы.) Рәсүл Яхъя язганча, әгәр дә безнең үтенечләребез Йәһвәнең ихтыяры буенча булса, ул аларны җавапсыз калдырмас (1 Яхъя 5:14, 15). Шуңа күрә шикләнмәгез: Йәһвә сезгә шәкертләр булдыру эшендә катнашыр өчен теләк бирәчәк.

БАШКА АВЫРЛЫКЛАРНЫ ҖИҢҮ

10, 11. Кайберәүләргә өйрәнүләр үткәрергә нәрсә комачаулый?

10 Без шәкертләр булдыру эшенә бик җитди карыйбыз, әмма кайвакыт, кайбер сәбәпләр аркасында, без бу эштә теләгәнчә күп катнаша алмыйбыз. Әйдәгез, безгә комачаулый алган нәрсәләрне карап китик.

11 Авыр хәл-шартлар. Кайбер кардәшләр өлкән яшькә җиткән, яисә аларның сәламәтлекләре белән бәйле авырлыклары бар. Сезнең очракта да шулай булса, менә нәрсә турында уйланыгыз: коронавирус пандемиясе вакытында без Изге Язмалар өйрәнүен онлайн да үткәреп булганын күрдек. Димәк, өйрәнүне өйдән чыкмыйча да башлап була! Тагын бер уңай як бар. Кайбер кешеләр өйрәнергә бик теләр иде дә, әмма кардәшләребез килгән вакытта алар өйдә булмый, ә менә иртән-иртүк я кич белән аларга уңайлы. Сез алар белән өйрәнер өчен графигыгызны үзгәртә алыр идегезме? Мәсәлән, Гайсә Никәдим белән төнлә сөйләшкән, чөнки Никәдимгә шулай уңайлырак булган (Яхъя 3:1, 2).

12. Сезгә яхшы укытучылар булырга нәрсә ярдәм итә ала?

12 Үз сәләтләребездә шикләнү. Кайбер вәгазьчеләр өйрәнүләр үткәрер өчен миңа белемнәр һәм тәҗрибә җитми дип уйлый. Сез дә алай уйласагыз, үзегезгә ышаныч өсти алган өч як турында уйланыгыз. Беренчедән, Йәһвә сез өйрәнүләр үткәрә аласыз дип саный (2 Көр. 3:5). Икенчедән, кешеләрне өйрәтергә вәкаләтне сезгә Гайсә биргән, ә аның күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлеге бар (Мат. 28:18). Өченчедән, башкалар сезгә ярдәм итәргә әзер. Гайсә дә ярдәмсез калмаган. Атасы аны өйрәткән, һәм Гайсә аңардан ишеткәннәрне кешеләргә җиткергән (Яхъя 8:28; 12:49). Мәсәлән, вәгазь төркемегезнең күзәтчесе, тәҗрибәле вәгазьче я пионер сезгә өйрәнүләрне башларга һәм үткәрергә ярдәм итә ала. Сез шулай ук аларны үз өйрәнүләренә чакырсыннар дип сорый аласыз һәм шулай итеп тәҗрибә җыярсыз.

13. Ни өчен безгә яңа методлар белән коралларга җайлашырга кирәк?

13 Яңа методлар, яңа кораллар. Безнең өйрәнү үткәрү ысулы үзгәрде. Хәзер безнең төп инструментыбыз — «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китап. Моның аркасында без өйрәнүләргә башкача әзерләнәбез һәм үткәрәбез. Хәзер күбрәк игътибар абзацлар укуга түгел, ә фикер алышуга бирелә. Өйрәнүләр үткәргәндә, без күбрәк видеороликлар күрсәтәбез, сайттагы һәм JW Library® кушымтасындагы материалны кулланабыз. Сез әлегә бу өйрәнү коралларын куллануда остарып бетмәгәнсез икән, башкалардан ярдәм сорагыз. Яңа аяк киеме һәрвакыт кыса дип әйтәләр. Әйе, яңа методларга өйрәнү һәрвакытта җиңел бирелми. Әмма Йәһвәнең һәм кардәшләрнең ярдәме белән сез өйрәнә алырсыз һәм сезгә яңа коралны куллану хәтта ошап та китәчәк. Бер пионерның сүзләре буенча, «хәзер өйрәнүләр үткәрү өйрәнүчегә дә, өйрәнү үткәрүчегә дә күпкә кызыграк булып китте».

14. Кешеләр хәбәребезне тыңламаса, нәрсәне истә тотарга кирәк һәм 1 Көринтлеләргә 3:6, 7 дә язылган сүзләр безне ничек ныгыта ала?

