«КҮЗӘТҮ МАНАРАСЫ» (ӨЙРӘНҮ БАСМАСЫ) Июнь 2020

Бу журналдагы өйрәнү өчен мәкаләләр 2020 елның 3—30 августында каралачак.

«Исемең изге ителсен»

23 өйрәнү мәкаләсе: 3—9 август, 2020. Кешеләр һәм фәрештәләр өчен нинди сорау аеруча мөһим булып тора? Ни өчен бу сорау шулкадәр мөһим һәм без аны чишүдә нинди роль уйныйбыз? Бу һәм моңа бәйле башка сорауларга җавапны аңлау Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне ныгытачак.

«Исемеңне тирән хөрмәт итәр өчен, йөрәгемне бербөтен ит»

24 өйрәнү мәкаләсе: 10—16 август, 2020. Бу мәкаләдә без Давыт патшаның Зәбур 86:11, 12 дә язылган догасының бер өлешен карап китәрбез. Йәһвә исеменнән курку нәрсәне аңлата? Бу исемгә курку-хөрмәт белән карар өчен нинди сәбәпләребез бар? Йәһвәдән курку безне төрле вәсвәсәләрдән ничек яклый?

Укучыларның сораулары

Гәләтиялеләргә 5:22, 23 тә китерелгән сыйфатлардан тыш, «рух җимешенә» башка сыйфатлар керәме?

«Мин үзем сарыкларымны эзләрмен»

25 өйрәнү мәкаләсе: 17—23 август, 2020. Ни өчен Йәһвәгә еллар буе тугры хезмәт иткән кайбер мәсихчеләр җыелыштан ераклаша? Йәһвә аларга ничек карый? Ә борынгы вакытларда вакытлыча рухи яктан сүлпәнәйгән хезмәтчеләренә Йәһвә ничек караган һәм аларга ничек ярдәм иткән? Бу мәкалә ярдәмендә шушы сорауларны карап китү безне, Аллаһы кебек фикер йөртеп, актив булмаган вәгазьчеләргә ярдәм итәргә дәртләндерер.

«Миңа кире кайтыгыз»

26 өйрәнү мәкаләсе: 24—30 август, 2020. Йәһвә җыелыштан читләшкән кардәшләрнең кире кайтуларын тели. Ул аларга: «Миңа кире кайтыгыз»,— дип мөрәҗәгать итә. Без бу чакыруны кабул иткән кардәшләргә ярдәм итәр өчен, үз ягыбыздан нәрсә эшли алабыз? Бу мәкаләдә шул сорауга җавап биреләчәк.