Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

29 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Үз уңышларыгызга шатланыгыз

Үз уңышларыгызга шатланыгыз

«Һәркем... үз эшләренә шатлансын. Ул үзен башка берәү белән чагыштырмасын» (ГӘЛ. 6:4).

34 ҖЫР Сафлык саклап яшәү

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Ни өчен Йәһвә безне башкалар белән чагыштырмый?

ЙӘҺВӘ төрлелекне ярата. Күптөрле үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләрнең төрле булуы моны раслый. Һәрберебез уникаль. Менә ни өчен Йәһвә безне башкалар белән чагыштырмый. Ул безнең эчке асылыбызны белә, йөрәгебезне күрә (1 Иш. 16:7). Ул шулай ук безнең көчле һәм кимчелекле якларыбызны, үткән тормышыбызны исәпкә ала. Безгә үзебезгә Йәһвә күзлегеннән карарга өйрәнергә кирәк. Шулай эшләргә өйрәнсәк, үз-үзебезгә карашыбыз дөрес булыр: үзебезне булдыксыз дип санамабыз һәм үзебез хакында кирәгеннән артык уйламабыз (Рим. 12:3).

2. Ни өчен үзебезне башкалар белән чагыштыру куркыныч?

2 Билгеле, яхшы вәгазьләгән кардәшләрдән күп нәрсәгә өйрәнеп була (Евр. 13:7). Мәсәлән, без, алардан үрнәк алып, үз хезмәтебезне яхшырта алабыз (Флп. 3:17). Әмма кардәштән үрнәк алу — бу бер нәрсә, ә үзеңне аңа карап бәяләү — бу гел икенче нәрсә. Андый чагыштыру аркасында, без көнчел булып китәргә, боегырга я үзебез турында без уңмаган дип уйларга мөмкин. Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, көндәшлек рухы безгә рухи яктан зыян китерергә мөмкин. Менә ни өчен Йәһвә ярату белән безне: «Һәркем үз эшләрен сынасын, шул чакта ул үз эшләренә шатланачак. Ул үзен башка берәү белән чагыштырмасын»,— дип өнди (Гәл. 6:4).

3. Нинди уңышларга ирешү сезгә шатлык китерде?

3 Йәһвә безнең үз уңышларыбызга шатлануыбызны тели. Мәсәлән, без инде суга чумдырылган булсак, бу максатка ирешкәнгә шатлана алабыз. Без бит үзебез бу максатка ирештек һәм моны Йәһвәне яратканга үзебез эшләдек. Ул вакыттан без тагын нинди уңышларга ирештек? Бәлки, без тирәнрәк шәхси өйрәнүләр үткәрә башлаганбыздыр яисә безнең догаларыбыз эчтәлеклерәк булып киткәндер (Зәб. 141:2). Яисә без хезмәттә кешеләр белән кыенсынмыйча сөйләшә башлаганбыздыр һәм коралларыбызны уңышлырак куллана башлаганбыздыр. Ә гаиләле булсак, Йәһвә ярдәме белән без яхшырак ир, хатын, әти я әни булып киткәнбездер. Игътибарыбызны үз уңышларыбызга туплау безгә шатлык һәм канәгатьлек китерә ала.

4. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

4 Без кардәшләргә үз уңышларыннан шатлык табарга һәм үзләрен башкалар белән чагыштырмаска ярдәм итә алабыз. Бу мәкаләдә без ата-аналар — үз балаларына, тормыш иптәшләре — бер-берсенә, ә өлкәннәр белән башка кардәшләр үз имандашларына ничек булыша алганын карап китәрбез. Без шулай ук нинди принциплар безгә ирешә алырлык максатлар куярга булышканын белербез.

АТА-АНАЛАР ҺӘМ ТОРМЫШ ИПТӘШЛӘРЕ

Ата-аналар, балаларыгызның һәрберсенең тырышлыкларын кадерләгез һәм аларны мактагыз (5, 6 нчы абзацларны кара.) *

5. Эфеслеләргә 6:4 буенча, ата-аналарга нәрсәдән качарга кирәк?