14 Кешеләрнең ваемсыз булуы. Бәлки, сезнең территориягездә кешеләр яхшы хәбәрне тыңламый я хәтта сезгә каршылык күрсәтәдер. Андый чакларда уңай карашны ничек саклап калырга? Кешеләрнең хәл-шартлары үзгәрә алганын онытмагыз. Хәбәребезгә әлек ваемсыз булган кеше, үз карашын үзгәртеп, безне тыңлый башларга мөмкин (Мат. 5:3). Мәсәлән, кайвакыт безнең басмаларыбызны алмаган кешеләр соңрак өйрәнүгә ризалаша. Без Йәһвәнең ашлык Хуҗасы булганын беләбез (Мат. 9:38). Ул безне хакыйкать орлыгын утыртырга һәм аңа су сибәргә дәртләндерә, әмма үстерүен Аллаһы үстерә (1 Көр. 3:6, 7). Без әлегә Изге Язмалар өйрәнүен башлый алмасак та, Йәһвә безне уңышларыбыз өчен түгел, ә тырышлыкларыбыз өчен бәяләгәнен белү бик юата! *

ШӘКЕРТЛӘР ӘЗЕРЛӘҮДӘН ШАТЛЫК ТАБЫГЫЗ

Без кешеләргә вәгазьләгәнгә һәм өйрәнүләр үткәргәнгә, аларның тормышлары үзгәрә (15—17 нче абзацларны кара.) *

15. Кеше Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашканда һәм белгәннәре буенча эш иткәндә, Йәһвә нәрсә хис итә?

15 Кеше, хакыйкатьне кабул итеп, үзе дә вәгазьли башлагач, Йәһвә бик шатлана (Гыйб. сүз. 23:15, 16). Йәһвә безнең никадәр ашкынып хезмәт итүебезне күргәндә дә бик куана! Мәсәлән, коронавирус пандемиясенә карамастан, 2020 хезмәт елында 7 705 765 Изге Язмалар өйрәнүе үткәрелгән; нәтиҗәдә, 241 994 кеше суга чумдырылган. Бу яңа абый һәм апа-кардәшләребез, үз чиратында, үзләре дә Изге Язмалар өйрәнүләре үткәрәчәк һәм шәкертләр әзерләячәк (Лүк 6:40). Һичшиксез, шәкертләр булдыру эшендә катнашуыбыз Йәһвәгә сөенеч китерә!

16. Безгә нинди максатка омтылырга кирәк?

16 Шәкертләр булдыру эшендә катнашу җиңел түгел, әмма Йәһвәнең ярдәме белән без кешеләргә хакыйкатькә килергә булыша алабыз. Ник ким дигәндә бер Изге Язмалар өйрәнүен үткәрүне максат итеп куймаска? Әгәр дә без, һәр мөмкинлекне кулланып, Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим итсәк, нәтиҗәләр безне гаҗәпләндерергә мөмкин. Һичшиксез, Йәһвә безнең тырышлыкларыбызны фатихалаячак.

17. Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәндә, без нинди хисләр кичерәбез?

17 Вәгазьләү һәм өйрәтү эшендә катнашу — зур хөрмәт! Бу йөкләмәне үтәү безне бәхетле итә. Рәсүл Паул Тисалуникәдә яшәгән күп кенә кешеләргә хакыйкатькә килергә булышкан. Паул үз хисләрен болай белдергән: «Хуҗабыз Гайсәнең килү чорында, аның алдында нинди өметебез, я куанычыбыз, я шатлык таҗыбыз бар? Сез түгелме? Әйе, сез ул — безнең даныбыз һәм куанычыбыз» (1 Тис. 2:19, 20; Рәс. 17:1—4). Бүген дә күп кенә кардәшләр охшаш хисләр кичерә. Стефани үз ире белән байтак кешегә хакыйкатькә килергә булышкан. Ул болай ди: «Кешегә Йәһвәгә багышланырга булышу — иң зур бәхет». Бу сүзләр чыннан да хак!

57 ҖЫР Һәртөрле кешегә вәгазьлибез

^ 5 абз. Йәһвә безгә вәгазьләү генә түгел, ә шәкертләр булдыру эшен дә биргән. Без кешеләрне Гайсә кушкан бар нәрсәләргә өйрәтергә тиеш. Башкаларны өйрәтергә безне нәрсә дәртләндерә? Без вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшендә нинди авырлыкларга очрыйбыз һәм бу авырлыкларны җиңәргә безгә нәрсә булышыр? Бу мәкаләдә без шушы сорауларга җавап табарбыз.

^ 14 абз. Һәрберебез шәкертләр булдыру эшендә ничек катнаша ала? Моны белер өчен, «Күзәтү манарасы» 2021 ел, март чыгарылышында «Җыелыштагылар өйрәнүчеләргә рухи яктан үсәргә ничек булыша?» дигән мәкаләне кара.

^ 53 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Изге Язмалар өйрәнүе ярдәмендә ир кеше үз тормышында күп үзгәрешләр ясаган. Хакыйкатьне белмәгәндә, аның тормышы мәгънәсез булган. Аннары Йәһвә Шаһитләре аңа өйрәнү тәкъдим иткән, һәм ул ризалашкан. Белемнәр алып, ул Йәһвәгә багышланган һәм суга чумдырылган. Вакыт узу белән ул үзе бер ир-ат белән өйрәнү башлаган. Ахыр чиктә алар оҗмахта шатланып яши.