Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

28 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Аллаһы Патшалыгы инде идарә итә!

Аллаһы Патшалыгы инде идарә итә!

«Хәзер дөнья өстеннән Раббыбыз һәм аның Мәсихе патшалык итә» (АЧЫЛ. 11:15).

22 ҖЫР Патшалык идарә итә!

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Без нинди пәйгамбәрлекнең үтәлешен күрәбез һәм моннан нинди нәтиҗә ясап була?

 ЯҢАЛЫКЛАРНЫ ишеткәндә, кешеләрнең тәртипләрен күргәндә, сезгә киләчәккә уңай караш белән карарга җиңелме? Күп кенә кешеләр үзләрен мәрхәмәтсез тота һәм үзләре турында гына уйлап яши. Алар хәтта гаиләләрендә ярату күрсәтми. Өстәвенә, күпләр хакимият кешеләренә ышанмый, чөнки тегеләре үзләрен намуссыз тота. Әмма бар бу хәл-шартлар киләчәккә өмет белән карарга булыша. Ни өчен? Чөнки без «соңгы көннәр» турындагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлешен үз күзләребез белән күрәбез (2 Тим. 3:1—5). Хәтта Аллаһыны белмәгән кешеләр дә дөньяның аска тәгәрәвен инкарь итә алмый. Ә бу, үз чиратында, Гайсәнең күктәге Патшалыкта идарә итә башлаганын раслый. Изге Язмаларда Патшалыкка кагылышлы башка күп кенә пәйгамбәрлекләр бар. Аларның безнең вакытта ничек үтәлгәнен карап чыгу иманыбызны ныгытыр.

Даниял һәм Ачылыш китапларындагы пәйгамбәрлекләр бер-берсенә туры килгән пазлларга охшаш. Алар ярдәмендә без тулы картинаны күрә алабыз һәм нинди вакытта яшәгәнебезне аңлыйбыз (2 нче абзацны кара.)

2. Бу мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз һәм ни өчен? (Тышлыктагы рәсем нигезендә комментарий бирегез.)

2 Аллаһы Патшалыгына кагылышлы пәйгамбәрлекләр безгә: 1) Патшалыкның кайчан урнаштырылганын, 2) Гайсәнең килү чоры инде башланганын һәм 3) Аллаһы дошманнарын нәрсә көткәнен аңларга булыша. Бу пәйгамбәрлекләр бер-берсенә туры килгән пазлларга охшаш. Алар ярдәмендә без тулы картинаны күрәбез һәм нинди вакытта яшәгәнебезне аңлыйбыз. Шуңа күрә, әйдәгез, бу пәйгамбәрлекләрне карап чыгыйк.

АЛЛАҺЫ ПАТШАЛЫГЫ КАЙЧАН УРНАШТЫРЫЛГАН?

3. Даниял 7:13, 14 тә язылган пәйгамбәрлек безне нәрсәгә ышандыра?

3 Даниял 7:13, 14 тәге пәйгамбәрлек безне Гайсәнең иң яхшы Патша булуында ышандыра. Төрле милләтләрдән булган кешеләр аңа шатланып хезмәт итәчәк. Бернинди патша да аңа алмашка килмәячәк. Даниялның башка пәйгамбәрлегендә Гайсә, «җиде вакыт» тәмамланганнан соң, Патша булып идарә итә башлаячак дип әйтелгән. Бу пәйгамбәрлек кайчан үтәлгән?

4. Даниял 4:10—17 дәге пәйгамбәрлек безгә Гайсәнең тәхеткә утырган елын ничек исәпләп чыгарга булыша? (Искәрмәне дә карагыз.)

4 Даниял 4:10—17 укы. «Җиде вакыт» 2 520 елга тиң. Бу чор б. э. к. 607 елда башланган. Ул елны бабыллылар Иерусалимда Йәһвә исеменнән идарә итүче соңгы патшаны тәхетеннән төшергән. Ә 1914 елда бу чор тәмамланган. Нәкъ бу елда Гайсә күктәге Патшалыкта хакимлек алган, чөнки аның моңа «законлы хокукы» булган (Йәз. 21:25—27) *.

5. «Җиде вакыт» турындагы пәйгамбәрлек нәрсәне раслый?

