Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

30 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Бер борынгы пәйгамбәрлек сезгә ничек кагыла?

Бер борынгы пәйгамбәрлек сезгә ничек кагыла?

«Синең белән хатын арасына... дошманлык салачакмын» (ЯРАТ. 3:15).

15 ҖЫР Йәһ Улын данлагыз!

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Адәм белән Хаува гөнаһ кылгач, Йәһвә нәрсә эшләгән? (Яратылыш 3:15)

 АДӘМ белән Хаува гөнаһ кылганнан соң күп тә үтмәстән, Йәһвә гаҗәеп пәйгамбәрлек әйткән һәм шулай итеп аларның токымнарына өмет биргән. Аллаһының бу сүзләре Яратылыш 3:15 тә (укы) язылган.

2. Яратылыш 3:15 тәге пәйгамбәрлек никадәр әһәмиятле?

2 Бу пәйгамбәрлек Изге Язмаларның беренче китабында язылган. Әмма ул Изге Язмалардагы башка китаплар белән дә бәйле. Төпләнгән китапның битләре җеп һәм клей белән беркетелгән кебек, Яратылыш 3:15 тәге сүзләр Изге Язмалардагы бар китапларны бер итә. Чөнки бу пәйгамбәрлектә Аллаһы җибәргән Коткаручы билгеләнгән вакытта Иблисне һәм аның иярченнәрен юк итәчәк дип әйтелә, ә бу — Изге Язмаларның төп темасы *. Шушы гаҗәеп вакыт килгәч, Йәһвәнең хезмәтчеләре бик сөенәчәк.

3. Бу мәкаләдә нәрсә турында сүз барачак?

3 Яратылыш 3:15 тә кем турында әйтелә? Бу пәйгамбәрлек ничек үтәлә? Бу пәйгамбәрлекнең үтәлеше безгә нинди файда китерә? Әйдәгез, бу мәкаләдә бу сорауларга җавап табыйк.

ПӘЙГАМБӘРЛЕКТӘ КЕМ ТУРЫНДА ӘЙТЕЛӘ?

4. «Елан» кем ул һәм без моны кайдан беләбез?

4 Яратылыш 3:14, 15 тә «елан», «еланның токымы», «хатын» һәм «хатынның токымы» искә алына. Изге Язмалар боларның һәрберсенең кем икәнен аңларга булыша *. Башта «еланга» игътибар итик. Йәһвәнең Гадән бакчасында әйткән сүзләрен сөйрәлүче елан аңлый алмас иде. Димәк, Аллаһы үзенең хөкем сүзләрен акылга ия затка әйткән. Бу зат Шайтан булган. Ачылыш 12:9 безгә моның турында турыдан-туры әйтә. Анда Шайтан Иблис «борынгы елан» дип атала. Ә «еланның токымнары» турында безгә нәрсә билгеле?

ЕЛАН

Шайтан Иблис, Ачылыш 12:9 да ул «борынгы елан» дип атала (4 нче абзац)

5. «Еланның токымы» кемне символлаштыра?

5 Кайвакыт Изге Язмаларда «токым» дигән сүз балаларны һәм оныкларны гына түгел, ә берәрсенең үрнәгенә иярүчеләрне дә аңлата. Шуңа күрә еланның, ягъни Шайтанның, токымы, аның кебек, Йәһвәгә һәм аның халкына каршы чыккан кешеләрне һәм фәрештәләрне аңлата. Мәсәлән, шуларга Нух көннәрендә күкне калдырган фәрештәләр керә (Ярат. 6:1, 2; Яхъя 8:44; 1 Яхъя 5:19; Яһүд 6).

ЕЛАННЫҢ ТОКЫМЫ

Йәһвәгә һәм аның халкына каршы чыккан явыз рухи затлар һәм явыз кешеләр (5 нче абзац)

6. Ни өчен Хаува пәйгамбәрлектәге хатын була алмый?

