Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Йәһвә Шаһитләренә, тормыш иптәшен табар өчен, танышу сайтларын куллану акыллы булыр идеме?

Йәһвә никахка кергән кешеләрнең бергә мәңге шатланып яшәүләрен тели (Мат. 19:4—6). Сез дә гаилә корырга телисез икән, яхшы тормыш иптәшен ничек табарга? Йәһвә, Барлыкка Китерүче буларак, бәхетле никах өчен нәрсә кирәклеген белә. Аның принципларын куллансак, уңышлы никах кора алырбыз һәм хаталардан качарбыз. Әйдәгез, кайбер принципларны карап китик.

Беренчедән, безгә «кеше йөрәге дуамал һәм бар нәрсәдән дә мәкерлерәк» икәнлеген истә тотарга кирәк (Ирм. 17:9). Ике кеше йөрешә башлаганда, хисләр аларның акылларын томаларга мөмкин. Хисләргә генә бирелеп никахка кергән кешеләр еш кына соңрак моңа үкенә (Гыйб. сүз. 28:26). Шуңа күрә, бер-берегезне яхшырак белгәнче, романтик хисләр үстерү һәм ниндидер вәгъдәләр бирү акыллы булмас.

Гыйбрәтле сүзләр 22:3 тә: «Алдын-артын уйлаучы, хәвеф-хәтәрне күреп, качып китә, ә тәҗрибәсезләр, туп-туры барып, җәфа чигә»,— дип әйтелә. Кызганычка каршы, кайбер кешеләр танышу сайтларын куллану куркыныч икәнлеген ачы тәҗрибәләреннән белә. Онлайн рәвештә танышып, алар йөрешә башлаган һәм вакыт узу белән алданган булуларын абайлаган. Шулай ук андый сайтларда кайбер кешеләр, ялган аккаунтлар ясап, кешеләрдән акча суыра. Кайбер очракларда андый кешеләр үзләрен хәтта Йәһвә Шаһитләре дип атый.

Тагын бер куркыныч як бар. Танышу сайтлары, кешегә тормыш иптәшен табарга булышыр өчен, еш кына математик алгоритмнар куллана. Андый алгоритмнарның чыннан да эффектив булуларына ышанычлы дәлилләр юк. Билгеле, тормыш иптәшен сайлау мәсьәләсе бик мөһим. Әллә бу сорауда кеше уйлап чыгарган формулаларга таянып буламы? Алар Аллаһы принциплары белән чагыштырырлыкмы соң?! (Гыйб. сүз. 1:7; 3:5—7)

Гыйбрәтле сүзләр 14:15 тә тагын бер принцип китерелә: «Беркатлы кеше һәр сүзгә ышана, ә алдын-артын уйлаучы һәр адымын үлчәп атлый». Билгеле, кеше белән никахлашыр алдыннан, аның белән яхшы танышырга кирәк, әмма танышу сайтларында моны эшләү бик авыр. Хәтта сез бер-берегезнең танышу сайтындагы интернет-битләрегезне карый алсагыз да һәм бер-берегез белән күп язышсагыз да, сез бер-берегезне чыннан да яхшы беләсез дип әйтеп буламы? Кайвакыт кешеләр, мин мәхәббәтемне таптым, дип уйлаган, әмма, йөрешкән кешесе белән йөзгә-йөз очрашкач, өметләре акланмаганын аңлаган.

Мәдхия җырлаучы: «Мин ялганчы кешеләр белән аралашып утырмыйм, чын йөзләрен яшерүчеләрдән сакланып йөрим»,— дип әйткән булган (Зәб. 26:4). Күп кенә кешеләр танышу сайтларында үзләре турында ялган мәгълүмат китерә. Яхшырак булып күренер өчен, алар ниндидер якны күпертеп җибәрергә, ә ниндидер кимчелекне яшерергә мөмкин. Кемдер үзен Йәһвә Шаһите ди. Ул чыннан да чумдырылган кардәшме? Ул рухи яктан җитлеккәнме? Аның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре ныкмы? Аңа җыелышта хөрмәт белән карыйлармы? Яисә ул начар үрнәк күрсәтә һәм аның белән аралашу «яманнар белән аралашуга» тиңме? (1 Көр. 15:33; 2 Тим. 2:20, 21) Аның Изге Язмалар буенча никахка керергә хокукы бармы? Бу сорауларга җавап табу үтә мөһим, әмма бу мәгълүматны шул кардәшне яхшы белгән кешеләрдән генә белеп була (Гыйб. сүз. 15:22). Әлбәттә, Йәһвәгә тугры булган кардәш беркайчан да «имансызлар белән бер камытка җигелмәс» (2 Көр. 6:14; 1 Көр. 7:39).

Әйе, танышу сайтлары аша тормыш иптәшен эзләү куркыныч. Алай булгач, ничек соң тормыш иптәшен табарга? Андый мөмкинлек җыелыш очрашуларында, конгрессларда я башка очрашуларда бар.

Йөрешкән кешеләр, бергә вакыт үткәреп, үз максатлары һәм карашлары турында фикер алыша ала

Бергә очрашып күрешергә мөмкинлек булмаганда, мәсәлән коронавирус пандемиясе вакытында, Йәһвә Шаһитләре үз очрашуларын видеоконференция аша үткәрә. Тормыш иптәшен эзләгән кардәшләр андый конференцияләрдә бер-берсе белән таныша ала. Алар ошаткан кешенең җыелышта ничек чыгышлар ясавын һәм комментарийлар бирүен күрә ала (1 Тим. 6:11, 12). Шулай ук җыелыштан соң, күбрәк аралашыр өчен, сессион классларда калып була. Видеоэлемтә аша оештырылган дуслык очрашуларында бу кардәшнең башкалар белән үзен ничек тотканын һәм ничек аралашканын күреп була (1 Пет. 3:4). Вакыт узу белән сез бер-берегезне яхшырак белерсез һәм максатларыгызның уртакмы икәнен күрерсез.

Тормыш иптәшен эзләгән мәсихче, Изге Язмалардагы принциплар буенча эш итсә, бәхетле никах корачак. Изге Язмаларда бит: «Яхшы хатын тапкан кеше игелек тапкан була һәм Йәһвәнең илтифатын казана»,— дип әйтелә (Гыйб. сүз. 18:22).