5 Ни өчен бу пәйгамбәрлекне аңлау мөһим? «Җиде вакыт» турындагы пәйгамбәрлек Йәһвәнең үз вәгъдәләрен тиешле вакытта үтәгәнен раслый. Йәһвә Патшалыкны билгеләнгән көнне урнаштырган кебек, башка пәйгамбәрлекләрен дә билгеләп куйган вакытта үтәячәк. Йәһвәнең көне, һичшиксез, «соңга калмаячак»! (Хаб. 2:3)

ГАЙСӘНЕҢ КИЛҮ ЧОРЫНДА ЯШӘГӘНЕБЕЗНЕ БЕЗ КАЙДАН БЕЛӘБЕЗ?

6. a) Гайсәнең килү чоры башланганын нинди вакыйгалар раслый? ә) Ачылыш 6:2—8 дәге пәйгамбәрлек бүгенге вакыйгаларны ничек сурәтли?

6 Гайсә җирдәге тормышының ахырында үзенең күктә идарә итә башлаганын күрсәтүче билге турында әйтеп киткән. Гайсә сугышлар, ачлык һәм җир тетрәүләр турында әйткән. Шулай ук ул «урыны-урыны белән... үләтләр булыр» дип әйткән. Мәсәлән, COVID-19 — андый үләтләрнең берсе. Моның барысы Гайсәнең күзгә күренмичә Патша булып килүен раслый (Мат. 24:3, 7; Лүк 21:7, 10, 11). Үлеп терелгәннән соң якынча 60 ел үткәч, Гайсә Яхъяга киләчәктә булачак вакыйгаларны күрсәткән. (Ачылыш 6:2—8 укы.) Бар бу пәйгамбәрлекләр һәм вакыйгалар 1914 елдан үтәлә башлаган.

7. Ни өчен Гайсәнең Патша тәхетенә утыруы белән җиргә кайгы килгән?

7 Ни өчен, Гайсә Патша тәхетенә утыргач, җирдәге шартлар начарланган? Ачылыш 6:2 дәге сүзләр моны аңларга булыша. Хакимлекне алгач, Гайсә, беренче чиратта, Шайтанга һәм аның җеннәренә каршы сугыш башлаган. Ачылыш китабының 12 нче бүлегеннән күренгәнчә, Шайтан һәм аның җеннәре җиңелгән һәм җиргә бәреп төшерелгән. Шуңа күрә Шайтан бар ярсуын җиргә юнәлткән. Чыннан да, «җиргә һәм диңгезгә кайгы» килгән! (Ачыл. 12:7—12)

Билгеле, начар яңалыклар безгә шатлык китерми, ләкин без Аллаһы Патшалыгы идарә иткәненә тагын да ныграк инанабыз (8 нче абзацны кара.)

8. Патшалыкка кагылышлы пәйгамбәрлекләрнең үтәлешен күрү безгә дөрес караш сакларга ничек булыша?

8 Ни өчен бу пәйгамбәрлекләрне аңлау мөһим? Дөньядагы вакыйгалар һәм кешеләрнең начар якка үзгәрүе Гайсәнең Патша булып идарә итүен раслый. Билгеле, кешеләрнең үзләрен эгоистларча тотуы һәм безне нәфрәт итүе күңелсезләндерергә мөмкин. Әмма андый хисләргә бирелмик, чөнки боларның барысы пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше булып тора һәм Патшалыкның идарә итүен раслый (Зәб. 37:1). Әйе, Армагеддон якынлашкан саен, тормыш көннән-көн авыраер гына (Марк 13:8; 2 Тим. 3:13). Без күктәге Атабызга дөнья хәлләренең сәбәбен аңларга булышканы өчен бик рәхмәтле!

АЛЛАҺЫ ПАТШАЛЫГЫНЫҢ ДОШМАННАРЫН НӘРСӘ КӨТӘ?

9. Даниял 2:28, 31—35 тә нинди соңгы бөтендөнья державасы сурәтләнгән һәм ул кайчан барлыкка килгән?

9 Даниял 2:28, 31—35 укы. Бу пәйгамбәрлек бүген үтәлә. Нәбукаднизар үз төшендә «соңгы көннәрдә нәрсә буласын» күргән. Бу чор Гайсәнең күктә хакимлек алуы белән башланган. Нәбукаднизар күргән сынның тимер катыш балчык табаннары соңгы бөтендөнья державасын сурәтли. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Бөекбритания белән Кушма Штатлар тыгыз хезмәттәшлек итә башлаганнар һәм килешү төзегәннәр. Бу державаның элеккеге державалардан аерып торучы ике үзенчәлеге бар.