5 Ата-аналарга үз балаларын башкалар белән чагыштырырга һәм чиктән тыш таләпчән булырга кирәк түгел. Югыйсә бу балага дәвамлы зыян китерәчәк. (Эфеслеләргә 6:4 укы.) Сачико * исемле апа-кардәш болай ди: «Укытучыларым мин сыйныфта иң уңышлы укучы булырмын дип көтә иде. Әнием дә мин гел бишлегә генә укырга тиеш, чөнки бу укытучыларга да, Йәһвә Шаһите булмаган әтиемә дә яхшы шаһитлек булыр дип әйтә иде. Мин имтиханнарны хатасыз бирергә тиеш идем. Әмма бу минем өчен бик авыр иде. Мәктәпне тәмамлаганга инде байтак вакыт үтте, әмма мин һаман да үз көчләремдә шикләнәм һәм Йәһвә минем хезмәтем белән канәгать микән дип борчылам».

6. Зәбур 131:1, 2 дән ата-аналар нәрсәгә өйрәнә ала?

6 Зәбур 131:1, 2 дә (укы) ата-аналарга яхшы киңәш бар. Давыт патша: «Бөек нәрсәләргә дә, ирешә алмаслык нәрсәләргә дә омтылмыйм мин»,— дигән. Давыт, тыйнак һәм басынкы булганга: «Мин җанымны юатам, тынычландырам»,— дия алган. Ата-аналар Давытның сүзләреннән нәрсәгә өйрәнә ала? Басынкы һәм тыйнак булу аларга үзләреннән дә, балаларыннан да чиктән тыш күп нәрсә таләп итмәскә ярдәм итәр. Балаларыгызга максатлар сайларга булышканда, аларның көчле һәм көчсез якларын исәпкә алыгыз. Бу балагызга яратуыгызны сизәргә ярдәм итәр. Марина исемле апа-кардәш болай дип исенә төшерә: «Әнием мине беркайчан да абыем һәм ике энекәшем белән һәм башка балалар белән чагыштырмый иде. Ул һәрбер кешенең үз таланты бар һәм Йәһвә һәрберебезне ярата дип әйтә иде. Шуңа күрә мин башкалар белән үземне чагыштырмыйм».

7, 8. Ир үз хатынына ничек хәрмәт күрсәтә ала?

7 Мәсихче ирләр хатыннарын хөрмәт итәргә тиеш (1 Пет. 3:7). Хатынын хөрмәт иткән ир аңа аерым мөнәсәбәт күрсәтә һәм кадерли. Ул хатыныннан кулыннан килмәгәнне таләп итми һәм аны башка хатын-кызлар белән чагыштырмый. Роза исемле апа-кардәшнең мисалыннан, ир үз хатынын хәрмәт итмәсә, бу нәрсәгә китергәне күренә. Аның ире Йәһвә Шаһите түгел. Ул аны һәрвакыт тәнкыйтьли һәм башка хатын-кызлар белән чагыштыра. Моның аркасында Роза үз-үзендә шикләнә һәм аңа аны беркем дә яратмый кебек тоела. Роза болай ди: «Мин хәтта Йәһвәнең үземне яратуында шикләнә башладым». Мәсихче ирләр исә үз хатыннары белән үзләрен башкача тотарга тиеш. Алар шуны таный: алар хатыннарын хөрмәт итсә, бу Йәһвә белән дә, хатыннары белән дә яхшы мөнәсәбәтләргә китерер *.