6 Ә «хатын» кем ул? Кемдер сүз Хаува турында бара дип уйлыйдыр. Әмма ул Хаува була алмый. Бер генә сәбәпкә игътибар итик. Пәйгамбәрлектә хатынның токымы еланның башын ярыр дип әйтелә. Без инде карап чыкканча, «елан» Шайтан Иблисне аңлата. Хауваның камилсез токымнарының берсе дә бу рухи затны юк итә алмый. Димәк, хатын Хаува түгел.

7. Ачылыш 12:1, 2, 5, 10 буенча, Яратылыш 3:15 тәге «хатын» кем ул?

7 Яратылыш 3:15 тә искә алынган «хатын» кем икәнен билгеләргә безгә Изге Язмаларның соңгы китабы ярдәм итә. (Ачылыш 12:1, 2, 5, 10 укы.) Сүз җирдә яшәүче ниндидер хатын турында бармый. Аның аяклары астында ай, башында 12 йолдыздан торган таҗ бар. Ул гадәти булмаган бала таба. Бу бала Аллаһы Патшалыгын символлаштыра. Бу Патшалык — күктә. Димәк, хатын да күктә булырга тиеш. Ул рухи затлардан торган Йәһвәнең оешмасының күктәге өлешен символлаштыра (Гәл. 4:26).

ХАТЫН

Тугры рухи затлардан торган Йәһвә оешмасының күктәге өлеше (7 нче абзац)

8. «Хатынның токымы» кем ул һәм ул бу рольне кайчан үти башлаган? (Яратылыш 22:15—18)

8 Аллаһы Сүзе безгә «хатынның токымы» кем икәнен дә билгеләргә ярдәм итә. Бу токым Ибраһимның шәҗәрәсеннән булырга тиеш булган. (Яратылыш 22:15—18 укы.) Гайсә бу тугры ыруг башлыгының токымы булган да (Лүк 3:23, 34). Бу токым башка кешеләрдән аерылып тора. Ул Шайтан Иблистән кодрәтлерәк һәм аны җиңәргә сәләтле. Гайсә Мәсих якынча 30 яшендә Аллаһының рухи Улы итеп майланган. Аңа изге рух иңгәндә, ул «хатынның токымы» булып киткән (Гәл. 3:16). Гайсә үлеп терелтелгәннән соң, Аллаһы «аның башына дан һәм хөрмәт таҗын кидергән» һәм аңа «күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек» биргән. Гайсәгә хәтта «Иблиснең эшләрен җимерергә» кодрәт бирелгән (Евр. 2:7; Мат. 28:18; 1 Яхъя 3:8).

ХАТЫННЫҢ ТОКЫМЫ

Гайсә Мәсих һәм аның 144 000 майланган хакимдәше (8, 9 нчы абзацлар)

9, 10. а) Хатынның токымына тагын кем керә һәм алар кайчан хатынның токымы булып китә? ә) Без хәзер нәрсә карап китәрбез?

9 Әмма «хатынның токымы» Гайсә Мәсих белән генә чикләнми. Токымга кайбер мәсихчеләр дә керә. Рәсүл Паул яһүдләрдән һәм мәҗүсиләрдән торган майланганнарга болай дип язган: «Ә инде Мәсихнеке икәнсез, сез чыннан да — Ибраһимның токымы, вәгъдә буенча мирасчылар» (Гәл. 3:28, 29). Йәһвә берәр мәсихчене изге рухы белән майлагач, ул хатынның токымы дип санала башлый. Шулай итеп, хатынның токымы Гайсә Мәсихтән һәм 144 000 хакимдәшеннән тора (Ачыл. 14:1). Аларның барысы да күктәге Аталарының фикер йөртү һәм эш итү рәвешен чагылдырырга тырыша.

10 Без Яратылыш 3:15 тә искә алынган хатын белән аның токымы һәм елан белән аның токымы кем икәнен карап чыктык. Ә хәзер, әйдәгез, Йәһвә бу пәйгамбәрлекне ничек тормышка ашыруын һәм бу пәйгамбәрлекнең үтәлеше безгә нинди файда китерүен белик.

БУ ПӘЙГАМБӘРЛЕК НИЧЕК ҮТӘЛӘ?

11. Нинди мәгънәдә елан Гайсәнең үкчәсен чаккан?