10. a) Даниял пәйгамбәрлегендә Англо-Америка державасы никадәр төгәл сурәтләнгән? ә) Безгә нәрсәдән сакланырга кирәк? ( «Балчыкка иярмәгез!» дигән рамканы карагыз.)

10 Беренчедән, башка державалардан аермалы буларак, Англо-Американы символлаштырган сынның өлеше металлдан гына түгел, ә балчыктан да тора. Балчык «кеше токымын», ягъни гади кешеләрне, символлаштыра (Дан. 2:43, иск.). Балчык катыштыру тимернең ныклыгын киметкән кебек, гади халык та, сайлауларда катнашып, профсоюзлар булдырып, хокуклары өчен көрәшеп һәм протестларга чыгып, әлеге державаның көчен киметә.

11. Англо-Америка соңгы держава итеп сурәтләнгән. Бу ахыр якын икәнен ничек күрсәтә?

11 Икенчедән, Англо-Америка державасы сынның табаннары итеп — соңгы держава итеп сурәтләнгән. Аның урынына башка держава килмәячәк. Аны һәм башка хөкүмәтләрне Армагеддонда Аллаһы Патшалыгы юкка чыгарачак (Ачыл. 16:13, 14, 16; 19:19, 20) *.

12. Даниялның пәйгамбәрлеге безне нәрсәгә ышандыра?

12 Ни өчен бу пәйгамбәрлекне аңлау мөһим? Даниял пәйгамбәрлеге безнең ахыр заманда яшәгәнебезне раслый. Якынча 2 500 ел элек Даниял Бабылдан соң тагын дүрт бөтендөнья державасы Аллаһы халкына зур йогынты ясаячак дип пәйгамбәрлек иткән. Англо-Америка бөтендөнья державасы — аларның соңгысы. Бу безне юата һәм өметләндерә, чөнки Аллаһы Патшалыгы тиздән бар хөкүмәтләрне юк итәчәк һәм җирне оҗмахка әйләндерәчәк (Дан. 2:44).

13. Ачылыш 17:9—12 дәге «сигезенче патша» һәм «ун патша» кемне символлаштыра һәм бу пәйгамбәрлек ничек үтәлгән?

13 Ачылыш 17:9—12 укы. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң соңгы көннәргә кагылышлы тагын бер пәйгамбәрлек үтәлә башлаган. Дөнья җитәкчеләре, җирдә тынычлык булсын өчен, 1920 елның гыйнварында Милләтләр Лигасын оештырган. 1945 елның октябрендә аңа алмашка Берләшкән Милләтләр Оешмасы килгән. Ул «сигезенче патша» дип атала. Әмма ул аерым бөтендөнья державасы түгел. Аңа хакимлекне төрле хөкүмәтләр бирә. Изге Язмаларда алар «ун патша» дип атала.

14, 15. a) Ачылыш 17:3—5 тә «Бөек Бабыл» турында нәрсә әйтелә? ә) Ялган диннәр турында әйткәндә, нинди хәл күзәтелә?

14 Ачылыш 17:3—5 укы. Рәсүл Яхъя башка күренешендә маңгаена «Бөек Бабыл» дип язылган фахишәне күргән. Бу фахишә бөтендөнья ялган дин империясен символлаштыра. Бу күренеш нинди мәгънәгә ия? Ялган диннәр гасырлар буе сәяси көчләр белән тыгыз бәйләнештә булган һәм аларны фатихалаган. Тиздән Йәһвә Аллаһы идарәчеләрнең «йөрәкләренә үз ниятен тормышка ашыруны» салачак. Бу нәрсәгә китерәчәк? «Ун патша», ягъни сәяси көчләр, ялган диннәргә ташланачак һәм аларны юкка чыгарачак (Ачыл. 17:1, 2, 16, 17).