8 Хатынын хәрмәт иткән ир аны яратуында ышандыра, мактый һәм кешеләр алдында аның турында яхшыны сөйли (Гыйб. сүз. 31:28). Үткән мәкаләдә искә алынган Катеринаның ире шулай эшли дә. Бу Катеринага тискәре хисләре белән көрәшергә булыша. Бала чагында Катеринаның әнисе аны кимсеткән һәм аны еш кына башка кызлар белән чагыштырган — шул исәптән аның дус кызлары белән дә. Нәтиҗәдә, үзен башкалар белән чагыштыру Катеринаның гадәтенә кереп киткән. Хәтта үсеп һәм Йәһвә Шаһите булып киткәч тә, Катерина бу гадәтеннән арына алмаган. Әмма Катеринаның ире аңа үз-үзенә дөрес карарга ярдәм иткән. Ул болай ди: «Ирем мине ярата, мактый һәм минем өчен дога кыла. Ул шулай ук Йәһвәнең гаҗәеп сыйфатлары турында сөйли, һәм бу миңа үз-үземнән артыгын көтмәскә ярдәм итә».

ӨЛКӘННӘР ҺӘМ БАШКА КАРДӘШЛӘР

9, 10. Өлкәннәр бер апа-кардәшкә үзен башкалар белән чагыштырмаска ничек ярдәм иткән?

9 Өлкәннәр үзен башкалар белән чагыштырган кардәшкә ничек ярдәм итә ала? Әйдәгез, Хануни исемле апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Балачакта аны сирәк мактаганнар. Ул болай дип исенә төшерә: «Мин бик оялчан бала идем һәм, үземне башкалар белән чагыштырып, башка балалардан үземне начаррак дип саный идем». Суга чумдырылгач та һәм хәтта пионер булып киткәч тә, Ханунига үзен башкалар белән чагыштырмау авыр булган. Ул үзен җыелышның кадерле әгъзасы дип санамаган. Ләкин ахыр чиктә ул үз карашын һәм тискәре фикер йөртү рәвешен җиңә алган һәм шатлык белән пионер хезмәтен дәвам итә. Ханунига үз фикер йөртү рәвешен үзгәртергә нәрсә ярдәм иткән?

10 Ул болай ди: «Берничә тапкыр өлкәннәр мине апа-кардәшләргә ярдәм итәргә сорады, һәм бу йөкләмәләр миңа үземне кирәкле итеп хис итәргә булышты. Шулай ук мин яшьрәк апа-кардәшләргә булыша идем, һәм өлкәннәр миңа моның өчен рәхмәтләрен белдерде. Алар миңа 1 Тисалуникәлеләргә 1:2, 3 не укыды. Бу сүзләр минем йөрәк түремә үтеп керде! Игелекле көтүчеләр ярдәмендә мин җыелышта үз урынымны таптым».

11. Ишагыя 57:15 тә искә алынган басынкыларның рухын күтәрер өчен, без нәрсә эшли алабыз?

11 Ишагыя 57:15 укы. Йәһвә «басынкыларның рухын күтәрә». Әмма андый кардәшләрне өлкәннәр генә түгел, ә бөтен җыелыш кайгыртырга тиеш. Ничек моны эшләп була? Мәсәлән, без андый кардәшләрнең хәлләрен белешә алабыз. Йәһвә үз сарыкларын кадерле дип саный һәм без дә аларны яратырбыз дип көтә (Гыйб. сүз. 19:17). Кеше үз-үзенә артык игътибар җәлеп итсә, бу башкаларда көнчелек уятырга мөмкин. Шуңа күрә без үз белемнәребезне һәм сәләтләребезне кардәшләрне дәртләндерер өчен кулланырга телибез (1 Пет. 4:10, 11). Андый тыйнаклык күрсәтеп, без үз-үзләренә түбәнсетеп караган кардәшләргә ярдәм итәбез.

Гайсә үзен башкалардан өстен куймаган, шуңа күрә аның шәкертләре аңа тартылган. Гайсә дуслары белән шатланып аралашкан (12 нче абзацны кара.)

12. Ни өчен гади кешеләр Гайсәгә тартылган? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

12 Гайсәнең үз шәкертләре белән ничек итеп мөгамәлә итүе безнең өчен үрнәк булып тора. Ул, җирдә яшәгән иң бөек кеше булса да, «юаш, басынкы күңелле» булып калган (Мат. 11:28—30). Гайсәнең белемнәре бик күп булган, әмма ул моның белән мактанмаган. Ул, кешеләрне өйрәткәндә, гади тел һәм барысына да аңлаешлы мисаллар кулланган (Лүк 10:21). Тәкәббер дини җитәкчеләрдән аермалы буларак, Гайсә кешеләрне Аллаһы өчен мөһим булуларында ышандырган (Яхъя 6:37). Гайсә гади кешеләргә зур хөрмәт белән караган.