11 Яратылыш 3:15 буенча, елан хатын токымының «үкчәсен чагарга» тиеш булган. Бу пәйгамбәрлек Шайтан яһүдләрне һәм римлыларны Аллаһы Улын үтерергә котырткач үтәлгән (Лүк 23:13, 20—24). Әгәр дә кешенең үкчәсе җәрәхәтләнсә, ул берникадәр вакыт йөри алмый. Нәкъ шулай ук Шайтан да Гайсәнең үкчәсен чаккач, ул өч көн үле хәлдә кабердә яткан (Мат. 16:21).

12. Гайсә еланның башын кайчан һәм ничек итеп ярачак?

12 Гайсә үле хәлдә мәңгегә кала алмаган, чөнки, пәйгамбәрлек буенча, аңа еланның башын ярырга кирәк булган. Үтерелгәннән соң өченче көнне Гайсә үлемсез рухи зат буларак терелтелгән. Аллаһы билгеләгән вакытта ул Шайтанны юк итәчәк (Евр. 2:14). Аның хакимдәшләре дә еланның токымын, ягъни Аллаһының дошманнарын, юк итүдә катнашачак (Ачыл. 17:14; 20:4, 10) *.

БУ ПӘЙГАМБӘРЛЕКНЕҢ ҮТӘЛЕШЕ БЕЗГӘ НИНДИ ФАЙДА КИТЕРӘ?

13. Яратылыш 3:15 тәге пәйгамбәрлекнең үтәлеше безгә нинди файда китерә?

13 Яратылыш 3:15 тәге пәйгамбәрлекнең үтәлеше Аллаһының бөтен хезмәтчеләренә файда китерә. Ни өчен? Чөнки токым, ягъни Гайсә, аша без Йәһвә турында белем алабыз һәм күктәге Атабызга ярату үстерәбез. Ул бит, кеше буларак җиргә килеп, Аллаһы турында сөйләгән һәм үз Атасының сыйфатларын камил рәвештә чагылдырган (Яхъя 14:9). Шулай ук Гайсәнең өйрәтүләре һәм бүген мәсихче җыелышка җитәкчелек бирүе дә безгә файда китерә. Ул безне Аллаһыны сөендереп яшәргә өйрәтә. Гайсәнең үлеме дә, ягъни үкчәсенә чагылган булуы, безгә файда китерә, чөнки терелтелгәч, ул үз канының бәясен Йәһвәгә биргән, ә аның «каны безне бар гөнаһтан сафландыра» (1 Яхъя 1:7).

14. Гадәндә әйтелгән пәйгамбәрлек шундук үтәлергә тиеш булганмы? Аңлатыгыз.

14 Йәһвәнең Гадән бакчасында әйткән сүзләреннән күренгәнчә, бу пәйгамбәрлек шунда ук үтәлергә тиеш булмаган. Хатын үз токымын тудырсын өчен, Иблиснең хезмәтчеләре җыелсын өчен һәм бу ике төркем арасында нәфрәт үссен өчен, вакыт кирәк булган. Бу пәйгамбәрлек ярдәмендә без Шайтан дөньясының Йәһвә хезмәтчеләрен нәфрәт итәчәген беләбез. Гайсә Мәсих тә үз шәкертләрен моның турында кисәткән (Марк 13:13; Яхъя 17:14). Без бу пәйгамбәрлекнең үтәлешен аеруча соңгы 100 ел дәвамында ап-ачык күрәбез.

15. Ни өчен дөньяның нәфрәте арта һәм ни өчен безгә Шайтаннан куркасы юк?

15 1914 елда күктә Патша булып киткәч, Гайсә Шайтанны күктән җиргә бәреп төшергән. Хәзер Шайтан күктәгеләргә берничек тә тәэсир итә алмый һәм юк ителүен көтә (Ачыл. 12:9, 12). Әмма ул тик кенә ятмый. Ул ачудан кайный һәм үз ярсуын Аллаһы хезмәтчеләренә түгә (Ачыл. 12:13, 17). Шуңа күрә дөньяның безне нәфрәт итүе көчәйгәннән-көчәя бара. Әмма безгә Шайтаннан һәм аның хезмәтчеләреннән куркасы юк. Без дә, Паул кебек, болай дип әйтә алабыз: «Аллаһы безнең яклы икән, кем безгә каршы торыр?» (Рим. 8:31) Без Йәһвәгә тулысынча ышана алабыз, чөнки, күргәнебезчә, Яратылыш 3:15 тә язылган пәйгамбәрлекнең шактый өлеше инде үтәлгән.