15 Ни өчен без Бөек Бабылның ахыры якын дип әйтә алабыз? Борынгы Бабылны исебезгә төшерик. Бу шәһәр өлешчә Евфрат елгасы белән якланган булган. Ачылыш китабында ялган дин белән бәйле миллионлаган кеше сулар белән чагыштырыла (Ачыл. 17:15). Әмма анда бу сулар кибәр, ягъни ялган диннең мәхәлләсе, шактый кимер дип әйтелә (Ачыл. 16:12). Бу пәйгамбәрлек бүген төгәл үтәлә. Күп кенә кешеләр, үз диннәрендә борчыган сорауларына җаваплар таба алмаганга, аларны калдыра.

16. БМО һәм Бөек Бабыл турындагы пәйгамбәрлекләрне аңлау безгә ничек булыша?

16 Ни өчен бу пәйгамбәрлекне аңлау мөһим? БМОның барлыкка килүе һәм ялган дин мәхәлләсенең кими баруы безнең соңгы көннәрдә яшәгәнебезгә тагын бер дәлил булып тора. Ләкин, Бөек Бабылның символик сулары кипсә дә, ул башка сәбәп аркасында юкка чыгачак. Өстәрәк искә алынганча, Йәһвә «ун патшаның» «йөрәкләренә үз ниятен тормышка ашыруны» салачак, ягъни БМОга кергән хөкүмәтләрне ялган диннәрне юк итәргә дәртләндерәчәк. Ялган диннәрнең юк ителүе бар кешеләр өчен көтелмәгән хәл булыр (Ачыл. 18:8—10) *. Бөек Бабылның җимерелүе күпләрне шаккатырыр һәм, бәлки, яңа авырлыклар тудырыр. Әмма Аллаһы халкы ким дигәндә ике сәбәп аркасында шатланыр: Йәһвәнең күптәнге дошманы — Бөек Бабыл юкка чыгарылачак һәм безнең котылуыбыз якынлашачак (Лүк 21:28).

КИЛӘЧӘККӘ ЫШАНЫЧ БЕЛӘН КАРАГЫЗ

17, 18. a) Без алга таба да ничек иманыбызны ныгыта алабыз? ә) Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

17 Даниял соңгы көннәрдә «чын белем артыр» дип язган. Әйе, чын белем артты да! Без хәзер соңгы көннәргә кагылышлы пәйгамбәрлекләрне аңлыйбыз бит (Дан. 12:4, 9, 10). Бу пәйгамбәрлекләрнең төгәл үтәлешен күреп, без Йәһвәнең зирәклегенә һәм аның Сүзенең дөреслегенә сокланабыз (Ишаг. 46:10; 55:11). Әйдәгез, алга таба да Изге Язмаларны тырышып өйрәнеп һәм башкаларга Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен яхшыртырга булышып, иманыбызны ныгытыйк. Йәһвә үзенә таянучыларны ныгытачак һәм «аларга бетмәс тынычлык» бирәчәк (Ишаг. 26:3).

18 Киләсе мәкаләдә без мәсихче җыелышка кагылган пәйгамбәрлекләрне карап китәрбез. Бу пәйгамбәрлекләр дә соңгы көннәрдә яшәгәнебезне исбат итә. Без шулай ук идарә итүче Патшаның, Гайсә Мәсихнең, үз хезмәтчеләрен ничек җитәкләп барганын күрербез.

61 ҖЫР Курыкмагыз, барыгыз алга!

^ Без бик дулкынландыргыч вакытта яшибез! Күп кенә пәйгамбәрлекләрдән күренгәнчә, Аллаһы Патшалыгы хәзер идарә итә. Бу мәкаләдә без кайбер андый пәйгамбәрлекләрне карап китәрбез. Бу безгә Йәһвәгә карата иманыбызны ныгытырга, бүген дә, киләчәктә дә Йәһвәгә таянырга һәм куркуга бирелмәскә булышыр.

^ «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапның 32 нче дәресендә «Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр 1914 елга күрсәтә» дигән өлешне укыгыз һәм jw.org сайтында «Аллаһы Патшалыгы 1914 елда идарә итә башлаган» дигән видеороликны карагыз.

^ Даниял пәйгамбәрлеге турында күбрәк белер өчен, «Күзәтү манарасы» 2012 ел, 15 июнь чыгарылышында 14—19 нчы битләрне карагыз.

^ Киләчәктәге вакыйгалар турында күбрәк белер өчен, «Аллаһы Патшалыгы идарә итә!» дигән китапның 21 нче бүлеген карагыз.