13. Гайсә үз шәкертләренә ничек ярату белән игелек күрсәткән?

13 Гайсәнең үз шәкертләренә карата игелеге һәм яратуы ап-ачык булган. Ул аларның сәләтләре һәм мөмкинлекләре төрле булганын бик яхшы белгән. Алар бер үк вазифаларны үти һәм бер үк уңышларга ирешә алмаган. Әмма Гайсә өчен аларның тырыш булулары мөһим булган. Гайсә талантлар турындагы гыйбрәтле хикәядә моны ассызыклаган. Хуҗа колларга талантларны — «һәрберсенә сәләтләренә карап биргән». Ике кол да тырыш булган, һәм аларның берсе, икенчесенә караганда, күбрәк акча китергән. Әмма хуҗа, колларның икесен дә мактап: «Яхшы эшләгәнсең, син яхшы һәм ышанычлы хезмәтче»,— дигән (Мат. 25:14—23).

14. Без Гайсәдән ничек үрнәк ала алабыз?

14 Гайсәнең яратуы һәм игелеге безнең белән ничек мөгамәлә итүеннән дә күренә. Ул безнең сәләтләребезне, хәл-шартларыбызны бик яхшы белә, һәм, без кулыбыздан килгәнне эшләгәндә, ул сөенә. Безгә Гайсәдән үрнәк алырга кирәк. Кардәшне башкалар белән чагыштырып, аз хезмәт иткәне өчен аны кимсетмик. Киресенчә, кардәшләрне Йәһвәгә иң яхшысын биргәннәре өчен мактыйк.

ИРЕШЕРЛЕК МАКСАТЛАР КУЕГЫЗ

Максатлар куегыз һәм аларга ирешүдән шатлык табыгыз (15, 16 нчы абзацларны кара.) *

15, 16. Ирешә алырлык максатлар кую бер апа-кардәшкә нинди файда китергән?

15 Рухи максатлар тормышыбызны мәгънәле итә. Әмма безгә ирешә алырлык максатлар куярга кирәк; аларны башкаларның максатлары белән чагыштырасы юк. Югыйсә бу күңелсезләнү белән боегуга китерер (Лүк 14:28). Мидори исемле пионер апа-кардәшнең мисалына игътибар итегез.

16 Йәһвә Шаһите булмаган әтисе Мидорины бала чагында энекәше, сеңелесе һәм сыйныфташлары белән чагыштырып торган. «Мин үземне юньсез кеше итеп тоя идем»,— дип бүлешә Мидори. Үскәч, Мидори үз-үзенә ышанычын ныгыта алган. «Җан тынычлыгына ия булыр өчен һәм Йәһвәнең яратуын сизәр өчен, мин һәр көн Изге Язмаларны укыйм»,— дип әйтә ул. Моннан тыш, ул үзе өчен ирешә алырлык максатлар куя һәм Йәһвәдән бу максатларга ирешергә булышсын дип догада сорый. Нәтиҗәдә, Мидори үз рухи үсешенә шатлана.

ЙӘҺВӘГӘ ҮЗЕГЕЗ БИРӘ АЛГАННЫ БИРЕГЕЗ

17. «Яңача фикер йөртер өчен, тырышлык куюыгызны дәвам итәргә» сезгә нәрсә булышыр?