16—18. Яратылыш 3:15 тәге пәйгамбәрлекне аңлау Кёртис, Урсула һәм Джессикага ничек ярдәм иткән?

16 Йәһвәнең Яратылыш 3:15 тә язылган пәйгамбәрлеге безгә сынауларны кичерергә ярдәм итә ала. Гуамда миссионер булып хезмәт итүче Кёртис исемле кардәш болай ди: «Кайвакыт проблемалар һәм акланмаган өметләр Йәһвәгә тугрылыгымны сынады. Әмма Яратылыш 3:15 тәге вәгъдә турында уйлану миңа күктәге Атама ышанычымны ныгытырга булышты». Кёртис Йәһвәнең бөтен явызлыкны юк итәчәк көнен түземсезлек белән көтә.

17 Бавариядә яшәүче Урсула исемле апа-кардәш, Яратылыш 3:15 тәге пәйгамбәрлек миңа Изге Язмаларның Авторы — Аллаһы икәненә ышанырга ярдәм итте, дип әйтә. Ул бу пәйгамбәрлекнең башка пәйгамбәрлекләр белән ничек бәйле булганын күргәч, бу аны бик гаҗәпләндергән. Ул болай ди: «Кешелекне өметсез калдырмас өчен, Йәһвә шунда ук чаралар күргән. Бу мине Аллаһыга җәлеп итте».

18 Микронезиядән булган Джессика болай дип сөйли: «Хакыйкатьне тапкач, нинди хисләр кичергәнемне әле дә хәтерлим. Яратылыш 3:15 тә язылган пәйгамбәрлекнең үтәлүен мин үз күзләрем белән күрдем. Бу миңа бүгенге тормыш Аллаһы ниятләгән тормыш булмаганын аңларга булышты. Бу пәйгамбәрлек ярдәмендә мин Йәһвәгә хезмәт итү иң яхшы сайлау булганын аңладым. Йәһвәгә хезмәт итү мине инде бүген бәхетле итә, ә киләчәктә тагы да күбрәк фатихалар китерәчәк».

19. Ни өчен без Яратылыш 3:15 тә язылган пәйгамбәрлекнең тулысынча үтәләчәгенә ышана алабыз?

19 Бу мәкаләдә аңлатылганча, Яратылыш 3:15 тәге сүзләр бүген үтәлә. Хатынның токымы һәм еланның токымы кем икәне ачык билгеле. Гайсәнең «үкчә ярасы» инде күптән төзәлгән, һәм хәзер ул күктә данлыклы Патша булып хезмәт итә. Хатын токымына кергән башкалар да инде җыелып беткән диярлек. Бу пәйгамбәрлекнең беренче өлеше үтәлгән икән, димәк, еланның юк ителүе турындагы икенче өлеше дә, һичшиксез, үтәләчәк. Шайтан юк ителгәч, кешеләр җиңел сулап куяр. Бу вакытны көткән арада, әйдәгез, бирешмәскә тәвәккәл булыйк! Безнең Аллаһыбыз ышанычка лаек. Йәһвә «җир йөзендәге барлык халыкларны» мул итеп фатихалаячак (Ярат. 22:18).

23 ҖЫР Йәһвә Патшалыгы идарә итә башлый

^ Яратылыш 3:15 тәге пәйгамбәрлекне аңламасак, без Изге Язмаларның төп темасын аңлый алмабыз. Бу пәйгамбәрлекне карап чыгу Йәһвәгә һәм аның үз вәгъдәләрен үтәячәгенә иманыбызны ныгытыр.

^ «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә, Ә1 кушымтасында, «Изге Язмалардагы хәбәр» дигән таблицаны карагыз.

^ «Яратылыш 3:14, 15 тә кемнәр искә алына?» дигән рамканы кара.