17 Тискәре хисләрдән арыныр өчен, шактый вакыт таләп ителә. Менә ни өчен Йәһвә: «Яңача фикер йөртер өчен тырышлык куюыгызны дәвам итегез»,— дип дәртләндерә (Эфес. 4:23, 24). Фикер йөртүегезне үзгәртер өчен, дога кылыгыз, Изге Язмаларны өйрәнегез һәм моның турында уйланыгыз, Йәһвәдән көч сорагыз. Ул чакта Аллаһының изге рухы сезгә үзегезне башкалар белән чагыштыру гадәтегезне җиңәргә ярдәм итәчәк. Моннан тыш, йөрәгегездә көнчелек рухы яки горурлык булса, Йәһвә сезгә аларны күрергә һәм бу сыйфатларны йөрәгегездән йолкып чыгарырга ярдәм итәчәк.

18. 2 Елъязма 6:29, 30 дагы сүзләр сезне ничек юата?

18 2 Елъязма 6:29, 30 укы. Йәһвә безнең йөрәк түрендәгесен күрә. Ул шулай ук безгә үз кимчелекләребез һәм бу дөнья белән көрәшү никадәр авыр икәнлеген белә. Безнең көрәшкәнебезне күреп, Йәһвә безне тагын да ныграк ярата.

19. Йәһвә үз хисләрен ничек сурәтләп биргән?

19 Безгә үз яратуын күрсәтер өчен, Йәһвә ана белән бала мисалын кулланган (Ишаг. 49:15). Рэйчел исемле апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Ул болай дип әйткән: «Минем кызым Стефани җитлекми туган бала иде. Аны беренче тапкыр күргәч, ул шундый кечкенә, ярдәмгә мохтаҗ иде. Беренче аен ул хастаханәдә инкубаторда үткәрде. Табиблар миңа аны кулга алырга рөхсәт итә иде. Бу назлы мизгелләрдә безнең арабызда якын бәйләнеш үсте. Хәзер Стефанига алты яшь, һәм ул үз яшьтәшләреннән кечкенәрәк. Әмма көннән-көн мин аны ныграк яратам. Ул бит үз тормышы өчен көрәште һәм әле дә мине бәхетле итә». Йәһвә дә, безнең аңа тугры калыр өчен куйган тырышлыкларыбызны күреп, безне тагы да ныграк ярата. Моны белү безне рухландыра!

20. Йәһвәнең багышланган хезмәтчесе буларак синең шатланыр өчен нинди сәбәбең бар?

20 Йәһвәнең хезмәтчесе буларак, син үзенә күрә бер шәхес һәм төрле кешеләрдән торган зур гаиләнең кадерле әгъзасы. Йәһвә сине башкалардан яхшырак булганга чакырмады. Ул синең йөрәгеңдә юаш, өйрәнергә әзер булуыңны күрде (Зәб. 25:9). Хезмәттә кулыңнан килгәнне эшлисең икән, һич шикләнмә: Йәһвә сине бик кадерли! Чыдамлылыгың һәм тугрылыгың «яхшы күңелле кеше» булуыңны раслый (Лүк 8:15). Шуңа күрә алга таба да Йәһвәгә үзең бирә алганның иң яхшысын бир. Ул чакта синең үз эшләреңә шатланырга сәбәбең булачак.

38 ҖЫР Йәһвә сиңа терәк булыр

^ 5 абз. Йәһвә безне башкалар белән чагыштырмый, әмма без кайвакыт үзебезне башкалар белән чагыштырабыз шул. Моның аркасында без үзебез турында начарны уйлый башлыйбыз. Бу мәкаләдә без үзебезне башкалар белән чагыштыру ни өчен зыянлы икәнлеген күрербез. Без шулай ук өйдәгеләргә һәм җыелыштагыларга үзләренә Йәһвә күзлегеннән карарга ничек булышып булганын белербез.

^ 5 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

^ 7 абз. Бу принциплар хатыннарга да, ирләргә дә кагыла.

^ 58 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: гаилә өйрәнүендә әти-әни үз балаларының һәрберсен мактый, чөнки алар Нух көймәсен ясар өчен үз өлешләрен керткән.

^ 62 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: ялгыз апа-кардәшнең әле мәктәпкә укырга кермәгән баласы булса да, ул ярдәмче пионер булырга тели. Бу максатына ирешкәч, ул зур шатлык кичерә.